поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
23.05.2013 Җәмгыять

Кредит тарихлары, яки Банк гипнозы

Беркайчан да банклардан кредит алганым булмаса да, ел саен берничә тапкыр телефоныма алардан әле кредит алырга, әле инде минем исемгә (сорамасам да) рәсмиләштереп куелган кредит картасын алып китәргә, яисә барлык акчаларымны банк картасы аша алырга ясалган тәкъдимнәр килеп тора.

Соңгы көннәрдә регуляр рәвештә почта аша килә торган акчамны банк картасы аша алырга тәкъдим ясап шалтыраттылар, ягымлы тавышлы ханым миңа моның өстенлекләрен аңлатырга тырышты, картам булса, кредит алу мөмкинлегем үсәчәге хакында да әйтеп “шатландырды”. Кредитның миңа беркайчан да кирәк булмаячагы турында әйтеп, сөйләшүне өзәр­гә туры килде. Бу банк хез­мәткәрләренә инде мин бер­ничә тапкыр банк кредитына карата үземдә кискен аллергия булуын аңлаттым, моның сәбәпләрен үзләре дә тәф­силләп берничә кат сорадылар. Шуңа карамастан янә минем өчен банкта йөз мең сумга кредит линиясе ачылуы турында смс-хәбәр белән сө­ен­дерделәр. Сөйләшкәндә тавышлар ягымлы, профессиональ гипнозчыныкына охшаган, процентлы акчага карата үзеңдә төпле тискәре мөнә­сәбәт булмаса, шул сә­гатьтә үк әҗәт рәсмиләш­терергә банкка чыгып чабарлык. Ав­стриядә банк хезмәт­кәр­ләре һәм ювелир кибет­ләрендә эшләүчеләр өчен гипноз курслары эшли диләр. Янәсе, һөҗүм очрагында талаучыны тиз генә гипнозлап, имин калырга булыша. Миңа калса, бездә дә банк хез­мәткәрләре клиентларны алдап ятьмәгә тартып кертүнең ысулларын махсус өйрән­гәннәр шикелле. Шулай булмаса, аз процентлы дип алданып, киле­шүгә кул куеп әҗәт алганнан соң, процентларның вәгъдә ителгәннән берничә тапкыр югарырак икәнлеген белеп таң калган, алган акчага караганда берничә тапкыр күбрәк кредит түләгән рос­сиялеләр­нең миллионлаган катламы барлыкка килмәс иде. Кем­нәрдер бар көчен җыеп шул акчаны түләп азаплана, кем­нәрдер элмәккә баш тыга, кайберәүләрнең исә банк коллекторлары, янап, психикасын эштән чыгаралар. Әле­гә кадәр коллектор­ларның көн-төн шалтыратуларын судка, полициягә мө­рәҗәгать итәм дип туктатып була иде, чөнки эшчәнлекләре законлы түгел. Көчле ихтыярга ия булган рибачылар аларны, башымны катырмагыз, дип кенә дә туктата алалар иде. Юстиция министрлыгы соңгы вакытларда коллектор­лар­ның эшчәнлеген закон кысаларына кертә торган канун проекты әвәләп карауга тапшырырга җыена. Ул канун кабул ителә калса, коллекторлар якаңнан алганда, аларга һичбер каршылык күрсәтү мөмкинлеге калмаячак. Банк­лар гадәттә судлашып мә­шәкатьләнми, чөнки судлар күпчелек очракта әҗәт иялә­ренең хәлен җиңеләйтә торган карарлар кабул итәләр: процентны киметәләр, түләү срокларын озайталар һәм башкалар. Банк коллекторлары исә алай мәшәкатьләнми, якадан алуны кулайрак күрә­ләр, фатирыңнан, машинаң­нан колак кагасыңмы, башка бер җиңелрәк юлын таба­сың­мы, кредитыңны бише белән кайтарырга мәҗбүр буласың.

Бүген без яши торган кешелексез система мошенник­ларга кредит алмаган очракта да сине әҗәтле дип игълан итәргә юллар ача. Тольяттидагы турфирмаларның берсе­нең директоры чит илгә чы­гучыларның паспорт күчер­мә­­ләре ярдәмендә миллион сумнан артып киткән кредит рәсмиләштергән, банк, закон бозып, моңа юл куйган. Хәзер инде туристлардан акчаны процентлары белән кайтарып бирүне таләп итәләр. Туристлар, билгеле, полициягә мөрәҗәгать иткәннәр, җина­ять эше ачылган, әмма банк алардан: “Акчаны түли торыгыз, алдау очрагы ачыкланса, кире кайтарырбыз”, – дип беренче түләүне булса да кертүләрен сорый икән. Банк гипнозының нечкә бер төре бу, чөнки банкирлар беләләр: беренче түләүне яса­дыңмы, син инде әҗәтең бар икәнен таныдың дигән сүз. Судта оту юллары ябыла ди­гәнне аңлата бу. Россиядә банклар белән эш итү өчен, буталчык законнарны бөтен нечкәлек­ләре белән белүдән тыш, корыч нервларың, куркытып теңкәгә тиючеләргә каршы торырлык ихтыяр кө­чең һәм физик тазалагың булырга тиеш. Законнар мәсьә­ләсенә кил­гәндә, профессиональ юрист­ларның да байтагы аларны белеп бетерми.

Соңгы айларда кредит түләүдән баш тартучы рибачылар саны кискен үсә бара, чөнки түләү мөмкинлеклә­реннән ашып киткән акча рәсмиләштергәннәр. Эшсез калучылар, авырып түли алмаучылар да артканнан-арта бара. Илдә инде фактта рецессия башлануын истә тотсак, әҗәтле эшсезләр армиясе гыйбрәтле кредит тарихлары санын кискен арттырачак дип уйларга кирәк. Мондый вакытта кредит рәсмиләш­те­рүчеләрне аналитикларның берсе леммингларга тиңләгән иде. Берничә елга бер тапкыр үзләрен массакүләм рәвештә үтерә торган кимерүче җән­лекләр алар лемминглар. Кри­зис вакытында тәкатьсез рибачылар да массакүләм рәвештә башларын элмәккә тыга башлый, соңыннан җа­вап­лылыкны үз өстенә алган арадашчыларга (поручитель) кала финанс мәшәкатьләре. Мин белгән кешеләр арасында абруйлы бер шундый арадашчы кредит камытын муенына киеп калганнан соң, хатыны аны ташлады. Банк гипнозы әнә шулай гомерләрне кыя, гаиләләрне аера, сәла­мәт­лекне җуюга китерә, ипи бе­лән суга утырта. Кредитка хирыслык (кредитомания) – үзе куркыныч чир. Якынлашып килүче яңа дәһшәтле кризис чалгысы акчага табынган хирысларны “уптым” ега башларга санаулы айлар калып бара дип белдерүчеләр җи­тәрлек.  


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ | 22.05.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы