|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2008 Криминал
ЫШТАН БӨРМӘСЕНДӘ НӘРСӘ БАР?Түбән Кама егете Павел тимер рәшәткә артында утыручы абыйсына наркотик алып кергәндә тотыла. Абыйсы Вячеслав тагын бер айдан иреккә чыгачак. Ә Павелның үзен исә шушы гаебе өчен дүрт елга хөкем иткәннәр. Очрашуларның берсендә Вячеслав энесенә бер үтенеч җиткерә: Павелга шалтыратачак кешедән колониягә “күчтәнәч” алып килергә кирәк. 17 яшьлек егет аны-моны уйламыйча гына риза була. Теге кеше шалтырата. Күрешәләр. “Күчтәнәчкә” диелгән төргәк тә тапшырыла. Шунда гына Павел төргәкнең эчендә нәрсә булуы белән кызыксына. Моңа кадәр таныш булмаган кеше барысын да аңлата. Егет абыйсы белән очрашуга табанына героин тутырылган аяк киеме киеп барырга тиеш була. Моннан тыш дуслары Вячеславка “күчтәнәчкә” ике шприц һәм эченә марихуана салынган ике тәмәке дә биреп җибәрәләр. Павел абыйсына бу әйберләрне алып барырга ярамаганлыгын, тотылса, үзен бик зур җәза көтәсен аңласа да, каршы килми. Әле бүген дә ул тыныч кына: “Үкенмим, үкенүдән файда юк бит инде, буласы булган”, - ди. Павел кебек, туганының юньсезлеге аркасында рәшәткә артына кереп утырырга мәҗбүр булучылар шактый. Россиянең Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Радик Сафин әйтүенчә, күпләр бу капкынга үзләре дә сизмәстән килеп эләгә. Еш кына колониядәгеләрнең иректә йөргән дуслары улы белән күрешергә баручы әбиләрне дә кызганмый. “Бездән дә тәмәке булса да алып бар әле”, - дип, карчыкка наркотик тоттырып җибәрә алар. Ул-бу буласын башына да китермәгән әби соңыннан үзе тотыла... Тимер рәшәткәнең теге ягына алып керергә ярамаган әйберләрне кая гына яшерми икән дусларына “ярдәм итәргә теләүче”ләр. Кәрәзле телефон һәм сим-карталарны хокук саклаучылар кайнатма салынган банкадан, аяк киеме табаныннан, өйдә пешерелгән бәлештән, хәтта Әстерхан чикләвеге эченнән дә табып алган. Спиртлы эчемлекләрне исә гадәттә сок, көнбагыш мае, куертылган сөт савытларына салалар икән. Дөрес, колониядәгеләр үзләре дә исерткеч эчемлекләр әзерләргә бик маһир, ди. Хокук саклаучылар аларның нинди кәнфит яратуын да белә. Аның аерым бер төреннән “әче су” бик тиз ясала икән. Акча яшерүнең дә үз урыннары бар, диләр. Боларын китап, лимон, сабын эченнән, ыштан бөрмәсеннән тапкан очраклар булган. “Якыннары белән очрашуга килүчеләрнең букчасындагы бөтен әйберне тикшерәбез. Икмәкне кискәлибез, кайнатманы бушатабыз, тәмәкене ватабыз. Башкача ярамый. Өйдән килгән ризыклар эчендә ни генә булмас?! Тыелган әйберләр һәрчак табылып тора бит. Ашау-эчү, юыну кирәк-яраклары үзебезнең кибеттә дә сатыла. Бәясе шәһәрдәгедән бер тиенгә дә артык түгел. Очрашуга килүчеләр кирәкле бөтен нәрсәне шуннан алса, үзләренә дә күпкә җиңелрәк булыр иде. Колониядәге кибеттән сатып алынган бер генә әйберне дә өстәмә рәвештә тикшермибез бит”, - дип аңлата Радик Сафин. Букчасында наркотик табылучылар, Түбән Кама егете Павел кебек, үзләре дә рәшәткә артына кереп утырырга мөмкин. Башка тыелган әйберләр белән тотылучыларны исә 1-1,5 мең сум штраф көтә. Тик җәзаларны үтәтү идарәсендә әйтүләренчә, административ җаваплылык бүген берәүне дә куркытмый. Шуңа да законның кырысрагын кабул итәргә кирәклеге турында сүз алып баралар да. Радик Сафин сүзләренә караганда, колониягә наркотик алып керергә теләгән кешене 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкинлек бирә торган закон проекты эшләнә икән. Ә акча, телефон кебек әйберләр белән тотылучыларны киләчәктә 5 елга кадәр утыртып куярга мөмкиннәр.
Рамилә МОРАТОВА |
Иң күп укылган
|