• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 08 Июль Татьяна Веснянкина
  • 08 Июль Александр Курынов (1934-1973)
  • 08 Июль Раяз Фасихов
  • 08 Июль Габдулла Шәрифҗанов (1909-1978)
  • 08 Июль Сәгыйть Хәбибуллин
  • 08 Июль Рифат Сәлах
  • 08 Июль Әлмира Әдиятуллина
  • 09 Июль Гөлнара Сәмитова-Галкина
  • 09 Июль Фәйрүзә Мөслимова
  • 09 Июль Әбри Хәбриев
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

27.12.2012 Киңәш-табыш

Йолдызларга ышаныргамы? (астролог белән ӘҢГӘМӘ)

Күпләр иртән эшкә җыенганда телевизордан астрологик фаразны карамыйча өеннән чыгып китми яки газета-журналны кулына алуга ук, аның соңгы битендәге йолдызнамәне укый башлый. Янәсе, йолдызлар миңа бүген ниндирәк көн вәгъдә итә икән. Әмма ул фаразлар теге яки бу айда туган бөтен кешеләр өчен дә туры киләме? Йолдызлар фәлән көнне юлга чыкмаска яки руль артына утырмаска да куша бит әле. Андый очракта нишләргә? Йолдызларга ышанып, өйдә генә утырыргамы? Гомумән, астрология нәрсә ул? Әлеге сораулар белән без астролог Альберт ГАЛИЕВкә мөрәҗәгать иттек.

– Альберт, сез ни өчен нәкъ менә астрология юлын сайладыгыз?

– Тормышта үземне таба алмагач, миңа астрологка барырга тәкъдим иттеләр. Ул исә минем астрология буенча сәләтемне күрде дә шуны үстерергә кушты. Шул рәвешле минем тормышымда аюрведа, ягъни «тормыш фәне» барлыкка килде. Бу гармония ярдәмендә сәламәтлеккә ирешүне максат итеп куйган медицина системасы. Шуңа бәйләп, Авестия астрологиясе белән кызыксына башладым. Әлеге астрология син кем, ни өчен теге яки бу вакытта, урында, гаиләдә тудың, нинди проблемаларны чишәргә туры киләчәк һәм башка шундый сорауларга җавап табарга ярдәм итә.

– Димәк, сезнең өчен астрология ул теге яки бу проблеманы хәл итү өчен кулланма-ярдәмлек...

– Астрология ул флюорография кебек. Мин аны икенче төрле инструкция дип тә әйтер идем. Ягъни ул тормышыңны бәхетле итү, язмыш капкыннарыннан котылу мөмкинлеге. Ни өчен тормышыңда һаман күңелсез вакыйгалар кабатлана, ни өчен һәм нинди өлкәдә син уңышсызлыкка очрыйсың  – астрология кешегә менә шуларны аңлата. Кайда аңа уңыш елмаясын, нинди эшчәнлек табыш китерәсен күрсәтүче маяк ул. Кешенең һәрвакыт сайлау хокукы бар. Туу вакытыгызны үзгәртә алмасагыз да, тормышта вакыйгаларны сайлау сезнең иректә. Астрология тормыштагы вакыйгаларны кайчан һәм ничек үзгәртергә мөмкин булуны күрсәтә.

– Кешеләр астрологка ни өчен мөрәҗәгать итә?

– Гадәттә, астрологка килүчеләрне ике төп нәрсә борчый: эш-акча һәм мәхәббәт-гаилә. Кайчан өйләнәм яки кияүгә чыгам, кайчан яхшы эш табам, кайчан баермын икән дип сораучылар белән эшләү минем өчен кызык түгел. Ул күрәзәчеләр эше. Мин күбрәк астропсихология белән шөгыльләнәм. Ә менә чын-чынлап теге яки бу проблема белән килүчеләргә мин наталь карта төзеп, аларның йомшак яки киресенчә көчле якларын күрсәтәм, кайсы ягын кулланып, үз-үзеңә булышырга мөмкинлекне аңлатам. Әлеге карта ярдәмендә кешенең психологик портретын ясарга, теге яки бу эшкә, хуҗага, акчага мөнәсәбәте позициясен, аның нинди өлкәләрдә эшләргә сәләтле булуын билгеләргә була. Аның темпераментына туры килгән эшчәнлек төрен тәкъдим итәм. Бер караганда, аңа акча эшләргә бернәрсә дә комачауламый кебек. Тик картадан күренгәнчә, аның йомшак яклары билгеле бер максатка ирешергә комачаулый. Мин андыйларга әлеге йомшак яклары белән көрәшергә, ә уңай якларын киресенчә үстерергә кушам.

– Наталь карта дидегез, ул нәрсә һәм аны төзер өчен нинди мәгълүматка ия булу кирәк?

– Наталь карта ул дөньяга килгәндә сезгә бирелә торган астрологик характеристика. Аны төзү өчен төгәл туу вакыты һәм урыны кирәк.

– Наталь карта нигезендә көн белән ай гына түгел, сәгать белән минут та мөһим роль уйный. Ә олы буын кешеләре кайсы сәгатьтә туганын бөтенләй дә белми. Андый очракта нишләргә?

– Наталь картаны төзү өчен дүрт минутка кадәр төгәллек кирәк. Әмма аны белү авыр түгел. Тормышыңдагы билгеле бер ситуацияләрне ачыклап, әйтик, кияүгә чыгу, балаң туу, икенче урынга күчү вакытын, төрле югалтулар, һәлакәтләр булмадымы, катлаулы операцияләр ясалмадымы – шул фактларның барысын да исәпкә алып, туу вакытын төгәл исәпләп чыгарып була. Кешенең тышкы кыяфәте дә күп нәрсә турында сөйли ала. Һәр унике йолдызлыкның үзенә бер билгесе бар, ягъни кешеләр тышкы кыяфәтләре белән унике төргә бүленә.

– Миңа калса, астрология кешегә файда китерергә тиеш. Сез күрәзәлек итмим дисәгез дә, кешегә аны кайда зур акча, кайсы өлкәдә танылу, дәрәҗә көтәсен, кайда карьера ясый, кайда уңышсызлыкка очраячагын әйтә аласызмы?

– Шул ук наталь карта ярдәмендә мин кешегә үзенең көчен кайсы өлкәгә юнәлтергә мөмкин икәнлеген әйтәм. Син фәлән һөнәр иясе бул, димим. Фәлән өлкәдә эшләргә мөмкинсез, дим. Фәлән өлкә бөтенләй дә сезгә туры килми дияргә мөмкинмен. Наталь карта күрсәткән билгеле бер холыкка ия булып, аны теге яки бу өлкәдә уңышлы гына кулланырга була бит. Менә шул өлкәдә укы йә эшлә дип кешене чикләргә кирәкми. Ул үзе сайласын.

– Кайберәүләр, зодиак билгеләренә карап, тормыш иптәше эзли, эшкә алганда да моңа игътибар итүчеләр юк түгел. Моңа ышанырга кирәкме?

– Бу гомуми мәгълүмат кына. Берүк төрле үлчәү булмаган кебек, берүк үгезбозау да юк.

– Газета битләрендәге гороскопны карап барасызмы?

– Телевизор караганда кызыксынып кына карыйм. Тик алар вәгъдә иткән мәхәббәтем дә очрамый, акча да керми. Мин аңа ышанмыйм.

– Димәк, үз-үзегезгә гороскоп төземисез?

– Юк. Мин аны кирәксенмим. Үземне чикләргә теләмим. Үз тормышым белән яшисем килә.

– Кайсы зодиак билгесе белән эшләргә авыр?

– Алай бүлеп әйтмәс идем. Үз проблемаларын күрә белмәүчеләр, үзләре турында дөресен ишетергә, үзгәрешләргә әзер булмаган кешеләр белән эшләве читен.

Дилбәр ГАРИФ
Шәһри Казан
№ --- | 27.12.2012
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№16 (823794) / 29.12.2012 19:45:21

төртке))))

№15 (823792) / 29.12.2012 18:13:14

[тимер пичле мончада һаваның начар кабул итүлүе дымлылык белән бәйләнмәгән, ә менә суларга кислород калмау белән бәйләнгән], [ Электомагнит нурланышның калганнарының җылылыкка катышы юк]

№14 (823788) / 29.12.2012 17:52:16

Айдар, инфракрасное и видимое издучение - излучение молекул и атомов при тепловых и электрических воздействиях.

Электомагнит нурланышның калганнарының җылылыкка катышы юк. Иң кыска нурланышларның берсе рентген нурлары җылылыкка катышы юк һәм гамма нурланыш та шулай ук.

Конвекция җылылк таралышының бер төре.

№13 (823787) / 29.12.2012 17:44:00

Айдар,
әйдә сүзләргә бәйләнәбез)))  Чем выше температура вещества, тем короче длина электромагнитных волн.
Менә бу нәрсәне аңлата????

Мин Сорыга икенче әйбер өчен бәйләндем. Чынлап та тимер мичле мончада һава начар. Әртис ни әйткәндер, мин белмим, тик тимер пичле мончада һаваның начар кабул итүлүе дымлылык белән бәйләнмәгән, ә менә суларга кислород калмау белән бәйләнгән.

№12 (823767) / 29.12.2012 14:25:19

Иркә,  Разреши вклиниться. Температура - мера энергии, которая характеризует скорость движения молекул в данном веществе. Жылылык конвекция, контакт и излучение способлары белэн бирелергэ момкин. @Җылылык, ул инфракызыл нурланыш@ тугел, длинные электромагнитные волны обладают большой энергией. Чем выше температура вещества, тем короче длина электромагнитных волн. Вообще то, это курс физики восьмого класса.

№11 (823764) / 29.12.2012 13:56:11

Соры, әйдә монда)))

Ягулык яна торган җир ничек итеп герметик аерылып тора ала соң ул, кадерлем)))))

Җылылык, ул инфракызыл нурланыш.Син әйткәнчә,дөрес. Тик аның конвекциягә ни катышы бар????

Янудан калган продуктларның эчке энергиясе януда катнашканнарныкына караганда кимрәк. Аерма менә шул инфракызыл нурлар рәвешендә бүленәләр. Һәм шул нурланыш һаваның эчке энергиясен арттыра, температурасы күтәрелә.

шуңа конвекция белән инфра турында бер җөмләдә сөйләү чана аерым, ат аерым бара дип сөйләү белән бер. Башта ат - инфра, аннары конвекция атлы чана бара, шундый тупас рәвештә инде...

№10 (823750) / 29.12.2012 09:12:49

Иркэ, нормальномы хэллэр?

№9 (823749) / 29.12.2012 09:08:21

Бүгенге көн астрологларны безнең халык үзе китереп чыгарды. Астологиянең җайлы урыны шунда,проблемаларны син үзең түгел, ә йолдызлар торышы чишә дигән сүз.

Болай, классик физика авторы Ньютон астрология белән шөгыльләнгән.Астрологияне алхимия белән тиңләү, ул 18 гасырда бүгенге электромеханика, электро динамика була алмый дип сөйләү белән бер.

Алхимия ялган фән булса, астрология әлегә күзәтүләргә генә нигезләнгән. Таяна торган законын ачучы Кулон, Гальвани, Вольта, Амперлары гына юк әлегә. Бу шәхесләргә кадәр электричествоны күпме кеше белгән, күзәткән, өйрәнгән бит. Астрология дә шулай. Әлбәттә, астрологиянед фәнни таянышын биофизиклар ача алыр иде. Бүген дә. Әмма сәламәт булу - коммерческий проект түгел. Медицина бизнес, кешеләрнең авыру булуы кирәк.Биофизиклар кешеләрнең 200ләгән параметрын үлчи алабыз, тик врачлар гына кызыксынмый диләр.Кызыксынмый торган сәбәп өстә - бүгенге глобальләшкән медицина бизнесына сәламәт кешеләр кирәк түгел.

Минем үземнең дә ачышлар бар.Тик аларныбиофизик үлчәүләр белән эзләп табып расларга гына кирәк. Клиника мең еллык йогада, шәхсән үземдә дә расланган. Улым пенсиягә чыккач, мине КГУның физика институтына куа. Мәйтәм, ярар, медик булсаң сиңа биргән булыр идем, бәлкики оныгыма васыять итеп язып калдырырмын димен.

№8 (823711) / 28.12.2012 18:21:18

Мая календарьен онтып, Буада табылган "ХАЙВАН ИСЕМНӘРЕ БЕЛӘН АТАЛГАН УНИКЕЕЛЛЫК КАЛЕНДАРЬ МИРАСЫБЫЗ" ны карагыз:
http://tishek.ru/xajvan-isemnere-belen-atalgan-unikeellyk-kalendar-mi

№7 (823666) / 27.12.2012 20:37:10

Астрология. Жертвы звёздной лжи (РТР 2008-01-10

http://www.youtube.com/watch?v=dwy5E66BzbQ

№6 (823665) / 27.12.2012 20:31:25

Кайбер хәрефләремне аю урлады.

