поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
23.12.2008 Бәйрәм

"ТАТАРСТАН – ЯҢА ГАСЫР" ЯҢА ЕЛГА НИ ӘЗЕРЛӘГӘН? (ФОТО)

2009 елны "Татарстан – Яңа Гасыр" телеканалы белән бергә каршыласагыз, Яңа ел бәйрәмнәрегез искиткеч күңелле булып исегездә калыр!

Якыннарыгызны һәм сөйгәннәрегезне хәзер үк котлый аласыз. Яңа ел алдыннан "Хәерле иртә!" һәм "Доброе утро" тапшыруларында SMS-чат эшли башлады. Хәбәрләрегезне 5075 кыска номерына җибәрегез. SMS-хәбәр "ТНВ" сүзе белән башланып китәргә тиеш. 27 һәм 28 декабрь көннәрендә иртәнге 7дән "Sиннән Mиңа Sәлам" бәйрәм каналында алып баручылар Миләүшә Сибгатуллина һәм Илдар Кыямов 8171 номеры буенча Яңа ел котлаулары кабул итәчәк. 

 

27 декабрьдә "Татарстан – Яңа Гасыр"да - бер сәхнәгә төрле юнәлештә иҗат итүче татар музыкантларын туплаган уникаль концерт! Һип-һоп, рок, рэп һәм фьюжнның татарча яңгырашы гаҗәеп һәм бик кызык! "Яңа Гасыр"да – Яңа Хәрәкәт!" кичәсе нәкъ төн уртасында башлана.

 

Узып баручы елның иң соңгы көнен "Хәерле иртә!" һәм "Доброе утро!" тапшыруларының бәйрәм чыгарылышы ачып җибәрә. "Хәерле иртә!" алып баручылары үзләренең Яңа ел каникулларын Парижда үткәрергә җыена, ә очкыч аларны ниндидер сәбәпләр аркасында, ялгыш Мамадышка алып килә. Иртәнге тапшыру йолдызлары бу көтелмәгән хәлдә нишләр? 31 декабрьдә иртәнге сәгать 6да белерсез!

 

Сәгать 8дә "Доброе утро!" алып баручылары катнашында мюзикл башланып китә. Иртәнге йолдызлар арасында талантларның шактый булуы ачыкланды. Җырчы Алсу Әбелханова яңа яктан ачылды - ул Кар Патшабикәсен уйный. Тимур Билданов рэп җырларын үзе иҗат итеп үзе башкара. "Прогноз погоды" алып баручысы Лия Бризның тавышы да сокланырлык. Роман Абдуллин гитарада искиткеч уйный. 

 

Яңа ел төнендә "Татарстан – Яңа Гасыр" каналы тамашачыларын "Ретро-карнавал"га чакыра. Бәйрәмдә мушкетерлар татарча сөйләшә, ә Кыш Бабай "ут чыгарып" "Әпипә"гә бии!

 

"Татарстан - Яңа Гасыр" Казанның иң яхшы концерт залларының берсендә Эльдар Рязановның данлыклы "Карнавальная ночь" комедиясе буенча  Яңа ел бәйрәм төнен төшерде. Биредә урта гасыр пиратларын, серле башлык кигән тылсымчыны, Франциянең XVII гасыр туташ-ханымнарын, һәм хәтта 1970нче еллар диско биючесен дә очратырга була! Карнавалның төп геройлары – татар эстрадасының иң якты йолдызлары! Яңа ел төнендә Салават, Хәния Фәрхи, "Казан егетләре" төркеме, Зәйнәп Фәрхетдинова, Җәвит Шакиров һәм башка артистларны бөтенләй башка амплуада күрергә мөмкин булачак. Әлеге бәйрәм кичәсен төшерүдә шулай ук телевидение алып баручыларыннан тыш, карнавалга затлы костюм һәм кичке күлмәкләрдән килгән гади тамашачылар да катнашты.

 

 

"Һава торышы" кызлары һәм сихри тылсымчы

 

 

"Фәридә-Алсу" дуэты, Ләйсәнә Садретдинова ("Халкым минем...") һәм Данил Гыйниятов ("Татарстан. Атналык күзәтү")

 

 

Бөтен татар эстрадасы бер карнавалда!

 

 

Кар Патшабикәсе Алсу Әбелханова

 

---
ТНВ
№ --- | 23.12.2008
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы