поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.04.2008 Җәмгыять

ЗАМАНЧА КОЛЛЫК

“КамАЗ” акционерлык җәмгыятенең автомобильләр заводында эшләүче 59 яшьлек ир кеше ул көнне иртән эшкә барырга чыкканда, үзе эшләгән цехка килеп җитәрәк кенә егылып җан бирермен дип күз алдына да китереп карамагандыр. Эш урыннарына ашыгучы эшчеләр төркемендә атлаучы ир барган җиреннән генә авып төшә. Моңарчы хастаханә юлларын таптамаган, ниһаять, тагын бер елдан пенсиягә чыгам дип канатланып йөргән кеше санаулы секундлар эчендә якты дөнья белән саубуллаша да куя.

Эшче халкы сөйләгәч хактыр инде: шушындый үкенечле үлем белән вафат булган эшчене җирләү мәшәкатьләренә автогигант нибары – 1 мең сум, профсоюз оешмасы 700 сум күләмендә генә акчалата ярдәм күрсәткән, имеш. Завод эчендә ятучы мәетне 400 сумга машина яллап, улы үзе алып кайтып киткән. Эш урынында гомере өзелгән эшчегә карата мондый караш завод администрациясен бер дә бизәми, әлбәттә.

Шушы ук автомобильләр заводына килеп эшли башлаган бер ханымны исә кинәт кенә инсульт бәргән. Моңа үзенең айлык хезмәт хакы исәпләнгән кәгазьгә күз төшерү сәбәп булган. Ягъни заводка зур өметләр белән эшкә урнашкан хатын беренче хезмәт хакы суммасын күрүгә үк, өметләре акланмавына, тормышының элеккечә үк авыр барачагына үртәлгән, күрәсең.

Чыннан да, башка заводлар белән чагыштырганда, автомобильләр заводында иң түбән хезмәт хакы түләнә, диләр. Шулай булмаса, 14 мартта эшчеләр “КамАЗ” машиналарын җыю конвейерын эштән туктатып, хезмәт хакын арттыруны таләп итмәс иде. Кичен Чаллы шәһәренең “Эфир” телекомпаниясе бу вакыйга турында сюжет күрсәтте. Телекомпаниянең журналистларын завод эченә үткәрмәгәннәр, күрәсең, алар кемдер кәрәзле телефонга төшереп алган күренешне һәм заводтан чыгучы эшчеләрнең интервьюсын күрсәтү белән генә чикләнде. Телетапшыруда әйтелгәнчә, завод җитәкчелегенең эшчеләрнең таләбенә җавабы гаҗәпләнерлек – сөйләшүләр өстәле артына утырасы урынга, алар конвейерда эшчеләрнең санын кыскарту белән янаган. Ә бит конвейерда эшләүчеләр болай да җитми. Җитсә, эшчеләрне эштән соң калдырып һәм ял көннәрендә эшләтмәсләр, инженер-техник хезмәткәрләрне ялда конвейерга эшкә чыгармаслар иде. Конвейерга эшкә чакырган белдерүләр дә эленеп тормас иде. Кыскарту белән янау ул үзенә күрә эшчеләрне куркыту, артык активларны эштән куу өчен җай эзләү генә. Менә күрәсез, без дә СССР чорындагы философия һәм политэкономия дәресләрендә генә укып-өйрәнеп белгән кыргый капитализм күренешләренең безнең тормышыбызга да тирәнтен үтеп керүенә шаһит була барабыз. Эшче сыйныфы хокуксыз, эштән башка нәрсәне белмәгән катламга әйләнә бара. Авыз ачып сүзен әйтә башласа, аны урамга куалар. Җитәкчеләр автобуслар белән башка районнардан ташыса ташый эшчене, әмма үзенекеләр таләбенә төкереп тә бирми, чөнки теге автобуслар белән килеп эшләүчеләр, гомумән, эшсез, һәм алар күпме хезмәт хакы бирсәләр дә канәгать, ачка үләрлек кенә булмасын. Әнә “Актаныш таңнары” газетасының 14 март санында да “Заводлар эшчеләрне көтә” дип, эшкә чакыру белдерүе урнаштырганнар. “КамАЗ”, “ЕлАЗ”, “Северосталь-Авто” автомобиль заводларына, Казан авиация берләшмәсенә, Түбән Камадагы нефть эшкәртү заводы төзелешенә меңләгән эшче һөнәрле кешеләр кирәк икән. Эшче көчләрне якын-тирә районнардан китертеп эшләтү максатка ярашлы булыр дигән фикер әйтелә әлеге язмада. Тик моның күпмегә төшәчәген исәпләүче бар микән? Ә бит шәһәрнең үз кешеләре заводка эшкә дә транспортта йөрү бәясен үз исәпләренә түләп йөри. Шәһәрдә яшәүче эшчеләрен үз транспорты белән эшкә китерә алмаган автогигант тирә-як районнардан автобус белән эшче йөртү өчен акча каян табар икән соң?

“Челнинская газета”ның 14 март санында “Кто выбирает КамАЗ?” исеме астында чыккан язмада автогигантка 925 эшче җитмәве әйтелгән, шуның 399-ы автомобильләр заводына икән. Булган эшчеләрен дә кыскартырлык булгач, шәһәрнең мәшгульлек үзәгенә нигә эшчеләр сорап заявкалар бирә микән соң завод җитәкчелеге? Социологларга да уйланырлык урын бар монда, автомобильләр заводында шулкадәр эш урыны буш тора икән, димәк, җитәкчеләр, чыннан да, эшчеләргә тиешле хезмәт хакын да түләми, эш шартлары да тудырмый. Гомумән, автогигантта эшче кадере юк, ахры, шулай булмаса, узган ел гына да 17724 кеше эшкә урнашып, 14461 эшче эштән китмәс иде. Әнә катыргы-кәгазь комбинатына эшчеләр теш-тырнаклары белән ябышып ята, әле үзләренең үскән балаларын да шунда урнаштырырга тырыша.

Шушы ук язмада элек шәхси предприятиеләрдә эшләүчеләрнең заводларга эшкә урнашуы кызыклы факт дип әйтелә. Монысының да сере бар. Яшьлек елларында КамАЗ заводларында станок артында эшләгән, үзгәртеп кору елларында эштән китәргә мәҗбүр булганнар кабат үзләренең элеккеге эш урыннарына кайта башлады. Чыннан да, кызык, “КамАЗ”дан эштән киткәннән соң хезмәт кенәгәләрендә кайдадыр эшләү турындагы язулары булмаганнарның (базарда кәсеп иткәннәрнең, мәсәлән) яңадан эшкә урнашканнан соң да завод стажы өстәлеп дәвам итә икән, ә эшләүләре турындагы язулары булганнар завод стажын чиста биттән башлый. Ягъни гаделсезлек ярылып ята, кайчандыр 17 яшьтән станок артына басып, 10-15 ел чәчәктәй гомереңне заводка бир дә, кабат шунда кайтып эшли башлагач, шуны исәпкә кертмәсеннәр инде.

Эш ташлау акциясе үткәргән эшчеләр әллә ни майтаралмастыр, ахры. Әнә заводтан кайтучы трамвайдагы өч хатын шул турыда сөйләшә, сүзләре колакка керә. Дөрестерме-юктырмы, ишеткәч язам инде, имеш, аларның мастерлары генераль директорның мондыйрак сүзләрен җиткергән: “Эшләмәсәләр эшләмәсеннәр, хезмәт хакын барыбер өстәмәячәкбез. Минем акчам җитәрлек, мин түзәм, ә менә алар тиздән ачыгачак, ачыккач, эшләми хәлләре юк. Эшкә йөгерә-йөгерә үзләре үк чыгачаклар”.

Дөрес әйтә генераль директор, эшче халкының запас акчасы юк бит аның, эшли башламый, нишләсен. Замана коллыгына бер батсаң, аннан чыгулары җиңел түгел шул.


Җәүдәт ХАРИСОВ, Чаллы
Безнең гәҗит
№ --- | 02.04.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»