04.06.2013 Җәмгыять
“Яңа Урда”да татарлар булырмы?
“Социомәдәни технологияләр агентлыгы” дип аталган Самара өлкә бюджет учреждениесе район үзәкләрендә һәм авылларда режиссер Андрей Прошкинның “Орда” кинофильмын бушлай күрсәтә башлаган.
Проектта: “18 апрельдән 19 сентябрьгә кадәр барачак ”Орда” кинофильмының губерна премьерасын киң катлам халыкка күрсәтү Россия кинематографиясен тагын да югарырак баскычка күтәрү өчен эшләнә”, - дип язылган.
2012 елның сентябрендә экраннарга чыккан һәм күп мәртәбәле бүләкләргә ия булган бу фильмда элек “СамАРТ” театрында эшләгән милләттәшебез Роза Хәйруллинаның төп рольләрнең берсен башкаруын, һәм Мәскәү халыкара кинофестивалендә “Иң яхшы хатын-кыз роле” өчен “Ника” һәм көмеш “Изге Георгий” медальләрен алуын да билгеләп үтәргә кирәк. Ә картинаның рәссамы, самаралы Сергей Февралев “Рәссам-куючының иң яхшы эше” номинациясендә шулай ук “Ника” һәм “Алтын бөркет” белән бүләкләнгән.
Ә фильм, киресенчә, халык арасында ризасызлык тудырды. Берәүләр аның тарихи дөреслеккә туры килмәвен билгеләп үтсәләр, икенчеләре Алтын Урда тарихын кимсетеп күрсәтүне руслар белән татарлар арасына тагын бер чөй кагу белән тиңләделәр. Хәер, русларның да күбесе бу фильмны яратмады һәм, Вадим Макаров сайтында язылганча, күп руслар татарлар өчен кимсенделәр.
Татарстан, Казахстан, Башкортстан галимнәре дә фильмның концепциясеннән риза түгел. Самара өлкәсе татарларының региональ Диния нәзарәте каршында эшләп килүче иҗтимагый совет та, милли оешмаларыбыз да алар белән бер фикердә. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте хәтта Самара өлкәсенең культура министрлыгына хат язып җибәргән һәм фильмны бушлай күрсәтүне туктатуны таләп иткән.
“Азан” газетасында басылган язмада да журналист Шамил Галимов бу гамәлне Элем Климовның 1985 елда чыккан “Иди и смотри” фильмын бушлай күрсәтү белән чагыштырып, тарихи дөреслек тасвирланганда гына кино “сәнгатьнең иң зур әһәмияткә ия төре” була ала, дип билгели. Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар кылган ерткычлыкларны кинотеатрларда бушлай күрсәтү халыкта патриотизм хисләре тәрбияләргә ярдәм иткән булса, “Орда” фильмын бушлай күрсәтү илебезнең ике иң зур милләтен капма-каршы куя, дигән фикерне алга сөрә автор.
Самара өлкәсендә һәр күрсәтү алдыннан филология фәннәре кандидаты, кино белгече Роман Черкасов чыгыш ясап, фильмның фантазия булуын аңлатырга тырыша икән. Ул zasekin.ru сайтына биргән комментариесында бу кинофильмның чыннан да тарихи дөреслеккә туры килмәвен, аның тарихи вакыйгалар буенча язылган иҗади фантазия генә булуын искәртеп үтә.
Ярар, бушлай кино карарга килгән берничә йөз кешегә аңлатты, ди. Ә интернеттан караган миллионнар “Орда”ның тарихи дөреслеккә туры килмәвен белми калачаклар бит: сайтларның кайсында ул “тарихи” дип аталган, кайсында “фэнтези” дип бәяләнгән... “Әллә үзе урлаган, әллә аныкын урлаганнар”ны тикшереп тормыйча, интернеттан караучылар Әстерхан татарлары диалектында сөйләшүче монголларны татарларга тиңләми булдыра алмый шул! Ә берничә дистә елдан соң безнең оныклар шушы фильм буенча тарихны өйрәнәчәкләр! Шулай булмасын өчен, татарлар тавыш куптара да инде.
Ә менә кино белгече Валерий Бондаренко фильмны тарихи дип бәяли. “Иң каты сугышлар үткән вакыйгалар өчен бара һәм без моңа инде күнектек. “Орда” фильмы да шундыйлардан. Без беркайчан да анда күтәрелгән проблемаларга татар күзлегеннән карый алмаячакбыз. Америка яисә Европа режиссерларының руслар турында төшергән кайбер фильмнары безгә ничек ошамаса, бу да татарларга шулай ошамыйдыр”, - дип әйткән критик zasekin.ru хәбәрчесенә.
...Россиядә милләтара һәм конфессияара толерантлыкны үстерүгә быелдан 500 миллион сум акча бүлеп бирелә башлаган, дип язалар шул ук zasekin.ru сайтында. Бәлки, тарихи дөреслеккә туры килмәгән кинофильмнарны нәкъ шушы акчага күрсәтәләрдер? Әле киләсе елдан Россиянең иң зур шәһәрләрендә бертөрле төзелеш проекты буенча унбер Толерантлык үзәге төзү дә планлаштырыла икән. 1,5 миллиард сумга төшәчәк шундый йортларның берсе Самарада инде 2014 елда төзелә башлаячак, һәм ул Россиядә яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, төрле кинофильмнар күрсәтү, күргәзмәләр оештыру өчен хезмәт итәчәк. Дәүләт Думасының милләт эшләре комитеты башлыгы Гаджимет Сафаргалиев бу йортларның исемен үзгәртеп, “Дома терпимости” дип атады. Нәкъ ноктасына баскан бит.
Әллә чынлап та хөкүмәттәгеләр халыкны залга җыеп, “бер-берегезне яратыгыз” дип сөйләсәләр, толерантлык булыр дип ышаналар микән? Ә бәлки, акчаларын кая куярга белмиләрдер? Ә бәлки, бу эш күрсәтү өчен генәдер? Шушы йортларны салуга тотылачак миллиард ярымны һәм конфессияара һәм милләтара дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән 500 миллионны ябылган авыл мәктәпләрен яңадан ачу, туган тел укытучылары әзерләү, авылларда халыкка эш булдыру өчен тотсалар, толерантлык йортларыннан башка да Россиядә яшәүче төп милләтләр - татарлар, чувашлар, мордвалар саны күзгә күренеп артып китәр, арабыздан шагыйрьләр һәм язучылар калкып чыгар, милли мәдәниятебез үсәр иде... Их, хыяллар!
Тарихи дөреслеккә туры килмәгән кино төшерүчеләрнең, беркемгә дә кирәкми торган проектлар ясаучыларның бушка эшләгән эшләрен, юкка түгелгән хөкүмәт акчаларын күреп, өнсез калырлык. Күпмилләтле Россиядә яшәүче халыклар турында инде “Орда” кебек кинофильмнар һәм күргәзмәләрдән күреп белү көненә җиткәнбез икән бит! Аның режиссеры Андрей Прошкин кебекләр тарафыннан тарих языла икән, димәк, милләтебезне инде чынлап та югалту дәрәҗәсенә килеп терәлгәнбез.
Ярар, беткән эш беткән, дигәндәй, хәзер беркем дә тарихи дөреслекне торгыза алмый инде. 800 ел элек Алтын Урда вакытларында кинода күрсәтелгәнчә киенгәннәрме, Әстерхан татарлары диалектында сөйләшкәннәрме, басып килүче халыкларның милләте нинди булган – бу турыда күпме бәхәсләшсәк тә, дөресе табылмас. Бу фильмны фантазия дип кабул итик тә, онытыйк. Киләчәк турында кайгырту – менә кайда мәсьәлә!
Берничә буын алмашынгач, безнең оныклар милләте буенча кем булырлар икән, дип уйланганыгыз бармы? Әйе, татарлар гомер-гомергә руслашудан куркып яшәде, әмма бу бәладән читләшә алмады. Ә хәзер тамырларыбызны искә төшерә башларга туры килмәгәе. Шәрыктан тагын Урда килә бит. Юк, яу белән түгел. Мигрантлар акрынлап шәһәрләребезне, авылларыбызны баса бара. Менә Мәскәүне генә күрегез: кая карама, мөселман кардәшләребез йорт себерә, идән юа, сәүдә итә, мәчетләребезгә йөри, өй тутырып бала үстерә. Аларга карата толерантлык күрсәтмибез икән, берәр нәрсәне шартлатып куярга да курыкмый. Ә берничә дистә елдан соң аларның Россия мәктәпләрен тәмамлаган балалары безне укыта, дәвалый һәм зур булмаган оешмалар белән җитәкчелек итә башлар, ә соңрак илебездә хаким дә булыр...
Күзгә күренерлек бу үзгәрешләр чорында мине бер генә мәсьәлә борчый: болгар бабаларыбыз Алтын Урда илбасарлары астында югалмаган кебек, без дә яңа шартларда милләтебезне саклап кала алырбызмы икән?