поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.12.2012 Мәдәният

Бөтендөнья татар конгрессы корылтае алдыннан халкыбызның бүгенге һәм киләчәк язмышы турында уйланулар

Беркөнне миңа бер студент кыз белән очрашырга туры килде. «Сеңелем, исемең ничек соң синең?» - дип сорагач, ул: «Адиля!» - дип җавап бирде елмаеп. Дөрестән дә, Адилә, яраткан әти-әнисенең бәхете буларак, бик чибәр, матур кыз булып үсеп җиткән. Мин татар телендә аның хәлләрен сораштыра башлагач: «Апа, мин бит татарча укымадым, по-татарски плохо знаю, - диде, ике телне бергә буташтырып».

Сөйләшә торгач, Адилә шунда миңа карап:

- Апа, сез в бога верите? - дип сорап куймасынмы! Мин аңа гомерем буе үземнең Ислам динебезне хөрмәт итүем, бары тик Аллаһы Тәгаләгә гына ышануым турында әйттем, үзеннән дә шул турыда сорадым. Ә ул иптәш кызы белән мәчеткә барып, намаз укуы, догалар өйрәнүе турында сөйләп бирде. Татарча укый-яза белмәгәч, шушы гыйлемне рус телендә язылган китаплардан өйрәнүе турында да белгертте.

Менә шушы яшь кыз белән булган аралашудан соң мин уйларымның очына чыга алмый интектем. Башымда бертуктаусыз: “Чынлап та, хәзерге яшь буын күзгә күренеп,  рус телле мөселманга әйләнә башладымы икән?” - дигән уйлар бөтерелде.

Аллаһы Тәгалә бит һәркемгә үз динен тотып, үз телендә аралашуны бурыч итеп куйган. Шулай булгач, без кайда хата җибәрдек, нәрсәне күз уңында тота алмый калдык, кайда битарафлык күрсәттек соң, дигән сорау барлыкка килә.

Мин моның төп сәбәбе, авылларда эш булмавы, яшьләрнең күпмилләтле шәһәрләргә агылуында, мәктәпләрне “оптимальләштерү”дә дип уйлыйм. Менә шушы нәрсәләр соңгы ун ел эчендә үз нәтиҗәләрен күрсәтә башлады да инде.

Хәзер олуг хәзрәтләребезнең  Корбан, Ураза гаетләрендә мәчетләргә җыелган яшьләргә матур итеп татарча сөйләгән вәгазьләрен рус теленә дә тәрҗемә итүләре аңлашыла.

Мәктәпләрне “оптимальләштерү” дигәннән, район үзәгенә барган саен, мәктәптә дәресләр тәмамлангач,  ике ир баланың тилмереп, кибет ишеге төбендә басып торуларын абайлый башладым. Шунда улым Равил:

- Әнкәй, игътибар иткәнең бармы, әнә теге сабыйлар көн саен өшеп-туңып, әтиләре үзләрен машина белән килеп алганны көтәләр, - диде.

Шушы хәлнең тискәре ягын раслагандай, болар янына бер яшүсмер килеп тәмәкесен кабызды, аны балаларга да тәкъдим итте. Ярый әле, алар аның тәкъдимен кире кактылар.  Ә бит тора-бара иреккә чыккан балаларның (кызмы ул, малаймы) бөтенләй начар юлга басу куркынычы да юк түгел. Кызганычка каршы, көн саен юлларда фаҗигаләр, һәлакәтләр  арта торуын исәпкә алсаң,  бала тудырып үстергән аналарның балалары өйләренә  исән-имин кайтып, күзләренә күренгәнче, ниләр кичергәнен аңлавы кыен түгел, минемчә. Ә иртә торып, көн әле яктырмаган чагында, берничә чакрым юлга чыгып киткән, дәрестә йокыга оеп утырган балаларның уку программасын тулысынча үзләштереп, төрле түгәрәкләрдә катнашудан мәхрүм булуын исәпкә алсаң, көне буена аяк өстендә йөреп арыган балаларның “биш” кә укуларына ышанып та булмый.

Кайсыбер ата-аналар хәзер үз теләкләре белән балаларын  рус мәктәпләренә укырга бирәләр. Моңа бердәм дәүләт имтиханнары да сәбәпчедер, мөгаен. Дөрес, медальнең икенче ягы да бар бит. Үземнең  улым Рамил дә шуларны әйбәт кенә тапшырып,  бер проблемасыз югары уку йортына укырга керә алды. Илебездә ришвәтчелек чәчәк аткан чор булганга, акчасы булмаган авыл кешеләре өчен бу ЕГЭ дигәннәре әйбәт нәрсә булып чыкты. Тик шунысын әйтергә кирәк, улыбыз авыл мәктәбендәге  укытучылар тырышлыгы нәтиҗәсендә татар телен камил үзләштерде, дип әйтә алам мин. Алай да иң борчыганы шул: татар авылларындагы мәктәпләрдә татар телен укытуга сәгатьләрнең  елдан-ел кыскартылуы зур проблемага әйләнеп бара. Башка фәннәр русча укытылса да, татар теленә хөрмәт югалмасын, татар балалары татарлыктан ваз кичәргә сәбәпләр булмасын иде. Балаларга милләт дигән төшенчәнең нигезе сабый чакта салына бит.

Әле яңа гына бер малай өйләрендә әти-әнисенең алар белән гел русча гына (русча өйрәтәләр, янәсе)  аралашулары, ә менә балалар белмәсен дип, үзара татарча әрләшүләре турында әйтте. Баштарак татар теле кухня теленә әйләнә бара, дигән теманы күтәргән булсак, шушы ата-аналарга: хәзер инде ата-бабаларыбызның үз гомерләре бәрабәренә саклап калган татар телебезнең чөе төшеп, үзара конфликтлар тугач, ул аңлашу коралы ролен үтәргә калдымы инде, дип әйтәсем килә. Минемчә, нәсел агачының тамырына балта чапкан өчен, алар безне кичермәсләр!

Авылда яшьләргә эш булмавы - бик аянычлы хәл. Читкә китмәүчеләрнең яңа система белән килешмичә, эчүгә бирелүләре начар гадәткә әйләнде. Чөнки аларның кайсыбере, хәзер без өлкәнәйдек, безне кырык яшьтән соң беркая да эшкә алырга атлыгып торучы юк, дип аклана.

Күптән түгел менә шаулап-гөрләп Корбан гаете үтеп китте. Тик бүгенге көндә, авылда корбан чалырга кеше табулары да бик зур проблемага әйләнеп бара бит. Колхоз заманында көнне-төнгә ялгап эшләгән ирләр картая, ә эчү баткаклыгыннан чыга алмаганы, хәмердән арынып, бу изге эшкә атлыгып тормый. Алар белән шул турыда сөйләшсәң, күбесе үзен гаепсез итеп күрә, туры юлга керергә кирәклеген, бу дөньяда безнең кунак кына икәнлегебезне аңламый. Шуның өчен авыл кибетләрендә аракы сатуны бөтенләй туктатырга, дигән карар чыгарылса, авыл халкы бик шат булыр иде. Кемнеңдер хәсрәте, якыннарын югалткан, аларның  аянычлы язмышы өчен күз яше түккән кешеләрнең ах-зарлары аша килгән байлык  аракы сатучыларга җәннәт ишекләрен ачып куярга сәбәр булыр, дип ышанып булмый.

Кайчанга хәтле татарлар күпләп яшәгән авылларның  чын мөселманнарча яшәү рәвеше алып баруларын көтәргә кала соң? Әлегә кадәр барыбызга да үрнәк итеп куярлык Похвистнево районындагы берничә мәчетле, мәдрәсәле Гали авылында  аек тормыштан  үлгән кешене очратканым булмады әле. Ә менә күп урыннарда күпләр аракы эчеп үләләр.

Язмам бик озынга китсә дә, форсаттан файдаланып, шатлыкка, Самара өлкәсендә татар радиосының эфирга чыгып, анда татарча тапшырулар алып баручы дикторларга, моны оештыручы ватанпәрвәр йөрәкле кешеләргә ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Күптән түгел өлкәбездә үткәрелгән V Бөтенроссия фольклор татар фестивален Интернет челтәрендә рәхәтләнеп карый алуыбыз белән дә без бик бәхетле. Өлкәбездә берничә Аллаһы йорты - мәчетләрнең, мәдрәсәләрнең гөрләп эшләп торуы, “Туган тел” оешмасының, Татар милли-мәдәни автономиясенең эшчәнлеге, татарча газеталар нәшер итүче батыр йөрәкле мөхәррирләребез булуы, “Яктылык” татар мәктәбенең елдан-ел зураюы, татар балаларын чын татар итеп тәрбияләп, олы тормышка бастырулары безнең өчен  әйтеп бетергесез зур сөенеч, горурлану хисе тудыра. Менә шушы татарның җанын, рухын саклаучы ватанпәрвәрләребез булганда без – Самара татарлары, яшибез һәм яшәячәкбез әле, дип ышанып әйтә алам.

Денис авылы,

Шенталы районы. 


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 49 | 01.12.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»