поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.01.2013 Җәмгыять

Беренче баласына өлеш чыкмасын дип, өен башка балаларына бүләк иткән ир урамда калырга мөмкин

Ир кеше агач утыртырга, ир бала үстерергә һәм йорт салырга тиеш, диләр. Зәй районының Аксар авылында яшәүче Нияз Талипов боларны үтәгән дә шикелле: агачын да утырткан, төпчеге дә – малай. Тик менә салып чыккан йортыннан гына бүген аны куалар.

Алдадылар мине

– Үземнең йортымны хатыным һәм өч балама бүләк итү кәгазенә кул куйдым, – ди Нияз. – Әмма мин бит аны укып тормадым. Беренче хатынымнан кызым бар. Икенче хатынымнан өч бала – ике кыз һәм бер малай. Икенче хатыным Чулпан, йортны төзеп бетергәч, беренче никахтагы балаң килеп, өлеш сорап йөрмәсен, дип нотариуска барып, ниндидер кәгазьләр ясатып кайтты да шуларга кул куярга кушты. Өч елдан соң мине өйдән куа башладылар. Зәйдә суд булды. Миңа теркәлүдән төшеп, өйдән чыгарга кушалар. Мин хәзер кая барыйм, кайда яшим? Шулай урамда калырга тиеш микәнни мин? Ул өйне көне-төне йокламыйча эшләдем. Апам хәтта 150 мең сум акча биреп торды.

Нияз Талипов фикеренчә, йорттагы үз өлешен балаларга бүләк иттергәндә, аңа киләчәктә йортсыз калу куркынычы турында беркем дә аңлатмаган. Ки­ресенчә, әлеге йорттан файдалану хокукы сакланачак, дип ки­лешкәннәр.

– Ә бүләк итү кәгазендәге “торак йорттагы өлештән өченче затлар ирекле файдалана алмый” дигән пунктны укыгач, өченче зат сиңа кагылмый, ул безнең гаиләгә кагылышы булмаганнарга керә, дип аңлаттылар, – ди Нияз. – Чын мәгънәсен хәзер башыма төшкәч кенә аңлый башладым. Алдан ук белгән булсам, гомеремдә дә бу кәгазьгә кул куймаган булыр идем.

Суд карарыннан

Чулпан белән Нияз 2012 елның 13 гыйнварында законлы төстә аерылышканнар. Чулпан Талипова Зәй шәһәре судына мөрәҗәгать итеп, Ниязны йорттан чыгаруны һәм аннан файдалану хокукыннан мәхрүм итү­ләрен сорый. Аның судтагы чыгышыннан аңлашылганча, йорттагы өлешне бүләк итү турындагы килешү 2008 елда ук төзелгән һәм ул вакытта Нияз Талиповка бу эшнең барлык нечкәлекләре дә яхшылап аңлатылган, йортсыз калу куркынычы турында да кисәтү ясалган. Аерылышкан вакытта ир белән хатын арасында мировой килешү төзелә һәм уртак көч белән тупланган мал­ның бер өлеше Нияз Талиповка күчә.

Судта Талиповларның олы кызлары да катнаша. Ул әтисе белән әнисенең начар яшәве, әтисенең әнисен кыерсытуы һәм өйдән кууы турында сөйли. Хә­зерге вакытта әни белән бик яхшы яшибез, дип әйтә.

Чулпан дәгъвасына Нияз да каршы иск белән чыга һәм бүләк итүне гамәлдән чыгаруны сорый. Чынлыкта, өлешне бүләк итү беренче никахтан туган кызына бирмәү йөзеннән “күз буяу” өчен генә эшләнгән, дип аңлата.

Судта шаһит буларак катнашкан И.Шакирҗанов Ниязның туганы булуын һәм аларның күршеләрендә гомер итүен әйтә. Өйләрендә тавыш-гауга чыкканын беркайчан да ишеткәнем булмады, ди. Беркайчан да Чул­панның өй ишеге төбендә торганын күрмәгәнлеген әйтә. Машина белән килеп, нәрсәдер төяп киткәнен генә күргәнем бар, ди.

Р.Ракипов йортны төзегәндә үзенең булышуын әйтә. “Талиповларга кунакка йөргәләдем, Чулпан өйдән үзе чыгып китте. Аларның йортлары һәрвакыт ачык”, – ди.

Л.Миннебаева исә Чулпан Та­липованың авылга килеп, еш кына өенә керә алмыйча китүен әйтә. Үзенең шәхсән әлеге өй ишегалдына кереп каравын һәм бар җирдә дә йозак эленгәнлеген раслый.

Барлык якларны да тыңла­ганнан соң, суд Чулпан Талипова биргән искны канәгать­ләнде­рергә кирәк дип таба, Нияз Талиповны теркәүдән төшереп, өйдән чыгарырга, дигән карар чыгара.

Гафу итәргә дә риза идем

– Мине өйдән куалар дип әйтергә ничек теле әйләнә, әле дә булса шунда яшәп ята бит, – ди Чулпан Талипова. – Нияз белән 17 ел бергә гомер иттек. Башта Зәй шәһәрендә 16 квадрат метр-лы малосемейкабыз бар иде. Шул кечкенә генә бүлмәдә яшә­гәндә бар җиребез дә җитеш булган икән, дип уйлыйм. Талашмадык та, өч баламны да шунда алып кайттым. Әмма Нияз Аксарда йорт төзү нияте белән йөри башлады. Җыйган акчабыз юк иде. Кемнән – 170, кемнән – 40, кемнән 20 мең сум акча алып тора-тора төзедек. Зәйдәге бүлмәне сату өчен аны хосусыйлаштырырга кирәк булды. Ә хосусыйлаштырып сату өчен балаларны өлешле итү кирәк иде. Аксардагы йортның яртысы миңа, яртысы Ниязга рәсмиләштерел­гән иде. Малосемейканы сату өчен ул үз өлешен балаларга бүләк итте дә инде. Аның бөтен сере шул.

Аксарга кайтып яши башлагач, араларыбыз тәмам бозылды. Ул мине кыерсыта, начар сүзләр әйтеп рәнҗетә башлады. Ә бит мин гомерем буе: “Тукта, аңа булсын”, – дия-дия яшәдем. Малай кирәк, диде. Шуңа өченчегә бала алып кайттым. Бергә яшәгәндә 14 ел буе беренче баласына алимент түләде. Ә хәзер исә өч балага нибары 3 мең сум акча бирә. Минем белән аерылышканчы да шул эшендә эшли, хезмәт хакы аз түгел иде. Хәзер аз акча эшлим, дип белешмә алган.

Бүген мин Зәйдә, ике бүлмәле фатир арендалап яшим. Ай саен 5,5 мең сум түләргә туры килә. Ике кызым мәктәптә укый, улым балалар бакчасына йөри. Алар белән бик аз вакыт үткәрергә туры килә дип, тәүлек буе эшли торган эшемнән киттем. Шуңа хезмәт хакым азайды. Монда балаларны укытырга мөмкинлек­ләр күбрәк.

Баштарак мәлләрдә, күңелгә бик авыр булса да, ялгыштым, дип яныма килсә, гафу итәрмен, дип уйлый идем. Әмма гел-гел әшәке сүзләр ишеттереп тора башлагач, күңелем кайтты. Миңа Аксардагы йорт кирәк түгел. Мин аңа башта ук әйттем: “Кеше көл­дермик, йортны сатып бүлешик. Сиңа тигән өлеш торак алуга җитмәсә өстәрмен”, – дидем. Ипи тотып ант итә алам. Ул риза булмады. “Бу өй – минеке!” – дигәнне генә белә. Инде шушы көн җитте, ышанасызмы-юкмы, балаларның чаңгыларын да алганым юк шул йорттан. Бөтен җирдә йозак, өйгә кереп булмый. Шуңа чарасыз калып судка бардым да инде. Мин өч бала белән кая барыйм?

Йорт саткан акчаның биштән бер өлешен бирергә риза мин аңа. Кешеләр, өегез ким дигәндә 2,5 миллион тора бит, диләр. Зәйдән ике бүлмәле фатир алсам, калганы кирәк түгел. Ә монда андый тораклар 1 миллион сум ти­рәсе тора. Нияз үзе киреләнә, мин нишләтим?

Туганнарча чишәргә кирәк

Әлбәттә, бер-береңнең үзәге­нә үтеп, теләсә нәр­сә әйтергә, те­ләсә нинди га­мәл кылырга мөм­кин. Әмма, иң беренче чиратта, бала­лар­ның ихтыяҗ­ларын истә тотып эш итәргә кирәк, минемчә. Газетабыз юристы Роберт Туктаров та шул фикердә:

– Мәкаләдән күренгәнчә, Нияз Талиповның бүләк итү ки­ле­шүен гамәлдән чыгарырдай законлы нигез чыннан да юк (РФ Гражданнар кодексының 578 нче маддәсен карагыз). Шуңа күрә суд карары хаклы. Бу бәхәсне туганнарча, кешеләрчә чишәргә кирәк. Аның өчен гади генә ки­лешү төзергә була. Редакция укучыларыбызга бушлай ярдәм итә ала. (987) 297-90-52 телефоны аша мөрәҗәгать итегез.
 


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 13-14 | 25.01.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»