15.01.2013 Ир белән хатын
Никах килешүе - ышанмаучанлыкмы яисә бәхетле, тыныч тормышка баскычмы?
«Байлыгымны сөйгәнем белән бүлешәсем килми. Аерылыша калсак, Аллам сакласын, әллә ниләр уйлап чыгарыр тагын. Хатын-кыз андыйга оста ул». Танышларым арасында шушы рәвешле фикерләүче егетләр дә, кызлар да җитәрлек.
Өйләнешер алдыннан никах килешүе (брачный договор) төзү яшь парлар арасында көннән-көн популярлаша бара. Гаилә кодексының әлеге бүлеге турында белмәгән кеше юктыр. Тик бу пункт күп еллар дәвамында яшь парларның күз уңыннан читтә кала бирде. Ничек инде өйләнешергә дә өлгермәгән яшь парлар аерылышу турында уйлый алсын ди?
Гаилә кору өчен яшьләргә байлык кирәк?
Бүгенге яшьләрнең күбесе бераз булса да байлык тупламый торып өйләнешүне күз алдына да китерми. Гаилә тормышын башлап җибәрү өчен ким дигәндә фатир һәм машина булырга тиеш, дип саный алар. «Байлыкны бергәләп туплау», «иңне-иңгә куеп, бер-береңә терәк булып акча эшләү» кебек сүзтезмәләр көннән-көн искерә бара.
Илсур инде берничә ел дәвамында адвокат булып эшли һәм нәкъ менә мал-мөлкәт белән бәйле эшләр белән шөгыльлләнә. «Мин булачак хатынымны бик яратам. Шулай да, дөнья булгач, төрле хәлләр була. Аерылыша калсак, үзем туплаган байлыкны аның белән бүлешеп утырырга теләгем дә, көчем дә юк», - ди Илсур.
Гаилә - бар, ә байлыкны һәркем аерым туплый
«Әле берничә ел гына эшләвемә карамастан, әллә нинди хәлләр белән очрашырга туры килде. Гаилә корганда егет белән кызның күзләре томаланган була, берни турында уйламыйлар, мәңге шулай бәхетле яшәрләр сыман тоела. Төрле сәбәпләр аркасында гаилә җимерелә башлагач, бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җиткәч, башлана инде хәлләр. Шуңа күрә, аерылышу тыныч узсын өчен алдан ук артын уйлап эш итәргә, ягъни никах килешүе төзеп куярга кирәк. Мин ирем яки хатыным белән беркайчан да аерылышмаячакмын дип беркем дә әйтә алмый. Мин хәзер әлеге контрактның ни дәрәҗәдә мөһим булуын ачык аңлыйм», - дип сөйли егет.
Никах килешүе гаиләне тарката
Хәер, әлеге төр килешүнең, киресенчә, гаилә таркалуга китерүен, парларның бер-берләренә булган ышанычын киметүен, аңлашып яшәргә комачаулавын дәлилләүче мисаллар да бар. «Безнең күршедә генә яшь гаилә тора. Алар өйләнешкәнче үк мал-мөлкәтләрен бүлеп куйганнар иде. Тик озак та үтмәде, гаиләләрендә тавыш-гауга китте. Машина алсалар да, берәр төрле кыйммәтрәк көнкүреш кирәк-ярагына акча тотсалар да аны кем исеменә яздырырга кирәклеге турында бәхәсләшәләр. Тормышлары һаман да шул рәвешле дәвам итә. Гаиләме инде шул», - дип уртаклаша бер танышым.
Парларның никах килешүе төзергә атлыгуын галимнәр хатын-кызларның ир-ат канаты астында гына утырмыйча, карьера ясарга омтылулары, хәзерге яшәү рәвешенең башка еллар белән чагыштырганда күпкә яхшырак булуы белән аңлата. Шулай да, әлеге төр контрактны төзүгә һәр гаиләнең үз сәбәбе бардыр, мөгаен. Ничек кенә булмасын, мал-мөлкәтне үзара бүлү-бүлмәү - һәркемнең үз эше.