№5 (823664) / 27.12.2012 20:29:44

Элек безнең борынгы бабайларыбыз аюлар рухына ышана торган булганнар. Берәр төрле уңышка ирешсәләр: "Аю бирде!" - дип әйтә торган булганнар икән. Шшы сүзләрне ишетеп урыслар "аюрведа" сүзен уйлар чыгарганар, имеш, бу «тормыш фәне».



Бу язганнарыма ышанмыйсыз, ә ниндидер "астрология"гә, яки «йолдызлар фәне»нә ышанасызмыни?



Химия һәм алхимия бар. Астрология - ул аластрономия инде.

№4 (823663) / 27.12.2012 20:28:50



§ Йолдызларга карап киләчәкне сөйләү турында.

Кайбер кешеләр йолдызларга карап киләчәктә нәрсәләр буласы, көтеләсе хакында алдан сөйләп куялар. Андый кешеләр бүген газета-журналларда хәбәрләрен биреп баралар. Аларны урысча «гороскоп» дип йөртәләр. Әгәр дә без аларның сүзләре белән Аллаһының Коръәндәге сүзен чагыштырып карасак бөтенләй капма-каршы фикерләне күрәбез. Моны сез астагы чагыштыру таблицасын укып карап белегез.


АЛЛАҺ

Аллаһы Тәгалә әйтә:

«Бер кеше дә иртәгә нәрсә эшләячегән белми». (Локман, 34)
Ягъни кешеләр үзләренең тәкъдирләрен белмиләр алдагыны, киләчәкне бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә димәк.



ЙОЛДЫЗНАМӘ


«Сөембикә» журналы, №8, 2001 ел.
Игзәкләр. 15 сентябрьгә кадәр җитәкчегез белән уртак тел таба алмассыз. Рухи таяныч һәм тынычлыкны дусларыгыздан, якыннарыгыздан табарсыз. 16 сентябрьдән соң эшегез дә рәтләнер. Йолдызлар сезгә күп очрашулар һәм сәяхәтләр вәгъдә итә.

Тикшерү

Без мөселманнар буларак дөньяны яраткан бөтен халыкны тәрбияләп торучы, җәннәт-җәһәннәмнең хуҗасы булган Аллаһның сүзенә ышанырга тиешме әллә йолдызчының сүзенә ышанырга тиешбезме? Әгәр дә без йолдызчының сүзенә ышансак нәрсә була соң?
1. Аллаһның «Бер кеше дә иртәгә нәрсә эшләячәген, нәрсә булчагын белмәс» дигән сүзе дөрес түгел булып чыга, ә йолдызчының сүзе дөрес була.
2. Аллаһның сүзе дөрес булмагач Аллаһы Тәгалә ялганчы булып чыга, ә йолдызчы дөрес сөйләүче була.
3. Аллаһның Коръәннендә хаталар бар, ә йолдызчының йолдызнамәсендә хаталар юк, аныкы дөрес дигән мәгънә чыга.

Әгәр дә мөселманнар Аллаһы Тәгаләне ялганчыга санасалар һәм Аның Коръәне хаталы, дип танысалар һәм Аның аятьләре дөрес түгел, дип ышансалар, алар кем булалар соң? Аларның «лә иләһе илләллаһ» дип китергән иманнары иман булып саналамы соң? Әлбәттә дөрес иманга, дөрес гакыйдәгә саналмый.

"Иман дәресләре" китабыннан

№3 (823662) / 27.12.2012 20:27:59

Аны сөйдең ни миңа,
моны сөйдең ни миңа,
утыз күкәй, бер сум акча
ярамый мени миңа.

№2 (823660) / 27.12.2012 19:56:15

"Берсе алдый, икенчесе шундук алдана".Габдулла Тукай.
"Удобную религию придумали индусы". В.Высоөкий

№1 (823659) / 27.12.2012 19:54:19

Узем ышанмыйм,лэкин сезгэ тэкъдим итэм,бик рэхэтлэнеп!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте