02.04.2013 Мәгариф
Бердәм форма сагындырды бугай
Яңа уку елы алдыннан ил мәктәпләренә бердәм мәктәп формасы кертелергә мөмкин. РФ Президенты Владимир Путин аны булдырырга кирәклеген ассызыклый. Безнең мәктәпләр моңа ничек карый икән?
Туксанынчы еллар башында мәктәпләрдә бердәм форма бетерелгәннән соң аны кабат кертү турында сүз еш кузгатыла. Әмма бу гамәлне тулысынча тормышка ашыручы гына юк. Кайбер мәктәпләр киенү рәвешен тәртипкә салса да, күпләре үзләре теләгәнчә киенүен дәвам итә. Джинсы чалбардан, кыска яки озын итәктән йөрүче балалар да бар.
– Безнең илдә мәктәп формасы булырга тиеш. Төбәкләр дә форма кертүне йөкли, шулай ук детальләрне ачыклау мөмкинлеге бирә торган федераль карарлар кабул итәргә кирәк, – дип белдерде Президент Путин җиңел сәнәгать өлкәсенә багышланган киңәшмәдә.
Танылган модельер Вячеслав Зайцев бердәм форманы эшләүне үз өстенә алган. Зайцевның Мода йорты июнь аенда аның төрләрен тәкъдим итәчәк. Ә аңарчы министрлардан үз таләпләрен җиткерү сорала. Тегү осталары форма балаларда зәвык тәрбияли дигән фикердә. Янәсе, офис стилендәге киемгә ияләшеп, укучылар кыска итәк, спорт киеменнән баш тартачак. Татарстанда исә аны җирле тегүчеләр тегәр дип фаразлана. Ул сыйфатлы тукымадан, укучыга эссе һәм салкында кияргә уңайлы итеп тегеләчәк. Бәяләр дә кесәгә сугарлык булмас дип көтелә.
– Һәр белем йорты өчен форма аерым булырга тиеш дип уйлыйм. Иң мөһиме – ул уңайлы, заманча булсын, – ди Казанның “Ирина” тегү остаханәсе директоры Ирина Купряхина.
Күп кенә илләрдә укучының өс-башын мәктәп үзе хәл итә. Безнең мәктәпләр чуар булмаган яки караңгы, көлсу төстәге өс-баш, соры күлмәк, ак һәм кара алъяпкычларга өстенлек бирә. Кыскасы, укучылар мәктәп уставында язылган киемнән йөри. Энгель Фәттахов мәгариф һәм фән министры булып билгеләнгәч тә республика мәктәпләренә бердәм форма кертергә кирәклеген әйткән иде.
– Мин мәктәптә өченче ел эшлим. Килүгә үк мәктәп формасы керттем. Бу социаль тигезсезлекне бетерергә ярдәм итә. Әти-әниләр дә бик канәгать. Бер алган кием берничә елга җитә, – ди Әлки районының Түбән Әлки мәктәбе директоры Фәнис Мисалов.
Балык Бистәсе районының Күгәрчен мәктәбе директоры урынбасары Сания Сәгыйрова да мәктәп формасының өч ел элек кертелүен әйтә. “Моңа кадәр дә укучылар чуар киенмәде: мәктәпкә кара чалбар, итәк, ак күлмәктән йөрделәр. Хәзер кызларның өсләрендә – соры күлмәк, ак, кара алъяпкыч. Авыл мәктәпләрендә бу яктан кыенлык юк, балалар кушканны үтиләр”, – ди Сания Сабирҗан кызы.
Шәһәр мәктәпләрендә хәлләр ничекме? “Безнең мәктәптә форма һәрвакыт бар. Әлегә малайлар куе зәңгәр төстәге костюм-чалбардан, кызлар шундый ук сарафан, ак күлмәктән йөри. Югары сыйныфта барысы да алай киенмәскә дә мөмкин. Малайлар арасында джинсы чалбар һәм пиджактан килүчеләр дә очрый. Аларга шулай уңайлы”, – ди Казанның 165 нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов.
Билгеле, бердәм форма үз чиратында сораулар да тудырыр. Социаль хәле авыр булганнарны бигрәк тә аның бәясе кызыксындырыр. Ә дини гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар дин кушканча киенә алырмы? Мәктәп формасы бердәм үрнәктә тегелсә дә, белгечләр төбәкләрдәге мәктәпләр үзенчәлекләре күздә тотылыр, дип ышаналар.