поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Гыйнвар
  • Ркаил Зәйдулла - язучы
  • Алсу Исмәгыйлева - журналист
  • Равил Галиев - җырчы
  • Альберт Кәримов - дәүләт эшлеклесе
  • Ринат Шәмсетдинов - регбичы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
18.04.2013 Матбугат

Флера Абдуллина ТНВдан ник киткән?

Телевидениедә 26 ел эшләгән Флера Абдуллина шушы көннәрдә журналист эшчәнлегенә нокта куйган. «Татарлар» тапшыруының алып баручысы белән «Матбугат.ру» хәбәрчесе элемтәгә чыкты.

 
- Флера ханым, телевидениегә ничәнче елны килгән идегез?

- 1986 елда мине  ассистент итеп алдылар. Бераз тәҗрибә туплаганнан соң, «Чулпан» тапшыруын алып бара башладым.

- Ә «Татарлар» ничек барлыкка килде?

- «Чулпан»да эшләгән вакытта, Татарстаныбызга читтә яшәүче татарлар кайта башлады. Нәкъ тә менә шушы күренеш «Татарлар» тапшыруын башлап җибәрергә этәргеч бирде. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең тормышы, көнкүреше зур кызыксыну уятты миндә. Халык та яратып кабул итте.

- ТНВдан китүегезнең сәбәбе нидә?

- 26 ел эшләгәннән соң, сәбәп бер генә була торгандыр инде ул. Үзем теләп киттем.

- Кая киттегез?

- Башка өлкәгә күчтем. Тик бу әлегә сер булып калсын.

- Сез сайлаган өлкә иҗат белән бәйлеме?

- Юк, иҗат белән бөтенләй дә бәйле булмаган өлкә ул.

- Алайса, яңа эшегездә уңышлар телибез.

- Рәхмәт.

Белешмә:
Флера Абдуллина 1963 елның 30 июлендә Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылында туган. Балачактан журналист булырга хыялланган. Казан Дәүләт университетын тәмамлый. Конкурс буенча телевидениегә килә. “Чулпан”, “Татарлар” тапшыруларын алып бара.


---
Матбугат.ру
№ --- | 18.04.2013
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№81 (839886) / 12.05.2013 23:04:45

Нигэ кайтсын ул Фикер?
Ул популяр вакытында китеп дорес эшлэде.
Аны,кайберэулэрдэн аермалы буларак,беркем дэ начар яктан искэ алмаячак.

№80 (839883) / 12.05.2013 23:01:29

БЕЗНЕ ИШЕТМӘМЕШКӘ САЛЫНАЛАР.ХАЛЫК ФИКЕРЕН ИСӘПКӘ АЛМАУ ҮЗЕГЕЗГӘ ҮК УҢЫШСЫЗЛЫК КИТЕРӘЧӘК.БЕЗГӘ ЭЧТӘЛЕКЛЕ,МАТУР ӘДӘБИ ТЕЛ БЕЛӘН АЛЫП БАРУЧЫ ФЛЕРА АБДУЛЛИНА КИРӘК!КӨТӘБЕЗ,КАЙТАРЫГЫЗ ЧЫН"ТАТАРЛАРНЫ"!

№79 (838223) / 25.04.2013 16:51:41

Монда минем дэ сузлэр бозылган, гэрчэ ки берэуне дэ мыскыл итмэсэм дэ, шулай булгач матбугатлар узлэре дэ тэлинкэ тоталар ахры дигэн фикер туды. Бетерсэгез бетерегез тагын язам эле, бэлки Лэбибовнанын узенэ китэргэ вакыт житкэндер, анын урынына килергэ телэуче кешелэр дэ табылмый калмас. Купме эшлим дип торган кешене жибэрде инде, халык барысын да курэ, ТНВ дан риза тугеллэр. Бугенге кондэ бара торган татарлар тапшыруын женем чыгып карап утырам, текст яза белмэулэрен эйтеп тэ тормыйм инде, хет татарча дорес итеп укый да белмилэр бит. Алар урынына ичмасам шул ук ТНВ да эшлэгэн, тэжрибэ туплаган журналистларны куярга ярамый мени. Алар бар, белэм. Тик никтер аларны кысрыклыйлар, алар кулэгэдэ кала.
РS. Узем ТНВдан тугел, эшем дэ ул оешма белэн бэйлэнмэгэн, эмма андагы хэллэрдэн хэбэрдэр, алар узлэре дэшми конечно, ник дэшсен, кемнен эшсез каласы килэ сон?

№78 (838218) / 25.04.2013 16:09:42

Кеше пенсиягә 55 яшендә генә чыга.Ә бит Флюрага 50 яшьтә тулмаган тугелме.Ул твдән китеп узенең ризасызлыгын белдеруе ләбаса.

№77 (838081) / 24.04.2013 14:40:30

Миләушәнең һәм ялагайларның яшьләре дә Флюраныкы шикелле ук бит.

№76 (838071) / 24.04.2013 13:08:18

Һич тә бәйләнергә сәбәп тапмагач Миләүшәнең ялагайлары Флера ханымның яшенә бәйләнеп маташалар.Оят түгелме сезгә?Сез бит аның тырнагына да тормыйсыз.Акча белән генә түгел бит әле , кеше кешелеклек сыйфатын югалтса,аны бер нинди акчага да таба алмый.Яшәвенең мәгънәсе калмый,йә эчкелеккә салыша,йә
булдыралганчы донъяның "ләззәтен"татып калырга тырыша.В итоге-полная дигродация личности.Флера молодец кеше дигән бөек сыйфатыңны саклап кала алдың явызлар арасында.Бу иң кыйммәтле нәрсә.

№75 (837952) / 23.04.2013 20:29:29

Эле Флюрага 50 генэ тула мени? Мин аны олырак итеп куз алдына китерэ идем.

№74 (837943) / 23.04.2013 20:04:34

Кайтарыгыз Флюраны уз урынына.Анардан башка тапшырулар бик тонык.

№73 (837857) / 23.04.2013 01:02:58

Бөек шәхес,күпкырлы галим,дин әhеле,педагог РИЗАДДИН БИНЕ ФӘХРЕДДИННЕҢ соңгы ВӘГАЗЕННӘН өзек китерәм:"Хөрмәтле кардәшләр!Бер-берегез белән яхшы торыгыз,кардәшләр рәвешендә яшәгез,дуслык,тынычлык,эш,мәхәббәт белән гомер итәргә тырышыгыз.Бер-берегезне рәнҗетмәгез,хыянәт итүдән,алдаудан сакланыгыз,кешеләргә яхшылык тели торган булыгыз! Бер-берегезгә зарар булуны теләп тормагыз,сүз йөртмәгез,кеше араларын бозмагыз.Бер-берегезне ЧАГЫП,ЗАРАР ИТҮДӘН САКЛАНЫГЫЗ! ТЫШТАН hӨҖҮМ ИТҮЧЕ ДОШМАНГА КҮРӘ ЭЧТӘН hӨҖҮМ ИТҮЧЕ ДОШМАН ЗАРАРЛЫРАК".Р.фәхреддин.1936 ел. Мөхтәрәм милләттәшләрем үзегезнең язмаларыгызга игътибарлырак булсагыз иде,үзара дошманлык яхшылыкка илтми,киресенчә таркалуга китереп,үзебезгә-үзебез зыян салабыз.Бөтен дөньядагы халкыбыз укый,милләтебезнең АБРУЕН ТӨШЕРӘБЕЗ ләбаса,НАДАНЛЫККА ТӘГӘРИБЕЗ.

№72 (837854) / 22.04.2013 23:51:52

син админмы или маэминмы?

№71 (837850) / 22.04.2013 23:22:41

Ник эле син Флюра ханым,без сезне кичермибез,безне калдырып китуегез очен дип язганны алып ташладын,нинди начарлык курден анда?милэушэ тэлинкэсен тотучы ахры узен дэ.

№70 (837755) / 22.04.2013 18:43:31

Икенче язма да биредә,алмаганнар.Без үзебез буталабыз.

№69 (837747) / 22.04.2013 18:03:21

bar meni bezde gomumen chun keche qadren belu... gabdulla tuqaj

№68 (837727) / 22.04.2013 17:05:06

Мина да эш табып бирсен эле.

№67 (837725) / 22.04.2013 17:01:41

курыктыгыз мәллә икенче язманы алгансыз.Аны инде facedook ка урнаштырганнар дөнья халыклары да белсен өчен.

№66 (837699) / 22.04.2013 12:33:14

Эйе, бу бернинди проблемасыз тапшыру.Рэхэтлэнеп донья гизеп,кунак булып йореп,кургэннэренне экран аша башкаларга да курсэту... Дорестэн дэ,безнен ТНВда проблема куелып,аны чишэрлек тапшыру юк!

№65 (837689) / 22.04.2013 09:07:44

тупаслыгы хак... бэлки профессионалдыр анысы, но кеше буларак..... фу.

№64 (837686) / 22.04.2013 00:25:20

Мин үзем белгәнне язам... Безгә дә килеп тапшыру төшерде Флера ханым төркеме. Оешмада минем дәрәҗәм бар, но ул көнне рәсми киемнән түгел идем. Коридорда очрадылар да миннән юл сорады, оешма турында берничә сорау бирде. Мин гади генә сөйләштем, алардан ник, кем янына килүләрен сорадым. Флера ханым үзен бик тупас тотты. Бераздан минем янга керделәр, кем икәнемне белгәч секунд эчендә йөзе дә, тоны да үзгәрде. Менә шулай... Булган хәл.
Ә "Татарлар" ул проблемасыз тапшыру. Проблема куелмый анда. Барысы да ал да гөл. Без проблем. Юнәлеше шулай сайлангандыр инде. Гомумән, ТЯГ да "Пусть говорят"тагы кебек проблема куелып хәл ителә торган тапшыру бармы соң ул?

№63 (837663) / 21.04.2013 20:49:54

Флера апагыз,кайберәүләрдән аермалы буларак үзе
әзерләде тапшыруларны.
Кайбер хата-кимчелекләрсез булмас,ләкин гел эштә булды.

№62 (837661) / 21.04.2013 20:20:25

"Татарлар"ның бөтен сыйфатын бер Абдуллина эшенә генә кайтарып калдырмагыз инде. Ул бит күбесенчә әзер материаллар белән генә эш итә. Дөресрәге,итте...

№61 (837574) / 20.04.2013 20:32:18

Сез, тамашачы, фикерегене әйткәндә, интелегетларча түгел, колхозникларча, дип белдергәнсез. Сезнеңчә колхозник үзбәк ишәге, эш аты, кешечә фикерли алмый, башы эшләми торган әдәм актыгы була торгандыр инде. Бу турыда үзегез кабат уйлап карагыз әле. Кем, кая нинди урын биләп тоганын.

№60 (837567) / 20.04.2013 19:26:10

Флюра ханым нишләп алай эшләдегез.Без жылыйбыз....

№59 (837450) / 19.04.2013 14:39:31

№54, Әхмәтзәки бабай!
/ТНВ ны тәүлек буе сөйләтер өчен, тагын берничә ТНВ техник базасы, плюс тагын 3 тапкыр күбрәк хезмәткәр кирәк/.
Ялгышмыйсыз микән, яшь әфәнде яки ханым, ... ТНВ тәүлек буе диярлек эшли?!. Яңа Гасыр гына дәшми.

№58 (837435) / 19.04.2013 12:49:23

Даут,+15000% дорес язасын.Туры эйткэн туганына ярамый дилэр.Милэушэ турында язганнарын бэйнэ-бэйнэ дорес.

№57 (837423) / 19.04.2013 09:40:02

кичэге сузне дэвам итеп. Менэ ялаучылар хэм аланучылар http://vatantat.ru/page93037.htm

№56 (837422) / 19.04.2013 09:37:17

Миләушә Айтуганова узе дә Наилә Яхина ачкан"Мәдәният дөньясында"программасын алып бара башлаган."Шиле-пешле" сораулар бирә,татар әдәби телен нәрсә икәнен дә белми курәсең.Узе журналистларны укытып маташкан кешедән сорыйсы килә.Ул тапшыру нинди жанрга керә икән.

№55 (837413) / 18.04.2013 23:53:49

Флераның китүе ТНВ өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен зур югалту, минемчә. Шундый яхшы, сыйфатлы, эчтәлекле тапшырулар белән ничә еллар буе халыкны сөендереп торды. Аның тапшыруларында бернәрсә ким яки артык түгел, һәр нәрсә үз урынында иде. Сюжетларны кыска да, озын да итми вакытын белеп бирә иде. Анда зыялылык, анда фикер байлыгы, җөмләләрнең камиллеге, интонацияне дөрес куллана белү - боларның берсе дә яңа журналистларда юк. Флера үз һөнәренә бик талымчан, тәнкыйтчел якын килеп эшләгәндер кебек тоела миңа. Бер тапшыруын да брак дип әйтерлек түгел. Шундый камил эш эшләүчеләрне тота белмәгәч, мин тв җитәкчелегендә зур хаталар бар дип уйлыйм. Соңгы вакытта "Татарлар" тапшыруы ике аеры тапшыру булып эфирга чыга башлаган иде. ТНВ Планетадагысын да нигә "Татарлар" дип атау кирәк булгандыр. Әйтерсең, исемгә кытлык бар. Бу Флера Абдулинаны, аның ничә еллык хезмәтен, идеяләрен, авторлык хокукын һәм иң мөһиме, тамашачыларны исәпкә аламау, күрәләтә мыскыл итү. Интелегнетларча түгел, колхозникаларча мөгамәлә. Хәзерге "Татарлар"ны карыйсы да килми. Чит илдәге җыен кәләпүшче-читекче -итекче, пәрәмәч ашаганы өчен генә үзен татар итеп хис итүче ыбыр-чыбыр татарларны күрсәтүдән арыга китә алмыйлар. Бернинди үзенчәлеге булмаса да, хәтта "голубой" стомотологларны да күрсәтеп утыралар.Тапшыруны алып баручылары да кыланчык, мөгез чыгарып шаккатырырга көчәнеп йөрүчеләр. Көчәнә-көчәнә урам себеркеләрен төшереп йөриләр. Флера Абдуллинаның "Татарлар"ы сыйфатының төсе дә, исе дә юк. Чагыштырылык та түгел хәтта.

№54 (837409) / 18.04.2013 23:19:51

ТНВ булып түгел, Яңа Гасыр булып ачылган канал тәүлек буенча татарча сөйлисе (күрсәтәсе) булып ачылган иде.)))))
ТНВны тәүлек буе татарча сөйләтер өчен,тагын берничә ТНВ техник базасы, плюс тагын 3 тапкыр күбрәк хезмәткәр кирәк.

№53 (837407) / 18.04.2013 22:48:01

Әхмәтзәки,

№52 (837405) / 18.04.2013 22:20:09

Берничә мәртәбә, Кигәвен булып, ТНВ га ташландым: "ТНВ булып түгел, Яңа Гасыр булып ачылган канал тәүлек буенча татарча сөйлисе (күрсәтәсе) булып ачылган иде. Яңа Гасырны ТНВ га әйләндерде татарның дошманнары".- (кыскача эчтәлеге, ташлануымның).
Әйе, татарга һөҗүм һәрвакыт бара: мәктәпләрен киметәләр, телен (алфавитын) кисәләр, ТВ сын юкка чыгара баралар.
Бу әшләрне башкаруның алгы сафларында, кызганыч, татар сатлыклары тора.

№51 (837404) / 18.04.2013 22:17:34

Томаналык, кагыйдәләр турында 16:15:26 комментында)

№50 (837403) / 18.04.2013 22:12:41

ул тнв да эшләгән кешеләр профессионаллар
акча җүнләп алмыйлар икән,Флера ханым да
толком алмагандыр,анда беспредел.Бөтен яхшы мөхәррирләр китеп бетте инде.Миләүшә
Айтуганованың һәр тапшыру астына автор идеи диеп язып утыра.Флера ханымның тапшыруы астына да үзен язасы килгәндер .Анда тапшырулар калмады инде,Миләүшәнең
идеялары гына титрларда.Зато Миләүшәнең коттедңлары яхшы машиналары бардыр.Рәйсә Гараеваны да кысып чыгардылар

№49 (837401) / 18.04.2013 21:34:53

Татар татарны шулай батырамы инде. Оят, дуслар. Оят сезнен очен! Кинэш-тэкъдимнэрегезне бирер урынына бер-берегезне мэсхэрлэп утырасыз! Когда татарин родился, еврей заплакан. Юкка тугел икэн!

№48 (837400) / 18.04.2013 21:32:08

Админ, курэсенме даут ботенесен эчтэн белеп яза. Куренеп тора тнв кешесе. Анда андый икейозле давытлар бик куп, курешкэндэ айтугановага комплиментлар яудыралар, как миленькие оч тиенгэ эшлилэр э интернетта аноним геройлар!))))

№47 (837399) / 18.04.2013 21:26:11

Абау, Админ дус, язу кагыйдәләрен укыгыз әле үзегез дә:))) Томана - непростительно(((

№46 (837398) / 18.04.2013 21:23:25

Данилне АДЫМНАРда КАДАК очен котеп ала идек ,кая югалды ул???

№45 (837396) / 18.04.2013 21:06:15

Томана Даутка: Данил ТРК Казанда инде күптән эшләми.

№44 (837395) / 18.04.2013 21:05:10

Даутнын хэр сузе, фикере белэн 1000 процент килешэм!!!!

№43 (837378) / 18.04.2013 18:23:33

Ирек Мортазинның кызыклы сюжеты, Шәймиевны җирләү булган журналистмы инде ул? Ул булса, "нечкәлекләрне йөрәнүчеләр" шактый булган бугай. Чөнки, бик күпләрнең "сюжетлары" гел "әзерләү нечкәлекләрен"нән генә тора, хакыйкәткә, чын барлыка туры килмичә.)))

№42 (837375) / 18.04.2013 18:12:18

Әй халык, адәм көлдермәгез инде, Рөстәм Исхаков та булдымы журналист. Һәм тапшыруны ул төшерми, ә оператор. Иң элек төртелми-нитми генә сорау бирергә өйрәнсен сезнең алып мактаган Рөстәмегез. "Азатлыкка" әзерләгән кайбер материлларын караган бар. Беренчедән ул. сорауга җавап алырга теләп, үз фикерен көчләп тага, аннан соэ чиле-пешле сорау биреп азаплана. Сорау бирергә һәм халык өчен кызыклы сюжет әзерләү нечкәлекләрен Ирек Мортазиннан өйрәнергә кирәк. Михаил Любимовның алып баруы да иң кызыклы һәм телевизор караучыны җәлеп итәрлек. Аның җөмләләре тапталган сүзләр белән тутырылмас, һәр фикере үтемле. Менә шундыйлар күбрәк булса иде. Ә Айтуганова үзе берәр кызыклы тапшыру эшләп карасын иде ичмасам. Дөрес. заманында алып барып карады ул тапшыру, тик Әминов аны шул өч-дүрт тапшырудан соээ ук туктатты. Чөнки телевидени рейтингы сизелерлек аска тәгәрәде. Хәер , хәзер дә инде аның рейтингын ташка үлчим.

№41 (837373) / 18.04.2013 18:02:48

Элегерэк коммунизмга бара идек,хэзер мракобезмга барабыз чаян

№40 (837368) / 18.04.2013 17:31:58

ЧЫТЫРМАНГА!"Халкым минем"нен мэнге бетэсе юк!Халык бетсэ генэ бетэр!Юкка борчылма, туган!ТНВда ботен кешене жибэреп бетерсэлэр дэ, ул тапшыруны эшлэуче ханым калачак.Анын арты да алды да ышанычлы кулларда!Вперед!жимерэбез дэ тозибез!Р.ГАЛИЕВ КЕБЕК БОЕК ЖЫРЧЫЛАР БЕЛЭН"уЛ ДА КАЯ КЕРГЭНЕН БЕЛМИ АЛЫНГАН ИНДЕ"ЖЫРЛЫЙК ЭЛЕ" ТАПШЫРУЫНА!УЗЕНЭ УЗЕ АНТИРЕКЛАМА ЯСАУЧЫНЫ КУРГЭН ЮК ИДЕ ЭЛЕ.КАЯ КАРАМА НЕ ПРОФИЛАР!КАЯ БАРАБЫЗ?!

№39 (837365) / 18.04.2013 17:24:36

ХАЛКЫМ МИНЕМдэ фикер хэм информация юк шул анда.Матурланган буш сузлэр...ЭПИПЭ бию хэм чэбэк-чэбэк...

№38 (837364) / 18.04.2013 17:23:17

тамашачыга эйтер сузем бар.ФЛЕРА ХАНЫМ УЗЕ ТЕЛЭП КИТТЕ, АНЫ аминов жибэрмэде анын тапшыруы атнага бер чыга иде ярты сэгатьлек эфир.тэулек тэ 24 сэгать бар. шуны жиде конгэ тапкырласан атнага 168 сэгать 30 минутны алсан тагын 167 сэгать 30 минут эфир вакыты бар.Шул вакыт аралыгында узенэ карарлык бутэн тапшыру тапмагансын икэн! Флераны купсенеп утырасын.ЖИТЭКЧЕ БУЛСАН НИ ЭШЛЭР ИДЕН ИКЭН?КОДРЭТЕННЭН КИЛСЭ МОГАЕН КОЯШНЫ ДА ЧЫГАРМАС ИДЕН, ЭЙ БЭНДЭ БАЛАСЫ!

№37 (837360) / 18.04.2013 17:10:02

Менә анысын,бөтенләй кабул итә алмыйм,кунакка йөрешле тапшыруны!

№36 (837359) / 18.04.2013 17:08:25

Азмы-күпме карарлык "Халкым минем" тапшыруы бар, анысын да бетереп куймасалар ярый инде.

№35 (837358) / 18.04.2013 17:04:38

Эшлэгэндэ ярыйсы гына журналист булса да,югарыга менгэч гадэти чиновник инде ул,җаннарым.

№34 (837356) / 18.04.2013 17:00:39

Фирдүсме?
Бер дигән матур тапшырулар төшерүче Рөстәм Исхакыйны куды ул! Әле бу башы гына! Таптыгыз "заманчы фикер йөртә белүчене"!

№33 (837355) / 18.04.2013 16:56:48

есть идея.
Флера урынына Иркәне чакырырга кирәк твга.
Эшләп тә күрсәтер иде.
Әлегә алайса,сөйләп кенә күрсәтә.

№32 (837354) / 18.04.2013 16:50:14

ТАТАРЛАР тапшыруына янэшэ куярлык бер милли тапшыру да юк.Калганнары чуп...Остэгелэргэ тэлинкэ тотучылар гына анда...Шаблон.

№31 (837351) / 18.04.2013 16:38:26

Фирдус Гыймалтдинов үзе генә дә нинди әзерлекле заманча фикер йөртә һәм эшли белә торган кадр иде. Илфат Фәйзрахманов та шундый "алтын кадр"ларның берсе.)))))

