Туган көннәр
  • 31 Май Миркасыйм Госманов (1934-2010)
  • 31 Май Денис Куляш
  • 01 Июнь Камил Фәткуллин
  • 01 Июнь Виталий Агапов
  • 01 Июнь Минсәгыйть Шакиров
  • 01 Июнь Леонид Толчинский
  • 01 Июнь Фарсель Зыятдинов
  • 01 Июнь Айдар Шакиров
  • 01 Июнь Эльвира Мозаффарова
  • 01 Июнь Резидә Ахиярова
  • Ф. Амирхана урамында 1-булмэле фатырны озак вакытка арендага бирэм. Яшэу очен ботен унайлыклары да бар. Айлык тулэу бэясе 17мен.89173903748.
  • Казанда сатам диван яна 20 менгэ алган идем бер тапкырда ятмаган кучеп киту сэбэпле сатам 15 менгэ тел89178840723
  • Казан Чапаева урамында 2 булмэле фатирны арендага бирэм.17500+ счётчики газ+ вода+ свет.т.89655931320.т.89872630522
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
  • Продаётся комната в Приволжском районе г. Казани по адресу ул. Роторная д. 9 на 4/5 кирпичного дома. В хорошем состоянии. Все удобства внутри. Общая площадь 18 кв. м. Хороший ремонт. Комната светлая, уютная. Пластиковое окно. Надежная входная металлическая дверь. Статус гостинки. Имеется горячая вода. Душевая кабина, туалет. Вместительная кухонная зона, в которой размещены раковина, обеденный стол, стулья, стиральная машина-автомат, шкаф. Совмещённый санузел/душ. Порядочные соседи. Инфраструктура развита. все рядом школы, садики , магазины, Остановки. Тихий , спокойный район. До ближайшей станции метро "Аметьево" 10 мин, до остановки общественного транспорта 5 мин. Ближайшие улицы Оренбургский тракт, Павлюхина, Даурская. Гвардейская, , Назарбаева , Даурская . В пешей доступности школы 73, 136, детский сад 161, женская консультация, детская и взрослая поликлиники. Рядом Казанский институт культуры и искусств, Казанская ярмарка, Управление гибдд. Есть парковочное место. Один взрослый собственник. Тел. 89674693287
  • Казанның "Яшьлек" торак комплексында өр-яңа фатир сатыла. 3 катлы кирпеч йортның 1 нче катында 60 кв. метрлы 2 бүлмәле фатир, бөтен уңайлыклары бар, күршеләр тыныч. Ашыгыч. Бәясе 2,9 млн сум гына. Тел. 89046656726
  • Газель Грузоперевозки 24 часа,город,межгород. Длина 4.2,высота 2.2,ширина 2.Офисные,квартирные переезды,грузчики,доставка стройматериалов.Быстро,дешево,надежно. 89178521958 Рустем
  • Минская 30 урамында 1 бүлмәле квартира сдавать ителә! Кап. Ремонттан соң,бөтен әйбер яңа! 13000+ квартплата! Собственник. 89274346231
  • Магистральная 16А урамында урнашкан (Азино)ботен унайлыклары булган 1 бүлмәле фатыйр озак вакытка арендага бирелә. 15 мең (бәягә коммуналь түләүләр кергән). Телефон: 89874072187 Фотоларны whatsap аша жибэрермен.
  • Минская урамында 1булмэле фатыйр сдавать итэм.Ремонты,мебеллэре хэм техникалары барда яна.89274317587
 

 
Архив
 

               

26.01.2013 Җәмгыять

Рүзәл нигә үлгән? – 2

Алексеевск районы Левашово авылында яшәгән 15 яшьлек Рүзәл Хәйбуллинның сәер үлеме турында язган идек.

Шушы хәл­ләрдән соң, Гөлчә­чәк Хәйбулли­наның тәрбиягә алган ике кызын кире балалар йортына алачаклар икән, дигән хәбәр дә таралды. “Бу хакта кызларның үзләренә үк җиткез­гәннәр. Олысы өч көн елады. Аларның бездән китәсе килми. Мин дә кызларымны беркая да җибәрмим. Шул балаларның йөрәген боза башладылар. Тыныч кына яшәргә ирек бирмиләр. Рүзәлемнең ник үл­гә­нен минем дә беләсем килә. Төшләремә дә керми, ичмасам”, – дип өзгәләнә ул.

Тәрбиягә алынган малайның үз-үзенә кул салуы зур гауга куптарды. Материалны (18 гыйнвар, №8-9) газетага әзерләп бетергәч, социаль челтәрләрнең берсендә Рүзәлгә атап ачылган төркемдәге кызлар язуына да тап булган идек. Анда, үләр алдыннан Рүзәл миңа смс җибәрде, дип язылган. Әмма әнисе Гөлчәчәк ханым улының ике айдан артык телефоны булмавы турында сөйли. “Ул көнне иртән Рүзәл йөгереп кенә каядыр барып килгән”, – ди ул. Бу хакта аңа ире әйткән. Мәктәптә гел дус булып йөргән кыз сөй­ләвенә караганда, алар бер-берсен ошатканнар. “Ноябрь аенда Рүзәл минем янга килде дә, әти-әнием синең белән аралашмаска куша, диде. Шуннан соң бик сирәк очраша башладык. Соңгы мәртәбә ул минем янга 11, 18 декабрьдә килде. Килә дә, хәлләр сораша, ә аннары кызлар белән телефоннан сөйләшеп утыра иде”, – ди. Ә иң соңгы смс алган, районга ярышларга бергә йөр­гән дус кызы Рүзәлнең гаилә­сеннән зарланмавын әйтә. “Беркайчан да әти-әнисе турында начар сүз әйтмәде. Бик акыллы, тырыш, шат малай иде. Ә смс чынлап та башка кеше телефоныннан килде”, – ди ул. 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 13-14 | 25.01.2013
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№29 (827203) / 29.01.2013 17:36:21

Иркә, көнче вә күрәлмаучыларга кызма, бәрелмә, игътибар итмә, гафу ит, битараф бул!

Уйла: димәк ару йөзәсең.

дөрес - 21, рәхмәт.

Ятимлек, балигъ булганчы гына. Әмма ятимлек - гөмерлек яра - тәкъдир.

Тәкъдирнең әчесе дә, төчесе дә Аллаһтан икәнлеккә иман китерәбез, ышанабыз, юкса иман тулы булмый.

Пәйгамбәр сала Аллаһу гәләйһи вәссәлләм туганда әтисе вафат иде, алты яшендә әнисе дә үлде. Кемгә-кемгә, әмма ятимлекнең ничек-нәрсә икәнлеге аңа тиешле дәрәҗәдә һәм ничек кирәк шулай аңлатылды. Аллаһ аңа пәйгамбәрлекне иң күркәм холык һәм башка яхшы сыйфатлар бирде - бүләк итте.

Ятимгә ярдәм итүче җәннәттә минем белән менә шулай янәшә булачак дип, урта һәм имән бармакларын кушып күрсәтте.

Аллаһ Тәгалә бер нәрсәдән мәхрүм итсә, ул шуңа тигезне яки яхшыракны бирә.

Юлдаш.

№28 (827184) / 29.01.2013 11:10:35

дуслар,сез татарлармы,әллә америкослармы?
татар булсагыз КИКЕРҮ татарда гаеп эш түгел иде моңанчы,әмириканисләрдә усыру гаеп булмаган шикелле. алар ашап утырганда усырып алалар. гаепкә санамыйлар. ә инде берәрсе кикерсә,бу зууур гаеп.
№19,№20 сез кемнәр соң? татарлармы?

№27 (827182) / 29.01.2013 10:59:37

Акыллы малай син, кемдер! ботен кешелэр дэ синен кебек уйласын иде ул. Синен белэн килешэм.

№26 (827179) / 29.01.2013 08:00:57

Мин анладым!!! Ятим бала очен ин кадерле эйбер-не материальные ценности, э гаилэ, эти-эниле булу! Рузэл узенен эти-энисен белгэн,хэтерлэгэн(мин белмим), шуна курэ яна гаилэне узенеке итеп кабул итэ алмаган. Детдомнан киткэндэ мина да воспиткалар: "предворяйся,как будто тебе хорошо в новой семье" дип ойрэтеп жибэрделэр. Э минем эти-энием узлэре минем тормыш белэн,узлэрен минем урынга куеп карап яшэделэр...

№25 (827166) / 28.01.2013 19:55:38

Минем дэ Суворов училищесына барасым килгэн иде, сэламэтлек буенча мине дэ алмадылар.Анын очен генэ уз тормышынны жимерергэме?

№24 (827165) / 28.01.2013 19:47:26

Хэзер купме"гадать"итеп утырсагыз да,ул кайтып эйтмэячэк...-((( Рузэлгэ жан жылысы, игътибар житмэгэн,кимсенеп яшэгэндер ул,чонки, телефоны да булмаган! Компьютеры булганмы- юкмы? Аннары,кон саен шул кадэр эш эшлэр очен-хезмэтче тугел бит ул!

№23 (827122) / 28.01.2013 07:36:58

иркәгә)))

син акыллырак бит миннән назлы койрыгым,)))) ни сорарга мөмкин??? Белеп торыйм. Әзерләп куярмын миннән булырдай булса. Миннән булырдай булмаса, үзенә ничек табу юлларын эзләргә ярдәм итәрмен...Иркәдән.

№22 (827119) / 28.01.2013 03:07:58

Әйтәм ич, улым әле дә ашаганда посиди со мной дип аптырата.
тора-бара ул сине тагын нәрсәләрдер сорап аптыратырга мөмкин. бигрәк акыллы булып кыланасың инде. бөтен мәсьәләдә дә син генә белгүче.

№21 (827117) / 28.01.2013 00:04:44

№ 3, синең белән килешми мөмкин түгел:
"Кызлар белән бәйләнеш - кайбер үсмер егет өчен чишеп булмый торган мәсьәлә"
--------
Күрше авылда 10 - класс егете үзен әрәм итте, ошаткан кызы аның белән йөрмәгәнгә.
Язу да калдырмаган.
Тулы гаиләдән иде.
Бер дә болай кара тавыш чыкмады.

№20 (827110) / 27.01.2013 23:20:47

Нинди такт? Киресенчә,кеше ялгыш кикерсә,үзе гафу үтенергә тиеш!

№19 (827109) / 27.01.2013 23:18:38

Нинди сүз инде бусы тагын?

Кикерәсең????
Такт кая?

№18 (827108) / 27.01.2013 23:17:36

Абый-ападан калганны киеп үсү гадәти хәл инде бездә. Башта юклыктан,хәзер исә акча җитмәүдән шулай итәләр.

№17 (827107) / 27.01.2013 23:12:23

эзлим

№16 (827106) / 27.01.2013 23:09:40

мин узем жиденче класска хэтле абыйдан калганны киеп устем

№15 (827105) / 27.01.2013 23:04:24

Сомбелэ,нигэ приемный бала алган эти-энидэн гаеп эзлэргэ маташа халык?Уз эти-энисе белэн усептэ,кешедэн калган кием киеп усучелэр бар.

№14 (827104) / 27.01.2013 23:04:20

чыннан да,Дак кем ул7 кикеру что-ли7

№13 (827103) / 27.01.2013 23:03:10

Әй, Иркә,без үскәндә ачлык-ялангачлык иде.Ашарга ләм-мим.Урак өсте,төш вакыты җитеп килгәндә,бакчадан ярты чиләк яш бәрәнге казып алабыз-бармак белән,һәр төптән берне.Инешкә төшеп ком белән кабыгыннан әрчибез,учак ягып казанга салабыз.Шул арада 1 чиләкле самоварга чишмә суы салып самовар куйып җибәрәбез.Ул да түгел әниләр урактан кайтып җитәләр.Кесәләрендә арышы башы иде.Шуны уып, кичен әни үрә пешерә иде,кычыткан кушып.Бик шат идек.Әни дә шат була иде.Хәзерге эт заманында,бандит балалар гына туа.Аналарыда шундый-уҗас.

№12 (827099) / 27.01.2013 22:43:20

Нигә кикерәсең Иркә?

№11 (827098) / 27.01.2013 22:39:26

Балалар ялгыз хәзер.Хатын-кыз карьера ясый, дөньядан артта калмыйм дия-дия көн озын эштә.Ялгыз баланың башына ни килмәс!!!!

Әни калхуз эшеннән 4 тә кайта иде. Менә шул сәгатьтән без аның белән идек. Әнинең өйдә икенче сменасы башлана иде.

№10 (827097) / 27.01.2013 22:36:07

Дак, җанкисәгем, Балдыз, әти-әниле гаиләдә дә әти-әни гаепле!!!!!!!

№9 (827094) / 27.01.2013 22:28:10

Гаиләнең матди хәле кыенрак булган саен,укырга теләк тә,омтылышлар да көчлерәк иде ахыры,ул заманда.
Дөньяның ни икәнен дә белмәгән 10-12 яшьлек балалар, үз-үзеңне ничек үтереп булганлыгын да белмиләр иде. Башларына да кертмәделәр.
Информацияләрнең тиз йөреше үз эшен эшли шул.Берәү эшләп караганны икенчесе нигә эшләп карамасын?

№8 (827092) / 27.01.2013 22:22:41

Иркә! Ач күзең! Суицид әти-әниле гаиләләрдә дә күзәтелә.

№7 (827091) / 27.01.2013 22:06:52

Балдыз,

ничек үстек???Беренчедән үз әти-әниең белән үскәнсең.Бу иң мөһиме. безнең авылда өч ирдән тапкан өч балалы хатын яши иде. Андагы фәкыйрьлекне әйтәсе юк иде.Барысы да үстеләр. Берсе хзтта пединститут бетерде. Фәкыйрь булсалар да, әниләре балаларын яратуы күренеп тора иде.Күрәсең яратуы бар нәрсәне компенсацияләгән.
Бала чакта уртача тигезлек кирәк.Безнең ил халкының картаеп беткәненә дә кирәк хәтта.Мин язып бетерә алмаганнарны Сөмбелә әйткән, килешәм аның сүзләре белән.Уртачадан калышса, үз балаң да кимсенә әле ул. Ә приемный бала тем более.
Балдыз кич күрешә идең. Иседә төшер әле ничек күрешкәнеңне??? сикереп килеп әниеңә чәй ясый идеңме??? Әниең ана тавык кебек балаларын янына җыйгандыр, тәмле токмачлы ашын салып биргәндер. Хәлегезне сорашкандыр...

№6 (827073) / 27.01.2013 21:11:18

Хотели как лучше Сөмбелә. Только һәрвакыттагыча килеп чыккан.
Ничек үстерделәр икән безне элек?
Психолог дигән сүзне дә белмәдек. Әти-әни белән кич кенә күрешә идек,но андый-мондый нәрсә күңелгә дә килмәде.

№5 (827071) / 27.01.2013 21:05:26

15 яшьлек малайның 2 ай буе телефонсыз булуына сез ничек карыйсыз? Телефон ул хәзер роскошь түгел, гади генә булса да телефон кирәк иде. Бу яшьтә кимсенү хисе бик көчле була бит. Иптәшләренеке бар, аныкы юк, кызлар белән дә кызыксына башлаган вакыт. Минем группамда приёмный семьялардагы балалар да бар. Алар өчен бирелгән акчаларны төрле семья төрлечә тота.Кайбер семьяларда балаларга гел кешедән калган киемнәрне кидерәләр, алар шул киемнәрнең дә кадерен белеп, чиста-пөхтә итеп кияләр. Ләкин айга бер булса да балага кечкенә генә булса да бер яңа әйбер алып сөендерергә кирәктер, башкалардагы яңа киемне күреп аларның күзләре кыза бит.Баланың үсеше өчен кирәк булган әйберләргә дә акча жәлләгән гаиләне аңлап булмый, ә ни өчен алган баланы?

№4 (827070) / 27.01.2013 21:02:05

Психолог Джигурды ходит к психологу.

№3 (827048) / 27.01.2013 17:35:19

Иркә, бөтен очракларны да гомуми киртәгә куып кертү дөрес үк булмас. Кызлар белән бәйләнеш - кайбер үсмер егет өчен чишеп булмый торган мәсьәләгә әйләнүе бар. Аның үсмерлектән ир-егеткә күчү чоры. Үги булса да әнисе өчен хәзер авыр вакыт һәм сынау.

Тәкъдир һәм әҗәл мәсъәләләре дә бар.

Әйе, үги ата-ана ягыннан игътибарсызлык, коры булу, наз җитеп бетмәү, бик мөмкин.

Үз баласы белән дә андый очраклар бар бит. Әмма бала бәлигъ булган булса, гамәле өчен Аллаһ каршында ул инде үзе җавап бирәчәк. Исламда үзеңә үзең кул салу биик сирәк очрак. Һәм ул кичерелми дә бугай. Юлдаш.

№2 (827047) / 27.01.2013 17:13:39

Хәзер һәр гаиләгә психолог кирәк. Психологлар гаиләсенә дә психолог кирәк. ...Шундый илдә яшибез!!!

№1 (827043) / 27.01.2013 16:12:14

Әлбәттә, кызларның язмышын хәл иткәнче алар белән тәҗрибәле психолог эшләргә тиеш.

Аларны урнаәтыруда яңа әти-әни сүзе хәл итми. Балалар үзләрен ничек хис итәләр бу гаиләдә??? Моны психолог кына билгели ала.

Болай яшүсмер үзенә кул салган икән, бу һичшиксез ата-ана гаебе.

Психолог фикере буенча балалар ата-анада калдырыла икән, бу гаилә гел контрольдә булырга тиеш.Тормыш-еөнкүреш шартлары буенча гына түгел, психоло күзәтүе астында булырга тиешләр.

Әйтәм ич, ул анага яшүсмер малае сикереп торып чәй ясавы, әни кешенең коры гына баш тартуы әни ягыннан балага карата бернинди якын хисләр булмавы турыда сөйли.

Әйтәм ич, улым әле дә ашаганда посиди со мной дип аптырата. Русча әйткәндә семейный обедлар, татарча җыелышып тәмләп чәй эчүләр туклануны гына күрсәтми, гаилә ара мөнәсәбәтләрне билгели.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте