|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2013 Җәмгыять
Марат Гатин: “Төнне Мәккәдә уздырдык”Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 16-17 мартта Согуд Гарәбстанында булды. Ул үзе белән Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, Республика инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Ак Барс Банкы” идарә рәисе Роберт Миңнегалиев, халыкара мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдиновтан торган делегацияне иярткән иде. Бирегә ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглу чакыруы белән барды. Җиддә шәһәрендә ел саен узучы икътисад форумында да катнашты. Ләкин бу эшләргә кадәр Татарстан җитәкчелеге мөселманнар өчен изге Мәккәгә барып, Кече хаҗ — гомрә кылды, Әл-Хәрәм мәчетендә булды. Бу изге сәфәрдә аларны “Казан Кремле” музей-тыюлыгы башлыгы урынбасары Марат ГАТИН озатып йөрде (җәйге “Илдус Фәиз шартлавы”на кадәр ТР Хөкүмәтендә дин эшләре идарәсен җитәкләгән иде — ред.). — Марат әфәнде, безнең өчен Рөстәм Миңнехановның Мәккәгә баруы көтелмәгән шатлыклы вакыйга булса да, ул, билгеле, алдан ук әзерләнгән... — Әлбәттә, алдан әзерләнде. ТР Тышкы эшләр департаментының эш планында ул бар иде, юктан, тиз генә барлыкка килгән уй, эш түгел. Рөстәм Миңнехановның изге җирләргә беренче баруы. Җиддәдә узган икътисад форумына кадәр ул эш сәфәрен Мәккәдән башлады. Әкмәлетдин Ихсаноглуга да, Җиддәдәге илебезнең генераль консуллыгына, ИХО каршындагы Русия вәкиллегенә рәхмәт, Рөстәм Миңнехановны каршы алуны югары дәрәҗәдә оештырдылар. — Хаҗ барыбер әзерлек таләп итә. Зур җитәкчеләрне дини йолаларга өйрәтү озак, авыр булдымы? Җитәкчеләрнең кайсысында әзерлек ныграк икән? Фотоларны караганда кызык булып тоелды, мәсәлән, Илсур Метшинның икрамы яхшы бәйләнгән, ә Рөстәм Миңнехановның гел сүтелеп, ул аңардан бераз изаланган кебек тоелды... Метшин бу эштә әллә тәҗрибәлерәкме? — Метшин да беренче тапкыр булды. Бу гади экскурсия түгеллеген алар яхшы аңлый. Кирәкле материаллар алдан бирелеп аңлатылды, өйрәтелде. Гомрәнең мәгънәсе, ни өчен кирәк булуы, аның тәртипләрен барысы да белделәр. Очкычта ук алар ният кылды, килгәч тә, госел коенып икрам киделәр. Мәчетне сәламләү намазын укыдык, Кәгъбәтулла белән исәнләштек, аннары тәваф кылу йоласын уздык. Безне сакчылар уратып алганга, кешеләр дә күп булганга ташка тотына алмабыз дип борчылган идем, ләкин барысы да җайга туры килеп торды, җитәкчеләребез Кәгъбәтуллага кагыла да, кемдер аны үбә дә алды. Барысына да ул бәхет тәтеде. Мәкам Ибраһим артында тагын ике рәкәгать намаз укыдык, аннары зәмзәм суын эчтек, дога кылдык, аннан Сафа белән Мәрва арасында йөгерү булды. Бөтен йолаларны үткәннән соң чәч алдырдык. Икрам халәтеннән чыгу чәч кисү белән бәйле. Төнне Мәккәдә уздырдык. Гыйбадәт кылганда фотога төшүне исәпкә алмыйсың бит, изге җирләрдә дөнья эшләрен оныту, Аллаһ турында уйлау, Аңа тәүбә итү мөһим. Андагы атмосферада фотога матур төшим дигәнне уйламыйсың, шуңа күрә чишелеп тә киткән урыннары булгандыр. Чыннан да, алар уйланып йөрде, тизрәк бетсен иде, ник болай озак дип сабырсызлык күренешләре булмады, сизмәдем. Барысы да тәртип белән кылынды. Нинди хисләр биләгәнен әйтә алмыйм, ләкин кече хаҗдан алар канәгатьлек кичереп кайтты. — Шулай да, безнең җитәкчеләрдә бераз булса да дини әзерлек бармы? — Динне аңлау, кызыксыну бар. Нечкәлекләрне белеп бетереп булмый, аның өчен даими махсус белем йортында укырга кирәк. Ләкин Татарстан президенты дингә зур әһәмият бирә, монысы хак. — Безнең хөкүмәт дин эшләрен игътибарсыз калдырмый, хәтта кайчак артыгы белән тыкшына кебек. Мисал өчен, президент алдан ук мөфти кем, нинди булырга тиешлеген әйтте... Боерык түгел, ләкин теләк формасында фикерен яңгыратты. Бу артык түгелме? — Дин дәүләттән аерылган булса да, көндәлектә без аерылып яши алмыйбыз, социаль проблемаларны да бергә хәл итәргә туры килә. Мөфти шундыйрак булса, фәлән сыйфатка ия булуын күзаллавын әйтүендә, фикер белдерүдә бернинди дә начарлык күрмим. — Яшерен-батырын түгел, бездә җитәкчелек ни әйтә, шул була. Президент авызыннан Камил Сәмигуллин дигән исем яңгырагач, ул булмый калмый. Апрельдә узачак корылтайда мөфтине сайлаячаклар. Фәрит Салман да, Харис Салихҗан да хөкүмәт тәкъдим иткән Камил Сәмигуллинга көчле көндәш түгел, аларның күз буяр, демократия, альтернатива булсын өчен кандидатураларын куюлары барысына да аңлашыла. Сайлау шулкадәр генә булачак. Ә сез нинди фикердә, мөфти булырга тиешле кеше кем ул? — Бу намзәтләр арасында кем лаеклырак дип әйтәсем килми, ләкин мөфти беренче чиратта белемле һәм ул идарәче сыйфатына ия булырга тиеш. Булачак мөфтинең төп максаты — өммәтне берләштереп, аны алга алып бару, дөрес юнәлеш күрсәтү, җәмгыятьнең рухи үсешенә өлеш кертү. Мөфти сәясәттән читтә торырга тиеш. Ул рухи укытучы, остаз булырга һәм аның артыннан иярергә, аңа охшарга тиешбез. P.S. 2006 елда гомрәне Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев та кылды.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|