17.04.2013 Мәдәният
Гайрәтле вә “мескен” Наташа...
Апрель – безнең милләтебез горурлыгы, сөеклебез – бөек Тукаебыз дөньяга килгән һәм киткән ай! Татарның рухи күтәрелеше – сәнгатьтәге, әдәбияттагы уңышларыбызны барлау да шушы айда кискен бер төс ала...
Матбугатта 2013 елда “Тукай бүләген кемнәр дәгъвалый” дигән хәбәр дә пәйда булды. Бу хәбәр халыкка мәгълүм булганчы ук үзара сөйләшүләрдә имеш-мимеш сүзләр тарала. Моннан бер айлар чамасы элек әдәбият, сәнгать дөньясындагы мәгълүматлардан нык хәбәрдар булган, мөлаем теләктәшем Гүзәл Сәгыйтова (телевидениенең “Мәдәният дөньясы” тапшыруларын алып баручы): “Нәкыя апа, Г.Камал театры Алсу апа Гайнуллинаны Тукай бүләгенә тәкъдим итә икән. Аның Тукай бүләге алганы юк идемени?” – ди. Бу сорауны аннан ишеткәч, мин дә аптырап калдым. Аптырау гынамы, тәмам гаҗәпләндем. Чыннан да, бәлки аңа дәүләт бүләген икенче мәртәбә бирәләрдер? Хәзерге премия бирү уставы буенча ике мәртәбә бирелү дә мөмкин бит?.. Ачыкладык, беренче генә икән...
“Гайнуллина Алсу Әскәр кызы – Г.Хугаевның “Кара чикмән”дәге Биртәтә образын, Г.Исхакыйның “Курчак туе”ндагы (М.Гыйләҗев һәм Р.Хәмид инсценировкасы) Наташа образын, З.Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар”ында Гайшә образын иҗат иткәне өчен”, – дип әйтелгән.
Ярый, хуш, тәкъдим ителеп матбугатта чыкты. Янәдән үзара сөйләшүләр башлана. Мин дә өй диварлары эчендә генә бикләнеп ятмыйм: телефон аша көн дәвамында әңгәмәләр, бәхәсләр бара. Ничәмә-ничә танышларым белән сүзгә керешсәк тә, һәркайсы: “Гайнуллинаның Тукай премиясе юкмыни?” – дип сәерсенеп калалар...
1954 елның 24 февралендә Чүпрәле районы Чүпрәле авылында дөньяга килгән кыз 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге иясе Алсу Гайнуллинаның рольләрен саный башласаңмы? Аларның берничәсен генә әйтеп китәм: “Татар хатыны ниләр күрми”дә Гөлбану, “Талак, талак”та Гөләндәм, “Качаклар”да Сәрби, “Казан сөлгесе”ндә Мөршидә, “Сүнгән йолдызлар”да Сәрвәр, “Бирнәсез кыз”да Лариса, “Бәхетсез егет”тә Гайни, “Әниләр һәм бәбиләр”дә Валентина һәм башкалар.
Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән икән, ул иҗатчының барлык иҗади гомерендәге уңышларын да барлау ич инде. 40 ел дәвамында халкыбызны сокландырырлык гамәлләре булган Алсуыбыз милләтне тәрбияләү эшенә армый-талмый хезмәт иткән. Бу очракта Аязның артистларның милләтне тәрбияләүгә мөнәсәбәтле юлларын әйтеп үтәсе килә.
“...Спектакль тәмам. Халык, ишелеп, бәхет диңгезеннән караңгы, дымлы, суык һәм пычрак урамнарга тарала. Ләкин алар хәзер бөтенләй үзгә халык, күңелләр яп-якты, сүзләр түгәрәк, алар үзгәргәннәр. Көннәр буе ят телдә сөйләгән радио-телевизорларга күнеккән, эштә әдәп саклап сыңар урыс хакына вата-җимерә урысча сөйләшеп йөрергә мәҗбүр ителгән кешеләр хәзер үзгә: алар – ТАТАРЛАР. Ах, татар булуларын нигә алар шулай сирәк тоялар? Әйе, алар бу кичтә бөтенләй бүтән кешеләр, алар баеп кайтып баралар, көчәеп.
Кем уятты аларның җаннарын? Кем баетты бөек татарны? Кем ул бөек тылсымчылар? Алар – артистлар! Табигатьнең серле балалары, тиңдәшсез тылсымчылар. Әгәр телебез татарча ачылырга торганда, караңгы офыклар артында яктылык офыгы җемелдәгәнен аермачык әйтергә тиешбез. Әгәр без ХХ гасырның ишеген ябарга җыенганда, татар җаны әзме-күпме исән калган, дип расларга телибез икән, без гасыр дәвамында татарны милләт итеп саклап калырга омтылган бөекләр турында тел яшермичә сөйлик инде...” – дип яза ул үзенең бер кулъязмасында. Буш сүз, юк сүз дип кем бәхәскә керер икән? Шулар арасында Алсу Гайнуллинабыз – халкыбызның иң яраткан, иң талантлы артисткаларыбызның берсе ич!
Алсуның Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән рольләре уйналган әсәрләрне минем сәхнәдән үз вакытында карап барганым булды. Ләкин күңел хәтере дә томанлы пәрдә белән каплана бара шул...
Тукай бүләгенә тәкъдим ителүен ишеттем дә сөендем. Бирерләренә дә ышандым. Менә кичә генә үземне үзем сискәндереп: “мин дә бит – Алсуны сәхнәдән яратып караучы, аны хөрмәт итүче, Марсель Сәлимҗанов исән вакытта гел аш-суларда бергә булып аралашкан, тәгам бүлешкән кеше”, – дим. Бәй, шулай булгач, ник мин тамашачы буларак аның хакында сүз әйтмим соң әле?
Театр афишаларына күз салам, 31 март – якшәмбе көнне – “Курчак туе” спектакле икән. Тәвәккәлләп, спектакльгә чыгып киттем. Спектакльнең премьерасы 2009 елның 8 ноябрендә булган. “Халык та йөрүен сүлпәнәйткәндер инде бу спектакльгә”, – дигән уй-фикерләрем белән бардым. Барсам, зал тутырып халык килгән. Дөрестән дә, мин аны бөтенләй яңа спектакль итеп кабул иттем. Премьера көннәрендә алган тәэсирләрем тоныкланган, онытылган...Спектакльнең һәр ягына игътибарымны юнәлтергә тырыштым. Йотылып карап һәм тыңлап утырдым. Мин бит театр сәнгате буенча белгеч түгел, дип үземне тынычландыргандай итеп язарга алындым шул. Алсу кадәр затлы, киң колачлы, театр сәнгатендәге иң зур бүләкне – К.Станиславский исемендәге премияне инде 1991 елда ук алган артистка хакында мәгънәле фикер җиткерә алырмынмы соң мин?! Гадәттә, Россия бүләкләрен биргәндә, үз төбәгендәге, милли премияләрнең бирелгәнме-юкмы икәнлегенә игътибар итәләр. Мин монысын Аязымның иҗатына мәскәүлеләр премия биргәндә шул ягына да игътибар иткәнлекләрен хәтерлим. Ә бит Алсуга премия бирүгә андый тоткарлык та булмаган: бирергә икән – бирергә! Аның талантына театр белгечләре югары бәяләрен һич тоткарлыксыз, бернигә дә карамый биргәннәр! Татар төбәгендә шундый озакка сузылган бәяләү мизгеле безнең милләтне бизи торган күренеш түгел, әлбәттә!
“Курчак туе” пьесасы минем улым Мансур һәм гаиләбезнең дусты Ризван Хәмидләр тарафыннан иҗат ителгән. Аларның үзара сөйләшүләреннән чыгып әйтә алам: пьеса Гаяз Исхакый рухына таянып язылган гына, ә асылда аның бер әсәреннән дә бер җөмлә алынмаган. Бу – аларның уртак иҗат җимеше! Нинди тирән фикер ята ул пьесада! Никадәр гыйбрәт, никадәр үткәнне күреп аңлату, киләчәккә ишарә анда! Залдагы тамашачыларның сүзенә колак салам: “Бу бит безнең бүгенгебез”, – диләр. Аяз гомере буе милләт-милләт дип җан авазы белән сөрән салып яшәде, үзенә урын тапмыйча ачыргалана иде. Бу әсәр шул ук вакытта Аязның рухына тәңгәл килә торган булуы белән дә мине җирсетә! Әсәрнең бөеклеген халыкка җиткерүдә талантлы режиссерыбыз Фәрит Бикчәнтәев дөрес штрихлар тапкан, аның рәссамы булган Булат Ибраһимов ниндидер затлы миллилеккә басым ясаган. Сүз башым бит шүрәле, дигәндәй, Алсу, әсәрдә Наташа образын башкарып, тамашачы алдында тагын сыналды: “нинди генә адәмнәрне бирсәгез дә, характердагы эчке хисләрне тамашачыга җиткерерлек итеп башкара алам”, дигән фикергә мөһер сукты кебек. Нинди гайрәтле Наташа, авыр хәлдә калып, “мескен” булырга тиеш, халыктан үзенә кызгану хисләре тудырырга тиеш кебек. Юк, ул һаман да гайрәтле, җилнең кайсы якка исү юнәлешен чамаларга гына кирәк, аңа һәм ул тагын да гайрәтен чәчәчәк. Гайрәтне кайсы якка чәчәргә алынасың бит?! Анысын тамашачы үзе абайларга тиеш. Ә аны Алсу тамашачыга үз осталыгы белән җиренә җиткереп бирә... Рәхмәт аңа!!!
Зәки Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар” пьесасы сугыш еллары эпопеясын хәтерләтә. Ул әсәрне карап, чын мәгънәсендә ул еллардагы хатын-кызларның да авыр тормышта яшәгәнлекләрен искә төшерәбез. Сугыш елларында тылда калганнар өчен очны-очка ялгап яшәү аерата авыр иде. Ил азатлыгы хезмәтенә озатылган ирләрен хатын-кызлар ихлас фидакарьлек белән көтәләр. Бу әсәрдәге Гайшә – гаҗәп тә үзенчәлекле образ. Аны Алсу тирән мәгънәле ихласлык белән башкара. Ул анда бөтенләй танымаслык кыяфәткә кергән. Тамашачыларның: ”Алсу Гайнуллина уйный, дип программада язылган, ә ул уйнамадымыни? Аның кыяфәте түгел ич бу!” – дип аптырап калганнарын беләм. Бу аның тиңдәшсез актерлык талантына ия булганлыгын күрсәтә! Аңа “Сөяксез Гайшә” кушаматы тагылган. Халык һич юк җирдән кушамат кушмаган, кешенең сөякле икәне һәркемгә мәгълүм. Ул үзен сөяксез Гайшә дип атауларыннан канәгать түгел, аның “Тәвәккәл Гайшә” буласы килә. Ул бары тик яхшылыкка гына омтылып, тәвәккәллекләр генә кыла.
Алсу ”Кара чикмән”дәге Биртәтә хәйләкәрлеге белән мәртәбәгә ирешә торган зат булып истә калган. Аның һәр иҗат җимеше татар тамашачысы өчен авыздан бер вакытта да тәме китми торган көтеп алынган татлы ризык кебек.
Танылган режиссер Марсель Хәкимович Алсуны труппадагы барлык артисткалардан да өстен итеп, хөрмәт итеп ярата торган иде. Марсель Илдар белән Алсуны һәрвакыт гаилә дуслары итеп санады, балалары кебек үз итте. Без дә Марсельләр белән гаилә дуслары булганлыктан, бергә очрашырга туры килә иде. Марсель Хәкимович Алсуны талантлы актриса булганы өчен яратты! Юкка түгелдер бит!
Алсу Гайнуллина – бу елның Тукай бүләгенә, һичшиксез, лаеклы артисткабыз! Бирсен Ходай!