|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2012 Мәдәният
Казанда IV Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале башлана10 декабрьдә Казан шәһәрендә IV Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале башлана. Быелгы фестиваль программасында бик күп яңа исемнәр, төрледән-төрле театрлар. Фестиваль зур кызыксындыру уята. Әлмәт театры фестивальдә режиссер Альберт Гаффаров спектакле белән катнаша. Альберт Фәрит Бикчәнтәев укучысы, алдагы фестивальләрдә ул Туймазыда куйган “Люстра”, Камалдагы “Акылдан язган кеше язмалары”, Кариев театрында сәхнәләштергән әкияте белән катнашкан иде. Әлмәт театрында ул төрек драматургы Азиз Несинның “Ал җанымны, әфәнде!” комедиясен куйды. Спектакльдә театрның танылган өлкәннәре уйный: Камил Вәлиев, Луиза Солтанова һәм Роза Салихова. Спектакль кичке 6да Камал театрының кече сәхнәсендә була.
Фестиваль 16ысына кадәр дәвам итә. Спектакльләр Камал театрында, Актерлар йорты, Болак буе театры, Театр Акт сәхнәләрендә күрсәтелә.
1
2
Әнисә ТАҺИРОВА |
Иң күп укылган
|