|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2013 Мәдәният
![]() Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Төркиягә Халыкара яшьләр һәм спорт бәйрәменә бараХалыкара ТЮРКСОЙ төрки мәдәният оешмасы чакыруы буенча Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле быел җәй Казанда булачак Универсиада алдыннан 13–20 май көннәрендә Төркиянең Әнкара, Измир һәм Истанбул шәһәрләрендә үтәчәк Халыкара яшьләр һәм спорт бәйрәмендә катнашачак. Әлеге халыкара оешма үзе уздыра торган чараларда Татарстан Республикасының иҗат колллективлары белән актив хезмәттәшлек итә. ТЮРКСОЙның генераль секретаре Дюсен Касеиновның Татарстан Президенты Р. Н. Миңнехановка юллаган хатында узган ел Төркия Республикасы шәһәрләре буйлап Нәүрүз турнесының бәйрәм концертларында катнашып, югары дәрәҗәдәге профессионализм һәм башкару мәдәнияте күрсәткән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең талантлы коллективы – Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле аерым рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтелә. Шул сәбәпле ансамбль Төркия календарендагы иң мөһим вакыйгаларның берсе булган Яшьләр һәм спорт бәйрәменә чакырылды да. Бу көн символикасында Төркия Республикасының байтак гражданлык кыйммәтләре чагылыш таба, шуңа күрә әлеге гаять зур бәйрәмдә төрки халыкларның берләшкән оешмасы әгъзалары булган илләрдән яшь һәм дәртле кунаклар катнашуы олы мәгънәгә ия.
|
Иң күп укылган
|