|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.01.2013 Бәйге
Яңа елны "Матбугат.ру" белән каршылаган иң тугры һәм җитез укучыбызны бүләкләдек2013 елда иң беренче булып сайтыбызда комментарий язучы кешегә 300 сумлык акча вәгъдә иткән идек. Бүләккә ия булырга теләүчеләр шактый булды. Бәйгегә нәтиҗә ясыйбыз: Бәйгенең шартлары монда. Иң беренче комментарий ЛилияГ дигән никтан килде - 00 сәгать 00 минут 01 секундта! Җиңүче Лилия Казаннан булып чыкты. Аның белән электрон хат аша элемтәгә кердек. Вәгъдә иткәнчә, телефонына 300 сум акча салдык. Лилия безгә болай дип язып җибәргән: "Сәлам барыгызга да! Яңа еллар котлы-мөбарәк булсын! Кара әле, җиңүче булганмын икән бит, көтмәгән идем. Ә мин текстны алданрак язып куйдым да, сәгать курантлары суга башлагач, җибәрдем. Яңа елны Казанда өйдә каршыладык". Лилияне котлыйбыз! Яңа елның беренче минутларында "турнир таблицасы" менә шушындыйрак иде:
admin |
Иң күп укылган
|