поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
18.01.2013 Җәмгыять

Һәр өйдә – күрәзәче («Битва экстрасенсов» караганнан соң)

Күп белергә телибез дә инде... Кызыклы китап, гәҗит алып укырга яратмасак та, телевизордагы шоу-программаларның берсен дә калдырмыйбыз. Яңалык җыю белән бергә, башыбызга кирәкмәгән мәгълүмат та «ага». Бу «эштә» ярдәмне интернет-телевизор да мулдан күрсәтә бит. Үткән яңа ел каникулларын гына алыйк. ТНТ каналында көне буе барган «Битва экстрасенсов» тапшыруы бик күпләрне үзенә каратып утыртты.

Динсез, имансыз халык шуны карап рәхәтләнде, күңеленә «ямь» тапты. Әти-әниләре янына сыенып, каникулдагы балалар да ышанып-бирелеп карады бу тапшыруны. Ел буе карап «туганнар»га әйләнгән багучыларыбыз, янәдән өебез түрендә утырган телевизор экраннарыннан үзләренең «тылсым»нарын күрсәтә бит! Экстрасенсларның да ниндие бит әле, иң-иңнәре генә сайлап алынган: кайсы карга, кайсы кәҗә тәпие тотып килгән. «Ах» итеп карап утырасың инде. Ничек дөрес әйтәләр икән болар дип, баш артын кашып утыручылар рәхәтләнеп йөгерерләр иде яннарына. Кайсыбызның гына үлгән әби-бабайларыбыз белән очрашып, теге дөнья хәлләре турында беләсе килми соң?! Әйе, «шәп» реклама бара бу каналдан.


Хәер, төрле ырымнарга, йолдызнамәләргә ышану, багучылык бүгенге көндә болай да модада. Үткәнне-киләчәкне әйтеп бирүчеләрнең бизнесы үскәннән-үсә бара. Шарлатаннарның кесәләре калыная барган саен, гөнаһ тавы ишәя генә. Чөнки Коръән-Кәрим сихер гыйлемен шайтан тәгълиматы, дип аңлата. Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсендә: «...Ул сихерчеләрнең үзләрен сихергә сатулары – нинди ялган эш, әгәр шуны белсәләр», – дип әйтә.


Пәйгамбәребезнең хәдисендә дә: «Әгәр бер кеше йолдыз гыйлемен өйрәнсә, димәк, бу кеше сихердән бер өлеш алган булыр, әгәр күбрәк өйрәнсә, сихердән янә күбрәк өлеш алган булыр», – диелә.


Иманыбызның ныклыгы шуның кадәр генәдер инде. Без, үзебез дә сизмәстән, яңадан-яңа юк-бар ырымнар уйлап чыгара башладык. Беркөнне әни бик матур үрмә гөл алып кайтты. Күрше апа: «Ирләрне өйдән биздерә бу гөл», – дип чыгарып атарга җыенган икән аны. «Минем чыгып китәсе ирем юк», – дип, әни сөенә-сөенә өйдә «үрмәләтте» мескен гөлне. Эх, шундый гөлләрне чыгарып атып кына ирләр өйдә утырса, ишек өсләренә ат дагаларын беркетеп кенә бәхет ишелеп төшсә иде дә бит ул!


Үткәннәргә күз салсак, сихерчеләрне яндырганнар, хөкем иткәннәр. Ә безнең заманда бу шөгыль һаман да колач җәя, чәчәк ата. Иң аянычы шул, моңа беркемнең дә исе китми: югарыдагылар да, матбугат та, дин кешеләре дә битарафлык күрсәтә. Дөрес, 80 нче еллар азагында телевидениегә үтеп кергән Кашпировский, Чумакларны тыйдылар тыюын. Тик чабылган билчән тармакланып чыккан кебек, аларга алмашка йөзләгән яңа маглар үсеп чыкты. Бернинди рухи азык бирмәгән мондый тапшырулар махсус эшләнә, халыкны адаштыра, Аллаһтан һаман саен ерагайта бара. Гөнаһ таратучы бу тапшыруларны карап вакытыбызны сарыф итеп утырганчы, әлеге вакытны һич югы берәр дини китапка багышласак, ике куянның койрыгын бергә тотар идек: дингә – вакыт, җанга – рухи азык.

Мәрьям АБДУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы