29.06.2013 Җәмгыять
Кеше китә - эзе кала
Сафаҗайлы якташыбыз, Түбән Новгород өлкәсе татарлары тарихының региональ музее директоры Фәрит Беляевның (фотода) кинәттән вафат булуы барыбызны да тетрәндерде. Безнең тарихны, мәдәниятны үстерүгә аның керткән өлеше әйтеп бетергесез зур һәм Нижгар өлкәсе татарлары өчен генә түгел, Мәскәүдә яшәүче татарлар өчен дә бу бик зур югалту. Без тагы бер тапкыр аның гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Мин беренче тапкыр Фәритне ул бәләкәй чакта күрдем. Минем әтием Әнвәр чыгышы белән Красный Островтан, әнием Сәймә - Сафаҗайдан. Шуңа да җәйләрен каникулга кайткан чакны икесенең дә туган авылларында кунак була идем. Сафаҗайда әнинең абыйсы Муса абый йортына төшә идек. Бу кунакчыл абыем хатыны Фәсәхат белән Колхоз урамында урнашкан иркен йортларына барыбызны да сыйдыра иделәр.
Ул елларны шәһәрдән килгән кунаклар туган-тумачаны, күршеләрне “мәскәү чәе”нә чакыралар иде. Исемдә, беренче тапкыр килүебездә безгә “мәскәү чәе”нә Абдрахман абый һәм Зәйтүнә апа Беляевлар да килде, ә иртәсендә алар безне кунакка чакырдылар. Минем исемне китәргәне аларның өйдәге китапханәләре булды. Ул елларны татар өйләрендә китап сирәк очрый иде, ә биредә бик күп татар, рус әдәбияты, өлкә, район газеталары, карталар, хәтта глобус та бар иде. Абдрахман абый мәктәп директоры, Зәйтүнә апа укытучы булганлыктан, аларда шундый зур китапханә булгандыр. Һәм мин аларның даими укучыларына әйләнеп, күп кенә китапларын укыдым. Бер елны җәйге каникулга кайтып, гадәттәгечә, беренче чиратта китап артыннан барганда, әле тәпи йөри генә башлаган малайны күрдем, ул Фәрит иде. Шунда ук инде миңа текәлеп караган баланың карашында ниндидер ныклык, үҗәтлек булганлыгы ачык күренә иде, еллар үтү белән ул моны белемгә омтылуы, максатына ирешүчән булуы белән исбатлады.
Беляевлар гаиләсендә ачык йөзлелек, мөнәсәбәтләрендәге тынычлык, сабырлык хөкем сөргәнгәдер мин алар йортына бик теләп йөри идем, әтием дә Сафаҗайга килгәндә иң беренче Беляевларга бара иде. Бу дуслыкның төбе аларның бала чагына ук тоташкан икән – Абдрахман абый үзе дә тумышы белән Красный Островтан булганлыктан, өйләре безнең бабайларныкы белән янәшә булган. Һәм яшьләре дә берди булган әтиләребез балачактан бергә уйнап үскәннәр. Репрессияләр башлангач, ике дус Мәскәүгә китеп, метро төзелешенә эшкә урнашалар. Эшләре авыр булса да, ял итәргә дә вакыт табалар – Асадуллаев йортындагы татар клубына, яисә Сокольникидагы үзешчән татар клубына йөриләр. Анда татар артистлары еш кына концертлар куйган, китапханә дә булган. Тик зур шәһәр тормышы дусларны кызыктырмый һәм алар татарлар күпләп яшәгән Орехово-Зуевога, әтинең абыйсы Сәмиулла Фәхретдиновка китәләр. Минем әти шул шәһәрдә төпләнеп кала, ә Абдрахман абый Түбән Новгородка китеп педагогия институтына укырга керә һәм аны тәмамлап, Сафаҗайга кайтып эшли башлый.
Беляевлар гаиләсенең педагогик традицияләрен уллары Фәрит дәвам итә, анардан эстафетаны балалары ала. Фәрит әфәнденең улы Рамил педагогик ВУЗ тәмамлый, аннары Мәскәүдә югары ислам колледжында белем ала һәм хәзерге вакытта Финляндияда андагы татарларның имам-хатыйбы булып хезмәт итә.
Өч буынның мәгариф өлкәсендә куйган хезмәте алда да дәвам ителер дип ышанабыз, ә Фәрит әфәнде Беляевның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр, аның өлкә татарларының тарихын ачыклау буенча эшләгән эшләре, Мәдәнәдә булдырган музее киләчәк буыннар өчен мәңгелек хәзинә булып торыр.
Редакциядән. Вакыт ул берни белән дә санашмый, ага да ага, Фәрит әфәнденең дә кырык кичәсе инде. Аның юклыгына һич кенә дә ышанып булмый, менә язгы кояштай балкып редакциягә килеп керер дә, хәлләр сорашыр, музейдагы яңа экспозицияләре турында сөйләр кебек. Бу сабыр холыклы, белемле мөгаллим белән әңгәмә корулары рәхәт иде, аның белән аралашкач ниндидер җан тынычлыгы сизә идең. Ходай Тәгалә иң-иңнәрне арабыздан вакытыннан алда ала диләр, чынлап та шулай... Фәрит әфәнде мәңгелек эз калдырып китте, шуңа да аның урыны оҗмахтадыр дип ышанасы килә.