поиск новостей
  • 06.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 07.03 "Син бит минем бергенәм" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 07.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 08.03 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 08.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 09.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 10.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 12.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 06 Март
  • Мәрьям Йосыпова - актриса
  • Айдар Хәлиуллин - журналист
  • Мансур Мозаффаров (1902-1966) - композитор
  • Гүзәл Гарәпшина - актриса
  • Нурбәк Батулла - биюче
  • Илдар Рәхмәтуллин - автоузышчы
  • Илмира Нәгыймова - җырчы
  • Фазыл Искәндәр (1929-2016) - язучы
  • Рәис Ханнанов - композитор
  • Мурат Гайсин - җырчы
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
16.12.2008 Җәмгыять

ҖИДЕ БАБАҢНЫ БЕЛӘСЕҢМЕ?

Быел Татарстан Республикасы Архив хезмәте оешуга 90 ел тулды. 17 декабрь көнне "Казан" милли мәдәният үзәге­н­дә олуг юбилей уңаеннан фәнни-гамәли конференция узачак. ТР Президенты М.Шәймиев үзе­нең котлавында: "Архивчылар Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасына кагылышлы бәһасез документларны барлауга, саклауга зур өлеш керттеләр", – дигән.

Мин архив эше белән кызыксынучы түгел идем, "башыңа төшкәч – башмакчы бу­лырсың" дигән кебек, быел архивка йомышым төшеп, әнә шул "бәһасез документларны" җыеп-барлап киң җәмәгатьчелеккә җиткерүче хезмәткәрләрнең эше белән якыннанрак танышырга туры килде. Миңа Тукай нәселенең бер тармагын ачыкларга кирәк иде. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Данил Исмә­гыйль улы Ибраһимовка шул хакта авыз ачуга, ул: "Нинди документлар кирәген төгәл аңлатып яз да Лариса Васильевнага юлла, мин аңа әйтеп куярмын", – диде. Лариса Юрькова Татарстанның Милли архивы җитәкчесе икән. Тулыр-тулмас ике көн эчендә Тукайның бабасы Мө­хәм­мәт­галимнең, аның улы Мө­хәм­мәтгарифның, кызы Биби-фаизәнең, Бибифаизә улы Габдрахманның (Габдрахман – минем бабам, әни­нең әтисе, ә Габдулла Тукайның туганнан туган абыйсы була инде) метрика кенәгәләрен табып, мәгълүматларны редакциягә дә җибәрделәр. Шаккаттым, Данил Ибраһимовка: "Бигрәк төгәл кешеләр эшли икән сездә", – дим. "Һәм фанатиклар", – дип өсти ул. Әйе, архивларда очраклы кешеләр юк. Халык тарихын дөнья буйлап барлау, архивка туплау, эшкәртү, киң җәмә­гать­челеккә җиткерү кебек изге эшне башкару өчен гыйлем өстенә тарихны, халкыңны ихлас ярату да кирәк әле.

 

Редакциядә сөйләшеп утырганда Данил әфәнде миннән: "Синең нәсел шә­җәрәң бармы?" – дип сораган иде. Күпме хыялланып йөреп тә эшләтә алганым юк әле. "Кызганыч, – дип куйган иде ул чакта Данил әфәнде, – һәр кеше үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш. Ни өчен җиде? Ни өчен биш яки сигез түгел?" – дип сорап куйды да үзе үк җавап та бирде. Узган гасыр ахырында галимнәр Руперт Шейлдрейк һәм Девид Бом гаҗәеп ачыш ясаганнар: кешенең геннары нәкъ менә җиде буынга хәтле килә икән. Безнең уй-хисләребез галәмдә яктылык тизлегеннән дә зуррак тизлектә таралып, бабаларыбызның уй-хисләре белән очраша. Димәк, без аларның йогынтысында яшибез һәм бу йогынты җиде буын буе дәвам итә.

 

Республика архивларында 3151 мөселман, 4156 православие метрикасы саклана икән, шулар буенча нәсел шәҗәрәсен барларга мөмкин. Бер буынны ачыклау нибары 350 сум тора.

 

Архивта Гайсә пәйгам­бәр, Президентыбыз Минтимер Шәй­миев, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, галим Ризаэддин Фәхретдин, җырчыбыз Илһам Шакировларның шәҗәрәләре бар икән. Шәҗәрә бит ул, зурдан кубып уйлаганда, Гали яисә Вәлинең нәсел-нәсәбе генә түгел. Тамырларыбыз мил­ләт тарихына кереп китә. Син инде тулы бер халыкның вәкиленә әйләнәсең ди­гән сүз. Юкка гына Башкорт-станда, Хөкү­мәт карары нигезендә, "Шә­җә­рә бәйрәме" үткәрелми. Нәселеңне барлау – милләтне барлау инде ул.

 

Татарстанның архив фондында бүген тарихи-мәдәни мирасыбызга кагылышлы 4 миллион 800 мең документ саклана. Иң борынгылары XII гасырга карый, аларның саны арта тора. Соң­гы архивта гына да татар тарихына кагылган һәм моңа хәтле кеше кулы тимәгән 20 мең документ ачыкланган. Татарстан ар-хивчылары төрле республикалар һәм чит илләр белән хезмәттәшлекне ки­ңәйтә, үс­терә бара. Татар халкы тарихына караган документлар федераль һәм төбәк архивларында да күп әле. Данил әфәнде әйтүенчә, Россия төбәк архивларындагы документлар буенча татар тарихын өйрәнү моңа хәтле максатчан алып барылмаган. Хәзер, җиң сызганып дигәндәй, эшкә тотынганнар. Ставрополь крае дәү­ләт архивы татарлар телгә алынган 37 документ җибәр­гән. Татарлар дип әйткәндә, бәлки, Төньяк Кавказда яшәүче нугай, кумык һәм башка төрки халыкларны күз алдында тотканнардыр. Чөнки әлеге документлар төрки халыкларның күчеп йөрүенә бәйле. Әмма алар арасында татарча язылганнары да бар икән.

 

Воронеж өлкәсе Дәүләт архивында 1625 – 1704 елларда Россия дәүләтенең көньягында сугыш хәрә­кәтләре алып барган "татар сугышчылары" турында мәгълү­матлар бар. Хабаровск крае архивында исә ХХ гасырның беренче яртысында Кытайда яшәүче милләттәшләребез турында кызыклы мәгълү­матлар сакланып калган. Татар эзе Төр-киядә, Әфганстанда, Иранда да бар. Мәсәлән, Манис шәһәре китапханәләренең берсендә монгол чорына кадәр яшәгән болгар галиме, табиб Таҗетдин әл Болгари язмалары исемлеге, Истанбулдагы Госманлы архивындагы "мөһим дәфтәр­ләр", Иран архив­лары һәм китапханәләрендәге татар тарихына кагылган бик күп мәгълүматлар милләтебез өчен бәһасез хәзинә булып тора. Әле­ге ил архивлары бе­лән хезмәт­тәшлек җайга салына башлаган инде. Данил әфәндене тыңлыйм да, бу дөньяда татар аягы басмаган җир юк ахрысы, дип уйлап куям.

 

Бүген без Төркия, Поль­ша, Швеция, Кыргызстан, Россиянең милли республикалары архивлары белән даими хезмәттәшлек итәбез. Данил әфәнде әйтүенчә, Ми­сырның милли документлар идарәсеннән дә бергә эшләү турында тәкъдим килгән. "Бу илдә татар тарихын өйрәнү өчен бик мөһим ядкарьләр саклануы мөмкин. Чөнки ХIII-XVI гасырларда Мисыр белән мәмлүкләр идарә итә. Ә мәмлүкләр армиясендә Идел буйларыннан чыккан гаскәриләр күп була", – ди Д.Ибраһимов.

 

"Татарстан архивчыларының эшчәнлеге нәтиҗәсендә "Кире кайтарылган тарих" дигән ике каталог нәшер ителде инде. Аларда Россия, БДБ илләре, Төркия, Алжир, Алмания, Швеция, Бөекбритания, АКШ, Франция, Кытай, Литва, Иран һәм башка илләрнең архивларында табылган документлар урнаштырылды. Хәзер Голландия, Ватикан, Иран архивларыннан документларның күчермәләрен кайтарту буенча эш бара", – дигән иде Данил әфәнде. Архивлар эшчәнлеге турында рухланып сөйли ул. Күптән түгел Германиядә яшәүче Нәсүр Юрушбаев атлы татар журналисты белән танышкан. Нәсүр Беренче бөтендөнья сугышында алман әсирлегендәге татарлар турында мәгълүматлар җибәрәчәк икән.

 

Архив ул гел яңарып тора, мәшәкатьләр арта бара. Шуны уйлап куям: халкыбыз мирасын барлаучы, саклаучы бетмәс-төкәнмәс хәзинә сандыгы – архивлар булмаса, безне ни көтәр икән? Үткәнебез дә, димәк, килә­чәгебез дә булмас кебек. Изге эш башкаручы Татарстан архивчыларын юбилейлары белән котлыйбыз. Уңышлар сезгә!

 


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 253 | 16.12.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы