поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кыз: Сөйгәнемне ничек кире кайтарырга?
    Хатын: Иремне ничек әнисенә кире кайтарырга?
    Әби: Сталинны ничек кире кайтарырга?
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
16.05.2013 Авыл

Без бит – авыл малае

“Татарстан авылларында кулаклар баш калкыта башлады...” Бу сүзләр уз­ган гасырда әйтелсә, авылда сыйнфый көрәшнең кис­кенләшүенә ишарә кебек яңгырар иде. Бүген исә, “кулак...”, ягъни ныклы шәхси хуҗалыклар дәүләт ярдәме белән “баш калкыта”.

Әлбәттә, “кулак” сүзен мин элекке тискәре, ягъни ”эксплуататор сыйныф” мәгънәсендә кулланмыйм. Гәрчә гаилә фермалары, шәхси хуҗалыклар оештырган кешеләрне элекке гадәт буенча бүген дә “кулак” дип атарга омтылулар булса да, мин моны эш кешесеннән көнләшү дип кенә кабул итәм. Бүген кулыннан эш килгән, иренмә­гән, мул тормышта яшәргә атлыгып торган һәркем авылда “байлар сыйныфы” сафын ишәйтә ала дип уйлыйм. Кемнедер яллап, ягъни хезмәт хакы түләп эшләтү дә бүген эксплуата­цияләү саналмый.

Азнакай районы Тымытык авылында яшәүче Рамил Солтанов ничек эксплуататор булсын ди инде. Авыл яшь­ләренең күбесе шикелле ул да, бәхетле тормыш эзләп, шәһәргә киткән. Әлмәттә “Технострой” оешмасында бригадир булып эшләгән. Ә 2011 елны тоткан да шәһәр белән араны өзгән. Азнакайдагы фатирын да саткан һәм яңадан, үзе әйтмешли, авыл малаена әйләнгән.

– Нәрсә, шәһәр тормышы ошамадымы әллә? – дигәч, “әйе” дә, “юк” та дими, бераз уйлангандай итә дә: “Без – авыл малайлары бит инде”, – дип куя. Янәсе, шуннан үзең аңла инде. Аңлап бетереп булмый шул, Рамил дус. Шәһәргә кит­кән авыл малайлары бихисап, тик кире кайтасылары бик килми бит. Моны Рамилгә дә әйттем. Сүзгә саранрак дигән­нәр иде шул аны. “Һәр­кемнең үз тормышы инде”, – дип кенә куйды. Аннан соң бераз ачылып китте: “Шәһәр­дә иртүк торуга эшкә фәлән вакытка барып җитәсе, аңар­чы балаларны детсадка илтә­се дип кайгырасың. Ә монда эш урыным өй янында. Ишекне генә ачып чыгасы. Кирәк икән, иртәнге дүрттә, биштә торып, хуҗалыгымны карап керәм. Монда мин – ирекле кеше”, – ди.

Эшне әтисе йортында 4 үгез асраудан башлаган Рамил. Аннан соң фатир саткан һәм дәүләттән килгән акчага йорт җиткергән, “мини ферма”, ягъни абзар салып куйган. Хәзер 20 ләп үгезе бар. Моңарчы шуларны симертеп саткан, инде савым сыерлары алырга исәпли. Ит белән генә ерак китеп булмас, ди.

Киләсемне әйтеп шалтыратканда, телефонда шак-шок иткән тавышлар ишетелә иде.

– Нәрсә ватасың анда? – дидем, шаяртып.

– Ватмыйм, ат арбасы ясыйм.

Исәпләп чыгарган: салам, печән, фураж ише нәрсәләр ташу өчен ат җигү арзанга төшә, ди.

Әлбәттә, сүз акчага барып терәлде. “Аена ике үгез суям, 80–90 мең сум дигән сүз. Төягечем бар, авылда шабашка эшләп алгалыйм. Без­гә җитә”, – дип куя. “Безгә” дигәне – үзе, укытучы булып эшләүче хатыны Фәнисә, өч баласы була инде.

– Әти-әнигә дә булыша­сыңдыр әле?

– И-и, әти җимертеп эш­ләп йөри әле, үзе 20 сарык асрый.

Әтисе Радикны күрергә барган идек, өйдә юк. Ул көнне Тымытыкка бер төркем язучы килгән иде. “Клубта очрашу алып барасы бар дигән иде, шундадыр, ахрысы. Барып киликме?”

