• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
05.12.2008 Сәясәт

МММ СИНДРОМЫ? РИМЗИЛ ВӘЛИ МИЛЛИ-МӘДӘНИ МАЗОХИЗМ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНМӘСКӘ ЧАКЫРА

Соңгы вакытта матбугатны ачсаң, гел куркыныч хәбәрләр генә килеп тора төсле: бетәбез, шәһитләргә һәйкәл юк, район үзәгендә мәктәп юк, кайбер гали затларыбыз, Казаннан татар рухын куып чыгару бара, татарсыз Татарстан төзиләр, дип кайнар-кайнар белдерүләр ясыйлар. Күңел кителеп киткәндәй була, әллә чынлап та бетүгә бара инде бу татар дип шикләнеп куясың... Шундыйрак уйлар белән Римзил Вәлигә мөрәҗәгать иттем. Ул нәрсә уйлый икән дип. Ник нәкъ менә аңа? Чөнки Римзил абый 15 ел буена Бөтендөнья татар конгрессында рәис урынбасары булган кеше, “Азатлык” кебек бәйсез радионың Казандагы җитәкчесе. Мәдәният өлкәсендә дә чит кеше түгел: гомер буе үзәк һәм республика матбугатында шушы теманы яктырткан. Ул гына да түгел, ТР вице-премьеры, мәдәният министры Зилә Вәлиеваның тормыш иптәше.

– Римзил абый, урыс телле татарлар байтак. Бе­рәүләр алар инде татар тү­гел дисә, икенчеләр татарлыкны тел генә билгеләми дип саный. “Звезда Поволжья” газетасы мөхәррире Рәшит Әхмәтов безгә әң­гәмәсендә “Татарча бел­мә­гән татарлар Татарстанны әзрәк ярата дип уйлыйсызмы әллә?” дигән иде. Сез кайсы якта?

 

– Милләт билгесе – ул мил­ли үзаң, телне, тарихны, мә­дәниятне белү. Ләкин мил­ли үзаң барыбер беренчерәк. Танылган шәхес миллион яки йөз мең кешелек аудитория алдында үз милләтен әйтсә, бүген ассимиляцияләшеп барган заманда бу бик әһәмиятле.  

 

Рудольф Нуриев әллә бел­гән татарча, әллә белмә­гән, ләкин “Times” журналының беренче битендә рәсеме астында “I’m tatar” дигән белдерү ясаган. Аның холкы, әхлагы нинди бул­уы, кайда туганы мө­һим түгел.  “Мин – татар” ди­гән сүзе беренчел.  Марат Ба­шаров татар икәнен аңлый гына түгел, ә үзен безнең милләт кешесе дип хис итә.  Татарча белер-белмәс кызыбыз Алсу – дөньякүләм эстрада йолдызы, яһүд кешесенә кияүгә чыгып, әти-әнисе, әби-бабайлары күңеленә нинди яра салганын аңлап, альбомына туплаган 11 җырны татарга гына хас булган мелизмнар белән башкара. “Ак каен”, “Олы юлның тузаны”, “Кышкы романс” кебек җырлар тупланган җыентыкка. Бу зур әһәмияткә ия күренеш.

 

Алсу, Марат Башаров кебекләр күбрәк булсын иде әле ул! Алар, һичшиксез, безнең татарлар! Шул ук вакытта арабызда татар икә­нен яшергән күпме кеше бар?! Гадәттә, андыйлар арасында татар ата-анадан туып, театрлы, матбугатлы, радио һәм телевидениеле Казанда үсүче­ләр була.

 

–  Бүген татар элек күз ал­дына да китерә алмаслык мөмкинлекләргә ия. Интернет, спутник телевидениесе бар. “Татарстан-Яңа Гасыр”ны чит илдә дә, Себердә дә карый алалар. Татар җырын тыңлау проб­лемасы тумый, дисклар күп­ләп сатыла, ниндие генә юк! Бер яктан, алга китеш. Ләкин, икенче яктан, татар мәктәпләре кыскара, республикабыздан читтә БДИны урыс телендә генә тапшыру аркасында туган телдә белем бирүне чиклиләр, чеп-чи татар мәк­тәп­ләре урысчага кү­чәргә мәҗбүр. Чынында милләт үсеш алдымы, әл­лә артка чигенеш көчле­рәкме?

 

– Артка тәгәрәвебез – ул Русиядә демократиянең кысылуы, вертикаль сәясәтнең көчәюе,  милли республикаларның, халыкларның үсешенә шикләнеп карау. Безнең милли күтәрелештән федераль хакимият шүрли икән, димәк, яхшы эшләгәнбез булып чыга. Икенче яктан объектив процесс бара – милләтләрне глобаль­лә­шү тегермәне тарта. Бу процесс та­тар милләтенә карата мәр­­хәмәтсезрәк. Төп мәсьә­лә – глобальләшү шартларында үз-үзеңне саклау, үз-үзең булып калу.

 

Соңгы елларда милли үзаң үсешенә тәэсир итүче көчләр арта. Бүген татар җәмгыятенең үсеше авырлаша дип уйламыйм. Киресенчә, милли үсеш өчен хә­зер­ге кебек уңай шартлар тарихта беркайчан да булмагандыр, бәлки. Татарстан бюджетыннан милли мәгарифкә, мәдәнияткә миллиардлаган акча бүленә, космостан телевизион татарча тапшырулар таратыла, кинофильмнар төшерелә, театрлар эшли, Татарстаннан читтәге төбәкләрдә Сабан туйлары оештырырга, мәдәни үзәкләр, мәчетләр ачарга матди һәм методик ярдәм күр­сәтелә. Мәдрәсәләр, гимназияләр, урта һәм югары уку йортларында татар бү­лекләре, факультетлар, фән­ни институтлар эшләп тора. Милләтпәрвәрләрнең исемнәре кайтарыла, аларга һәй­кәлләр куела.  Милләтне үс­терүдәге хезмәтләре өчен әдипләргә премияләр, мактаулы исемнәр, грантлар, орден-медальләр бирелә.

 

Сталин заманында моның өчен атканнар, төрмәдә череткәннәр. Исхакыйларның шул юлда йөреп, төрмә-сөр­ген­нәргә генә лаек булганнарын онытмыйк. Казанда берь­­юлы 3-4 татар телле ра­дио эшли, район-шәһәр­ләр­дә телерадиостудияләр ачыла. “Барс-Медиа” миллионлаган дисклар чыгарып тарата.

 

Бу – глобальләшүнең татарга биргән уникаль мөм­кинлеге. Бары тик хәзер ге­нә без дөньяга сибелгән татарга мәдәни азык  җиткерә алабыз.

 

Татарлыкны моңа кадәр дә үтереп бетереп булмаган, хәзер дә бирешмибез. Әл­бәттә, аның яшәү ихтыяҗы һәм теләге булса. Глобаль­ләшү шаукымында барлыкка килгән техниканың мөм­кинлеге үзе безгә ярдәм итә. Татарлар интернетта аралаша, алар ялгыз да, төркем­нәргә тупланып та алга хәрә­кәт итә ала.

 

Милли матбугатның тиражы төшә, ләкин аның бәра­бәренә интернет кулланучылар артмый. Бу – феномен. 300 ләп сайт бар, анда керүчеләрнең саны берничә йөз генә. Мин моны әйтергә гарьләнәм. Татарча белмә­гән­нәр татар сайтларына керми, ә татарча сөйләшү­челәр интернетны белми. Ә кем безгә 6 миллион татар турында бердәм мәгълүмат базасы  булдырырга, аралашырга комачаулый?! Рәхәт­ләнеп үз телебездә җырларга һәм тыңларга кем чик куя? Берсе дә каршы килми.

 

– Русиядә көчле республикалар тоткан ике мил­ләт бар – татар һәм баш­корт. Та­­тарстанда тел, мәдә­ниятне саклауда бар нәрсә дә үзебездән тора дигән сәясәт алга сөрелә. Ә баш­кортларда мо­ның бе­лән күбрәк дәү­ләт шө­гыль­ләнә. Югыйсә бездә дә, аларда да ике дәүләт теле. Икебездә дә сүзгә-сүз туры килгән “Тел­ләр турында”гы закон бар. Күрше республикада тран­спортта да, сәүдә үзәк­лә­рендә, учреждениеләрдә, җитештергән продукцияләрендә бар мәгъ­лү­мат төп-төгәл, хатасыз ике телдә языла. Баш­корт­­лар уңышлы эшли бу өл­кәдә, чөнки дәүләт моны үзе контрольдә тота. Ә без­дә моның өчен милли җә­мәгатьчелек борчыла.

 

– Димәк, Башкортостанда түрәләр дә, гади халык та законны үти. Башкортларның төп мәсьәләсе милләтнең аз санлы булуы, шу­ңа да административ ресурска таяналар. Ә бездә, киресенчә, ул ресурсларны кулланып бетермиләр. Бер яктан, мондый либеральлек милләтара  тынычлыкны сак­­­лый дип санала. Икенче яктан, бу закон тулысынча үтәлми дигән сүз. Шулай икән, парламент кабул ит­кән, президент имзалаган за­коннарны бар дип тә бел­мә­гән урта куллы чиновникларны кануннарны үтәргә мәҗ­бүр итәргә кирәк. Түрә дә бит кеше, аның да милләте бар. Димәк, милли үза­ңы шулай гына, милли тәр­бия алмаган ул. Мин кайбер чиновникларның милләт өчен янып торганын беләм. Һәр кеше үз эшендә, закон нигезендә милли хокукларын һәм ихтыяҗларын ихлас үтәсә, шул була инде ул милли үзаң. Шәймиев, Миңнеханов, Мөхәммәтшин татарча интервью бирә. Алар урысча гына сөйләшегез дип бер­сенә дә боермый. Ләкин безнең арада чиновникларны закон бозган өчен судка бирүче бармы?! Бу өлкәдә җәмгыять үзен тән­кыйтьләргә тиештер.

 

–  Бүген татар матбугаты, эстрада, эчтәлек ягыннан тәнкыйтькә дучар булса да, үз-үзен тәэмин итә. Ә әдәбият бу өлкәдә ниш­ләп аксый икән?

 

–  Галимнәр, язучылар көчле бездә. Әмма әсәрләр­нең эчтәлеген карасаң, Горбачев заманын, Хрущев, Бреж­нев эпохасын тасвирлау, шул вакыттагы язу стиле сакланып килә. Араларында кайберәүләр экспериментлар ясый. Ләкин бу очкыннар гына. Мәгълүмат һәм мәдәният конкуренциясенә сәләтле, аудиториянең ихтыяҗын канәгатьләндерерлек әдәби продуктлар әллә ни күренми. Бүген ике елга бер китап чыгарган гонорарга яшәгән авторлар күбрәк. Ләкин Совет заманындагы ке­бек бер проза китабы өчен  “Волга” ма­ши­насына җитәрлек гонорар алган вакытлар үт­те.

 

Телевидениегә килгәндә дә шул ук хәл. Сыйфатлы тапшыру чыгарыр өчен акча кирәк дип зарланалар. Бер үк фикерләр, темалар күтә­релә. Бервакыт Юдино бистәсендә Португалиядә вербовкага эләккән шпион Сметанин тотылды. Яисә чыгышы белән Троицк шәһәрен­нән, АКШта СССР разведчигы, 1941 елда Пирл Харборга һөҗүм оештырган Исхак Әхмәров турында төшереп булмыймы кызык тапшырулар? Моңа галәмәт күп акча кирәкми.  1998 елда Татарстан элитасында чыккан “фетнә” турында өстәмә материал биреп, сәяси дискуссия оештырып булмыймы?! Бәхәсләшүне, фикер иреклеген тыйганны белмим. Үз-үзебезне тышаулыйбыз. Мәс­кәү каналларын карагыз. Иртән зур вакыйга  булса, кичен инде ике төрле карашлы шәхесләр сүз кө­рәштереп утыра. Баналь әйбер – безнең ялкаулык.

 

Милли телевидениедә шоу-бизнес, эстрада белән мавыксалар да, гап-гади оператив мәглүматка, иҗтимагый-сәяси темага теш­ләре үтми.

 

– Айдар Хәлим, китап укымаган халыкның әдәбиятка карата мәхәббәтен ки­но аша үстереп була, бай әдәбиятыбызны дөньяга таныта алабыз, дигән фи­кер әйтте. Әкрен генә татар фильмнары да чыга башлады. Казанда “Алтын мөн­бәр” Халыкара кинофестивале уза. Ләкин үзебездә үткән чарада Татарстан кино төшерүчеләре бүләк­сез кала. Шулай булгач, нигә кирәк безгә бу фестиваль? Бу акча әрәм итү дип уйлау­чылар да юк түгел. 

 

– Әгәр татар фильмын карап, аның сценарий авторына, барлык актерларга,  операторга аерым бүләк бирәсең килә икән, фестивальне республика күләмен­дә оештыр!  Үзебез кино тө­ше­реп, үзебез аны карап, үзе­безгә бүләк өләшү ха­лык­ара фестиваль булмый. Әгәр синең зур профессиональ бәйгегә үтеп керәсең килә икән, “Алтын мөнбәр” – камилләшергә, үсәргә, башкалардан тәҗрибә белән уртаклашырга мөмкинлек бир­гән чара. Аллага шөкер, “Өч аяклы ат” бүләк алды бит! Димәк, татар киносы Иран, Һиндстан, Американыкы бе­лән ярыша ала.

 

– Сәясәтчеләр, журналистлар, әдәбиятчылар арасында, Татарстанга үп­кә белдереп, Мәскәү ягына авышучылар бар. Башта республикада зур ва­зый­фалар билиләр дә, аннары үзәк матбугат аша үзара пычрак атыша башлыйлар. Чүпне өйдән чыгару турында ни уйлыйсыз?

 

– Чүпне сәке астына яшерү турында хыялланырга кирәкми. Бүген теләгән ке­шедә фото һәм видеокамера, интернет сәхифәсе, газета бар. Ихтыяҗ булса, те­ләсә нинди мәгълүмат чы­гачак. Бүген  мәгълүмат киңлегендә Ринат Мөхәммәдиевны да, Ирек Мортазинны да тышаулап булмый. Без те­ләсә нинди чыгышка, хәт­та провокациягә әзер бу­лыр­га тиеш. Цензура кертергә теләсәк тә, бу мөмкин түгел. Ринатны җибәрмәскә иде үзебез­дән. Аның Мәс­кәү­гә китеп, республика белән сәяси кө­рәш арбасына утыруы кү­ңел­ле хәл түгел. Тәхет өчен үз халкының мән­фәгатен аска куеп, башкаларга корал булып хезмәт  итүче Шаһгали образы һәр­кемне сискән­дерәдер дип уйлыйм. Үскән төбә­генә, аша­ган табагына компроматлар тизәген ыргытуга юнь­ле кеше шатлана микән? Татарстан язу­чы­лар берлеге юбилеенда элекке рәис буларак аны ис­кә алмаганнар икән, бу ялгышны кичерергә кирәк.

 

Ул сезнең газетага “Казанны сагынып яшим” дигән. Кайтсын алайса. Аны да сагынучылар бардыр. “Казан утлары”ның 11 нче санында повесте чыкты, дәвамы булачак.

 

 Туган җиренә кайтучыны беркем дә чикләми бит.  Торырга йорты, йөрергә машинасы булгач, очкычлар, поездлар йөргәч...

 

– Русия ислам комитеты рәисе Гейдар Җамал безгә биргән интервьюсында, бүген үзара конкурент булучы кавказлы һәм татар мөселман өммәт­ләре бергә кушылырга тиеш, дип әйтте. Сезнеңчә, бу мөмкин хәлме?

 

– Көньяк темпераментлы халык белән сабыр холыклы татарны кушу мөмкин түгел. Исламны төрле милләт ке­ше­ләре кабул итә. Әйе, татарның дини үзаңы һәм динне белүе йомшаграк. Аның каравы дөньяви белеме зур. Ә кавказлыларда дин көч­лерәк. Русия хөкүмәте күз­легеннән татар мөселманнары адаптация үткән, урыс белән күптәннән якыннан яшәгән, аның традиция­ләрен белгән халык. Татарлар гомер-гомергә Шәрык илләрендә Русиянең илче­лә­ре булган. Әлбәттә, алар өчен татарларны өстенлекле итеп калдыру дөрес юнә­леш. Русия татар мөселман өммәтенә игътибар артыр дип уйлыйм. Кавказлылар һәм татар мөселманнары арасындагы көндәшлекнең кискенләшүе мөмкин. Әм­ма  дини оешмалар, дәү­ләт структуралары акыллы эш йөртсә, артык катлаулы хәл­ләр килеп чыкмас.

 

– “Азатлык” радиосын элек “Яңа гасыр”дан рә­хәтләнеп тыңлый идек. Ләкин башта тапшыру вакытлары кыскарды, аннары бөтенләй юкка чыкты. Бу күренешне Русиянең ирекле мәгълүматны кысуы белән аңлаттылар, соңыннан АКШ конгрессы радионың финанславын туктата, татар-башкорт ре­дак­циясе ябыла дигән сүз­ләр дә йөрде.

 

– Татар-башкорт редакциясе ябыла дигән мәгъ­лүмат булмады. Ә ретрансляциянең булмавы – “Азатлык”ны тыңларга теләгән кешеләрнең ихтыяҗларын чикләү. Русия хөкүмәтенең чит ил радиосының сөйләп торуына карашы нинди булуы аңлашыла, ул аның эшләмәвен тели. “Яңа гасыр” безнең тапшыруларны ретрансляцияләүне туктатып,   үзенең аудиториясенең бер өлешен югалтты һәм моңа тыныч карады. Һәрхәлдә, хәзер үзебезне иреклерәк хис итәбез. “Аzatliq.org” сәхифәсе эшли. Дөнья буйлап аны тыңлыйлар, укыйлар.

 

Башка мәсьәлә дә бар. “Азат­лык” үзе башка мәгълү­мат чыганаклары белән көндәшлек итә аламы? Аны башкалар узып китсә, ул игъ­­тибарсыз калырмы? “Азат­­­лык” яклаган  демократик кыйммәтләрне үстерүчеләр, милли һәм  гражданлык хисләрен уятучы, сәяси проблемаларны хокукый юл­лар белән хәл итәргә өй­рәтүче  мәгълүмат чаралары болай да бик  аз.

 

– Сезнеңчә, бу ел татарга кагылган нинди зур вакыйгалар белән истә калды?

 

– Төп өч тема истә калачак. Беренчесе – мәгарифтәге милли-төбәк компоненты өчен көрәшү. Милли компонентны бетерү – ул белем бирү стандартларында федерация субъектының вәкаләтен юкка чыгару. Милли республикаларның шушы эшкә кысылмауларын һәм киләчәктә республикаларны бетерергә телиләр. Бу эш башланды.

 

Бүгенге  Русиядәге унитаризм, хакимият вертикале, милли-төбәк компонентын бетерү шаукымы милли мә­гарифнең дәрәҗәсен төше­рә, әл­бәттә. Әмма бөтен бәла шунда гына булса, моны үз­гәртергә тә, җи­ңәр­гә дә мөм­­кин­ булыр иде.  Патша им­пе­риясен­дә татар мәгарифе­нә, матбугатына, театрына сукыр бер тиен дә бирел­мә­гән. Милләте булгач, көчле, хәл­ле татарлар булгач, форсаты табылган. Ә бүген Америкада, Финляндиядә, Төр­киядә татар мәгарифенә, матбугатына дәүләт ярдәме бар дисезме? Бөтен нәрсә милли үзаң, заманча күптелле, күпмәдәниятле милли компонентны һәр кешедә, гаиләдә булдыруга кайтып кала. Үзебезгә! Ә мин милли-төбәк компонентын бетерү турында ишеткәч шампанский ачкан татар дирекларын да беләм.

 

Икенче тема – икътисадый кризис. Халык ярты, бер елдан соң ни буласын белми. Аптырашта калды.

 

Өченчесе – “Болгар номерлары”ның сүтелүе. Бу вакыйга йөрәккә кадалды. Ләкин Тукайны үтердек, саттык, бөек шагыйрь йортсыз калды дип өзгәләнү – салкын акыллылык булмау күр­сәткече. Казанның Тукай урамында аның музее, шагыйрь исемендәге филармония бар, Тукай буенча диссертацияләр, китаплар чыга, мультфильмнар, кинолар төшерелә. Тукай турында “Шагыйрь мәхәббәте” дип исемләнгән опера иҗат ителде, Г.Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры “Кисекбаш”ны куйды. Казанда ике зур Тукай һәй­кәле бар, Петербург­та, Мәс­кәүдә, Җаекта да куелды. Бүгенге татар тор­мы­шын­да Ле­нин яки Шәй­­­ми­евтан биг­рәк Тукай исеме ешрак яңгырый. Татар мөһаҗир­ләре чит ил­ләрдә Тукай көн­нәрен, аның истәлегенә багышланган бәйрәмнәр үт­кәрә. Ничек аны үтердек ди?! Депрес­сия­гә бирелеп, “Дәү­ләт юк. Явыз Иван яулады, компонентны бетерделәр” дип елау үзебезгә бер нәрсә эш­ләмәскә сылтау эзләү, шыңшып яту, башны эл­мәк­кә ты­гу дигән сүз. Бу бик җай­лы позиция. Мин моны “МММ синдромы”, ягъни мил­ли-мә­дәни мазохизм дип атыйм.

 

Әйе, “Болгар номерлары”н сүтүне халыкка әйтми­чә, аңлатмыйча эшләү, проектны күрсәтмәү – ахмаклык. Бу гамәлне тормышка ашырган кешеләрнең берсе дә халык алдында акланмады. Ләкин безгә депрессия­гә бирелмичә алга барырга кирәк.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 05.12.2008
Ирек мәйданы печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№38 (10685) / 21.12.2008 22:51:23

Кругом кризис,эшсезлек. Бу турыда уйласан, мозахизм буламы, Римзил абый? Син узен дэ оптимист тугел бугай, гел тэнкыйтлисен...

№37 (10452) / 17.12.2008 10:36:23

...Тик алдагы көрәштә - татар халкының азатлыгы өчен көрәштә, безгә иң башта үзебезнең татарлар белән көрәшергә, сугышырга туры килер дип башка да китерә алмадык...

№36 (10450) / 17.12.2008 07:31:21

Римзил язганннарны эле гене укып чыктым.Бу уровеньда сулэшер кеше хэзер аз.Я зарлану сугену, я служебный положениедэн файдаланып миллэт исеменнэн файда куру. Ин кубесе - наданлык хэм битарафлык. Сезнен авыллларга районнарга чыгып, кешене тынлаганыгыз бармы? Мектеплерге кереп татар балаларын карагыз, тынлагыз башта.Башларында бушлык аларнын. Ата-аналарнын да.Татар теле, едебияты укытучыларны ни уйлый?Ирек мейданы шул турыда язсын.

№35 (10409) / 16.12.2008 14:05:21

Фикерлер хем тенкыйтлер урынлы.

№34 (10339) / 14.12.2008 22:35:41

каннибаллар, кыскасы. Мазохизм...

№33 (10336) / 14.12.2008 20:53:15

Якташ, жулэр чтоли син! ашау ул мэгънэдэ тугел. морально ашау дим...

№32 (10332) / 14.12.2008 16:29:58

Жимеш, эстэгефирулла диген.
Ахрызаман житкэч кенэ ,
Бер берлэрен ашар дип.
Сойли иде мина бабай,
Шулай донья ботэ дип.

№31 (10329) / 14.12.2008 15:11:22

тарих кабатлана. Ачлык мэйданын укып утырам эле менэ. бар да кабатлана. аерма бер генэ - ул вакытта оптимизм, кутэрлеш, ниндидер максат булса, хэзер пессимизм, гаеп эзлэу китте. хэрхэлдэ, мина шулай тоела. кутэрелэ бара - уз узен бетерэ бара, туа бара - уз-узен ашый бара.

№30 (10327) / 14.12.2008 14:08:07

НКЦ да татар конгрессы исполкомы утырышында мин дэ булдым.Эчпошыргыч совещаниедэ миллэт турында сойлэштелэр. Мофти Т.Тажетдин да килгэн. Сойлэшунен мэгнэсе будмаса да,бушка ашадым, талон биргэннэрие.

№29 (10296) / 13.12.2008 07:29:04

Жомга конне КНЦ да утырып,канны агуладым. Шул ук мозахизм- Русия безне бетерэ, Мэскэу безне янаклый, дип сукрандылар.Русиянен милли сэясэтен сугеп, берни дэ узгэртэ алмагач, татарлар пыяла банкыдагы тараканнар кебек... Митинг оештыра белмэслэр дэ, милли турэлэр жыелып митинг уткэрэлэр. Бер министр яки зам булмады, Госсоветтан да беркем юк иде. Батып барабыз, конгресс кына шэп эшли дип мактандылар.Бик куп кэгазь,грамота тараттылар.Брежнев соенэдер...

№28 (10109) / 10.12.2008 18:48:08

Тотыш фанаты,син минем Фанат исеменнэн мэхрум ителден. Яна гына. Юлын Мэскэудэ, мэскэу партиясендэ. Кумирларны тэнкыйтьлэмилэр.

Хэллэр узгэргэч, кайтырсын.

№27 (10106) / 10.12.2008 16:43:18

Ооо, рэхмэт сина, Тотыш! Нинди дэрэжэ минем очен.
Журналистлар, хаман яза белмэгэн, акыллы фикерлэр эйтмэгэн Римзил Вэлидэн интервью алганчы, Тотыш белэн энгэмэ оештырыгыз эле. Римма, син ичмасам алын инде бу эшкэ. Хет бер мэртэбэ акыллы, гыйлемле кеше фикерен ишетик инде. Алайса хаталар табудан башка, узенен рэтле нэрсэ эйткэне юк бит.

№26 (10103) / 10.12.2008 16:23:42

Тотыш фанаты, син минем number one fan. Хаталар белэн язарга рохсэт.
Макта мине, макта...Мактап торсан, эле эллэ нинди привилегиялэр бирермен

№25 (10095) / 10.12.2008 14:04:01

Бу Тотыш элэ инглизчэ дэ белэ икэн бит. Вау, как круто! Эле житмэсэ ВВСны да тынлый! Э инде анын татар хэм рус теллэрен ботенлэй камил белуен дэ искэ алганда, мондый кешегэ табынмыйча просто момкин тугел.

Синен фанатын булырга рохсэт ит эле. Хаталарым очен генэ бик эрлэмэ инде лэкин

№24 (10094) / 10.12.2008 13:22:21

Афэрин, Тотыш! Мин дэ ул Жимеш:)не Азатлыктан дип уйлыйм. минем исемне генэ тугел, башка кеше исемен дэ кулланып язу алар очен гадэти куренеш инде.

№23 (10092) / 10.12.2008 12:51:44

forevOr тугел, forever...Азатлык ул язудагы кагыйдэлэрдэн азат булуны анлатмый.

№22 (10090) / 10.12.2008 11:49:19

Минем комментстан ике комментс аста язган Жимеш:). башка вакыт узеннен нигын белэн кер. минекенэ кагыласы булма, анладынмы?

Фикерен белэн килешмим хэм аны минем фикер дип уйламавыгызны утенэм!

№21 (10089) / 10.12.2008 11:34:06

момкинлеклэре булса да, татарга интернет хаман ят эйбер булып кала...Аашый торган эйбер булса, алай булмас иде эле ул!!!

№20 (10088) / 10.12.2008 11:32:16

forevor,Римзил Салихович!!!Биргэнсез байларын!!!Бугенге кондэ сезнен кебек патриотлар кубрэк булса иде ул....

№19 (10087) / 10.12.2008 11:29:58

мда уж, "Болгар" га житештелэр..."Респкт Булгар" тозеп куймасалар ярый инде!Кем белгэн аларнын башында ни икэнен!!!

№18 (10086) / 10.12.2008 11:27:23

Эйе шул, кризис дигэн крис килеп чыкты хэзер...Бер елдан сон ни буласын Римзил эфэнде дэ белмэгэч...::)))Ринат белэн Ирек монда да килеп кысылганнар!

№17 (10083) / 10.12.2008 10:24:29

Римзил абый 15 ел буена Бөтендөнья татар конгрессында рәис урынбасары булган кеше, “Азатлык” кебек бәйсез радионың Казандагы җитәкчесе. Мәдәният өлкәсендә дә чит кеше түгел: гомер буе үзәк һәм республика матбугатында шушы теманы яктырткан. Ул гына да түгел, ТР вице-премьеры, мәдәният министры Зилә Вәлиеваның тормыш иптәше.

Иптяш Валеев сез большой начальник. И сез татарларны дорес обвиняете. За садомазохизму их к ответу. Гафу итегиз каламбур пылучилси. И насчет Интернета вы все знаете. Вот в этот сайт татары кермилэр. Пачемупатамучты анда интерес юк. А хозяева энтого сайта http://www.jaluites.ru одназначны садомадозисты. И пишушие туда мазохисты одназначно. Алар пачемуто узмиллятляреня как вы говорите мягко говоря бук аталар, грубо говоря пычрак аталар. И ведь монда беркемдэ гаепле тугел не правдали Римзиль Салихович, Зиля Рахимьяновна ? Бу бит МММ синдромымы? Алля бу Какая чудная игра дигян кинанын 2 сериясеме? Бездя бит инде никто и никого не преследует надеемся?

№16 (10078) / 10.12.2008 00:36:59

Слушайте, Риммалар, башка исем алыгыз эле, зинхар!))))))Бер намуслы Римма Гатина бар, ул безне бутамасыннар очен Римма-Арча дип куя иде. Сез дэ туган якларыгызны, шэрифлэрегезне эйтеп языгыз инде млин

№15 (10073) / 09.12.2008 23:53:50

Римма, хи из хи из бетифулл гирл малай жаным!!! фест жоурналист ин казан

бак але - хин барахынмы Алхуга? тап але Галиягэ бер билет!! анга калмады.. кулдан тартып алып бетерделэр!!

№14 (10069) / 09.12.2008 23:35:01

Мазохизм турында радиода берни булмады. Ирек Майданы газите мэкалэсе бу. Азатлыктагы тугел, ахмаклар.Зря сугенэсез.

№13 (10068) / 09.12.2008 23:32:41

Наргис неправа, Азатлык много дает сообщений про политику,криминал, образование и мигрантов из СНГ.Башкалар сулями ич безнен хакта.Татарлар кемге киряк? Разве что радио Азатлык...Котлыйбыз аны 55 яшь белян!

№12 (10048) / 09.12.2008 20:32:56

РВ үзе ничек кенә МММ белән шөгелләнә әле! Азатлык сайты Казанның мәдәни сайтына әйләнеп бара бит инде.Башка темаларга тешләре үтми кебек

№11 (9992) / 07.12.2008 20:42:56

сәләм.

азатлыкның сайтында күп йазмалары дөрес түгел, йүри шулай йазалармы шунда, комментарий калдырып булмай!, кайберләрендә генә җавап белгертү мөмкинлеге ачылган.
йазган кадәресенә дә исем белән урын таләп ителә һәм йазгач та кемдер кайчандыр аны укып рөхсәт иткәч кенә күренә. менә бу өч әйбер "азатлык" дигән сүзгә туры килмәй.

комментарий йазу механизмнары әйбәт ешләмәй, төрле браузерда төрлечә бозык.

мөхәммәд пәйгамбәр "кем бер халыкка охшаган ул шул халык кешесе" мәгънәсендә әйткән. (ул урысча сөйләшә торган үзләрен "татар" дип әйтә торган кешеләр үзләре бер йә бер ничә айырым халык булып чыга.) "татар" ул исем генә, ә җисем җисем инде ул.

№10 (9982) / 07.12.2008 00:11:31

Энгэмэдэ Римзил афэнде татарларнын барлык проблемаларнын нэкъ алмасына тиде. АФЭРИН!!!

№9 (9965) / 06.12.2008 16:53:36

“Яңа гасыр” безнең тапшыруларны ретрансляцияләүне туктатып, үзенең аудиториясенең бер өлешен югалтты".
Бу сузгэ "Яна гасыр" лылар ничек тузэ?!!!!

№8 (9963) / 06.12.2008 16:41:17

МАЛАЙ АКТЫГЫ, сойлэр сузе булмыйча чубек чэйнэучелэргэ аптырама. Нэрсэдер эйтергэ, ничектер ялганларга, акланырга кирэк бит инде. Кэгаз бите кутэрэ ул, лапшаны тонналап элсэн дэ.

№7 (9957) / 06.12.2008 16:10:32

"Татарча белмәгәннәр татар сайтларына керми, ә татарча сөйләшүчеләр интернетны белми."
НИЧЕК ИНДЕ ТАТАРЧА СӨЙЛӘШҮЧЕЛӘР ИНТЕРНЕТНЫ БЕЛМӘСЕННӘР?!ҮЗЕБЕЗНЕ ҮЗЕБЕЗ НАДАН ДИП АТАУ БИТ БУ!!!

№6 (9944) / 06.12.2008 14:01:05

Бу интервью Азатлыкта тугел, э Ирек Мэйданында чыккан. Элегрэк минем белэн энгэмэ ясадылар. Претензиям юк аларга. Шулай да Ирек мэйданы перерстраховаться иткэн, Р.Вэлине сораштырып.Э Римзил мина да жавап бирергэ тырышкан. Минем ана жавап болай- обязательно Казанга кайтырмын вакыты житкэч! Казанда шартлар узгэргэч. Шимбэ Конец недели гэзитендэ тулырак итеп яздылар минем жавапны. Тэки араларшыбыз, Казан куген томалап куеп буймый.

№5 (9943) / 06.12.2008 13:46:55

Бу сайттагы "Азатлик" мэкалэлэренэ куз салу белэн антидепрессантлар эчэсе килэ башлый.

№4 (9920) / 06.12.2008 10:11:55

Алдагы язганга остэп,
Остэн карап чыгып кына,
Сырхауны белеп булмый.
Качып яткан топ сэбэбен,
Сон ачкачтын- ун, булмый.
Халык белэн дисанция ясалдымы кот тэ тор инде нэрсэ булганын,арадан берсе башын кутэреп кычкырырга да курка башлагач тагын тарихка кайтып килсэгез,килеп чыбыркы белэн генэ уятырлык котугэ эйлэнеп барабыз тугелме сон?Котудэ дэ сизгерлэре булгач алар самосахранение дигэн акыл жебен уйната башлыйлар.МММ синдромын кемдер уз файдасына таба аударгалап эшли,законнарны да халык ирэнми,чонки ул аны дорес юлдан ботен кеше бармый икэнен курэ.Кыскача гына эйткэндэ кемдер янып яши,кемдер пыскырлык хэлгэ дэ житэ алмый.

№3 (9919) / 06.12.2008 08:22:19

"Милли матбугатның тиражы төшә, ләкин аның бәрабәренә интернет кулланучылар артмый. Бу – феномен. 300 ләп сайт бар, анда керүчеләрнең саны берничә йөз генә. Мин моны әйтергә гарьләнәм. Татарча белмәгәннәр татар сайтларына керми, ә татарча сөйләшүчеләр интернетны белми. Ә кем безгә 6 миллион татар турында бердәм мәгълүмат базасы булдырырга, аралашырга комачаулый?! Рәхәтләнеп үз телебездә җырларга һәм тыңларга кем чик куя?"
Чик куючы юк!!! Үзебез оеша алмыйбыз шул. Бөтен челтәр буенча эзләсәң дә әйтелгәнчә шул, берничә йөз кешедән артмыйбыздыр шул. Монда да бөтен матбугатны дер-селкетеп тотучы инетчыларга (бик яхшы мәгънәсендә), бүтән сайтларга да игътибарны арттырырга тәкъдим итәсем килә

"Милли республикаларның шушы эшкә кысылмауларын һәм киләчәктә республикаларны бетерергә телиләр."
Менә монысына да җитәкчелектән башка кемнәр генә каршы чыкты икән? Берләшеп эш итәргә кирәктер минемчә. Журналистлар да СМИ аркылы халыкны кузгатсыннар иде... Бергә тотынсак "артларына утыртып булыр" бәлкем

№2 (9915) / 06.12.2008 05:45:18

Моны беркем дэ белми.Узлэреннэн башка. Хэм алар Матбугат.ру, милли гэзитлэр укымый.

№1 (9913) / 06.12.2008 01:59:46

“Болгар номерлары”н сүтүне халыкка әйтми­чә, аңлатмыйча эшләүне күрсәтмәүче кем?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar