поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
11.02.2013 Мәдәният

Туфан строфасы серләре

Бөтендөнья әдәбият тарихында шагыйрьләрнең үзләре уйлап чыгарган шигырь формаларына исем бирүләре мәгълүм күренеш. Мәсәлән, борынгы грек шагыйре Анакреон, тормыш матурлыгын җырлый торган шигырьгә үз исемен биреп, тарихка кереп калган. Антик шигырьнең спондей, дактиль, хорей стопаларын тезеп, яңа форма уйлап чыгарган грек шагыйре Ферекрат исеме белән аталган шигырь дә (ферекратов стих) яшәп килә (Квятковский 1998: 376).

Әдәбиятта һәр әсәрнең үз эчтәлеге һәм формасы була. Эчтәлек әсәрнең сыйфат үзенчәлеген билгеләсә, форма – шул эчтәлекнең яшәү ысулы, тышкы рәвеше. Эчтәлек формадан башка була алмый. Әдәби әсәр эчтәлеккә ия булырга һәм шул эчтәлекне яшәтә торган форманы табарга тиеш. «Эчтәлек белән тулы тәңгәллеккә ирешкән форма табылганда гына, эчтәлек һәм форманың тулы бердәмлегенә ирешкәндә генә, әдәби әсәр чын мәгънәсендә сәнгать әсәренә әверелә», – дип яза А.Әхмәдуллин (Әдәбият 1990: 221). Әдәби әсәрдә эчтәлекнең беренчел, форманың икенчел булуы турында бәхәсләр тынып тормый. Иҗат процессында эчтәлекне һәм шуңа туры килгән форманы эзләү бер үк вакытта бара. Чын әдип өчен форма үзмаксат була алмый, шагыйрь укучы алдында форма матурлыгы белән генә уңыш казануны күздә тотмаска тиеш.

Х.Туфан (1900-1981) да шигърияткә үзенчәлекле бишьюллык строфалы шигырь формасы алып килә. Аның 1940-1950 елларда бу өлкәдәге эзләнүләре яңа табышка китерә. Шагыйрь шигырьнең беренче һәм аннан соңгы юллары калган строфаларда бер-бер артлы беренче юл булып кабатланып килә торган (шулай ук бердәй булган беренче һәм бишенче юл) строфалы шигырь формасында яза башлый.

Төрки шигърияткә әлеге строфа формасы Хафиз строфасы буларак кереп калган. Хафиз Ширази (чын исеме Шәмсетдин Мөхәммәт) – 1320/25-1389/90 еллар тирәсендә яшәгән фарсы шагыйре. Ул күпсанлы газәл, касыйдә, кыйтга, робагый, мәснәвиләр язган. Аның кайбер шигырьләрен татарчага Ф.Бурнаш һәм Х.Туфан тәрҗемә иткән (Татарский 1998: 630).

Шәрык поэзиясенең башка күренекле вәкилләре Хәйям, Фирдәүси, Нәвоиләрдән килгән, рус әдәбиятында С.Есенин тарафыннан уңышлы кулланылган бу форма Х.Туфанга уй-фикерләренең мәгънәсен тирәнәйтергә, эмоциональ тәэсир итү көчен арттырырга булыша. Нәтиҗәдә, гаҗәеп ягымлы, мөлаем лирик сурәт барлыкка килә. Рифмалашу тәртибе – аббаа. Әгәр моның дүрт юлын гына алып карасаң, монда әйләнмәле рифма күренә. Ләкин биредә 1-4 нче юллар гына түгел, 5 нче тезмә дә бердәй яңгырый. Шулай итеп, шактый катлаулы рифма барлыкка килә (Хатипов 2002: 69).

Бишьюллык строфа формасы Бөтендөнья әдәбиятында яңалык түгел. Тарих танка дип аталган, төп фикере шигырьнең баштагы өч юлына, нәтиҗә ясалган фикере исә соңгы ике юлына салына торган бишьюллык рифмасыз япон шигырен дә белә (Елисеев 2002: 245).

Якын һәм Урта Көнчыгыш шигъриятендә, кайбер Кавказ халыкларында, аерым алганда, әрмән халкында, «мөхәммәс» исемле бишьюллык шигырь строфасына юлыгыла. Мөхәммәс бер генә строфалы шигырь түгел. Аның беренче строфасында бер гомуми рифма яки «рәдиф» дип кабул ителгән поэтик синтаксис күренеше күзәтелә. Икенче строфаларның инде рифма төре бөтенләй башка була. Мөхәммәс строфасында һәр дүрт юл рифмалаша, соңгы бишенче юллар тагын үзара рифмалаша, алар хәтта бер үк сүз белән рифмалашырга да мөмкин. Мәсәлән, төрекмән шагыйре Молланепесның «Зөһрә һәм Таһир» дастаны шулай төзелгән (Квятковский 1998: 195). Хәзерге шигърияттә шагыйрә Ф.Тарханованың мөхәммәс строфа формалы шигырьләре бар (Тарханова 2000: 113).

Тагын бишьюллык строфа формасы, испан лирик шигъриятендә «квинтилла» дип исемләнеп, абааб рәвешендә рифмалаша. Әдәбият тарихыннан күренгәнчә, бишьюллык строфаның үз тарихы бар. Татарда Р.Фәйзуллинның һәркайсы исемле булган мөстәкыйль бишьюллыклары 1960 еллардан бирле мәгълүм булып, узган гасырның 70 нче елларында шигъри фикерне кыска формада белдерүнең иң югары һәм камил ноктасына кадәр барып җитә. Мисал өчен бер шигырь:

Ике көзгесе бар Кешелекнең:
Каберләр һәм күзләр.
Үткәне һәм бүгенгесе.
Ә калганы?
Ә калганы – бар да сәясәт!.. (Фәйзуллин 1996: 165)

Р.Харис, З.Мансуров, Г.Моратның да бишьюллык шигырьләре бар. Соңгы еллар шигъриятендә М.Мирза үзенә генә хас ритмик үзенчәлекләре булган бишьюллык строфа белән өр-яңа шигъри форма барлыкка китерде. (Хасанова 2009: 210-215).

Строфаның бер үк сүз яки сүз тезмәсе белән башлануы һәм бетүе эпистрофа (кире борылу, әйләнү) яки анэпифора (баштагы юлны азакта кабатлау) дип атала. Татар поэзиясендә бу стилистик алымның остасы булып Хәсән Туфан санала. Аның Себердәге тоткынлык чорында (1940-1956) язылган (Әдипләребез 2009: 457) «Хәят» (1942), «Иртәләр җитте исә» (1944), «Гөлләр инде яфрак яралар» (1945), «Яшьлек» (1947), «Халыклар Капкасы янында» (1947), «Кәрван» (1947), «Кара-Ком ягында» (1947), «Каплан Кырда» (1947), «Агыла да болыт агыла» (1951) (Туфан 2007: 228-268) исемле шигырьләре шул стилистик алым белән язылган.

Әмма исемнәре күрсәтелгән әлеге тугыз шигырьнең һәрберсе дә бер-беренә төгәл тәңгәл килә торган бердәй формалы түгел. Шулардан «Хәят» һәм «Агыла да болыт агыла» – алтышар, ә «Яшьлек» дүрт строфадан төзелгән, калган алты шигырь бишәр строфадан тора. Исемнәре күрсәтелгән шигырьләрнең төзелү формасының үзенчәлеге шунда: аларда анэпифоралы эпистрофа күзәтелә. Туфан һәрбер шигырендә аббаа формалы рифма тәртибен саклап яза.

Тугыз шигырьнең сигезе төгәл тугызлы үлчәм белән язылган, бары берсе – Әминә Җәлилгә багышлаулы «Иртәләр җитте исә» шигыре генә җиделе үлчәмдә калган силлабик шигырь. Бу шигырьнең өч строфасында цезуралар төгәл өч һәм дүрт ритмик буынны кисеп үтә. Ә менә дүртенче һәм бишенче строфаларда, цезураларның төгәл урынын һәм шигырь ритмикасын саклау максатында, фонетик яңгырашны җиделе шигырь калыбына «буйсындырырга» кирәк була. Безгә бу очракта 5 томлык «Әсәрләр»дә (236 бит) сүз уртасындагы иҗекнең [е] һәм [ы] авазларына тәмамлана торган өлеше төшеп калуга нигезләнгән синкопа күренеше кебек үзенчәлекнең күрсәтелмәвен әйтергә генә кала.

Галим М.Гайнетдинов билгеләп үткәнчә (Гайнетдинов 1989: 280), Хафиз строфасында шигъри әсәр беренче строфадагы шигырь юллары санынча – биш строфалы итеп төзелә. Хафиз строфасын татар әдәбиятында беренче булып Х.Туфан куллана башлый. Соңрак әлеге форманы Туфан строфасы дип атап йөртә башлыйлар. Әйткәнебезчә, «Яшьлек» шигырендә Х.Туфан Хафиз строфасына хас үзенчәлекне «үтәп бетерми»: шигырь дүрт строфадан гына гыйбарәт.

Килде дә ул, үтеп тә китте,
Шау-гөр килеп, сабантуй сыман.
Әйтте бугай: «Сагынсын Туфан
Иң ахыргы көненә тикле!»
Килеп шулай үтеп тә китте.

Әлеге шигырьнең 2 нче һәм 3 нче строфаларын укыганда (хәтта бер үк юлда ике тапкыр), 4 һәм 5 (2+3) иҗекле ритмик буыннарның төгәл тәртибен саклау максатыннан, тагын ритмикага бәйләнешле фонетик синкопа алымын кулланырга кирәк була. Шулай да бу шигырьгә 5 нче строфаның соралып торуын билгеләп үтү кирәк булыр. Дөрес, фикер төгәлләнә, ләкин шигырьнең мелодикасы дәвам итүне сораган кебек тоела. Хафиз строфасы шарты буенча «Килеп шулай үтеп тә китте», дип башланган бишенче строфа булырга тиеш иде. Ләкин шагыйрь фикерен алданрак – дүртенче строфа белән үк тәмамлый.

«Хәят» шигыре – тугызлы үлчәм белән алты строфалык итеп төзелгән силлабик шигырь. Шигырьнең 5 нче строфасында лирик геройның халәте һәм монологы урын алган дип билгеләсәк, алтынчысы лирик герой хисе белән объект хисенең берләшүе буларак кабул ителә. Соңгы строфа өмет хисләрен белдерү өчен кирәк булып чыга. Шигырьнең дүртенче строфасында 2 тапкыр атом сүзе кулланыла. Бу строфаның дүрт юлында 4 һәм 5 (2+3) иҗекле ритмик буыннардан гыйбарәт булган цезуралар тәртибенең «бозылу»ы күзәтелә. Шигырьнең дөрес яңгырашын бозмас өчен, синкопа куллану сорала.

«Әсәр»ләрдә шигырьнең язылышы

Аерылабыз, ахры, озакка, –
Атом чорының тыныч көннәрен
Тилмерешеп көткән күзләрем
Атомнарга бүленер зиратта.
Аерылабыз күпкә, озакка.
Шигырьне уку тәртибе

Айрылабыз, / ахры, / озакка, –//
Атом чорның / тыныч / көннәрен //
Тилмерешеп / көткән / күзләрем /
Атомнарга / бүлнер / зиратта.//
Айрылабыз / күпкә, / озакка.//

«Аерылабыз» сүзендәге [й], [ы] авазлары әлеге шигырьнең тагын ике урынында ритмик яңгырашны «бозарга» мөмкин икәнлеге күренә.

Х.Туфанның «Агыла да болыт агыла» шигыре күп галимнәр тарафыннан анализланды. Шул сәбәпле, безгә шигырьнең алтынчы строфасындагы «таулар аша» сүзләрен искә алмаганда, беренче строфаны кабатлавын әйтергә генә кала. Әлеге шигырь башкаларыннан 4 елга соңрак язылуы белән дә аерыла. Беренче строфада шагыйрьнең әйтеп бетермәү кебек поэтик синтаксис чарасы («Агыла да болыт агыла...») соңгы строфада капма-каршы позициягә күчә, ягъни күпнокталарның урыны үзгәрә: «...Агыла да болыт агыла...». Күренеп торганча, әйтеп бетермәү кебек стилистик алым әлеге символик тезмәне баштан алып ахыргача чорнап ала. Аңлашыла да: бу әле 51 нче ел гына...

Х.Туфанның 1945 елда язылган «Гөлләр инде яфрак яралар» шигыре дә – мәктәп дәреслекләреннән башлап, фәнни хезмәтләрдә һәрвакыт искә алынып килә торган шигырь. Галим Х.Курбатов Туфанның «Кая ашыгасың?» шигыренең дә үзенчәлекле строфа белән язылуын әйтә (Курбатов 2002: 148), ләкин ни сәбәптәндер, әлеге шигырь яңа чыккан биштомлыкта урын алмаган.

Шагыйрьнең 1947 ел язылу датасы белән Хафиз строфалы дүрт шигыре яшәп килә («Халыклар Капкасы янында», «Каплан-Кырда», «Кәрван», «Кара-Ком ягында»). Алар, шагыйрьнең 1928 елның языннан башлап, Кавказ һәм Урта Азия якларына икееллык сәяхәте нәтиҗәсе буларак язылган. Туфан географик атамаларны шигырьләрнең исеменә үк чыгара. Әлеге шигырьләрдә төрки халыклар тарихы, көнкүреше, табигате чагылу белән бергә, совет чорындагы «елгаларны борып, чүлне сугару» кебек «бөек төзелешләр» дә урын алган.

Билгеле, һәр уйлап табучы өчен аның дәвамчылары булу шарт. Хафиз строфасы белән язучылар Туфаннан соң булганмы дигән сорау туа. Шагыйрь Зөлфәт (1947-2007) иҗатында Хафиз строфалы шигырьнең еш очравы – нәкъ менә Х.Туфанның дәвамчылары булуы турында сөйли торган факт. 1971 елда Зөлфәтнең «Язмышлар ярында» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы Х.Туфанның кереш сүзе белән чыга. Мәкаләдә Туфан татар шигъриятенә үзенчәлекле шагыйрь килүен раслый. Шул «үзенчәлекле шагыйрьнең» күп кенә шигырьләре бишьюллык анэпифоралы эпистрофа белән язылган. Менә алар: «Чишмә сукмагы» (1993, 2 февраль); «Калыкты ай» (1993, 6 февраль); «Кызлар көлә» (1993, 2 февраль); «Мәҗүсиләп син шәм кабыздың» (датасы куелмаган); «Ярам-ярым» (1998); «Бәхет кошы өркеп очмасын» (1998, 8 июль); «Әйтми калганы» (1998, 21 декабрь).

Күренгәнчә, «үзенчәлекле» шигырь Зөлфәттә дә күп түгел. Аның «Калыкты ай» шигыре Туфанның тоткынлык мотивларын дәвам итә. Күктә ай калкуын лирик герой тылсымга тиңли. «Ай-бичара» ялгыз җаннарга охшаган, нурларыннан тулып моң ага, ул уйлый, тыңлый. Лирик герой да үзен Айга тиңли. Серләрне дә бары тик Айга гына ышанып сөйләргә була. Айның «сары сагышы» лирик геройга да күчә. Шулай да соңгы строфадан шигырьдә оптимизмга урын калган дип уйларга нигез бар.

Калыккандыр бу ай кыйссадан.
Янсын яктың әйткән сүземдә,
Сары сагыш булып күземдә
Балкысын нур, чорлар кысса да...
Калыккандыр бу ай кыйссадан!

Зөлфәт иҗатында Табигать образының җанлануын, кешегә хас сыйфатларны ала барып, ахырда фаҗигале үлемгә дучар ителүен инкарь итеп булмый. Шагыйрьнең баллада жанрында язылган әсәрләре күп булу да моның бер дәлиледер. Әйтик, «Казан шәһәренең 39 нчы кварталы янындагы Сазлыкның төнге бәхилләшүе» шигыре (1976). Ә менә «Бәхет кошы өркеп очмасын» шигыре Хафиз строфасы таләпләренә тулысынча туры килә. Шигырьнең нигезен лирик геройның «Төнге аккаеным»а риторик эндәше тәшкил итә.

Чык төшсә дә, гөлләр егыла.
Иртәгесен уяныр ла ул,
Тибрәп-тибрәп уйланыр ла ул!
Уйлы таңнар аткан чагында
Чык төшсә дә, гөлләр егыла.

Шагыйрьнең «Мәҗүсиләп син шәм кабыздың» шигыре тирән мәхәббәт лирикасына карый. Шагыйрь серле, тылсымлы, тигез, язмыштан ук насыйп булган мәхәббәт хисенә мәдхия укый. «Ярам-ярым» шигыре дә лирик геройның шомлы айлы-йолдызлы төнне искә төшерү хисләренә нигезләнгән. Шунысы үзенчәлекле: лирик геройның үкенечле сөю хатирәләре һәр биш строфада кабатланып килгән соңгы юл «феномены»на салына. Хафиз строфасында һәр шигырь юлының өчәр-дүртәр тапкыр кабатлануы күренә. Бер үк сүзләрнең, тезмәләрнең һәр очракта яңача яңгыравы шигырьнең моңлы мелодикасын китереп чыгара. Зөлфәтнең «Әйтми калганы...» исемле шигыре дә – бик матур мәхәббәт лирикасы шигыре.

Моң дигәнең / серләр / середер... //
Әллә әйтми / калган / сүз микән?//
Күңелеңә / төнме, / көн үткән?//
Тик бер генә / кара – / боз эрер!//
Моң дигәнең – / серләр / середер...//

Әлеге строфадагы мөлаемлыкны сизми мөмкин түгел. Шунысы кызыклы: Хафиз строфасының башка бер формасы белән язылган С.Есенин шигыре дә нәкъ шул интонацияне бирү көченә ия.

Свет вечерний шафранного края,
Тихо розы бегут по полям.
Спой мне песню, моя дорогая,
Ту, которую пел Хайям.
Тихо розы бегут по полям.

Зөлфәтнең «Чишмә сукмагы» шигыре (1993) Хафиз строфасына куелган барлык таләпләргә туры килә. Дөрестән дә, 4 һәм 5 (2+3) ритмик буыннан төзелгән 9лы үлчәмле Хафиз строфалы шигырь бу. Хәтта шигырьнең эчке интонациясендә үк Туфан рухы сизелә. Мисал өчен беренче һәм соңгы строфаларын укып карыйк:

Илләр искә төшкән чагында /
Күз алдыма килә гел генә – //
Сулар тибә чишмә төбендә, //
Кызлар көлә чишмә янында /
Илләр искә төшкән чагында. //

Илләр искә төшкән чагымда /
Утлы уйлар айкый күңелне: //
Кемнәр җырсыз итте бу илне? //
...Гүяки мин хөкем алдында – /
Илләр искә төшкән чагында...

Бик матур яңгырашлы беренче строфаның төгәл вертикаль цезуралы ачык иҗекләр системасына нигезләнүен сизми калу мөмкин түгел. Тик калган строфаларда әлеге тәртип тулысынча сакланмаган. Шулай да югары дәрәҗәдәге шигырь техникасы белән язылган бу әсәрне һич тә сәясәткә кагылышлы итеп күрәсе килми, билгеле. Әмма шигырьнең дүртенче строфасы тагын сискәндерә:

Кызлар көлә чишмә янында.
...Ул чишмәләр кипте ләбаса –
Яңа заман – яңа тамаша!
Хыялымда бары, җанымда
Кызлар көлә чишмә янында. (Зөлфәт 1995: 271)

Зөлфәт Хафиз, Туфан строфасын кулланып шигырь генә язып калмый, бәлки анэпифоралы эпистрофалы шигырьне баета, төрләндерә дә. Шундый бер шигыре «Күзлут» (1996) дип атала. Зөлфәтнең әлеге шигырендәге үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: ул биредә, ритмик буын тәртибен һәм 9лы шигырь үлчәмен саклап, алтыюллык анэпифоралы алты эпистрофалы шигырь уйлап чыгара. «Бездән калыр-калмас эзләр бар» (1996) шигыре дә нәкъ шундый формага нигезләнә. Тик бер үзгәреш белән – соңгы алтынчы строфага тагын бер юл өстәп. Әлеге артык җиденче юл ахырдан (бәлки баштандыр) шигырьнең исеменә үк әйләнә. Шул юл белән шагыйрь анэпифоралы строфаның «бар таләпләре»н дә үтәүгә ирешә. Җиденче юл булмаган очракта, шигырьнең исеме икенче төрле булыр иде.

Йолдыз нуры тамсын җаныңа!
Керфегеңә җилләр кагыла,
Һәр бөртеге саен – якты таң...
Сөю өстен икән Вакыттан
Куеныма сеңгән чагында...
Йолдыз нуры тамсын җаныңа!
Бездән калыр-калмас эзләр бар.

«Сөйләшик бер, гомер, синең белән!» (1974) шигырендә Зөлфәт эпистрофаны башкача төрләндерә. Шигырь шулай ук биш строфадан төзелгән, әмма бу Хафиз строфасын башкача куллану. Шагыйрь шигырьнең һәр икенче юлын соңгы юлда кабатлап бара. Ирексездән ни сәбәпле Зөлфәт, Хафиз строфасы «таләпләрен бозып», строфаның беренче юлына игътибарсыз соң дигән сорау туа. Менә өченче строфадан бер мисал:

Син дә, гомер, олгаясың бугай,
Җитдиләнә бара карашың;
Бала чагым илләреннән мине
Нинди илгә алып барасың?
Җитдиләнә бара карашың.

Китерелгән мисалдан күренгәнчә, шагыйрь строфаның беренче юлында риторик эндәш яки лирик геройның күзәтүен «урнаштыра», кабатлана торган юлның беренчесендә фараз итүен бирсә, икенче тапкыр кабатлаганда нәтиҗә ясарга омтыла. Шигырьнең төп фокусы – Гомер образы. Лирик герой аны сөйләшергә чакыра, ул башта йолдызлы күкләр буйлап йөрергә тели. Әмма уе барып чыкмый, ил өстендә төнге җил йөри башлый. Тора-бара гомер үзе дә олыгая бара, күзенә көз ялкыны капкан каеннар күренеп ала, йөргәндә дә сары яфракларга басып атлый. Шигырьнең 1974 елда ук язылуына игътибар итсәк, бу аның яңа строфа тудыруда беренче тәҗрибәләре булуы да мөмкин дигән нәтиҗә ясау ихтималы килеп чыга. Белгәнебезчә, Зөлфәтнең Хафиз строфалы шигырьләре, нигездә, 1993, 1998 елларда язылган.

Хафиз строфасы булмаса да, Дәрдмәнднең «Нидер, и сөйгәнем, бу яшь күзеңдә» шигыре дә строфаның икенче юлын кабатлап бару формасында язылган (Дэрдмэнд 2009: 18). Барысы ундүрт юлдан төзелгән бу шигырьдә Дәрдмәнд «Ничөн хәсрәт күренде гөл йөзеңдә?» юлын дүрт тапкыр кабатлауга ирешә. Шигырьнең беренче башланып киткән юлында риторик эндәш яки лирик геройның күзәтү нәтиҗәсе ачык беленеп тора. Кыскасы, эпистрофа таләпләре үтәлә.

Бишьюллык строфа формасы яшь шагыйрьләрдән Л.Шәех (Шәех 2008: 42) һәм Р.Сәлах (Сәлах 2007: 61) иҗатларында күзәтелә. Ләкин бу шигырьләр Туфан строфасы таләпләренә туры килми: метрик система һәм рифмалар тәртибе үзгә булган верлибр шигырьләр бу. Л.Шәехнең «Бер җылы сүз» шигыре период алымы белән язылган булса, Р.Сәлахның «Син кил әле...» исемле эпифора дип аталган стилистик фигуралы бишьюллык шигырен ун да тугызлы үлчәмле традицион дүртьюллык строфага бик җиңел генә әйләндереп була. Шулай булса да, безнең карашыбызча, нәкъ менә Р.Сәлахта Туфан строфасына якынаю сизелә. Әллә бу «Буа феноменымы?» дигән сорау да туа, хәтта.

1990 елларда эпистрофалы шигырь язу Буа шагыйре Р.Хариста күзәтелгән иде. Аның иҗатында бары ике шигырь – «Мин кабат кадерле җылыда» (Харисов 2006: 323) һәм «Якында булсаң да – еракта» (Харисов 2006: 329) шигырьләре анэпифоралы эпистрофа юлы белән язылган. Дөрес, шигырьләрнең икесе дә төгәл Хафиз строфасы түгел. Шагыйрь андый максат куеп язмаган да. Тикшерү өчен аларны эпистрофа буларак мисал итеп алабыз.

Мин кабат / кадерле / җылыда... //
Көз сеңгән / яфраклар / келәме... //
Язны да, / җәйне дә / теләмим – //
Ә гөлләр – / чәчәктә... / Нигәдер /
Мин кабат / кадерле / җылыда. //

Р.Харисның «Мин кабат кадерле җылыда» шигыре дүрт кенә строфадан төзелгән. Рифма тәртибе болай: абаба / абаба / абвба / абвба. Күренгәнчә, рифма тәртибе Хафиз строфасына туры килми. Шигырьнең һәр строфасында беренче һәм бишенче юллар бертөрле кабатлана, шулай да строфаларның тезелү тәртибе башкача: шигырьнең беренче юлы һәр дүрт строфада да баштагы һәм азактагы юллар булып кабатланып бара. Бу, дөрестән дә, чын анэпифоралы эпистрофага нигезләнгән шигырь. Р.Харис шигырендә 9лы үлчәм сакланса да, ритмик буыннар тәртибе Х.Туфан һәм Зөлфәт шигырьләреннән үзгә: цезуралар вертикале һәр өчәр иҗекле ритмик буынны кисеп үтә, ә алдагы ике шагыйрьдә беренче цезура дүрт иҗектән соң килә иде. Р.Хариста да цезураларның урыны төгәл билгеләнгән һәм ул башта ничек булган, шулай ахыргача үзгәрми. Шигырь техникасы югары дәрәҗәдә. Ул лирик геройның яңа мәхәббәт хисләрен ачуга юнәлдерелгән.

Шагыйрьнең икенче шигырендә дә Хафиз строфасы таләпләре тулысынча үтәлми. «Якында булсаң да – еракта» шигыре анэпифоралы эпистрофа сыйфатларын алса да, өч кенә строфа белән калган. Бу шигырьнең дә ритмик системасы алдагысына охшаган кебек, әмма рифмасы бүтән, дөресрәге, ул төрле. Беренче строфадагы рифма тәртибе калган строфаларда сакланмый. Әлеге шигырьдә рифма менә ничек: аабаа / абаба / аббба. Ә менә Туфан белән Зөлфәттә рифмаларның тәртибе Хафиз строфасы рифмасына тулысынча туры килә иде.

Р.Харисның эпистрофалы «Мин кабат кадерле җылыда» шигыре белән Туфан һәм Зөлфәтнең Хафиз строфасында зур аерма бар икәнлеген әйтми калу ярамый. Билгеле, шагыйрь әйтәсе фикерен яки белдерәсе хисен бишьюллык строфада белдереп калырга дип «планлаштыра». Безгә бишьюллык строфага «сыймыйча», киләсе строфага да чыккан (интонацион фраза бүленеше белән метрик бүленешнең туры килмәвенә нигезләнгән) фраза бүленү кебек поэтик синтаксис алымы белән очрашырга туры килмәде. Ә менә традицион дүртьюллык строфада синтагма бүленү очрак¬лары. күп булмаса да, очрый торган шигъри күренеш, гәрчә ул шигъри гармониягә зыян салса да.

Шулай да Х.Туфан иҗатында да ике строфа арасында фраза бүленү алымын безгә табу насыйп булмады (хәтта шагыйрь иҗатын өйрәнгән тикшерүчеләр дә бу фактны күрсәтми). Ә хәзер Хафиз строфалы шигырьне өч шагыйрьдән дә берәр мисал итеп китерик.

Хәсән Туфанның «Каплан-Кырда» шигыреннән өзек:

«Чүлдә сиңа, Кеше, ни кирәк?»
«Су кирәк, су! Чүлдә су булсын,
Дәрья тагын Каспийга койсын!
Сахраларны гөлстан итсәк,
Чүлдә миңа бүтән ни кирәк?!»

Зөлфәтнең «Бәхет кошы өркеп очмасын» шигыреннән өзек:

Чык төшсә дә, гөлләр егыла.
Иртәгесен уяныр ла ул,
Тибрәп-тибрәп уйланыр ла ул!
Уйлы таңнар аткан чагында
Чык төшсә дә, гөлләр егыла.

Ренат Харисның «Мин кабат кадерле җылыда» шигыреннән өзек:

Мин кабат кадерле давылда...
Дөньяңда җил булып очамын.
Бер узган гомерләр кайтмый дип,
Әйтсәләр, мин ничек ышаныйм?!
Мин кабат кадерле давылда.

Һәр өч шагыйрьдә дә беренче юл бәйсез, мөстәкыйль формада язылган. Х.Туфан шигырьләрендә шигырь юлларында яки юл ахырында интонацион фраза бүленеше белән метрик бүленеш туры килә. Шулай да безнең максат шигырьгә «бишенче тәгәрмәч» нигә кирәк икәнен ачыклау иде. Х.Туфан шигырендә ул эмоциональлекне көчәйтү белән бергә мәгънә бөтенлеген тәэмин итү өчен дә кирәк. Зөлфәт шигырендә, Туфаннан аермалы буларак, бишенче юл кыска цезурадан соң килә. Шулай ук фикерне төгәлли, хисне көчәйтеп җибәрә. Харис шигырендә бишенче юл, баштагы ике шагыйрьдән аермалы буларак, синтаксик яктан тулысынча тәмамланган фикердән соң килә. Ләкин әлеге фикерне шагыйрь, сорау билгесе белән тәмамлап, «җавап сорый» торган итеп формалаштыра. Һәм соравына җавап ала да. Ул җавап бер үк вакытта эмоциональ дә, лирик геройны тынычландыра да, фикергә дә ачыклык кертә. Шулай да Р.Харис шигыреннән бишенче юлны алып ташларга мөмкин икәнлеген дә күрсәтеп үтү дөрес булыр. Ә алдагы ике шигырьдә моны эшләп булмый: синтаксик яктан җөмлә бөтенлеге югала. Димәк, Хафиз строфасындагы «бишенче юл феномены» «арбаның бишенче тәгәрмәче» була алмый, дигән нәтиҗә килеп чыга. Шагыйрьләргә бу очракта шигырь, Мөхәммәт пәйгамбәргә вәхиләр иңгән кебек, бер эчтәлек – бер форма булып «иңә», дигән фикергә ышанырга гына кала.

Соңгы елларда татар шигъриятендә М.Мирза мөстәкыйль бишьюллык строфалар язып танылды (Ибраһимов 2009). Әмма аның бишьюллыклары Туфан строфасы түгел. Мирза бер строфалык кыска шигырьләр яза. Саны биш йөздән дә артып киткән әлеге мөстәкыйль шигырьләр «Адәм баласы» исемле уртак бер циклны тәшкил итә, күпсанлы шигырьләрне Адәм баласы исемле бер гомумиләштерелгән образ бәйләп тора. Мирза строфасының Туфан строфасыннан төп аермасы шунда, аның шигырен ике һәм өч юллардан торган өлешләргә бүлеп була. Ә менә Туфан строфасын бүлеп булмый. Ул – бербөтен. Шулай да бик тырышканда Зөлфәт белән Туфан шигырендә өч юлдан соң «тукталып хәл алырга» була. Ә Р.Хариста киресенчә – ике юлдан соң. Димәк, Зөлфәттә Туфан белән охшашлык күбрәк булып чыга.

Туфан строфасы хәзерге шигърияттә тагын бер Буа ягы шагыйрендә күзәтелә: ул да булса – шагыйрь Әхмәт Рәшиттә. Безгә аның Хафиз строфасына куелган бар таләпләрне үтәп язылган бер генә шигырен табу насыйп булды, гәрчә шагыйрьнең бишьюллык строфа белән язылган әсәрләре берничә булса да. Без эзләгән шигырь – ул «Каршылау идиллиясе» исемле (Рәшит 2006: 194).

Йә, мәрхабә, / яңа көн таңы, //
Күңелләрнең / сүндер сагышын – /
Татлы булсын / безнең кавышу, //
Мәхәббәтен / сөйлә син аның – /
Йә, мәрхабә, / яңа көн таңы! //

Күренгәнчә, Ә.Рәшит Туфан строфасы рифмасын һәм ритмик системасын саклап яза. Туфан, Зөлфәт, Ә.Рәшит шигырендә дүрт иҗектән соң, ягъни һәрбер тәфәгыйльдән соң, кече цезура килү күзәтелә. Әлеге күренеш шигырьнең гаруз системасыннан силлабикага күчүен дәлилли торган сыйфатларның берсе булып тора. Шигырь тулысы белән күңел лирикасы төренә карый. Хис агышына килсәк, ул салмак. Гомумән, Хафиз строфасы белән язылган шигырьдә ярсу хис була алмый, хисләр агышы салмак, тигез, тыныч. Бу шигырьдә дә иртәнге таң туып килә, тынлык. Лирик геройның очучылар эшенә катнашы бар икәнлеге күренә, бәлки ул юлчыдыр йә эшчедер. Самолётлар да, вертолётлар да очмый. Шагыйрь бу сүзләрне «очкычлар һәм боргалаклар» дип бирә. Нәтиҗәдә, лирик геройның берәр аэродромда утырып, сөйгәне янына ашкынуы сурәтләнгән дигән фикер кала.

Анэпифоралы эпистрофа формасы Ә.Рәшитнең тагын «Әллә?.. Әллә?..» дип исемләнгән И.Шакировка багышламасында күренә. Әмма шигырь Туфан строфасы түгел. Ул алтышар юллык өч строфалы эпистрофа буларак кына карала ала.

Нигә җырлыйсың син / үзәк өзгеч җырны? //
Бәгырь уртасына / күз яшьләре тама: //
Кемгә гаҗәп бу җыр, / кемгә газап бу җыр, //
Кемгә яңгыр ява, / кемгә йолдыз яна. //
Өзгәләнә күңел / һаман, һай, сызлана: //
«Әллә яңгыр ява... / әллә йолдыз яна...» //

Өзектән күренгәнчә, алты буынлы рәмәл цезурасының бишенче юлда урыны ныклы түгел, ул тагын ике иҗек киткәч соралып тора. Шигырьнең калган ике строфасында гаруз ритмы тәртибе саклана. Ә.Рәшит иҗатында бишьюллык строфа формасы «Фәлсәфи парадокслар» исемле күләмле шигырендә күзәтелә. Ләкин бу инде Туфан строфасы түгел. Шагыйрьнең «Казан» поэмасы да тугызлы үлчәм, бишьюллык строфа белән язылган. Әмма поэманың рифма тәртибе бертөрле түгел. Аерым строфалар бер катлаулы кушма җөмләне хәтерләтә. Шул «җөмләдә» ике төп фикер – ике баш җөмлә шәйләнә. Өченче җөмләне шагыйрь өч юлга тигез итеп, тугызар иҗектән бүлеп «урнаштырган кебек» тоела. Бер җөмлә булганлыктан, ике янәшә юлда озын цезуралар кую мөмкинлеге дә калмый. Шулай да строфаларда Хафиз строфасына хас интонация һәм мелодика сизелә.

Утырам / Казансу ярында, //
Дулкыннар / тәгәри Иделгә – //
Аларның / шул гамьсез җырына /
Бик теләп / кушылыр идем дә, /
Нигәдер / ямансу күңелдә. //

Бишьюллык биш строфалы (нәкъ менә биш строфалы!) шигырь Рәдиф Гаташ иҗатында да бар. Мисал өчен ике шигырьне генә алыйк: «Бишенче каләм. Синең хат» һәм «Ләйләләр язса...» шигырьләре (Гаташ 1997: 45). Икенче шигырь эпифоралы эпистрофа стилистик фигурасы кулланып язылган, һәр икесе 11ле үлчәмдә. Әмма бу шигырьләр Хафиз строфасы түгел. Р.Гаташ кулланган метр башка шигырьләрдән цезуралар тәртибе белән дә нык кына аерыла. Беренче цезураның урынын төгәл генә билгеләү кыен: ул йә дүрт, йә биш иҗектән соң туры килә, йә сүзне бүлә. Ә менә рифмалар тәртибе Туфан строфасындагы кебек. Шигырьдән Шәрык мотивларын, гаруз интонациясен тоймый калу мөмкин түгел.

Нәтиҗә ясап, «әдәби әсәрдә эчтәлек беренчел, әйдәүче як булса да, ул үзенә лаеклы форма табылганда гына яшәеш ала, әсәрнең эчке бөтенлеге тик шул вакытта гына хасил була. Иҗат процессы асылда бер үк вакытта эчтәлекне һәм шуңа туры килгән, тиң форманы эзләүдән гыйбарәт. Чын әдип беркайчан да форманы үзмаксат итеп куймый, ягъни укучы алдында форма матурлыгы белән генә уңыш казануны күздә тотмый» (Әдәбият 1990: 221) икәнлеген истән чыгармыйк.

Хафиз строфасы – катлаулы күренеш. Аңа бишьюллык строфа формасы дип кенә карарга һич ярамый. Бишьюллык строфа белән язучылар бар ул. Н.Акмалда, Сөләйманда, Х.Бәдигыйдә, Р.Зәйдуллада бишьюллыклар бар, ә менә Туфан строфасы юк. Аның шигърияттә сирәк очравы рифма һәм ритм системасының катлаулы булуыннан киләдер. Хәтта без күрсәткән сирәк мисалларда да «нормадан» тайпылышлар бар.

Шулай да Хафиз строфасы традицияләрен өйрәнгән, тәрҗемә иткән Х.Туфан татар әдәбиятында үз дәвамчыларын әзерләп калдыра алган. Аның үзе зур шигърияткә фатиха биргән шәкерте шагыйрь Зөлфәтнең камил дәрәҗәдә эшләнгән Туфан строфалы шигырь формалары булу шул турыда сөйли. Ә Зөлфәттән соң кем килер? Хәзергә әлеге сорауга җавап ачык күренми...

Әдәбият

1. Әдәбият белеме сүзлеге / төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1990. – 238 б.

2. Гайнетдинов М. Давылларда, җилләрдә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 280 б.

3. Даутов Р.Н., Рахмани Р.Ф. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том / төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2009. – 735 б.

4. Елисеев И.А., Поляков А.Г. Словарь литературоведческих терминов. – Ростов н/Д: Феникс, 2002. – 320 с.

5. Квятковский А.П. Школьный поэтический словарь. – М.: Дрофа, 1998. – 464 с.

6. Коллектив. Туфан: Истәлекләр, шигырьләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2000. – 152 б.

7. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – 199 б.

8. Татарский энциклопедический словарь. – Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1998. – 703 с.

9. Туфан Х.Ф. Әсәрләр: 5 томда / төз. Гайнетдинов М.; 1 т.: шигырьләр, поэмалар; кереш сүз авт. М.Гайнетдинов.– Казан: Татар.кит.нәшр., 2007. – 479 б.

10. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. Тулыландырылган икенче басма. – Казан: Раннур, 2002. – 352 б.

11. Хасанова Ф.Ф. Медитатиная лирика в поэзии татарского поэта М.Мирзы / MEDITATION LYRICAL AND BY TATAR POET MUHAMMAT MIRZA // Вестник Поморского университета им. М.В.Ломоносова. Серия «Гуманитарные и социальные науки». 2009. – № 9.

12. Хасанова Ф.Ф. Новый жанр в татарской литературе: «татарская танка» // Научный Татарстан. – 2009. – №4. – С. 150-155.

13. Хәсәнова Ф.Ф. Шигърияттә – яңалык // Казан утлары. – 2010. – №4. – Б.134-142.

Матур әдәбият

1. Гаташ Р.К. Бу – сиңа кылган догам: шигырьләр, газәлләр, робагыйлар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1997. – 240 б.

2. Дэрдмэнд. Шигырьләр=Стихотворения / авт. предисл. и пер. с тат. В.Думаева-Валиева. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2009. – 160 с.

3. Зөлфәт. Ике урман арасы: Эссе, шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – 287 б.

4. Зөлфәт. Йөрәгемне былбыл чакты. – Казан: Рухият, 1999. – 416 б.

5. Зөлфәт. Ходай сулышы: шигырьләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2007. – 383 б.

6. Ибраһимов М.М. Адәм баласы: Шигырьләр.– Казан: Мәгариф, 2009. – 448 б.

7. Рәшит Ә.Ә. Язмыш җилләре: Шигырьләр, поэмалар; кереш сүз авт. З..М.Мансуров. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2006. – 271 б.

8. Сәлах Р.Г. Күңел бөртекләре: шигырьләр, поэма; кереш сүз авт. Ә.Рәшит. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2007. – 111 б.

9. Тарханова Ф.Г. Язмышлар язылганда: шигырьләр, хикәяләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2000. – 239 б.

10. Фәйзуллин Р.А. Җил – Вакыт ул... – Казан: Мәгариф, 1996. – 287 б.

11. Харисов Р.М. Сайланма әсәрләр: 7 томда / Төз. һәм кереш сүз авторы Ф.Хәсәнова; 3 т.: Шигырьләр (1990-2005). – Казан: Татар.кит.нәшр., 2006. – 511 б.

12. Шәех Л.М. Дүртенче кат... Бишенче кат...: шигырьләр, поэма; кереш сүз авт. Р.Миңнуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2008. – 176 б.

Фәридә Хәсәнова, филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире
 


Фәридә ХӘСӘНОВА
Безнең мирас
№ 12 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»