• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 28 Июль
  • Айрат Акимов - җырчы
  • Нургали Булатов - журналист
  • Якуб Агишев (1899-1972) - галим
  • Рәшит Ибраһимов - язучы
  • Наил Мәганов - җәмәгать эшлеклесе
  • Рамил Нотфуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Розалина Шаһиева - шагыйрә
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
  • 62 яшьлек Ир Яна гына пенсиягэ чыктым казаннан ерак тугел район узэгендэ яшим бакча яратам бераз гына умарталарым бар жыр монга гашыйк узем шикелле ялгызлыктан туйган 55 62 яшьлек хатын кыздан шалтырату кэтэм тел 89270417535
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
  • Добрый день! Продаю мёд из своей пасеки. Пасека находится около липового леса, в отдаленном от основных автомобильных дорог. Мёд характеризуются экологической чистотой и повышенными лечебными свойствами. Мёд цветочно-липовой. Цена 3л - 1300. Имеется доставка по городу Казани. В продаже имеется мёд в сотах весом от 1кг 500гр - до 2 кг. (вес тары не входит). Цена - 600 р/кг. Оптовом покупателям (от 10 банок), скидки. Желающие пишите по номеру 89600344439
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
 
 

 
Архив
 

               

22.02.2013 Мәдәният

Бүген Камалда Рауза Хәйретдинованың юбилей кичәсе

Бүген, 22 февраль көнне 19 сәгатьтә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Татарстанның Халык, Россиянең Атказанган артисты Рауза ХӘЙРЕТДИНОВАның юбилей кичәсе узачак. Кичәнең режиссеры – Илдар Хәйруллин.

Рауза Котдүс кызы Хәйретдинова иҗат юлын 1948 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында башлый. Музыкаль спектакльләрдә башкарган рольләре белән ул киң танылу ала, тамашачының хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулый. Сирәк очрый торган күренеш – җырлау сәләте һәм югары башкару осталыгына ия булуы нәтиҗәсендә “Зәңгәр шәл”дә (К.Тинчурин) ул тудырган Мәйсәрә, “Казан сөлгесе”ндә (К.Тинчурин) – Мөршидә, “Галиябану”да (М.Фәйзи) – Галиябану, “Шәмсекамәр”дә (М.Аблиев) – Разыя рольләре актерлык эшләренең алтын фондына кергән.

Театрда иҗат иткән еллары дәвамында Рауза Хәйретдинова барлыгы 120 сәхнә образы тудырган.

Артистканың психологик пландагы образлар тудыру осталыгы “Гүзәлем Әсәл” (Ч.Айтматов) повестендәге катлаулы хатын-кыз образы – Хәдичәне аңларга ярдәм итте.

Рауза Хәйретдинова тудырган образларның иң кырысларыннан берсе – “Әни килде” (Ш.Хөсәенов) спектаклендәге Расиха образы. Шулай ук аның репертуарында көлкеле рольләр дә бар: “Качаклар” (Н.Исәнбәт) спектаклендә – Сания, “Зифа” (Н.Исәнбәт) комедиясендә – Кәләмзә; тирән, җитди рольләре дә җитәрлек: “Монда тудык, монда үстек” (Т.Миңнуллин) драмасында – Нәҗибә, “Әниләр һәм бәбиләр” (Т.Миңнуллин) спектаклендә – Вазифа. “Татар хатыны ниләр күрми” (Г.Ибрагимов) драмасында артистка Татар хатыны Гөлбануның дулкынландыргыч, тирән, фаҗигале образын тудыра алды.

Рауза Хәйретдинованың күпьеллык һәм нәтиҗәле иҗаты мактаулы исемнәр һәм хөкүмәт бүләкләре белән бәяләнгән. Ул театрның өлкән буын артистлары оештырган “Инсаният” труппасы эшчәнлегендә дә актив катнашты.

Юбилей кичәсе программасында спектакльләрдән өзекләр, дуслары һәм хезмәттәшләре котлавы.
 


Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№4 (830240) / 23.02.2013 00:32:21

Зимфира ул фикерне мин бер ун-унбиш ел элек әйттем инде.Роза Туфитуловагада телевидениегәдә(Илдус Сирматовка)алар өчен кирәкле эш түгел икәнен аңладым.Ә болай садист апага сәләмәтлек,Нури ага белән озын- озак гомерләр телим.Кичәгә бара алмадым.Рәхмәт информациягез өчен.

№3 (830227) / 22.02.2013 23:08:32

Бик матур булды Рауза апаның кичәсе.Оештыручыларга зур рәхмәт.Телевидение фондында сакланган язмалар бик күп күрсәтелде.Алар зур байлык. Һәр шәхес турында документаль фильмнар да булса иде ул. Һәркем фани...Рауза апаның соңыннан сөйләгән сүзләре тәэсирләндерде. Сәхнәдә 60 ел уйнаган артистка әле һаман да сәхнәне сагынып әсәрләнә.

№2 (830210) / 22.02.2013 20:59:40

Рауза апа, син алтын кеше! 100 яшькәчә яшә!

№1 (830157) / 22.02.2013 16:53:17

Куптэн тугел "Мэдэният доньясы"нда Рауза апа белэн очрашу булды, шул ук коннэрдэ "Эбилэргэ ни житми"не курсэттелэр. Рауза апанын хэтере ныклыкка, шул кадэр аек акылда булуына исем китте! Искиткеч бит! Спектакльдэ катнашучы жиде кешенен алтысы арабызда юк икэн инде... Бары тик Рауза апа гына исэн-сау. Тагын озак еллар шулай сэламэт тэндэ, сэламэт хэм саф акыл белэн, пар канатлы булып яшэргэ язсын ана!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar