|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2012 Мәдәният
РИУда мөселман мәдәниятенә багышланган студентлар фестивале үтә6 декабрьдә РИУда (Казан шәһәре, Газ урамы, 19 йорт) мөселман мәдәнияте һәм һәвәскәрләр киносына багышланган студентлар фестивале үтә. РИУның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, фестивальнең төп максаты – дөньядагы мөселман халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышу.
Чараның беренче өлешендә РИУ студентлары тарафыннан әзерләнгән төрле күргәзмәләр куелачак, мөселман халыкларының милли киемнәре һәм милли ризыклары күрсәтеләчәк.
Фестиваль катнашучылары татар, казах, төрекмән, үзбәк, гарәп, Дагыстан халыклары мәдәнияте белән таныша һәм аларның милли ризыкларыннан авыз итә алачаклар.
Фестивальнең икенче өлешендә командалар тарафыннан төшерелгән документаль һәм уенлы фильмнар күрсәтеләчәк. Араларында иң яхшы документаль фильм, иң яхшы режиссерлык эше, иң яхшы оператор эше, иң яхшы актер эше кебек номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Жюри составында РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татаркино ДУ директоры Владимир Батраков, мөселман кинофестиваленең башкарма директоры Марат Дәүләтовлар булыр дип көтелә.
Фестивальнең программасы:
9.00 –Фестивальнең ачылышы
9.30 – экспозицияләр, стена газеталарын карау, милли ризыклардан авыз итү
11.00 – документаль һәм нәфис фильмнар карау
12.00-13.00 – Фестивальгә нәтиҗәләр ясау, җиңүчеләрне бүләкләү
|
Иң күп укылган
|