• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 21 Октябрь
  • Илдус Зиннуров - режиссер
  • Рауза Әхмәрова - актриса
  • Раил Шәмсуаров - актер
  • Фәйзи Гаскәров (1912-1984) - хореограф
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
09.12.2008 Мәгариф

КАПОГА УКЫТУЧЫЛАР КИРӘКМЕ?

– Әллә үземә укытучы булырга инде?! – дип залга мөрәҗәгать итте Республика Президенты Минтимер Шәймиев Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының киңәйтелгән гыйльми советы утырышында. Бу шаярту түгел иде, утырышта Татарстан мәгарифе шактый тәнкыйтьләнде, ә Минтимер Шәймиев: “Бу – тәнкыйть түгел, бу – җан авазы”, – диде.

Президентны укытучы һөнәрен үзләштерергә этәргән сәбәп – педагогик вузларны тәмамлаган студентларның мәктәптә укытырга теләмәве. Быел ТДГПУны тәмамлаган студентларның нибары 40 проценты гына үз һөнәре буенча эшкә урнашкан. “Сез үз алдызгызга шундый максат куегыз – мин укытучы булырга телим, кая җибәрәсез дип университеттан Салих Сәйдәшев һәйкәленә кадәр чират тезелсен”, – диде Президент мөгаллимнәргә. Бу максат кую утырышы иде һәм ул ТДГПУның 2015 елга кадәр үсеш стратегиясенә багышланды. Әлеге уку йортына шундый зур игътибар бирүнең сәбәбе дә бар. Өч ел элек ул өч уку йортын – Казан дәүләт педагогика университетын, Татар дәүләт гуманитар институтын һәм Татар-Америка региональ институтын берләштереп оештырылды. Яңа университет милли элита тәрбияләргә тиеш дип күзалланды. Шулай итеп, Русия хөкүмәте көчле укыту үзәкләре төзибез дип авыз гына ача башлаганда бездә көчле уку йортларын берләштергән зур укыту үзәге барлыкка килде. Өч ел узды, ул вакыт эчендә университетта шактый гына каршылыклар да чыкты, әмма элита тәрбиялибез дип мактанырлык эш майтарылмады. Инде менә хәзер алар үзләренең үсеш стратегиясен тәкъдим итә. Анда чит илләрнең уку йортлары белән эшләү дә, үзебездәге предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү дә каралган. Кыскасы, планнар биниһая. Ә максат гади генә бер җөмләгә сыеп бетә ала: ТДГПУ татар милләтен дөньяга танытырдай милли элита – укытучылар әзерләргә тиеш. Президент та сүзне шул юнәлешкә борып җибәрде. Әйтик, ТДГПУ КАПО белән килешү төзегән. Үсеш стратегиясендә әлеге чара «Яшь кадрларны «С. П. Горбунов исемендәге КАПО” ААҖенә җәлеп итү” дип дип язылган. Тик соңгы арада бөтен ил шул максат белән янса да, “эшче һөнәрен популярлаштырырга” алынган вуз җитәкчелеген күккә чөеп мактаучы табылмады. Ник дигәндә, һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. КАПО белән эшләр өчен безнең Казан дәүләт техник университеты бар.

 

– Бу – уңышсыз проект, – диде Президент, ректор Рәдиф Җәмәлетдиновны бүлдереп. – Сез бит менеджерлар  да әзерлисез,  шуңа да карамастан шундый проектлар төзисез. Укытучылар әзерләгез! Без кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер, моны дәүләт заказы дип кабул итсәгез  дә була. Әгәр сез укытып чыгарган студентларның яртысы да укытучы булып эшкә урнашмый икән, нигә эшләп йөрергә?! Коллективыгыз да яртылаш кына йөрсен алайса.

 

Ярый, хуш, ТДГПУ һәм барлык педагогика вузлары мәктәптә эшләргә атлыгып торучы укытучылар әзерли башлый ди. Аларны мәктәптә тотып калырга кирәк бит әле. Монысына ничек ирешергә? Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев яңача эшли башлау ысуллары белән таныштырды. Тиздән педагогика вузлары медицина уку йортлары кебек интернатура системасына күчәргә мөмкин икән. Ягъни, биш ел укыгач, 1 ел эшләргә тиеш булалар, шуннан соң гына диплом алачаклар. Ә инде укытучылар заманнан артта калмасын өчен, аларның белемнәрен күтәрү курслары 5 елга бер түгел, ә өч ел саен уздырыла башлаячак. “Укытучыларның белемнәрен күтәрү эше тагын да тизрәк һәм нәтиҗәлерәк булыр иде, тик бөтен нәрсә акчага килеп терәлә”, – ди министр. Президент күпме акча кирәклеген сорагач, һәр сәбәпне акчасызлыкка бәйләгән министр җавап бирә алмады. Аны Мәгарифне үстерү институты ректоры Рәис Шәйхелисламов коткарды. Укытучыларның белемнәрен күтәрү өчен ел саен 38 миллион акча тотыла икән.

 

– 100 миллион булсын! – диде Президент. – Тик бит хикмәт анда түгел. Без нинди заманда яшибез? Махсус программалар төзеп, интернет кулланып, укытучыларның белемнәрен көн саен күтәреп булмыймы? Ул чагында аларны атлаган саен эшләреннән бүлеп, гаиләләреннән аерып торуның да кирәге калмас иде. Ә вакыт, беләсезме, нинди кыйммәтле әйбер? Без монда эшләнергә тиешле нәрсәләр турында план төзеп утырганда, дөньядан ике сәгатькә артта калдык... Ә безнең артта калырга хакыбыз юк.

 

Баксаң, эшне җиңеләйтү һәм камилләштерүнең бер авырлыгы да юк икән: махсус компьютер программалары, интернет кулланып эшләү планын министр ике атна эчендә төзеп, Президентка күрсәтергә вәгъдә бирде.

 

Бөгелмә районы исә студентларны мәктәпкә беркетү мәсьәләсен үзләренчә хәл иткән. Бүгенге көндә ТДГПУда 71 бөгелмәле укый, һәм алар барысы да диплом алгач районга кайтачаклар. Чөнки аларның белеме өчен акчаны район бюдңетыннан бирәләр.

 

– 2001 елдан бирле без төрле уку йортларында үзебезгә 200 белгеч әзерләдек, шуның өчен 23,5 миллион акча тоттык, – диде район башлыгы Наил Мәһдиев. – Килешү нигезендә, укып чыккан белгеч районга кайтырга һәм 15 ел үз белгечлеге буенча эшләргә тиеш. Хәзер бездә ТДГПУны тәмамлаган 18 белгеч эшли бездә. Тик үпкәм дә бар. Университетта студентларны әйбәтрәк әзерләсеннәр иде, юкса кайбер яшь укытучылар олимпиада мәсьәләләрен дә чишә алмый. Минем төпле, акыллы белгеч таләп итәргә хакым бар, чөнки без аның өчен акча түлибез.

 

Бүген ТДГПУда 13 факультет эшли. “Киләчәккә йөз тоткан университет” (ә аларның девизы шундый) заманнан калышмаган: бүген биредә юриспруденция, икътисад, дизайн юнәлешләре буенча да укыталар. Һәр уку йорты ник үз юнәлеше буенча гына эшләми, икътисадчы, юристларны кая кярга белгән юк ләбаса дип күпме генә сөйләсәләр дә, әле чит-ят факультетларны япкан бер генә уку йорты да юк. Ә Президенты университетта физиология буенча диссертация үзәге эшләп килүе гаҗәпләндергән. Медицинаның бу уку йортына бер катнашы да юк, югыйсә.

 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның да  университетка әйтер үсзе бар: аныңча, милли элита республика белән генә чикләнергә тиеш түгел, татарлар дөнья буйлап таралган. Мәсәлән, бүген чит төбәкләрдә хәтта якшәмбе мәктәпләрендә укытырга да укытучы таба алмыйлар.  Төмән, Чиләбе, Бишкәк һәм башка өлкәләр татар телен белгән укытучыларга мохтаҗ. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ачылуны да чит төбәкләрдә яшәүче татарлар мәгариф системасында якты ут дип кабул иткән иде. Беренче урынга “татар” сүзе чыгу гына бөтен проблеманы хәл итү түгел икән. Университет үзенең эшчәнлегендә “Татарстанда һәм Русиядә яшәүче татар һәм башка халыкларның телләрен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау, үстерү өчен шартлар тудыру” бурычын куйган. Башка халыкларны да кайгыртулары мактаулы анысы, әмма Татар университеты татар милләтен кайгыртуны төп юнәлеш итеп алса да начар булмас иде. Ә алар самолет төзү турында уйлый... Самолетлар Татар дәүләт-гуманитар педагогика университетыннан башка да очар. Тик уку йортларына гына һавадан җиргә төшәсе иде.

 


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.12.2008
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№8 (13059) / 17.02.2009 17:01:07

Монда бердэнбер сэбэб укытучынын хезмэт хакы аз булуында. Кемнен инде 2-3 менгэ эшлэп йорисе килсен. Э яшь укытучыларга аннан артыгын бирмилэр.Кутэрсеннэр хезмэт хакын, эйтик 10 менгэ кадэр хэм хэр ел саен аттестация уздырсыннар. Яхшы унышларга ирешкэнсен икэн, хезмэт хакынны да арттыралар. Мотивация кирэк, жэмэгать. Менэ ул вакытта укытучы булырга телэучелэр Салих Сэйдэшев хэйкэленэ кадэр тезелерлэр.

№7 (13054) / 17.02.2009 16:25:18

Менә мин 25 ел стажлы укытучы. Минемчә яш белгечләрнең мәктәпкә килмәү сәбәпләре күп: түбән эш хакы, мәктәптәге кәгазь волокитасы, показуха,тәртипсез укучылар, хәзер ЕГЭ,шулай ук мәктәпләрнең материаль-техник базасы бик ярлы( быелгы уку елында тактага язарга акбур да юк иде, үзебез сатып алдык) һәм башкалар...

№6 (10241) / 12.12.2008 14:12:34

Аптыраган, тапкансын проблема..Белем кутэру очен кэгаз аласын килсэ, почта (конверт кереп аласы) яисэ магазин (пакет кереп аласы) аркылы барырга кирэк дип ишеткэн бар. Чаллыда эш шулайрак дип эйтэлэр. Авылда урдэк-казлар да, каймак-сот тэ бар эле пока.

№5 (10238) / 12.12.2008 12:25:50

Хаман укытучылар житми дип зарланалар, булган укытучыларны кыскарту, мэктэплэрне ябу политикасы барганда кем укытучы булырга телэсен? 3 елга бер белем кутэрергэ килергэ имеш, авыл кешесе мескен болай да рэтлэп акча ала алмый, Казанга килеп уку очен купме акча тотарга, гаилэннэн аерылып торырга, монда килгэч каядыр торырга, ашарга-эчэргэ, ойдэ калган баланны уйлап ут йотарга кирэк. Эле син укуда вакытта укучыларынны кем укыта? Алмаштырып торсалар да, синен дэрэжэдэ укыталармы эле? Белем кутэру инстиутында укытучылар яна дэрэжэдэ укыталармы эле, тиешле белемне бирэлэрме?

№4 (10093) / 10.12.2008 13:06:08

пычкы, географияне хэзер сирэк кеше белэ. Монда Голнаранын гаебе юк. Укытмаганнар аны географиягэ.

Пекин олкэсе. Хэ-хэ.
Париж каганаты.
Уфа эмирлеге.
Мэскэу патшалыгы.
Лондон корольлеге.
Казан ханлыгы.

№3 (10079) / 10.12.2008 00:39:14

Төмән, Чиләбе, Бишкәк һәм башка өлкәләр татар телен белгән укытучыларга мохтаҗ -
Бишкэк олкэмени ул? Мин аны Кыргызстан республикасынын башкаласы дип белэ идем монарчы.

№2 (10077) / 10.12.2008 00:30:16

Казанда житми укытучылар."элитный" мэктэплэрдэн кала.

№1 (10076) / 10.12.2008 00:12:26

Кайда укытучылар житешми икэн ул? Житешмэсэ, "оптимизациялэсеннэр"!

Яисэ, чынлап та, ТДГПУдагы укытучыларны да, студентларны да 50% ка кыскартырга кирэк.

Татар дәүләт гуманитар институтын һәм Татар-Америка региональ институтын берләштереп оештырылган вуз 100% укытучы чыгара алмый. Чаллыдагы ТАРИнын директоры педагогика сузеннэн шундый курыккан дип сойлэделэр, шуна курэ андагы ТАРИ инженер-экономик академиягэ "башка чыкты". ЧДПИгэ кушылмады...

Р.S. "Җәмәлетдинов" - нигэ ул Э хэрефлэре? Жамалетдиновтыр ул. Алайса, Голжамал тугел, "Голжэмэл" дип язарга кирэк..

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar