25.05.2013 Мәдәният
Язучылар берлегендә "Әдәби ел йомгаклары" узды
325 язучының 210ы – пенсия яшендә. Әле тагын дистәлгән пенсионер Язучылар берлегенә керергә теләп, чиратка басканнар. Узган ел исә берлеккә 4 кенә яшь әдип алынган.
Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы “Әдәби ел йомгаклары” быел берлекнең яңартылган бинасында үтте. Һәм яңа җитәкчелектә. Билгеле булганча, узган елның маенда язучылар корылтаенда Илфак Ибраһимовны Рафис Корбан алмаштырды. Шунысы кызык: корылтай башланыр алдыннан ул чакта әле ремонтта булган берлек бинасын караганда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Ибраһимов озата йөргән иде, әмма инде берничә айдан биредә яңа рәис җитәкчелегендәге команда эшли башлады. Тәҗрибәсезлеге комачауладымы – белмим, әмма җыелыш барышында үзен таркаурак тоткан Рафис Корбанның әлегәчә чын җитәкче булып бетмәгәне ачыкланды.
Кемнең е-майлы бар?
Берлек рәисе үзе дә бер елга нәтиҗә ясап, “иң истә калган вакыйга” итеп яңа бинаның ачылуын искәртте. Бигрәк тә Тукай клубының эшли башлавы күңеленә хуш килгән. Шушы клубта атна саен диярлек чаралар уздырылган икән. Суммасы ачыкланмаса да, республика бюджетыннан, әйтик, теге яки бу әдипне искә алу, туган көн чараларына акча да бүлеп бирелгән. Алай гына да түгел, Рөстәм Миңнеханов белән шәхси аралашу вакытында алдагы елга да акча вәгъдә ителгән. Васильево бистәсендәге шифаханәдә ял итү өчен – 34, “Бәкер”гә 14 юллама бирелгән.
Әллә быелгы төп сөйләшү әдәби тәнкыйтькә багышланган булгангамы, Р.Корбан үзе дә шактый гына тәнкыйди фикерләр белән “шаккаттырды”. Әйтик, шул ук клубта узучы кичәләрдә аерым берәүләр (Нәҗибә Сафина белән Нәкыя Гыйләҗева исемнәре аталды) чыгыш ясарга теләп тә, аларга сүз бирелмәгәч, “үпкәләп, тырнак астыннан кер эзләп йөриләр” икән. Шул ук хөкүмәт ярдәме белән аеруча мохтаҗ дип табылган 30лап язучыга бер меңлек сум күләмендә акчалата ярдәм дә итәргә теләгәннәр, тик телефоннары юк яки дөрес язылмаган икән.
Шуңа да Рафис Корбан тәкъдиме белән шул залда ук язучыларга анкеталар таратылган. Анда әдипләр үзләренең телефоннарын да, электрон адресларын да язарга тиеш иде. Берлек башлыгының язучыларны заманнан артта калмаска чакыруы, ягъни компьютерны үзләштерү, е-майллар булдыру, хәтта ки шәхси сайтлар ясау турындагы сүзләре яшьрәк буында көлү тудырды. Әле һаман да аерым бер әдипләр берлеккә килеп, әсәрләрен “машинкада бастыруны сорыйлар” икән. Хәер, “иганәчеләр ярдәме белән алынган” компьютерларда инде кайберәүләр эшләргә дә өйрәнгән, рәис Ркаил Зәйдулла белән Вакыйф Нуриев исемен атагач, “тамашачылар” янә бер көлеп алды.
Чиратта - пенсионерлар
Рафис Харис улы язучыларны иҗтимагый пассивлыкта гаепләде, янәсе, каләмдәшләре җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә битараф. “Халык егылып китәрлек әсәрләр дә иҗат итми” башлаганнар. Әйтик, узган ел Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырылган авыл тормышы турындагы конкурска әсәрләр әле бик аз килгән. Ә бит бу турыдагы хәбәр хәтта “сайтка да куелган”.
Хәер, җитәкчелекнең үзендә дә гаеп бар, бугай. Р.Корбан идарә әгъзаларының да эшкә салкын карауларыннан зарланып алды. Әгәр утырышларга йөрмәсәгез, алмаштырабыз, янәсе, “берегез дә Алланың кашка тәкәсе түгел”. Ирексездән, парламент утырышына йөрмәүчеләрне “чеметкәләп” алулар искә төште.
Күптәнге проблема да аталды бу утырышта. Бүгенге көндә Язучылар берлегендә 325 әдип әгъза булып тора (узган елда да шул ук сан булган), ягъни вафат булган тугыз язучыбыз урынына тугыз кеше кабул ителгән. Кабул ителгәннәрнең дүртесе – яшьләр (яшьләре 22дән 40ка кадәр булучылар яшь дип атала икән). Дөрес, 325 кешенең 210ы – пенсия яшендәгеләр. Язучылар берлегенә керергә ашкынып торучылар җитәрлек икән, тик анда да күпчелекне пенсионерлар тәшкил итә. Артык шәрехләмә сорамыйдыр дип уйлыйм...
Утырышны таркау гына алып барса да, Рафис Корбан үзе рәхмәт әйтергә өйрәнгән икән инде. Президентка да, хөкүмәткә дә, Мәдәният министрлыгына да, Марат Әхмәтовка, Альберт Шиһабетдиновка һ.б.га, кабатлана-кабатлана, рәхмәтләрне яудырды гына. Кызганыч, ишетүче генә юк иде, чөнки быелгы җыелышка бер генә түрә дә килмәде, шул исәптән, түрә-әдипләр дә...