поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.11.2012 Спорт

Илназ Фазуллин («Безнең спорт») Сочидагы зур төзелешне үз күзләре белән күреп кайтты (ФОТО)

Илназның Олимпиада кабул итәсе шәһәрдә күргәннәрен һәм фотоларын сезгә дә тәкъдим итәбез:

СОЧИДА КҮРГӘННӘР...

Россия зур спорт чараларын каршы алырга җыена. Киләсе ел Казан өчен Универсиада кысаларында дөнья җәмәгатьчелеге алдында имтихан бирү чоры булса, 2014 елда Сочи шәһәре Кышкы Олимпиаданы кабул итә. Әлбәттә, мондый чаралар матбугатта һәрдаим яктыртылырга хокуклы. Универсиада хакында яңалыклардан Татарстан матбугаты тынып тормый анысы, ә Сочи Олимпиадасы турында хәбәрләр күп түгел.

ЖУРНАЛИСТЛАРГА ИГЪТИБАР ЗУР

Шулай да Сочи тулы куәткә Олимпиаданы каршы алырга әзер-ләнә. «Безнең спорт» хәбәрчесенә шушы көннәрдә 2014 елда Кышкы Олимпиада узачак җирлектә «РИА Новости» медиахолдингы, «Р-Спорт» агентлыгы, Россия Олимпия Комитеты һәм «Сочи-2014» Оештыру комитеты уздырган спорт журналистларының II форум-семинарында катнашырга насыйп булды. Төрле төбәкләрдән җыелган 150 ләп спорт хәбәрчесенә ике көн эчендә чит ил матбугат агентлыклары вәкилләре семинарлар уздырды. Agence France-Press, Reuters, AIPS кебек тәҗрибәле матбугат ширкәтләренең Олимпиадаларны яктыртуда үз юнәлешләре, тәҗрибәләре бар. Россиянең яңа тарихында тәүге тапкыр узачак Кышкы Олимпиадада аларның ярдәме, һичшик-сез, урынлы булачак. Бүгенге көн матбугаты яңа интернет техноло-гияләренең үсеше белән турыдан-туры бәйле. Телевидениене исәпкә алмасак, ярыштан соң берничә секунд эчендә интернет чараларына фото һәм видеомәгълүмат урнаштырыла, ә мондый тизлектә сыйфат турында да онытмаска кирәк. Кыскасы, спорт журналистикасы да заман белән үзгәреш кичерә. Бигрәк тә фото, видео юнәлешендә эш иткән хәбәрчеләр һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Сочи Олимпиадасы чорында журна-листларның эш тәртибен оештыру да мөһимнәрдән санала.

Олимпиадада эшләр өчен матбугат әһелләре 2 төркемгә бүленә: аккредитацияләнгән һәм аккре-дитацияләнмәгән журналистлар. Беренче төркемгә чит ил журна-листлары һәм Россиянең федераль матбугат чаралары карый. Алар барлык ярышларда эшләү хокукуын ала, ә тору урынын оештыручылар тәкъдим иткән кунакханәләрдән сайлый. Сүз уңаеннан, матди чыгым-нар һәр кешенең үз өстендә. Мәсәлән, кунакханәдә бер кич куну 160-400 доллар булачак. Журналистлар эшләячәк матбугат үзәге турында да әйтми мөмкин түгел. Бу бина кечкенә генә шәһәрчекне хәтерләтә, чөнки кафе, магазиннардан тыш монда банклар, чәчтарашханәләр, ял бүлмәләре һәм башка корылмалар булачак.

Икенче төркемгә исә калган журналистлар керә: төбәкләрдән үз көчләре белән килгән матбугат әһелләре, Сочи журналистлары. Бу категориягә караган журналистларга шулай ук ярышларга керү мөмкинлеге бирелә, тик тору урынын һәм туклануны алар үзләре кайгыртырга тиеш булачак. Лондонда, мәсәлән, мондый журналистларга шәһәр транспортында йөрү өчен ташлама-лар булган, шулай ук спортчылар белән очрашулар да оештырылган. Аккредитацияләнмәгән журна-листлар эшен оештыру шәһәр түрәләре өстендә булган, чөнки алар күбрәк Уеннарны башка яктан ачу максатын күз алдында тота. Сочида да мондый категория журналистлар булыр дип көтелә. Ә шәһәр хакимияте, Сочины туризм ягыннан башка ил-ләргә дә танытырга ниятләгәндә, нәкъ шушы журналистлар белән күбрәк эш башкарыр дип көтелә. 

СУБТРОПИКТА УЗАЧАК КЫШКЫ ОЛИМПИАДА

Олимпиада, гомумән, ике җир-лектә узачак. Беренчесе – Сочи шәһәре биләмәсенә караган Красная Поляна бистәсендә. Туристлар арасында Красная Поляна моңа кадәр тау чаңгыларында шуу курорты буларак билгеле иде. Кара диңгез ярыннан 50-60 чакрым ераклыкта тауларда урнашкан әлеге бистәдә Олимпия уеннарының ачык һавада үткәрелә торган төрләреннән ярышлар булачак. Чаңгыда шуу, трамплиннан сикерү, биатлон, бобслей – шундыйлардан. Җирле халык сүзләренә караганда, монда кыш көне (ә кыш гыйнвар-февраль айларына гына туры килә) 20-30 см калынлыкта кар ята һәм 15 градуска кадәр суык була икән. Бүгенге көндә тау кластерында төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Спорт корылмаларыннан тыш кунакханәләр торгызу, юллар салу һәм башка инфраструктур яңартулар алып барыла. Бигрәк тә таулар аша уза торган тоннельләрнең күплеге хәйранга калдырды. Җит-мәсә тизйөрешле электричка марш-рутында да караңгы тоннельләр бар. Шуларның иң озыны 11 чакрымга сузылган. Уеннар вакытында тимер юлы белән аэропорттан Красная Полянага ярты сәгатьтә барып җитеп булачак икән, ә бормалы машина юллары белән бу араны, гадәттә, бер сәгатьтә үтәләр. Ә кыш көне кар ишелсә, гомумән, йөреп булмый. Җирле халык сүзләренә караганда, элегрәк бу бистәгә кыш көнендә бары тик вертолет белән генә үтеп булган, алар өчен берничә көн изоляциядә утыру гадәти күренеш исәпләнгән. Сүз уңаеннан, Олимпиада уздыру билгеле булганчы күп кеше Сочи шәһәрендә яшәргә хокук алыр өчен пропискага Красная Полянада кергәннәр. Үзәктән ерак урнашкан бистәдә җирнең дә бәясе очсыз булган, монда кыргый хайваннарга караганда дуңгызлар күбрәк үрчегән. Шуның өчен дуңгызларны «Красная Поляна куяннары» дип йөрткәннәр. Хәзер исә җир хакы ун тапкырга арткан, халык исә дуңгыз үрчетүдән форель балыгы үстерүгә һәм умартачылыкка  күчкән.

Олимпиада ярышлары булачак икенче урын – диңгез ярында. Ябык бинада уза торган спорт төрләре корылмалары комлы диңгез буе кластерында урнашкан. Ул аэропорт-тан бары тик 10 чакрым ераклыкта, монда җәмгысе 6 спорт корылмасы бар: Зур Боз Сарае (аны тышкы охшашлыгы буенча «Тамчы» дип йөртәләр), Кечкенә Боз Аренасы («Алка»), Керлинг Үзәге («Бозлы куб»), Үзәк Стадион, Кышкы спорт төрләре сарае («Айсберг»), «Адлер-Арена». Шулардан иң зурысы – «Тамчы» дип аталган Боз Сарае. Аның эчендә периметр әйләнәсендә хәтта автобус та йөриячәк. Әлбәттә, тамашачылар өчен түгел.

Моннан тыш әлеге кластерда матбугат үзәге, Олимпиада авылы һәм башка корылмалар да булачак.  Ә иң шаккатырганы – территориянең нәкъ үзәгендә урнашкан зират. Дөрес, оештыручылар сүзләренчә, ул биек койма белән әйләндереп алыначак һәм түбә астына кертеләчәк. Шулай да таш монумент эчендә зират барлыгын белгән кешенең йөрәгенә шом кермичә калмастыр. Җитмәсә, Халыкара Олимпия Комитеты әгъзалары өчен нәкъ диңгез ярында махсус салынган кунакханәдән теләсә кайсы спорт корылмасына чыга торган җир асты юлы бар, дигән сүзләр ишетелде. Җир асты юллары әрвах-лар яткан урыннан үтми, дигән өметтә калыйк.

КЫЗЫЛ ТҮБӘЛЕ СОЧИ

Башка шәһәрләрдән килгән журналистлар өчен Сочиның үзендә һәм Олимпиада объектларында барган төзелеш масштабы игътибар үзәгендә булды. Ә Казанда инде 3-4 ел төзелеш эшләре алып барыл-ганга, безнең өчен сәер тоелмады. Аермалыкка килгәндә, Олимпиада корылмалары барысы да шәһәрдән читтә урнашкан, шуңа да карамастан Сочиның үзендә дә юллар салына, шәһәргә бара торган трасса да яңар-тыла. Шуңа игътибар итәргә кирәк: юллар җирне тигезләп асфальт җәеп куюдан гына гыйбарәт түгел, ә җирдән 40-50 метр биеклекктә күтәртелеп эшләнгән катлаулы конструк-цияне тәшкил итә. Сочи җирлегенең таулы төбәк икәнен исәпкә алсак, юл салучыларның никадәр зур эш башкарганын аңлап була.

Казандагы кебек анда да торакны яхшырту эшләре алып барыла. Тик бездә Универсиада маршрутында булган йортларның алгы якларын буяу һәм пластик балконнар урнаштыру белән шәһәр хакимияте шөгыльләнсә, Сочи районнарында шәхси йорт хуҗалары үз хисабына бертөрле койма тотарга һәм кызыл төстәге түбә ябарга тиешләр. Бу эшләрнең төгәлләнү вакыты яңа елга кадәр генә икән. Бездә күп кеше балконнарның тиешенчә урнаштырылмавыннан зарланса, Сочи халкына гаепләргә кеше булмаячак, чөнки барлык эшне дә үзләре башкарган булачаклар. Сүз уңаеннан, коймалар инде тотылып беткән, күпчелек түбәләрне дә кемдер буяп, кемдер яңасына алыштырырга өлгергән. Ә бездә, ялгышмасам, Универсиада киләсе елда ук булуына карамастан, әле күп йортларның фасадалары әзер түгел.

Универсиаданы да Сочи Олим-пиадасын да, беренче чиратта, социаль проект итеп карарга кирәктер. Сүз дә юк, спорт нәтиҗәләре дә мөһим, тик татар бит мәкальдәге кебек, тотып карап кына ышана. Бу очракта Уеннардан соң халыкка кулланышка калган спорт биналары, яңартылган юллар, яңа корылмалар безнең халыкка күбрәк файда ките-рәчәк. Гәрчә катнашучылар саны Универсиадада ике тапкыр артык булса да, федераль үзәк өчен Сочи Олимпиадасы мөһимрәк. Бу шулай ук Олимпиаданың Универсиадага караганда күпкә дәрәҗәлерәк Уеннар булуыннан һәм Сочиның туризм нисбәтеннән мөмкинлекләре мулдан булуы белән бәйледер. Ничек кенә булмасын, Казан шәһәре беренче булып дөньякүләм спорт ярышларын кабул итәчәк, ә Сочи исә безнең тәҗрибәгә нигезләнәчәк.


ДИҢГЕЗ БУЕ КЛАСТЕРЫНА КАРАГАН ОБЪЕКТЛАР:

КЕЧКЕНӘ БОЗ АРЕНАСЫ – «АЛКА» («ШАЙБА»)
• 7000 кеше сыйдырышлы;
• 2013 елның апрелендә беренче тест ярышы узачак (яшүсмерләр арасында хоккей буенча дөнья чемпионаты);
• Олимпиада вакытында хатын-кыз хоккее һәм ирләрнең берничә кичке уеннары узачак;
• Сүтеп-җыела торган бина, алдагы язмышы билгесез.

ҮЗӘК ОЛИМПИК СТАДИОН – «ФИШТ»
• 40000 кеше (Олимпиада узгач – 45000);
• 2013 елның ноябрендә төзелеп бетәчәк, ачылу-ябу тантаналарының репетицияләре булачак;
• Олимпиада һәм Паралимпиаданың ачылу һәм ябу тантаналары узачак;
• Футбол стадионы, 2018 елгы дөнья чемпионатында куллланылачак.

КЫШКЫ СПОРТ ТӨРЛӘРЕ САРАЕ – «АЙСБЕРГ»
• 12000 кеше;
• 2012 елның декабрендә фигуралы шуу буенча Гран-При Финалы булачак;
• Олимпиада вакытында фигуралы шуу, шорт-трек ярышлары узачак;
• Олимпиададан соң вело-трек ярышлары өчен үзгәртеләчәк.

ТИМЕРАЯКТА ШУУ ҮЗӘГЕ – «АДЛЕР-АРЕНА»
• 8000 кеше;
• 2013 елның мартында тимераякта шуу буенча дөнья чемпионаты узачак;
• Олимпиада вакытында тимераякта шуу ярышлары;
• Олимпиада узгач сату һәм күргәзмәләр оештыру комплексы итеп үзгәртеләчәк.

КЕРЛИНГ ҮЗӘГЕ – «БОЗЛЫ КУБ»
• 3000 кеше;
• 2013 елның февралендә коляскада хәрәкәт итүчеләр арасында керлинг буенча Дөнья чемпионаты узачак;
• Олимпиада вакытында керлинг буенча ярышлар үткәреләчәк;
• Күпфункцияле спорт комплексы итеп үзгәртеләчәк.

ЗУР БОЗ САРАЕ – «ТАМЧЫ»
• 12000 кеше;
• 2013 елның апрелендә яшүсмерләр арасында хоккей буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк;
• Олимпиада вакытында тулысынча диярлек ирләр арасында хоккей матчлары, хатын-кызларның финал һәм ярымфинал уеннары узачак;
• Күп функцияле комплекска әвереләчәк, һәртөрле спорт ярышлары, концертлар уздыру өчен кулланылачак.


Болытлар арасындагы таулар

Тоннель эчендә

Без торган отельдә

Монысы да шунда

Казан делегациясе легендар хоккейчы Сергей Макаров белән

“Тамчы” (“Капля”) дигән Зур Боз Сарае

“Алка” (“Шайба”) Кечкенә Боз Сарае

Формула-1 трассасы

“Айсберг”

Бик матур

Кызыклы билге

Шорт-трек ярышлары биредә узачак

Мондый юлларны безнекеләр озак эшләр иде микән?


---
Матбугат.ру
№ --- | 20.11.2012
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»