01.06.2013 Җәмгыять
Ялган детекторы булышырмы?
Дәүләт хезмәтенә урнашырга теләүчеләрнең ришвәтчеме-юкмы икәнен махсус тестлар – полиграф ярдәмендә тикшерә башларга җыеналар. Моңарчы ялган детекторын узу Федераль иминлек хезмәте һәм башка көч структуралары вәкилләре өчен генә мәҗбүри иде. Түрәләр өчен мондый мәҗбүрият юк иде.
Моннан тыш, түрәләрнең психологик тестлар үтүен дә мәҗбүри итәргә мөмкиннәр. Бу тәкъдимне Дәүләт Думасына Иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш комитеты кертергә җыена. Комитет вәкиле Илья Костунов сүзләренчә, дөрес итеп төзелгән психологик тестның дәүләт милкенә сакчыл карамаган кадрларны ачыклауда ярдәме аеруча зур булачак. Сезнеңчә, ришвәтчелеккә каршы көрәштә әлеге чараларның файдасы булырмы?
Марс БӘДРЕТДИНОВ,Татарстан Республикасы Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе:
– Республикада бу юнәлештә эш алып барыла инде. Безнең идарәдә психологик климатны өйрәнүче экспертлар төркеме бар. Ул Президент күрсәтмәсе нигезендә булдырылды. Төркем төрле тикшерүләр уздыра, районнарга чыга, министрлыклар белән эшли. Нәтиҗәләр төрле, тестларны узганда үз гаебен танучылар да очрый. Шул нәтиҗәләргә карап карарлар кабул ителә. Тикшерү нәтиҗәләре – җитәкче өчен дә менә дигән “шпаргалка”. Ришвәтчелек өлкәсендә кеше факторы әһәмиятле роль уйный. Бер юнәлештә эшләүчеләрнең бер-берсен аңлавы, бер-берсенә ярашып эшләве кирәк. Ә җитәкченең киң карашлы, гадел булуы мөһим. Шуңа күрә мондый вазыйфага билгеләнәчәк кешене һәрьяклап тикшерү урынлы. Татарстанның кадрлар резервына керүчеләр дә шундый тикшерүләр уза. Нәкъ менә полиграфка килгәндә, аны әлегә кадәр вазыйфаи зат үз теләге белән генә үтә иде. Әлеге тикшерү федераль дәрәҗәдә мәҗбүри дип билгеләнсә – бу яхшыга гына.
Сергей ПЕТРУШИН,психолог:
– Психологик тестлар ришвәтчелеккә каршы көрәш программасының бер өлеше буларак файдалы. Бер генә тест кеше турында берни дә әйтә алмый. Тестлар сериясе булырга тиеш. Әңгәмә, фикер алышу, ялган детекторы һәм әлеге тест та кертелгән тулы программа булдыру мөһим. Ришвәтчелек проблемасын мондый тестлар ярдәмендә генә чишеп булыр, дип уйламыйм. Шулай да, психологик тестка мөрәҗәгать итүләре – уңай күренеш. Көнбатышта “сәясәт психологиясе” дигән юнәлеш тә бар. Теләсә кайсы карарны кабул иткәндә психологлар киңәшенә таяналар. Бездә бу әле кулланыла башлады гына. Шунысы бар – әлеге тестлар нигезендә дискриминация – кешене шул тест нәтиҗәләре начар булуга сылтап, нигезсез рәвештә эштән азат итәргә мөмкиннәр.
Рабит БАТУЛЛА,язучы:
– Мондый тестлар – бик вак чара. Ришвәтчелекнең тамыры бик тирән. Ныграк казый башласаң, анда куркынычрак әйберләргә дә тап буласың. Ул Советлар вакытында да булды, хәзер инде бигрәк хәттин аштылар. Мондый тестлар үткәрелсен. Әмма файдалы булуына мин бик шикләнәм.
Зилә КАМАЛОВА,туристик агентлык җитәкчесе:
– Шундый фикер исемдә калган: Россиядә ришвәтчелекне бетерергә мөмкин – моның өчен илдә беркем дә калмаска тиеш, дигән. Бу хак сүз, минемчә. Әлеге мәсьәләнең башы кешеләргә килеп төртелә. Илдә ришвәтчелеккә каршы чараларга акча түккәнче әхлак, рухи кыйммәтләргә ныграк игътибар бирсеннәр, яшьләрне югары әхлаклы итеп тәрбияләүне кайгыртсыннар иде.