• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 28 Июль
  • Айрат Акимов - җырчы
  • Нургали Булатов - журналист
  • Якуб Агишев (1899-1972) - галим
  • Рәшит Ибраһимов - язучы
  • Наил Мәганов - җәмәгать эшлеклесе
  • Рамил Нотфуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Розалина Шаһиева - шагыйрә
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
  • 62 яшьлек Ир Яна гына пенсиягэ чыктым казаннан ерак тугел район узэгендэ яшим бакча яратам бераз гына умарталарым бар жыр монга гашыйк узем шикелле ялгызлыктан туйган 55 62 яшьлек хатын кыздан шалтырату кэтэм тел 89270417535
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
  • Добрый день! Продаю мёд из своей пасеки. Пасека находится около липового леса, в отдаленном от основных автомобильных дорог. Мёд характеризуются экологической чистотой и повышенными лечебными свойствами. Мёд цветочно-липовой. Цена 3л - 1300. Имеется доставка по городу Казани. В продаже имеется мёд в сотах весом от 1кг 500гр - до 2 кг. (вес тары не входит). Цена - 600 р/кг. Оптовом покупателям (от 10 банок), скидки. Желающие пишите по номеру 89600344439
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
 
 

 
Архив
 

               

14.01.2013 Мәдәният

Камалда премьера: “Җәйнең бер көнендә”

8 февральдә Камал театрының Кече сәхнәсендә Норвегия драматургы Йон Фоссе пьесасы буенча “Җәйнең бер көнендә” спектакленең премьерасы була. Әлеге пьеса Россиядә тәүге мәртәбә куела. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Йон Фоссе – танылган Норвегия язучысы, драматург һәм шагыйрь. Аны бөек Хенрик Ибсен белән чагыштыралар, ә әсәрләре бөтен дөнья театрларында куела, шул исәптән Россиядә дә.

“Җәйнең бер көнендә” пьесасы 1999 елны язылган. Аны пьеса дип атау да кыен. Фоссега хас булганча ритмлы проза теле белән иҗат ителгән бу әсәрдә тыныш билгеләре юк, кабатлаулар һәм паузалар күп. Бер үк сүзләрнең һәм җөмләләрнең еш кабатлануы текстның ритмын һәм эмоциональ нигезен тәшкил итәләр. Пьесаның теле, геройларның сөйләме бик гади һәм шул ук вакытта музыкаль дә.

Пьесаның сюжеты катлаулы түгел – героиня, иренең ни өчен аның тормышыннан югалуын аңларга тырышып, яшьлегендә булган вакыйгаларны искә төшерә. һәр кеше тормышында диярлек язмышын төптән үзгәртердәй вакыйгалар була. Алар кабат-кабат үткәннәргә әйләнеп кайтырга, күңелдә таш булып яткан һәм истәлекләр чоңгылына тарткан бик күп сорауларга җавап эзләргә һәм шул хәлләрнең сәбәпләрен анализларга мәҗбүр итәләр.

Спектакльдә нибары 6 персонаж. Фоссеның геройлары исемсез, автор тарафыннан алар бик саран сурәтләнгән - бу кешеләр кемнәр, ни белән шөгыльләнәләр, нинди профессиягә ия – бу турыда һәркемгә үзенә фаразларга кала. Персонажларны гади генә итеп Хатын, Аның дус кызы, Дус кызының ире, Хатын яшьлектә һәм башка шундый исемнәр белән генә билгели автор. ХАТЫН ролендә Татарстанның халык артисткасы Люция Хәмитова. Шулай ук рольләрдә Алсу Каюмова, Ләйсән Фәйзуллина, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Илнур Закиров һәм Алмаз Гәрәев.

Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, әлеге пьесага алынганда: “Юбилеема үз-үземә бүләк ясыйм”, - дип әйткән иде. Пьеса өстендә эшне ул инде 2012 елның көзендә үк башлады. Ә гадәти булмаган бу материал өстендә эш чыннан да үзенчәлекле бара. Режиссер артистлар белән берлектә төрле тренинглар һәм күнегүләр ярдәмендә текстның “асылына” төшенү юлларын эзли.

“Җәйнең бер көнендә” пьесасы үзенчәлекле әсәр, Россиядә ул тәүге мәртәбә куела. Премьера, эксперименталь спектакльләр мәйданына әйләнеп баручы  Камал театрының Кече сәхнәсе өчен махсус әзерләнә.

Спектакльнең премьерасы 8, 9, 10 һәм 19 февраль көннәрендә.


Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№5 (826034) / 18.01.2013 21:55:59

Ялгышасын, "Узып барышлый"... Тинчурин театрында Юзиевнын тагын 2 спектакле куелган иде - "Резидэкэй", "Гашыйклар тавы" - алар бик матур хэм озак барды. Берсен И.Махмутова куйды, икенчесен Ленар Садриев дигэн режиссер.

№4 (825491) / 15.01.2013 16:48:05

Х.Вахит Тинчурин театрында бара Илхам.
Ә менә Юзиевны Тумашев кына куйды бугай. Аңа Сәлимҗанов та алынмады нигәдер.
Моңсу комедияләре миңа да бик ошый.

№3 (825466) / 15.01.2013 13:26:42

тамашачы, cинен фикерен белэн килешэм. Безнен Х. Вахит, И. Юзиев кебек классикларыбызныэ пьесаларын куйсалар халык кубрэк йорер иде. Камал арптистларына Тубэн Кама режиссеры Ростэм Галиев кебек талант кирэк. Эчке тоемлавы белэн халык кунеленэ ни хуш килэсен алдан белэ бу кеше.

№2 (825456) / 15.01.2013 12:14:13

Үзебезнең татар классикларының әсәрләре сәхнәләштерелеп бетте шул. Соңгы елларда гаилә белән барып карарлык спектакльләр кимеде. Норвегия халкы Бикчәнтәйгә зур рәхмәт укыр инде...

№1 (825315) / 14.01.2013 15:59:03

Безләргә мондый эксперементларны күрү язмас инде.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar