27.03.2013 Мәдәният
Артист буласың килсә... Фәрит Бикчәнтәев яңа курс җыя
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Театр институты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 2013-2014 уку елына Татар актерлык-режиссерлык курсына студентлар кабул итә.
Уку дәвамы: актерлар өчен 4 ел, режиссерлар өчен 5 ел.
Гаризалар кабул итү вакыты: 15 июньнән 5 июльгә кадәр.
Керү өчен кирәкле документлар: гариза, урта белем турында таныклык, паспорт, хезмәт кенәгәсе, сәламәтлек турында белешмә, 3х4 см зурлыгындагы 6 фоторәсем.
Кабул итү имтиханнары:
- Рус теле (БДИ)
- Рус әдәбияты (БДИ)
- Белгечлек буенча сынау - өч әдәби әсәрне яттан уку (шигырь, мәсәл яки чәчмә әсәрдән өзек); җыр, бию, музыкаль әсәр башкару
- Коллоквиум (әңгәмә)
Моннан тыш режиссерлык юнәлешенә укырга керүче абитуриентлар практик режиссура буенча өстәмә имтихан тапшырырга тиеш.
Абитуриентларның татар телен белүләре мәҗбүри.
1 марттан якшәмбе көннәрдә көндезге сәгать 11 дән 1 гә кадәр Г.Камал театрында консультацияләр үткәрелә.
Кабул итү имтиханнары университетта уза.
Студентларга стипендия түләнә, тулай торакта урын бирелә. Егетләр уку чорына армиядә хезмәт итүдән азат ителәләр.
Курс җитәкчесе – Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.