05.04.2013 Мәдәният
Зөлфәт Зиннуров: "Мин Рөстәм Яхинны җырламаячакмын"
Татар җыр сәнгатенең бүгенгесе, киләчәге турында инде күп еллар сөйләшүләр бара. “Түгәрәк өстәл”ләр, бәхәсле әңгәмәләр үткәреп, күпләр зәвыксыз сәнгатьне сүгеп чыгышлар ясады. Халык җырчылары, композиторлар, шагыйрьләр бу хакта һаман саен гәп куерта.
Мин үзем дә шактый гына “түгәрәк өстәл”ләрдә катнаштым. Андагы сүзләрне күпме генә сөйләсәк тә, әйтелгән фикерләр һаман да һавада эленеп кала. Тирән эчтәлекле җырларны сайлап алучы сәнгать советлары да булдырылмады. Телевидение, радиода аларга чикләүләр дә куелмады.
Шагыйрьләр чегән кебек йөрсеннәр
Бу юлы җыр сәнгате турында сөйләшүне Казан дәүләт консерваториясендә уздырырга булганнар. Консерватория мөгаллимәсе Гүзәл Сәгыйтова безне бер “түгәрәк”кә җыеп, “Татар җыр сәнгатендәге табышлар һәм югалтулар” дигән темага бәхәскә чакырган иде. “Бу хакта олы буын җырчылары күп сөйләште инде, хәзер яшьләр белән фикер алышырга булдык”, – диде ул.
“Түгәрәк өстәл”дә егермеләп кеше катнашты. Яшь җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр, журналистлар бүгенге сәнгатьнең торышын, кыйблабызның кайсы тарафка юл алуын ачыкладылар.
Кемдер бу сөйләшүне стенага борчак ату дип кенә уйлар, әмма бүгенге яшь буын фикер алышуга шулкадәр сусаган икән. Ни өчен дигәндә, без без-беребезне белеп бетермибез. Җырчылар шагыйрьләрне, композиторларны белми. Әйтик, Зөлфәт Зиннуров (аны без эстрадада “Зиннур” буларак беләбез) Рүзәл Мөхәммәтшин исемле шагыйрь барлыгын белмәгән. Аның өчен шагыйрьнең бирегә килүе зур яңалык булды. Зөлфәт Зиннуров җыр сәнгатендә шагыйрьләр булмавын ассызыклап китте. Булганнары да “сагышларым-камышларым, мәхәббәтем” дигән темаларны үз эченә ала. Кыскасы, аны канәгатьләндерә торган шигъри текстлар юк икән. “Шагыйрьләр үзләренең җырларын җырчыга тәкъдим итәргә тиеш, – диде ул. – Чегәннәр кебек тәкъдим итеп йөрегез. Мин үзем шагыйрьләргә, сезнең әсәрегез ошамады, дип әйтергә куркам. Чөнки аларның барысы да диярлек даһи! Шуңа күрә мин, сезнең шигырегез миңа туры килми, дип кенә җавап кайтарырга мәҗбүр”.
Шагыйрьләрнең җырчыларга җыр тәкъдим итүе, Мөхәммәт тауга түгел, ә тау Мөхәммәт янына килсен, дигән гыйбарәне хәтерләтә. Ә элек бит Салих Сәйдәшев, Фасил Әхмәтовлар композиторлар, җырчылар белән бергә “өчлек” тудырып, җыр иҗат иткәннәр. Берәү дә, син миңа килергә тиеш, дигән таләп куймаган.
Бүгенге өч аккордлы җырларның сәхнәгә менүенә кем гаепле? Композитормы, шагыйрьме, әллә җырчымы? “Бу очракта төп гаеп җырчыда, – ди шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин. – Син бит тамашачыга товарны үз зәвыгыңнан чыгып тәкъдим итәсең. Әгәр шигыре начар икән, җырлама, ул бит синең ихтыярыңда”.
Халык классикларны тыңлыймы?
Безнең җыр сәнгате өлкәсендә шагыйрьләргә кытлык дип әйтеп булмый, ә менә композиторларыбыз, чыннан да, юк. Без үзебезнең Сәйдәш, Яхин, Мозаффаровлар сызган милли җыр сәнгате шәҗәрәсен югалта барабыз. “Түгәрәк өстәл”дә: “Композиторларны укытырга кирәк”, – дигән фикер яңгырады. Композиторлыкка мәҗбүри укытып булмый лабаса, ул сиңа Ходай тарафыннан бирелгән талант. Йә бар ул синдә, йә юк. “Башмагым”, “Наемщик” музыкаль драмаларын иҗат иткән Җәүдәт Фәйзи, Салих Сәйдәшевләрне мәҗбүри яздырмаганнар бит.
“Түгәрәк өстәл”дә утырган яшь композиторларыбыз Эльмира Галимова, Эльмир Низамовлар гына аз шул безгә. Шул ике-өчтә тукталып калабыз да инде. Чөнки офыкта башкалар күренми.
– Элек сәхнәдән профессиональ композиторларыбызның әсәрләре генә яңгыраган, – ди Эльмир Низамов. – Ә бүген җырны теләсә кем яза. Дөрес, гел симфония генә дә тыңлап утырып булмый. Әмма татарда җитди иҗат бетеп бара. Бүген тирән эчтәлекле музыка яңгырамый. Андый җырлар, музыкалар иҗат кичәләрендә генә башкарала. Өч аккордлы җырларга гына күчсәк, безне алга таба ни көтәчәк?
Әйе, без бүген милли аһәңнән тайпыла башладык. Чөнки мин эстрада казанындагы җырларны тыңлый башласам, бу кайсы милләтнеке соң, төрекме бу, итальянмы, әллә немецныкымы, дип уйлана башлыйм. Дөрес, бер урында гына таптанып булмый, алга таба атларга кирәк. Европалашырга да кирәктер. Әмма бүгенге җырларның миллилеге юк. Төркиягә еш баргач, мин аларның сәнгатен күзәтеп барам. Алар да европалаша, алар да заман белән бергә атлый. Әмма төрекләрнең көйләрендә барыбер милли аһәңнәре сакланган. Аны тыңлый башлауга ук төрек музыкасы икәнен беләсең. Без исә әнә шул нигезебезне югалта барабыз.
Бервакыт яшь җырчы белән сөйләшкәндә: “Нигә безнең классик композиторларның әсәрләрен репертуарыңа кертмисең?” – дигәч: “Аны бит халык тыңламый, нишләп әле мин аны концертымда яңгыратырга тиеш”, – дигән иде. Миңа аның җавабыннан оят булып китте. Классик композиторларыбызның җырларын заманча аранжировка белән яздырсаң, нишләп тыңламасыннар, ди.
“Мин Рөстәм Яхинны җырламаячакмын, – диде Зөлфәт Зиннуров. – Халкыбызның “Герман көе”н үзгәртеп, үз стилемә яраклаштырып башкардым, әлбәттә.
– “Зиннур” Рөстәм Яхинны җырласа, мин аны кыйныйм, – ди “Сәхнә” журналының журналисты Земфира Гыйльметдинова. – Чөнки ул аның стиленә туры килми.
Ярар, Зөлфәт җырламасын да ди, милли көйләребезне, классик композиторларыбызның әсәрләрен башкарырлык, моңлы тавышлы җырчыларыбыз Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаровларның әсәрләрен тамашачы тыңламый, дигән фикердә бит әле. Балачактан “Татарстан” радиосыннан Әлфия Авзаловаларны, Илһам Шакировларны яратып тыңлаган Зөлфәтнең хәзер аларны тыңлый алмавы, аның күңеленә ятмавы сәеррәк, әлбәттә.
Кемне кем ияртә?
“Күптән түгел Кукмарага концерт белән бардым, – ди җырчы Илдар Әхмәтов. – “Сезнең концертыгыз бер дә ошамады. Ике көн рәттән Фирдүс Тямаев килеп китте. Менә, ичмасам, җырчы, зал шыгрым тулы иде”, – диде миңа бер тамашачы. Менә халыкка кем кирәк? Бүген халык җырчыларны үзе сайлый, үзе тәрбияли, ә без түгел”.
Юк шул, җырчылар халыкны тәрбияләргә тиеш. Алар үзләренең җырлары белән тамашачы зәвыгын агулыйлар. Танылган җырчы Рәшит Ваһаповның бик тә гыйбрәтле фикере бар: “Җырчы халык артыннан түгел, ә халык җырчы артыннан барырга тиеш”, – дигән ул.
“Azat” төркеменең әйдаманы Азат Гыйльметдинов, Хәйдәр Бигичевлар кирәктер, әмма хәзер бит коммерция заманы, бүген бөтен дөнья глобальләшү чорын кичерә, дигән фикерен җиткерде.
Рок, джаз төркемнәре дә кирәк татарга. Андый юнәлешләр дә булырга тиеш. Азат бүген төркеменең хәле мөшкел булуын, музыкантларының таралуын әйтеп китте. Әлбәттә, коры энтузиазмда гына иҗат итеп тә, яшәп тә булмый бүген. Ә дәүләт аларга ярдәм итәргә ашкынып тормый. Ничек алга таба иҗат итәргә? Финляндиядә яшәүче танылган музыкант Дәниз Бәдертдин белән бу хакта сөйләшеп утырган булды. “Безгә дә дәүләт ярдәм итми, – дигән иде ул. – Иҗат итүнең юлларын без үзебез табабыз. Эшмәкәрләргә, иганәчеләргә мөрәҗәгать итәбез”, – дигән иде ул.
Җырчы Галия исә бүген җыр сәнгатендә югалтулар юк дип саный. “Сәйдәш, Яхиннар югалмый алар, теләгән кеше Интернет аша да таба, – ди ул. – Бүген җыр сәнгатендә иркенлек хөкем сөрә. Өч ноталы җыр язасың дип чикләп кую бөтенләй дөрес түгел”.
Бүген җыр мәйданында кем тели, шул җырлый. Аларга чик куючы юк. Чөнки безнең телевидение дә, радио да андый катгый таләпләр куймый. Нишләтәсең, коммерция кануннары бөтен тармакларга үтеп керде. Зөлфәт Зиннуров исә өч аккордлы һәм затлы җырлар дип бүлеп куюга бөтенләй каршы. Аның фикеренчә, Салих Сәйдәшев, Хәйдәр Бигичевларны электән үк күп халык тыңламаган. Ниндидер катлау гына үз иткән. Мин бу фикергә каршы килеп, шуны әйтәсе килә. Без дөнья күләменә үзебезнең сәнгатьне нәкъ менә Хәйдәрләр, Сәйдәшләр белән күрсәтә алабыз. Эстрада җырлары белән түгел. Әле әйтелгән ике зур шәхеснең заманында ниндидер билгеле бер катлауның гына тыңлавы дөреслеккә туры килми. Чөнки алар һәрдаим халыкның сөйкемле сөякләре булдылар. Әгәр тарих битләренә күз салсак, әлеге шәхесләрне соңгы юлга озатканда, халык ташкынының никадәр зур булганын әле дә хәтерләүчеләр бар. Тукай, Сәйдәш һәм Хәйдәр Бигичев вафатыннан соң гына Казан урамнарында шулай халык җыелган.
Юк, мин Зиннур, Илдар, Азатлар җырлавына һич кенә дә каршы түгел. Аларның да җырларын тыңлыйм. Монда сүз безнең җыр сәнгатебезнең асылы, нигезе – милли аһәңебез турында бара. “Түгәрәк өстәл”дә берәү үзен мәҗбүр итеп, үзен камилләштерү өчен опера тыңларга йөрүен сөйләде. Миңа бик кызык булды. Халыкта ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми, дигән бер мәгънәле әйтем бар. Үзеңне мәҗбүр итеп, опера тыңлап булмый, аны иң әүвәл яратырга кирәк. Аннан ул сиңа кечкенәдән салынырга тиеш. Танылган композитор Ренат Еникиев музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗановның республикадагы авыллар, районнар буйлап мәктәпләрне карап йөргәнен сөйләгән иде. “Нинди музыкаль белем турында сөйләргә мөмкин, мәктәпләрдә хәтта бер баян да таба алмыйсың”, – дигән булган Мәхмүт ага. Композиторларыбыз, шагыйрьләребез юк, сәхнәбезне “өч аккордлы җырлар” басып алды, дип лаф органчы, җыр сәнгатендәге проблемаларның сәбәпләрен балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән эзли башларгадыр, бәлки. Моның сере бик тирәндә яшеренгән.