Гыймалтдинов белэн Фэйзрахмановка килсэк аларга хэзер фикер йортергэ берэу дэ комачауламый.

№30 (837349) / 18.04.2013 16:28:11

кайчаннан бирле әйтә киләм сезгә,Казан отстой дип. Җүнле татарлар читткә китте,читтә яшиләр дип....

№29 (837347) / 18.04.2013 16:15:26

Монысы инде "админ"ның бөтенләй томаналыгын күрсәтә. Хәер, сайт хуҗасы әле бит "Казан" ТРКндә дә эшләп йөри. Шүрләгәндер, таякның юан башы аңа төшәсе бит. Инде менә анализлап, фикре йөртеп карагыз, шушы елларда гына да ТНВдан күпме югары дәрәҗәдәге, әзерлекле кадрлар китте. Игорь Севрюгин, Дима Нестеров. Мария Штейн, Әлфия Әдиятова, Ләйсән Абдуллина һ.б. Фирдус Гыймалтдинов үзе генә дә нинди әзерлекле заманча фикер йөртә һәм эшли белә торган кадр иде. Илфат Фәйзрахманов та шундый "алтын кадр"ларның берсе. Миләүшә Айтуганова аларны кысрыклапп чыгарды, аларга эшләргә ирек бирмәде. Аларның һәркайсы киләчәкле кадрлар иде һәм АЙТУГАНОВА шуларның кайсы да булса аның урынын алыр дип курыкты. Фирдус Гыймалтдиновны бит хәтта Мәскәү дә күреп алды һәм Россия күләмендәге каналның директоры итеп куйдылар. Айтуганова урынында нәкъ Фирдус кебекләр эшләргә тиеш иде һәм алардан милләткә файда күбрәк тияр иде. Хәер, аларның берсе дә югалмады, Миләүшәнең мин-минлеге нәтиҗәсендә, аның "кылануларына" түзә ламый киткәннәнрнең берсе дә югалмады.Киресенчә. җир җимертеп эшләп яталар. Ләкин үзебездә калсалар, үзебездә эшләсәләр, файдалары күбрәк булыр иде бит. Инде икенче яктан караганда, Айтугановага ярамаган, аның томаналыгы аркасында, эшләрен калдырырга мәҗбүр булган кадрлар Айтугановага рәнҗеп киттеләр. Кеше каргышын ничек күтәрер икән Миләүшә. Хәер, ул андыйларны уйлау дәрәҗәсендә түгел шул. Аңа бар тапшыруларның "продюссеры" дип язылу, артистларны "саву", бүләк-күчтәнәч кабул итү кебек бүгенге көн хәрам нигъмәтләр кадерлерәк шул. Ә кешелек кыйммәтләренә төкереп бирә ул.

№28 (837345) / 18.04.2013 16:08:21

Асылларның барсы да зәңгәр мени хәзер?
Зәңгәр булмасаң,асылыкка дәгъвалап булмастыр ахыры!

№27 (837344) / 18.04.2013 16:00:14

Милләтебезнең асыл егетләрен мыскыллаудан туктамыйсыз икән фикерләрегез дә-сукыр бер тиен тормый.

№26 (837343) / 18.04.2013 15:35:14

admin, зәңгәр сүзе мыскыл итү булмый ич инде? Менә шундыйлардан сорап карале, алар андыйлык белән горурлана гына! Урыс шоу бизнесында гүпчим официально таный башладылар хәзер! Так ычту, сексуаль азчылыкларны кысма әле син алай!

№25 (837342) / 18.04.2013 15:31:41

рәхмәт Флера ханымга! бик матур,бик күңелгә ятышлы тапшырулар әзерләде.Татарлар тапшыруын яратып карадык.
исәнлек-саулык,гаилә бәхете,уңышлар теләп калам.

№24 (837339) / 18.04.2013 15:07:44

Комментарийларны беркайчан редакцияләмибез. Бетерәбез генә. Бөтен әйтер сүзегезне кагыйдәләргә туры китереп языгыз, кешене мыскыл итми генә.

№23 (837338) / 18.04.2013 15:03:46

админ,шул сүзне генә бетерәсең калган.
Калганы дөреслек иде бит.

№22 (837334) / 18.04.2013 14:45:23

Кешеләрне мыскыл итми генә сөйләшәбез. Кешене зәңгәр дип языр алдыннан укып чыгыгыз: http://matbugat.ru/page/rules/

№21 (837332) / 18.04.2013 14:24:04

Даутны укып калалмадым. Их! Ну админ!

№20 (837330) / 18.04.2013 14:11:08

"Хоршидэ -Моршидэ" тапшыруы карарсыз, "ТАТАРЛАР" урынына! бИТАРАФ ТАТАРГА ШУЛ КИРЭК АНА!мИЛЭУШЭ ХАНЫМ ДОРЕС ЭШЛИ.ха-ха ха.ЭГЭР АНЫН ХАКЫНДА ЯЗУ ДОРЕС БУЛСА!!!!!!!!!!!!даут каян белэ икэн боларны?узе шунда эшли мэллэ? хэркемнен корсагы бар ИНДЕ, энекэш!

№19 (837327) / 18.04.2013 13:56:04

Жаль Флера ханым бик оста алып баручы иде.Тэс-кыяфэте дэ "менэ нинди асыл татар"икэнен курсэтэ иде.Андыйларны кэндез чыра яндырып та табып булмый.Э шылдыр -былдыр белэн,ике сузне бэйлэп жэмлэ тэзи алмаучылар белэн дэнья тулы.Эле тем более универсиада алдыннан,кунакларга курсэтергэ кем бар анда?!Ягез эле карап-карыйк...

№18 (837325) / 18.04.2013 13:35:32

Анда килгәнче,һәркем тау җимере кебек сөйләнә инде,Чулпан.
Килгәч, уен кагыйдәсен я кабул итә, я юк.
Телевидениегә эшләргә түгел,үзен телевизордан күрергә теләүчеләре күбрәк килә.
Һәм шундыйлары уңышка да ирешә. Чөнки алар белән эшләргә җиңел. Ә үз фикерле кешегә,бөтен җирдә дә шундый ук караш.

№17 (837324) / 18.04.2013 13:26:19

И бэгыркэйлэрем,Флера апагыз кебек эшлэучелэр кубрэк булса икэн. аны купсенучелэргэ урын калдырды бит инде.барып эшлэп карагыз эле шул атмосферага узегез,ничэ кон чыдарсыз микэн.анда узенэ сорергэ,чэчэргэ хэм урырга кирэк. Э тулэу шалкан бэясе.дорес арада бик шэп алучылар бар.алары избранныйлар!шуна тузде инде ул болай да 26 алты ел!татар халкы алдында йозе ак анын. Э эрелегенэ килсэк. ул анын табигый холкы.арыслан йолдызлыгында туган бит.Нигэ вак булырга тиеш инде ул? Ул - чын мэгнасендэ йолдыз булып балкыды. Эфины егерме ел тотты. Флера кебекне тагын егерме ел эзлэсэк тэ булмаячак. Сэбэбе бер- твга шэхеслэр кирэкми.аларны китэргэ мэжбур итэлэр.шэхес бит ул фикерле кеше.фикерле кеше бн идарэ итуе, аны буйсындыруы авыр.алып баручы шэхес булганда гына анын тапшыруын карыйлар.шэхес унитар,авторитар дэулэт очен куркыныч,чонки ул алдынгы карашлы кеше,жэмгыять фикерен форлаштыручы.шуна курэ,ТВда шэхеслэргэ ижат итэргэ бирмилэр.анда Флера ханым кебеклэр генэ чыдый алды.Ярар. киткэн икэн бэхетле булсын яна эш урынында.Чэйнэмэгез.барыгыз да эшлэгез. булдыра алсагыз.Урынын алып китмэгэн бит.калдырган.яшьлэр килде, хай чибэрлэр инде узлэре!сокланып туймассын авызларын ачып суз эйткэнче.эмма сундереп кую момкинлеге бар.шунысы рэхэт карарлык тапшыру булмагач.телевизор карап вакыт эрэм итэсе юк.карамыйм да.ВАКЫТ КУП КАЛА БАШКА ЭШЛЭРГЭ.КИТАП УКЫЙМ, КЕЧКЕНЭ ГЕНЭ БИЗНЕСЫМНЫ УСТЕРЕП ЯТКАН КОНЕМ.мИН АНЫ ИМПЕРИЯ ДЭРЭЖЭСЕНЭ ЖИТКЕРЭЧЭКМЕН.СЕЗ БУКЫЙ-СУКЫЙ КАРАГАН АРАДА!АЛЛА БИРСА!

№16 (837323) / 18.04.2013 12:57:37

Даут,күпме эленеп торырсың икән?

№15 (837321) / 18.04.2013 12:52:37

Кызганыч..Минем очен ТНВ- Флера ханым хэм Любимов.Алар икесе дэ профессиональлэр.

№14 (837316) / 18.04.2013 12:23:32

Нишләп әле без гел вазыйфасын гына түгел, утырган бүлмәсен үк мираска әйләндереп баручыларны кызганып яшь түгәбез?!...))))))
Монда утыручылар турында сүз бармый,эшләүче турында сүз бара И акыллым.

№13 (837315) / 18.04.2013 12:20:26

Бик кызганыч.
Җигелеп эшли торган чагында кирәксезгә әйләнә икән кеше.
Аның каравы,кәгазь күтәреп чабып йөрүчеләр,эшләгән төсле көн уздыручы пенсионерлар эшли бөтен җирдә.

№12 (837314) / 18.04.2013 12:19:33

Болай яхшы гына тапшыру иде анысы. Ханым чибәр, әмма дә ләкин ТОтОрлар дип әйтә иде..тырышып әйтә иде булса кирәк))

Әйе, карарлык тапшыру юк дәрәҗәдә. Беркөн ачкан идем, Инсаф Абдулла налог полициясен чакырган. Гражданнар өчен салым нигә дигән сорауны бирде дә тиле кебек көлеп җибәрде. Ычкына язды короче)) и шуны карап утырсаң үзең дә ычкынырга мөмкинсең))) тагы бер ел карамаслык булдым!

№11 (837312) / 18.04.2013 11:40:56

ТНВ телерадикомпаниясеннән бик күп тәҗрибәле кешеләрне кудылар инде аннан, тик берсе дә югалмый, күпкә яхшырак урыннарга урнашып эшләрен дәвам итәләр. Чыпчыклар гына калды инде анда, кошлар китте.

№10 (837310) / 18.04.2013 11:32:37

Сабыр итегез! Вакыт барын үз урынына куяр. Япониядә әнә бер урында озак утыручыларга ышаныч юк ди. Нишләп әле без гел вазыйфасын гына түгел, утырган бүлмәсен үк мираска әйләндереп баручыларны кызганып яшь түгәбез?!...

№9 (837308) / 18.04.2013 11:28:09

Студентка, сез бу язуыгыз белян татар ТВсын ботенляй белмисез икэнне курсэттегез. Э "Татарлар" тапшыруына килгяндэ: ул татар тормышын яктыртучы гына тугел, э безгэ горурлык кайтаручы да иде.

№8 (837307) / 18.04.2013 11:24:52

Аллага шокер.Ул каналдан илисе кешелэр бик куп эле.Балыкнын башын кисеп атасы бар,тэмам череп бетте.ЯШЬ тнв ларнын табаннарын ялтыраттырыга кирэк. бетте жэмэгэт тнв нын дэрэжэсе.

№7 (837306) / 18.04.2013 11:18:02

"Элли-бэлли-бэу"не дэ алып барды тугелме сон бк апай???Без балачакта карый идек...Э менэ "Татарлар" тапшыруы полный отстой иде!!!!

№6 (837305) / 18.04.2013 11:15:26

Сэлам, дуслар! Шул кадэр гомер биреп эштэн китунен сэбэбе бер генэ була ала - канэгатьсезлек. Димэк, татар Телевидениесендэ тупланган тэжрибэ белэн эш итэ белмилэр. Кризис!

№5 (837304) / 18.04.2013 10:49:56

Мин бишенче класста укыганда, миннән интерью алган иде. Нигәдер бик тупас,тәккәбер апа буларак истә калган.Шуннан бирле күңелеп ятмады аның үзенә дә,тапшыруына да.Кайсыдыр мәкаләмдә "Анка-пулеметчица" дип язган идем аны.

№4 (837303) / 18.04.2013 10:49:24

давай досвидания.

№3 (837302) / 18.04.2013 10:41:18

Кызганыч... курэсен ТНВ да тиешенчэ бэлки бэялэп бетермэгэннэрдер аны..

№2 (837301) / 18.04.2013 10:39:03

Абдуллинаны жибэреп ,Аминов бик дорес эшлэгэн. Шулкадэр туйдырган,ялыктырган иде инде бу кеше! Шуны курмэс очен Тнвны карамый идек. Чиратта бэлки Айтугановадыр?!

№1 (837299) / 18.04.2013 10:15:12

үз эшенең остасы, профессионал иде Флера ханым ТНВда. Милләтебезнең якты йөзе иде: мөлаемлыгы, чибәрлеге, ачык һәм анык сөйләме һ.б лар белән татарны дөньяга танытты, горурлана идек аны күргәч.
бер дә куанычлы хәбәр түгел бу, аны алыштырырлык кеше бармы соң хәзер? Юк.
изге урын буш тормый диләр, анысы. Шулай да, яшьләрне карыйсың, тыңлыйсың да, ни кыяфәтләре, ни сөйләмнәре юк бит (нишләптер ир-егетләр буксовать итеп, көчәнеп сөйлиләр) аптыраш инде. шуңа күрә ТНВ җитәкчелеге андый милли кадрларыбыз белән саграк кылансын иде.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar