поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.11.2012 Юмор

Яланбаш егет (Кайбер киносценарийларга пародия)

«Яланаяклы кыз» телефильмын караганыма инде әллә ничә ел узды. Шул вакытта ук башыма килгән бер уй һаман тынгы бирми. Әйтерсең лә, күзгә күренмәс кемдер: «Яз! Яз! Син дә киносценарий язарга тиеш!» – дип, миемә өзлексез тәкрарлап, тукып тора. Әлеге бимазалау шундый чиккә җитте ки, нервынныйга әйләнеп, бөтенләй йоклый алмас булдым. «Юк, болай интегергә ярамый, тәмам кешелектән чыкканчы нидер эшләргә кирәк!» дигән нәтиҗәгә килеп, ниһаять, үземне компьютер каршына мәҗбүриләп дигәндәй утырттым.

Иң беренче эш итеп, сценарийның исемен язып куйдым: «Яланбаш егет». Дөрес, әүвәлтен бүтәнчәрәк исемнәр куярга исәп иде. «Ялантәпиле малай», дип, мәсәлән. Яисә – «Яланөсле мәхәббәт» дип. Яки – «Яланкуллы көтүче». «Ялангач Ялал». «Шәрә Шәрифә». «Шәрә муенлы каз (торна, әтәч, күркә, һ.б.)»...

 

Мондый исемнәр куйсам, әлбәттә, әсәр бөтенләй башка төс алып, ахырда, бөтенләй бүтән нәрсә килеп чыккан булыр иде. Шулай итеп, «Яланбаш егет»не аеруча отышлыга санап, шуңа тукталуны хуп күрдем.

 

Бисмилламны әйтүгә, язуны тансыккан бармакларым клавишлар өстендә сценарий көенә бии башлады...

 

...Томанлы авыл иртәсе. Томан – авылның ялангач түгеллегенә үтә дә нечкә ишарә. Ягъни, күрегез, авыл да яланөс түгел, ул да кеше шикелле киенгән – томанга төренгән, янәсе. Бер йорт морҗасыннан төтен күтәрелә. Бусы инде авылның уянуына, авыл кешесенең таң тишегеннән торуына, тәбикмәк, кабартма, өчпочмак, күзикмәк (кыстыбый, дучмак, ягъни мәсәлән), бәрәңге тәкәсе, көлчә ише камыр ризыкларын пешерәм, дип хәстәрләнеп йөрүенә үзенчә ым ясый. Ара-тирә эт өргәне, капка шыгырдаганы, әтәч кычкырганы, трактор пытырдаганы, сарык бәэлдәгәне, чиләк шалтыраганы, сыер мөгрәгәне, казлар каңгылдаганы, атлар пошкырганы, карга каркылдаганы, бака бакылдаганы, чучка (әстәгъфирулла!) чинаганы ишетелә. Анда-санда кешеләр йөргәне, кайберләренең сан-исәп өчен генә этән-бетән килүләре, кирәксә-кирәкмәсә дә зонтик йә кул таягы тоткан егет-җилән, ир-ат һәм кыз-хатыннарның, урыс киноларындагыча, бер-берсе белән култыклашып, үзара чөкер-чөкер килеп, тудый-судый болганганнары шәйләнә. Алар арасында ялгыш та беркем ялангач түгел. Өстәвенә һәммәсе дә баш киеменнән: яңа туган сабыйлар – чепчиктан, өч-дүрт яшьлек кәтәнәләр – нишләптер, барысы да панамадан, үсмерләр – кепка белән бейсболкадан (шуңадырмы, аларның кайсы җенестән булуын тиз генә чамалау кыен), әбиләр, әлбәттә, яулыкларын әбиләрчә бәйләгәннәр, бабайларда – гадәттәгечә, какланып беткән үзбәк түбәтәе, ир-ат – киез йә салам эшләпәдән, җәй көне булуга карамастан, кайбер хатыннар шәлъяулык өстеннән колакчын бүрек элеп җиффәргән.

 

Кадрлар бер-бер артлы алышына тора. Менә бер йорт пәйда була. Йорт, дигәнебез – аеруча Балтач-Кукмара якларындагыча җыйнак кына итеп, җиренә җиткереп салынган, авылдагы бүтән йортлардан әллә ни аерылып тормаган ике катлы коттедж: түбәсе яшел металл черепица белән ябылган, стенасы фисташка чикләвеге төсендәге сайдинг белән тышланган, тирә-юне зәңгәр профнастил койма белән әйләндереп, камап алынган. Тәлинкәле антенна, кондиционер, пластик тәрәзәләр, газ торбалары, бассейн, поликарбонаттан эшләнгән теплица, зур гараж, ике машина һәм бер скутер тышкы дөнья белән тыгыз бәйләнештә икәнлекне, ягъни цивилизациянең хәтта сәләмә авылны да колачлап алганлыгын шулай читләтеп кенә искәртеп тора.

 

Болдырга бер егет чыгып баса. Ул – яланбаш. Зур планда күрсәтелеп, башның бүрек-фәләнсез булуына аеруча басым ясала: егетнең үткән тормышыннан – сабый бала яки үсмер чагыннан – күңелгә тия торган бер күренеш күрсәтелеп алына. Югары кимәлдә төшерелсә, шул бер эпизод җитә. Әйтик, зәмһәрир кыш күренеше. Карлар уйный, буран дулый. Кулына йон бияләй кигән бала, яланбаш килеш, җилгә каршы пес итеп тора. Бөтен игътибарны баланың бәсләнгән башына юнәлтәбез. Биредә баланың яланбаш булуын иртә өлгергәнлек нәтиҗәсе, ягъни тизрәк егет буласы килүдән дип аңларга кирәкми. Бу – ятимлеккә ишарә: баланың йә әтисе, йә әнисе юк, димәк, ул йә үги ата, йә үги ана белән яши. Аларның (без әле малайга кайсы ата-ана үги икәнлеген билгеле бер моментка кадәр тәгаен белмичә торабыз, чөнки сюжет тагы да катмарлы, күзгә яшь китерердәй тәэсирле булсын өчен махсус шулай эшлибез) үзара мөнәсәбәтләре бик үк яхшы түгеллеген бияләйнең тишек-тошык булуыннан күрергә була.

 

Шуннан соң сюжет сызыгы сызыла – геройларның бер-берсе белән өзлексез очрашулары, гәпләшү-әйткәләшүләре, акырыш-бакырышы, талаш-сугышы, астыртын эш йөртешүләре, гайбәт чәйнәүләре, машинада куышулары, төп геройның (яланбаш егетнең) бәргәләнүе, аның сөйгәненең көтмәгәндә балага узуы, аларның кавышуына ата-аналарның коточкыч каршы булуы, өстәвенә гашыйклар арасына өченче берәүнең килеп керүе (бу герой яланбаш егеттән аермалы буларак, һәрвакыт эшләпә киеп йөри), алкашларның эчүе, тилемсәләрнең тилеләнүе, талымсыз Талипның тәкатьсез Зина түти белән зина кылулары, көтелмәгән борылышлар-тайпылышлар, кыскасы, сериал ахыргача шул рәвештә дәвам итә...

 

Сценарийны тәмам кылдык. Инде килик кастинг мәсьәләсенә. Яланбаш егетне, һичшиксез, Раяз Фасыйхов уйнар дип торабыз. Беренчедән, безнең барчабызга мәгълүм кинода ялантәпиле кызны уйнаган Асылъяр кебек ул да җырчылар кавеменнән. Икенчедән, кыяфәт бар, буй озын, тавыш шәп. Аның сөйгәне ролендә Бәширә Насыйрованы күрәбез. Көндәш егет – Мунир Рахмаев (икенче вариант – Асаф Вәлиев). Мунирның плюслары – гел эшләпә киеп йөри, җырлауга караганда биюгә хирыслыгы көчле. Исеме дә татарча түгел, яңгыравыклы, оригиналь – Мунир. Аңа кызыгып, һәрвакыт табын янында ашый-ашый җырлап, яисә, киресенчә, җырлый-җырлый ашап утыручы нечкәбилле кыз роле һичбер икеләнүсез Әлфинә Әзһәмовага эләгер, мөгаен. Сериалның әлегә язылмаган икенче өлешендә, ниндидер сәбәпләр аркасында, Раяз Фасыйхов уйный алмас кебек. Шуңа күрә яңа бер образ кертергә туры киләчәк – яланбаш егетнең улын. Аны, шәт, иншалла, җырчы Рөстәм Маликовның улы Муса уйнар дигән өметтә торабыз. Сериалда төп геройның үги әтисе ролен Гайфулла Авзалов башкарачак. Чөнки фильм тулаем аның коттеджында төшереләчәк. Сериалның режиссеры әлеге дә баягы Нурания Җамали булыр дип көтелә. Ә миңа хәзер сценарий өчен диалоглар гына язасы калды. Шулай итеп, телевизор экранында очрашканга кадәр, дуслар!


Ләбиб ЛЕРОН
Сәхнә
№ 11 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»