|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2013 Җәмгыять
Алда зур планнарРоссия мөселманнарының Европа өлеше Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы Алимнар Шурасы рәисе Дамир хәзрәт Мөхетдинов 20 июньдә өлкә губернаторы В.П.Шанцев, 21 июньдә Түбән Новгород шәһәре башлыгы О.А.Кондрашов белән очрашты. Иң беренче итеп, Дамир хәзрәт Валерий Павлиновичка да, Олег Александровичка да өлкә, шәһәр мөселманнарына һәм татарларына күрсәтелә торган даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Түбән Новгород Җәмигъ мәчете территориясен киңәйтү, Ярминкә мәчетен төзү кебек зур проектлар да, Диния нәзарәте һәм Региональ автономия тарафыннан даими уздырылып килгән фәнни-гамәли конференцияләр дә өлкә һәм шәһәр башлыкларының һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Бу очрашуларда 2015 елда Җәмигъ мәчетенең 100 еллык юбилее кысаларында узачак чаралар да искә алынды. Ә иң мөһим сорауларның берсе - Диния нәзарәтенең 20 еллык юбилеен уздыру турында фикер алышу булды. Бу юбилей кысаларында өлкә мөселманнарының V Корылтае оештырылыр, Региональ милли-мәдәни автономия белән уртак унынчы фәнни-гамәли «Фәизханов укулары» узар. Әлеге чараларда мөфти шәех Равиль хәзрәт Гайнетдиннең катнашуы да көтелә.
Зилә АХМАДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|