|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2008 Интернет
«ОДНОКЛАССНИКИ»ДА ЧЫН МЕДВЕДЕВ ТА БАРРоссиянең яңа сайланган президенты Дмитрий Медведевның "Одноклассники"да үзенең шәхси бите бар икән. Әмма аны анда табу җиңел түгел. Чөнки Дмитрий Медведевлар сайтта әллә ничәү. "Беркөнне "Одноклассники"га кергән идем, анда 630 Дмитрий Медведевны таптым. Күбесенең фотосы миңа бик тә охшаган. Һәм бу бик яхшы," - диде яңа сайланган президент яшьләр белән уздырган форумда. Дмитрий Анатольевичның бу сүзләрен үзәк телеканаллар күрсәтте. "Одноклассники"ны феномен дими ни дисең. Президент хәтле президент аңа бушлай реклама ясап йөрсен әле!
--- |
Иң күп укылган
|