Очрашу бетмәгән иде әле, сәхнәдә Алмаз Хәмзин халык­ның эчен катырып көлдерә. Шуннан файдаланып, Радикны урамга чакырдык. Чыкты бу. Йөзе бик таныш. Мине күрүгә: “Риман, син түгелме соң бу? Хәтерлисеңме, безне телевидениегә тапшыруга чакырган идең. Балаларны алып килгән идем, мәктәптә эшләгән чак иде”, – ди.

Кылт искә төште. Заманында телевидениедә “Без авылда яшибез” дигән тапшырулар алып бара идем мин. Анда югары сыйныф укучылары катнашып, һөнәр сайлау, авылда калу мәсьә­ләләре хакында сүз куерта, студиядә көрәш, гер күтәрү, аркан тартышу кебек ярышлар да оештыра идек. Кыскасы, яшьләр­не авылда калдыру сәясәтен тормышка ашыру максатыннан эшләнә иде бу тапшырулар.

Инде менә бүген дә авылларны саклап калу мәсьәләсе көн кадагына куелды һәм Радик Солтанов бүген дә: “Авыл яшьләр кулында булырга тиеш”, – дип кабатлый.

Хикмәт шунда гына: элекке сәясәт яшьләрне колхозда калуга үгетләүгә кайтып калса, хәзер милекчеләр сыйныфы, ягъни җирнең чын ху­җаларын булдыру максат итеп куела.

Үзен хуҗа итеп тойганда кеше вакыт узсынга түгел, булсынга дип йөри бит ул. Радик әфәндегә 20 сарык асрау нигә кирәк? Аның белән баеп буламы? “Эш акчада гына түгел, – ди ул. – Авыл хезмәте рухи ихтыяҗга да әйләнә, яшәешкә зәвык дигән нәрсә килеп керде, авыл кешесе рухи яктан да бай хәзер”.

– Рамилгә өй яны хуҗа­лыгын булдыру идеясен син әйтмәгәнсеңдер бит?

– Юк. Мин өйдә кул кушырып утыруны күз алдына китерә алмыйм. Сарык асравым да шуның белән бәйле. Рамил безнең хезмәткә мөнә­сәбәтне үзе күреп үсте. Авыл язмышы минем улым кебек яшь егетләр кулында инде.

Рамил үзе сүзгә катышмый, елмаеп тыңлап кына тора. Бераздан сүзгә кушыла: “Минем кебек күпләп терлек асраучылар шактый бездә”, – дип куя.

– Бу эшкә ник тотындым икән, дип уйлаган чакларың юкмы?

– Юк. Барысы да әйбәт булачагын күңелем белән сизәм. Район җитәкчелеге дә ярдәм итәргә генә тора, са­лам-печән тыгызлау машинасы вәгъдә иттеләр әле. Менә җирне дә киңәйтергә исәп. Унҗиде гектар гына җитми, тагын егерме кирәк.

– Бирәләрме соң?

– Әлбәттә. Үзем чәчмәсәм, фураж сатып алу бик кыйбатка төшә. Тоннасы тугыз мең сум.

– Бөтен хуҗалык эше си­нең җилкәдәдер инде, ба­лаларың кечкенә бит әле.

– Авылдаш егет Айнур Гыйззәтуллин булыша. Аны тракторга укытам да техника бирәм әле.

Рамилнең фермасына юл алдык. Үгезләрнең башларын­нан сыйпап йөри бу. Тегеләре дә иркәләнгән була.

– Суярга кызганмыйсың­мы?

– Бөтен бәла шунда шул. Һәр хайванга исемнәре белән дәшәм мин. Менә монысы – Фрол, монысы Яшка... Мал суйганда карап тора алмыйм. Ышанасыңмы-юкмы, Риман абый, чебен дә үтергәнем юк минем.

– Чебен үзең тәрбияләп үстергән мал түгел бит инде ул.

– Барыбер. Ни дисәң дә җан иясе бит... – Өрлектәй егет­нең шундый нечкә кү­ңелле булуына барыбер ышанып җитмәдем.

Ә Рамил: “Ни дисәң дә авыл – авыл инде ул. Өйдән чыгасың – каршыда таулар. Әнә Ык елгасы күренеп тора. “Кендек каны тамган җир”, – диләрме әле? Минем кендек баулары өзелеп җитмәгән күрәсең”, – дип сөйләнә-сөй­ләнә, миңа сынаулы караш ташлый.

Мин җилкәсеннән кагам: “Чын авыл малае икән син”, – дим. 


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 72 | 14.05.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы