|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2012 Мәдәният
Әлмәт театрына яңа баш режиссер билгеләндеӘлмәт татар дәүләт драма театрына баш режиссер итеп 2007 елдан театрда режиссер булып эшләүче Ильяс Гәрәев билгеләнде. Гәрәев Ильяс Сәхипгәрәй улы Башкортостан республикасыннан. Ул 1951 елда Балтач районы Усман авылында туа. Уфа сәнгать институтын тәмамлагач Мәдәният техникумында укыта, үзешчән сәнгатьтә эшли. 1990 елда Туймазы шәһәрендә татар дәүләт драма театры оештыру эшенә билгеләнә. Баш режиссер һәм театр директоры була.
2007 елның сентябрендә Әлмәт театрында режиссер булып эшли башлый. Ф.Садриевнең “Тәрәзәгә егет килгән”, Д.Салиховның “Сәер кеше”, “Капчык”, К.Тинчуринның “Назлы кияү” спектакльләрен сәхнәләштерә.
Әнисә ТАҺИРОВА |
Иң күп укылган
|