поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.12.2012 Матбугат

Читтәге татарлар өчен кушымтаның тиражы 90 меңгә җитә

Казанга Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае уңаеннан милләттәшләребез килде. Чит төбәкләрдә иҗат итүче татар журналистлары республикадагы хезмәттәшләре белән аралаша алды.

6 декабрь көнне «Татмедиа» агентлыгына чакырылган чит төбәктә татар телле газеталарда эшләүче журналистлар үзләренең проблемаларын җиткерә алды. Каләм әһелләре белән очрашуга Татарстан Дәүләт Советы депутаты, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте гендиректоры Рөстәм Бикмөхәммәтов, аның киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Мансур Мортазин чакырылган иде.

Депутат Разил Вәлиев сүзләренә караганда, татар гомере буе үз теле өчен көрәшкән һәм әлеге көрәш соңгы елларда аеруча көчәйде. Бу мәктәптә ана телләрен укытуны бетерү омтылышына бәйле. Хәзерге вакытта да Россия Дәүләт Думасында «Мәгариф турындагы» Россия Федерациясе законы карала. Канун төбәкләрдән ана телен өйрәнү-өйрәнмәүне хәл итә торган хокукны алырга тели.

Татарларны үз хокукларын якларга өйрәтергә кирәк!

«Кеше бу дөньядан үз теләге белән китәргә теләмәгән кебек бер халыкның да бетү исәбе юк. Безгә милли рух җитми. Милли рух булганда халык беркайчан да үлми. Алга бару түгел, кайбер мәсьәләләрдә артка чигенеш күзәтелә. Татарстанда милли мәгарифне саклап калырга тырышабыз инде. Сезгә исә бермә-бер катлаулы», дип ассызыклады Разил Вәлиев. Парламент вәкиле фикеренчә, чит төбәктә милли үзаң булдыру, тел, гореф-гадәтләрне саклап калуда биредә көч куючы журналистларның өлеше зур. Милләттәшләрне үз хокукларын белергә, якларга өйрәтергә кирәк. «Татар гел китап, матбугат укыган. Бу уңайдан сезгә өметебез зур», - дип белдерде депутат.

Россия субъектларындагы милләттәшләребезгә ярдәм итү уңаеннан, 2011 елның июненнән республика журналистлары тарафыннан «Атна вакыйгалары» дигән айлык кушымта чыгарыла башлады. Ул 15 төбәктәге 20 татар, рус телле газеталар белән бергә таратыла. Бүген ул хакта да фикер алыштылар. Каләмдәшләр фикеренчә, әлеге кушымтаның исемен татар, Казан, Татарстан сүзләренә бәйле итеп үзгәртү зарур.

Рус газетлары да татарча яза

Ульяновск өлкәсенең Майна эшчеләр бистәсендә чыга торган «Ленинец» газетасы редакторы Владимир Кузьмин сүзләренә караганда, кушымтаны җирле татарлар бик ярата, күрше район газеталары да мондый идея белән кызыксына, ди журналист. Рус газетасы булса да, алар татар телле кушымтаны кертергә уйлаганнар.

 «Башкорстан, Түбән Новгород, Мари Иле, Сарытау, Төмән, Чиләбе, Киров һәм башка өлкәләргә китә торган кушымта бүген 89 796 тираж белән чыга», - диде «Татмедиа» республика агентылыгы башлыгы урынбасары Нурия Беломоина. Аның фикеренчә, төбәкләрдә «Атна вакыйгалары»на ихтыяҗ бик зур, шуңа да кушымтаның географиясен киңәйтү, материаллар сыйфатын арттыру, укучы таләпләрен исәпкә алу мөһим. 


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»