• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
30.11.2012 Мәдәният

Илфир Якупов: “Бер спектакль кую миллион сумга төшә”

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закировны югалту барыбызга да авыр булды. Чөнки театр тарихында бу шәхеснең җуелмас эзе, үзеннән соң калдырып киткән изге эшләре, халык арасында абруе бар иде. Аның вафатыннан соң Камалны кем җитәкләр, аны алыштырырлык җитәкче табылырмы, дигән сорау күпләрне бимазалады. Әмма Шамил әфәнде үзенең дәвамчылары булырдай шәкертләрен тәрбияләп калдырган. Остазының эшен дәвам итүче, күптән түгел генә театрның директоры итеп билгеләнгән Илфир Якупов әнә шундыйлардан.

– Илфир Илшатович, Камал театрының билгесезлектә яшә­венең сәбәбе нәрсәдә икән? Ни өчен театр озак вакыт директорсыз иҗат итте?

 

– Дөресен генә әйткәндә, белмим дә, аннан ул турыда уйларга вакытым да юк. Татарстан мәдә­ният министры Айрат Сибагатуллин мине үзенә чакыртып: “Син эшлисең һәм алга таба да эшләячәксең”, – дип әйтте. Шул сүз җитә калды һәм мин тынычланып эшли бирдем. Минем өчен бу билгесезлек түгел иде. Дөрес: “Һаман директор вазыйфасын башкаручымыни әле син?” – дип котыртучылар булды. Әмма мин бу сүзләргә игътибар итмәдем.

 

– Бу билгесезлеккә бигрәк тә артистлар борчылды. Коллективка читтән җитәкче куюларын теләмәделәр...

 

– Артистлар – хисчән халык. Озак еллар бер гаилә булып эшләгән коллективка яңалыклар­ны, үзгәрешләрне кабул итү бик авыр. Моңа тамашачы да бик борчылды. Артистларны урамда танып: “Театрыгызда директор кем була?” – дип сораучылар күбәйгән. Күрәсең, мондый кызыксынулар актерларны да пошаманга салган. Мин аларны һәрвакыт: “Бергә-бергә эшлибез, алга таба да шулай булачак”, – дип тынычландыра килдем.

 

– Качалов театрының сән­гать җитәкчесе Александр Славутский: “Мин директор һәм режиссер вазыйфасын башкарам”, – дип мактанырга ярата. Әмма Камал театрында аның арбасына утыру мөмкин түгел, дип беләм. Чөнки биредә эш күбрәк тә, катлаулырак та. Әллә инде миңа гына шулай күре­нәме?

 

– Авырлыгы бардыр инде. Аннан кеше көнлек, айлык эш тәр­тибен ничек төзи бит. Шуңа күрә теләсә нинди эшне алып барып була. Президент ил белән идарә итә бит әле. Славутский бөтен театр эшен алып бара ал­мый, аның урынбасарлары бар. Безнең аларга караганда эшебез күб­рәк­тер. Ул шулай булырга тиеш тә. Чөнки без – академия театры. Барлык театрлар да Камалга карап, аннан үрнәк алып иҗат итә. Әле кичә генә Түбән Кама театры җитәкчесе килеп, гел шулай бергә эшләсәк иде, дигән теләген белдереп китте. Мин республика театрларын, аларның “эчке кухня”­ларын беләм. Мәдәният министрлыгында эш­­ләгән вакытта һәммәсен дә йөреп чыктым. Театр­да фестивальләр үткәрәбез, студентлар күп укый, ике сәхнәбез бар. Барысын да күзәтергә, тәртиптә тотарга кирәк. Сәнгать җитәкчесе дә боларны башкара ала торгандыр. Ике юнәлештә дә эшләргә була. Мин – Фәрит Рәфкатовичнең укучысы. Барысын да киңәшләшеп эшлибез. Мин моңа шат кына. Спектакльне сәхнәгә куйганда да киңәшлә­шәбез. Мәсәлән, мин балаларга “Авыл эте Акбай”ны сәхнәгә кабат кайтаруларын тели идем. Бу фикеремне режиссерга да җиткердем. Ул ике куллап риза булды. Элек бит театрда балачак студиясе эшләп килде. Киләчәктә аны җанлан­­дырып җибәрергә исәп бар.

 

– Театр тарихында тирән эз калдырган Шамил Закиров сезне дәвамчысы итеп күрергә әзер булыр идеме икән? Сез ничек уйлыйсыз?

 

– Анысын төгәл генә әйтә алмыйм. Әмма ул күп эшләргә җаваплы итеп мине билгеләде һәм һәрдаим хәер-фатыйхасын бирде. Әйтик, 2009 елда “Нәүрүз” фестивален үткәрүне икәүләп эшли башлаган идек. Хәзер дә бу чараны даими уздырып барабыз. Гомумән, соңгы елларда мин тәкъдим иткән проектларны хуплый иде ул. Шул ук Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының “Культура России” Федераль программасыннан акча алу өчен дә икәүләп эшләдек. Мәдәният, Элемтә министрлыкларында эшләп, тәҗрибә туплагангадырмы, моның нечкәлекләрен белә идем. Шамил Зиннуровичның миңа ышанычы да көчле иде. Ул мине ике еллык махсус курсларга укырга да җибәрде. Фирдәвес Әхтәмованы соңгы юлга озатканда, укудан кайткан вакытым гына иде. “Син кайткансың икән, утырып сөйләшәсе сүзләр бар”, – дигән иде ул яныма килеп. Кызганыч, аның белән кабат күрешергә насыйп булмады, озак тормый үзе дә бакыйлыкка китеп барды.

 

– Телибезме-теләмибезме, яңа җитәкче үзенең эш алымнары белән театрга үзгәрешләр алып килә. Киләчәктә театр тормышын нинди яңалыклар көтә?

 

– Йөз еллык тарихы булган академия театрының үз кануннары бар. Шамил Зиннурович коллектив белән булдырган тра­ди­цияләре сакланып килә. Җиме­рергә бик ансат ул, ә төзергә бик авыр. Әйе, яңа җитәкче килеп барысын да пыран-заран китерергә мөмкин. Шул ук вакытта заман белән бергә атларга да кирәк. Чөнки башкача була алмый. Театр­дагы беренче үзгәреш электрон билет сатуга күчүебез булгандыр, мөгаен. Исәп-хисапны да электрон вариантта башкарабыз. Киләчәктә спектакльләрне видеофайл итеп Интернет аша сатарга уйлап торабыз. Бүген шул өлкәдә эш алып барыла. Әмма аның да четерекле яклары бар. Авторлар хокукы Россиядә якланып бетмәгән. Мә­сәлән, “ТНВ – Планета”дан бүген репертуарда бара торган спек­такльләрне күрсәтәләр. Көн саен диярлек бу хакта сөйләшәбез. Миңа калса, телевидение белән башкача эшләргә кирәктер. Алар безнең спектакльләрне күрсә­тә­ләр, шул ук вакытта без реклама өчен күп акча түлибез. Бартер буенча мөмкин. Безнең андый килешүләр бар.

 

– Заманча эшләү өчен театр­га иганәчеләрне дә тартып кертергә кирәк. Чөнки бүген ансыз булмый...

 

– Әлбәттә. Безнең “Таттелеком” белән килешүебез бар. Алар безгә Интернет тоташтырды. 2003 елдан бирле “Яңа татар пьесасы” конкурсын оештыруга И.Ш.Фәрдиев ярдәм итә. Шул ук вакытта “Мегафон” белән ничә ел инде хез­мәттәшлек итәбез. “Солнечный город” безгә афишалар, буклетлар эшләп бирә. Алар да бит шактый финанс чыгымы сорый. Иганә­челәр белән килешүне тагын да җәелдерергә исәп бар.

 

– Камалда эстрада концертлары үткәрү модага кереп киткән иде. Бервакыт театр җитәкчелеге: “Аларның биредә чыгыш ясавы безнең кесәгә суга, шлагбаум куярга кирәк”, – дип мәдәният минис­трына дәгъва белдереп алды. Яңа җитәкче бу хакта ни уйлый?

 

– Монда кесәгә сугу яки шлагбаум турында сүз булу мөмкин дә түгел. Форматны үзгәртергә кирәк. Әгәр ул концерт икән, моның өчен Казанда филармония залы, “Пирамида” үзәге, “Корстон” бар. Театр сәхнәсе – сихри атмосферага ия. Тавыш көйләү җиһазларын акыртып куйсак, безнең бу мохит югала. Алардан соң артистларга сәхнә тудыру авыр, уйнаган спектаклебез берникадәр югалып кала. Районнарда бүген халык театрлары эшли, килсеннәр, тамашачыга үзлә­ренең спектакльләрен күрсәт­сеннәр. Бу театр атмосферасына да туры килә. Аннан безнең залдагы акустика концертлар өчен туры килеп бетми.

 

– Яңа җитәкче килү белән артистларны хезмәт хакы да кызыксындыра башлый. Бүген бу мәсьәләдә үзгәрешләр бармы?

 

– Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов, мәдәният минис­тры Айрат Сибагатуллинга рәх­мә­темне җиткерәсем килә. Без грантлар алабыз. Быел ул тагын да артты, күпме икәнлеге сер булып калсын. Шулай ук хезмәт хаклары да күтәрелде.

 

– Сер булмаса, бүген артистларның уртача хезмәт хакы күпме инде?

 

– Уртача хезмәт хакы 28 мең сумны тәшкил итә. Ә халык исемнәре алган актерлар 30-40 мең сум чамасы ала.

 

– Белүемчә, республика грантлары Татарстандагы өч театрга гына бирелә. Бүгенге татар театрларындагы вәзгыять­­кә күз салсаң, аларның киләчәге турында уйлау куркыта башлый. Чөнки 60 мең сум белән спектакль чыгарган театрлар ничек әле җан асрый, дип уйлап куясың. Әлеге грантларны алу өчен академия театры булуың шартмы?

 

– Бу – четерекле мәсьәлә. Калган театрлар ничек яши икән, дигән уй һич кенә дә баштан чыкмый. Чөнки спектакльне сәхнәгә кую өчен бик күп чыгымнар кирәк. Сәхнә бизә­леше, костюмнар бик кыйммәткә төшә. Грант алу өчен, әлбәттә инде, академия театры булуың кирәк. Ә Татарстандагы татар театрларына быел берникадәр ярдәм булды, дип әйтәсе килә. Фәрит Бикчәнтәев Театр­лар берлеге рәисе булып эшли башлагач, Президентка мөрәҗә­гать итте һәм бүгенге вәзгыятьне аңлатты. Рес­публика башлыгы үзенең хәер-фатыйхасын бирде һәм быел театр­ларга грантлар таратылды. Бу фәкать спектакльләр кую өчен генә иде. Кайбер театрларга – 400, кайберәүләргә – 300, ә кемгәдер 200 мең сум тирәсе булды. Киләчәктә мондый грантлар тагын да булачак. Аннан соң без декорация, костюмнар белән үзебез дә ярдәм итәбез.

 

– Ә академия театрында бер спектакль кую өчен күпме чыгым тотыла?

 

– Бер миллион сум чамасы. Ут җиһазлары гына ярты миллион сумга төшә, ә киемнәр, деко­рацияләр бар бит әле. Шул ук вакытта ике миллион сум торган спек­такльләр дә бар.

 

– Киләчәктә Камал театрын нинди яңалыклар көтәчәк?

 

 – Тиздән Мәскәүгә гас­трольләргә барабыз. Самара, Оренбургка гастрольләр көтелә. Июнь аенда “Нәүрүз” фестивален үт­кәрәчәкбез. Киләчәктә дә тамашачыбызны яңадан-яңа спек­такльләр белән сөендерергә язсын, дип телисе килә.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 236-237 | 30.11.2012
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№19 (822488) / 14.12.2012 11:13:44

Хэерчелэр генэ тугел, наданнар да алган. Сез шуннандыр бит?

№18 (822459) / 13.12.2012 23:01:29

Эх! Камал театрына барып кайтырга иде. Куптэн булган юк. Анда булу узе бер бэйрэм бит ул. Ташлагыз инде гел тискэре якны гына эзлэуне. Театрга яшь директор килгэн, эшлэргэ телэге бар, дэрте ташып тора, нэрсэ эшлэргэ, ничек эшлэргэ икэнен белэ. Шундый яшьлэребез булганга сэенеп, театрыбызга унышлар гына телэп яшэргэ иде. Безне алга таба да яна спектакльлэр белэн сэендерерлэр дип ышанып калам.

№17 (821831) / 05.12.2012 04:09:18

төн кошы,ябалактыр инде.

НиҗКам белән НабЧелда шәһәр кешеләре юк. бу шәһәрләргә СССРның барлык фатирсыз хәерчеләрен җыеп,фатирлы иттеләр. шулай итеп шәһәр калкып чыкты...

№16 (821827) / 05.12.2012 02:07:46

төн кошы,гомер шундый кыска...))) 

№15 (821826) / 05.12.2012 02:05:20

чын татар, син суткалы эштә бугай монда))Коймада 8:51дә язганың күренеп тора.))арытадыр

№14 (821825) / 05.12.2012 02:00:56

төн кошы,)))үзенә ник тарттырырга тырышканын чамаламыйсыңмы?Халыкны рухи яктан баета имеш.

Акча йөртә дустым,акча йөртә!!!  

№13 (821824) / 05.12.2012 01:50:05

Шәһәр татарында театрга бару культы дигән нәрсә юк.
Казанда ничектер.

Түбән Камада буш вакытларында базарга чаба татар.Үзәк базарга,Бызов базарына,оптовыйга (магазинга) барып 3-4 сәгатен уздыра.Калган вакытын ничек уздырырга белми.Кич саф һавага йөрергә чыккан була.Театрга бармый.Зур күпчелеге авыллардан күчеп килгән татарлар югыйсә.
Балалары, оныклары татарчаны аңламаганга театрга бармыйлар.Театр я ябылырга тиеш була, булдыра алса, русча куя.

Әнә Кырым татар театры үрнәккә.Берүзе генә булгач, драма, музыка, хәтта курчак театры спектакльләрен дә куя..Татарча да, русча да куя. Концертлар да оештыра.Үзенә тарта белә диюем.

№12 (821820) / 05.12.2012 00:19:47

Нигә алай кыйммәт ?

№11 (821819) / 05.12.2012 00:04:06

Камал театрында татар рухы бик нык кимеде. Сөйләшүләре дә бераз русча акцентлы. Репетицияләре дә русча бара ди түгелме? Үз йөзен сакламаган театр шедевр ясый алмый инде ул.
Мулланы башка театрлар да куйды. Аларда авылның бозыклыкка батканы күрсәтелсә дә,ничектер авылга карата җылылык, борчылу бар иде шикелле. Ә монда бик шакшы итеп күрсәтелде. Ахырда мулланың үлүе дә авылның тәмам үлгәнен исбатлады. Әсфәндияр исән калса, киләчәккә өмет кала иде. Азан укыган бер бала гына өмет була алмый, шул шакшылык арасында ул берүзе әхлаклы булып үсә алмаячак, аңа терәк кирәк. Әсфәндияр әнә шул яшь үсентеләргә терәк булыр өчен исән калырга тиеш иде. Туфан абый да бит шулай язган.

№10 (821673) / 03.12.2012 12:15:01

...Миллионнар тотыла.А кая Золотая маска?!10ел узды тегелме?Дамир Сиразеев или Салимжанов исэн булсалар за такие бабки шедеврлар куеп инде 3-4 не алырлар иде.

№9 (821604) / 01.12.2012 23:08:01

Бүген генә Минзәлә театры килеп спектакль куеп китте.

Камал театрының мәңге килгәне юк,
мәңге киләсе дә юк.

Аның бит Москвага, Самарага, Оренбурга гастрольләргә барасы бар.

Ә Татарстан(Казан түгел!) тамашачысына нәрсә? шымытырмы?

Россиягә чыгалар икән, Москвадан сорасыннар акчаны.

Татарстан акчасы Татарстан татарлары өчен эшли торган театрларга калсын.Беренче чиратта, Минзәлә театрына.

№8 (821600) / 01.12.2012 22:48:41

"Мулла"га тимэгез инде! Ул Туфан эзинеке! Яхшы куелган! Э Театр директоры Ильфир шэп энгэмэш! Шамил Зиннуричны барыбыз да онытмыйк!!!!

№7 (821559) / 01.12.2012 13:11:07

Спасибо за "Гениальное высказывание".К,великому сожалению театр нужен только для материальной выгоды,а не духовному росту.

№6 (821536) / 01.12.2012 11:10:11

кемгә кирәк суң ул тиәтер? шимбәне дә,гениальнии татарны да неутраивающии тиәтер?
кулиса артында йөргәнем юк,за кулисами,сами актеры! задавай вапрус им! мы при чем? пусть сами рабираются...

№5 (821535) / 01.12.2012 10:52:46

А кто требует у него деньги.Мы сами видим он реально что-то требует для театров.А не занимается закулисными интригами оскорбляя других,как это делают наши "гениальные" татары.

№4 (821533) / 01.12.2012 10:41:05

фанат.
А.Я.Славутский - җәбри - ул сезгә зря акча бирмәячәк,бирсә дә отработать итәргә туры киләчәк татарга,
шуның бер мисалын әйтеп киткәнсең - "Мулла" спектакеле.кем акчасына куелганы ачык күренә...

татар байлары дөрес эшли,алар да шимбә җырын җырлап,шимбә тегермәннәренә су коймаслар бит инде.

№3 (821528) / 01.12.2012 10:20:22

Низкая зарплата татарского артиста....Мы не можем остаться равнодушными.Это наша боль.Зарабатывают на хлеб шабашками.И мы простые зрители,удивляемся,тому,что в защиту театров РТ,вытупает только один человек-это А.Я.Славутский-предстваитель другой национальности.А сытые татары молчат,тратят миллионы и только "переживают".Мы все знаем и слышим реаьная "помощь"Камаловского театра такова-зав,лит.частью Игламов называет творчество других театров,особенно нашего любимогоТинчуринского и др.театров самодеятельностью.А вы говорите о заботе.Если бы наши Камаловцы хотели,заслуживать уважение своей нации,народа они бы заботились о других тоже,как это делал покойный Ш.Закиров.Народ все знает,все видит,он еще не отупел,как вы его представили в своем спектакле "Мулла".

№2 (821454) / 30.11.2012 12:30:46

Андый миллионнар сарыф ителгэч ни очен качество аксый.Халык бик доволен тегел театр спектакльлэреннэн. Ни очен грантлар барлык театрларга бирелми.Алар ни очен нищетада яталар? СТД председателе ник кайгыртмый аларны.Сез балда майда ятканда алар за гроши театр уйнап ятарга тиеш?Алар за копейки чыгарсалар да ни очен спектакльлэре кайберлэре сезнекеннэн лучше?

№1 (821453) / 30.11.2012 12:16:54

Үзегез эшләп көн күрә башласагыз аның кадәргә төшмәячәк спектакель кую!
Халявный бюдҗит акчасына яшәп,откадлар түләгәч,бер спектакель кую бәясенең, артып китүе дә ихтимал.

Урлашмаска кирәк.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar