25.06.2013 Матбугат
Познер: "Чын журналистика 30-40 елдан соң гына туачак"
“Журналистлар – күп, тик илдә журналистика гына юк. Ул яңадан 30-40 елдан гына туачак”. Язын “РИА Новости” агентлыгы оештырган “Хакимият һәм журналистика мөнәсәбәтләре” дигән темага ачык лекция вакытында Владимир Познер шулай дип белдергән иде...
Китапханәдә республикада чыгучы газеталарны караштырып утырам. Менә кайчандыр йөзләрчә мең тираж белән чыккан мәгълүм басма. Бүгенге тиражы шактый ким, әлбәттә. Тик эш аңарда түгел. Укырга кызык материаллар булса да, кичәге сан белән, мәсәлән, сиксәненче еллар азагында чыккан, шәхси архивымда сакланган берничә сан арасында аерма аз. Шул ук гаилә хәлләре, гыйшык-мыйшык, артистлар турындагы язмалар, мәзәкләр, йолдызнамә. Чагыштыру өчен киосктан сатып алынган “Московский комсомолец”ны карыйм. Беренче биттә үк сенсацион дип аталырлык мәкалә башлары. Эчтәрәк – әче, усал тәнкыйть язмасы, җитди аналитика. “Тимерне кызуында суга белү” дә сизелә. Тираж өчен дип куелган “сары” язмалар күренгәләсә дә, басманың кыйбласы бүтән. Региональ басмалар Мәскәү газетасыннан юашрак, кайтышрак була инде ул, дию белән килешә алмыйм. Эш, миңа калса, барыбер югары һөнәрилектә, ягъни аның барлыгы яки юклыгында, укучыны уйларга мәҗбүр итә белүдә, каләм иясенең кыюлыгында. Провинциальлек комплексыннан, икенче сортлылыктан, тар кабырчыктан, совет заманы кысаларыннан, иртәме-соңмы, барыбер бер чыгасы булачак.
Познер лекциясендә журналистиканың бездә әле һаман да күпчелек советча булуын да билгеләде. Ягъни нейтраль темаларга һәм яраганны, хакимият рөхсәт иткәнне, кушканны гына язарга, күрсәтергә ярый булып чыга. Әмма ки монысы – күбрәк хакимият карамагындагы мәгълүмат чаралары эше. Нигә башкаларга алар икмәгенә үрелергә соң? Әмма хөкүмәт басмаларының да кайберләре авырттырып тешләп куйгалый. Икенче яктан, күп кенә район газеталарының һәрбер саны хакимият башлыгының нурлы йөзе белән башланып, некролог белән тәмамланганы да сер түгел. Журналистика андый була алмый.
Журналистның профессиягә тугрылыгы, патриотизмы нәрсәдә? Ул, әйтелгәнчә, халык теләп укый торган язмалар бирү генә түгел. Халык теләр ул. Мәдәниятсез, җитлекмәгән гавам “Себерке”не дә бик теләп укый әнә. Халыкны уйларга өйрәтергә, тәрбияләргә, зәвыклы итәргә тырышу үтә дә мөһим. Һөнәргә тугрылык ул – аудиториягә, халыкка һәм шул исәптән хакимияткә дә, начарны, тормыш-яшәешнең камиллектән ерак яткан якларын күрсәтеп, яктыртып килү дип аңларга кирәк. “Начарны, килешмәгәнне, гаделсезлекне бармак белән төртеп тагын кем күрсәтә ала?” – дип сорый Познер. Хакимиятме? Юк, әлбәттә. “И-и, бу урында без гел дә начар китереп чыгардык, булдыра алмадык, эшләмәдек бит”, – дип власть үзе беркайчан да әйтмәячәк. Андый хакимият табигатьтә юк. Гади халык та аны әйтә алмый. Аның трибунасы, мөмкинлеге юк, чикле. Ә әйтелергә, бар булган негатив күрсәтелеп барылырга тиеш. Шунсыз җәмгыять яхшы якка үзгәрмәячәк.
“Новая газета”ны, “Дождь” телеканалын, “Эхо Москвы” радиостанциясен, бу якларда таралучы “Звезда Поволжья”ны, башка шундый аз санлы мәгълүмат чараларын исәпкә алмаганда, Россиядә чын журналистика, бәлки, чыннан да, юктыр? Совет заманы белән чагыштырганда алгарыш бары шунда: бүгенге язучы, күрсәтүче, сөйләүчеләр пропаганда, идеология ише нәрсәләр белән шөгыльләнми дияргә мөмкин. Әмма, килешегез, бүген бүреләр туклыгы һәм сарыклар исәнлеге өчен генә тырышучы, күңел ачтыручы, кызык күрсәтүче псевдожурналистика өстенлеге заманыбызга туры килми. Лаеклы, заманча, чын-чынлап дүртенче хакимият булырга дәгъва кылган журналистика кирәклеге ачык.
Гаепне каләм хуҗаларына гына өеп калдыру да дөрес түгел. Горбачевның үзгәртеп коруы кызган заманнарда газета киоскларына булган чиратларны, ТВда кайбер программалар барганда урамда кешеләр калмаганын күпләр хәтерлидер.
Хакимиятнең төп өч тармагы урынына бүген җәмгысы бер генә тармак – башкарма хакимият кенә калуын искәртик. Әмма калган ике тармакны – бәйсез суд системасы һәм реаль парламентаризмны, аларга ияртеп “дүртенче хакимият”не дә тергезү барыбер күбрәк журналистлар эше.
P.S. Гел-гел негатив язасың диючеләргә. Беренчедән, позитив язу өчен төзәлмәс оптимист булырга, икенчедән, тирә-ягыбыздагы чиксез гаделсезлекләр ким дигәндә бер ун тапкыр азаерга тиеш дип җавап бирер идем. Дөньядагы, тирә-ягыбыздагы күптин-күп җитешсезлекләргә каршы эчке протест, тормышның камиллектән ераклыгы ирексездән кулга каләм алдыра, яздыра. Бу мин – фәкыйрегезнең гражданлык позициясе һәм дә, аңлавымча, саваплы эш.