|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2008 Мәгариф
“БЕЗНЕҢЧӘ” СҮЗЛЕК“Безнең гәҗит”! Бу заманнарны әйтәм әле. Бераз гына тынып тора да “әлкән-чүлкәләнә”, халык бераз гына тын алырга өлгерми, тагын “уптымизацияләнә”. Гел уфтанып ни файда бар, әллә бераз көлешеп алыйкмы? Менә минем 7 ел буена бик яратып, бик кадерләп үстергән 12 егет-кызым (сыйныфым) бар иде. Имтиханнарга әзерләнә-әзерләнә баш мие тәмам эшләми башлагач, түгәрәкләшеп утырып, шундый сүзлек төзедек. Яздык та, үзебез белән бик горурланып, озак кына көлештек, рәхәт булып китте. Тутырып бер стакан “свежий” каймак эчеп җибәргән кебек... Сез дә укып карагыз әле.
11 сыйныф халкы иҗаты:
Аяз көндә яшен сугу – искәрмәстән класска завуч килеп керү. Энә белән кое казу – укып-укып та башка кермәгәч әйтелә. Комнан аркан ишү – өйдә укып килми генә дәрестә җавап бирү. Җир тишегенә кергән – укытучы өй эшләрен тикшергән чагында күренмәскә тырышып, алдагы иптәшең артына посу. Тәгәрмәчкә таяк тыгу – ашханәгә йөгергәндә, артыңнан бар ишекләрне ябып бару. Берне биш итү яки чебеннән фил ясау – теманың белгән ике-өч җөмләсен әвеш-түеш китереп, озаклап сөйләү. Ике тамчы су кебек – күршедән күчерелгән диктант. Аяк өсте йоклап йөрү – кичә клубта дискотека озаккарак сузылган дигән сүз. Бакча җимеше түгел, акча җимеше – әти-әни акчасына институтка укырга керү. Туксан тугыз ярымлы – математикадан мәсьәлә чишкәндә, өтерен куярга онытып калдыру. Киеккә үлем, мәчегә көлке – без тирләп-пешеп тест эшлибез, укытучы “мыек” астыннан гына безне күзәтә. Итәк астыннан эш йөртү – дәрестә записка алышу. Ыштансыз билдә каеш бау – артык кыска итәклеләргә әйтелә. Бер колактан керә икенчесеннән чыга – лекция озаккарак сузылганда була торган халәт. Олы башыңны кече итеп йөрү – башлангыч сыйныфларга шефлык итү. Кылны кырыкка яру – контроль эш, әлбәттә. Үзе утырган ботагын кисүче – башкаларга күчертми торган отличник. Кызыл әтәч җибәрү – мең дә бер хаталы диктант. Элеп алып, селкеп салу – укытучы ачулана. Бал да май эчендә йөзү – буш дәрес. Үз колагыңа үзең ышанмау – йомшак укучының бишле алуы. Бер тән, бер җан булу – класс белән дәрестән качу. Йөрәккә май булып яту – линейкада классың турында яхшы сүз ишетү. “Һайт” дигәндә, “тайт” итү – дәрестә синең өчен укытучың сөйли, ә син “әйе шул” дип торасың. Тормыш арбасына җигелү – чыгарылыш имтиханнарына әзерләнә башлау. Нинди җилләр ташлады? – мәктәпкә онытканда бер килүче укучыны каршы ала торган сүз. Дошман тегермәненә су кою – әләкләү. Ындыр артлатып кына йөрү – директор күзенә чалынмаска тырышу. Баштан сөрем чыгу – имтихан. Һөд-һөд тоткан – я бишле алгандыр инде. Койрык астына су керү – дәресеңне белмәү. Елан тәпиен күрү – атнасына нибары бер тапкыр гына булса да компьютер бүлмәсенә керү бәхетенә ирешү. Менә бит, безнең мәктәптә ничек тормыш кайный?! Бәлкем, бу сүзлекне тагын да тулыландырып буладыр, рәхим итегез! Безне “Безнең гәҗит” башкалалар белән дә берләштерсен әле...
Фәридә ГЫЙЛЬМАНОВА, Яшел Үзән районы |
Иң күп укылган
|