поиск новостей
Көн мәзәге
  • –  Россия кешесе футбол буенча дөнья чемпионатында җиңү яулагач нишли?
    –  Компьютер уенын сүндереп йокларга ята.
Бүген кемнәр туган
  • 07 Октябрь
  • • Данис Хәйруллин - шагыйрь
  • • Данил Салихов - язучы
  • • Рәшит Бәшәр - шагыйрь
  • • Әлфәт Закирҗанов - әдәбиятчы
  • • Владимир Путин - дәүләт эшлеклесе
  • • Айгөл Рәхимова - җырчы
  • • Яна Батыршина - гимнастка
  • • Руслан Нигъмәтуллин - футболчы
  • • Зифа Кадыйрова - язучы
  • • Әнәс Әскәров - медиаменеджер
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
Архив
 
11.11.2012 Спорт

Бу спорт төрен беркайчан ташламаячакмын, ди гольф остасы Тимур Гыйбадуллин

“Нинди алар – бүгенге яшьләр?” - дигән сорауга мин өметле, дип җавап бирер идем. Унбиш яшьлек Тимур Гыйбадуллин белән аралашканнан соң шундый нәтиҗәгә килдем мин. Төпле, акыллы, һәр сүзен үлчәп кенә сөйләүче яшүсмер белән без олыларча серләшеп утырдык.

Тимур Самара шәһәренең 148 санлы мәктәбендә 9нчы сыйныфта гел “яхшы” билгеләргә генә укый. Ул беренче сыйныфтан ук спортка гашыйк. Үзеңнекен табар өчен күп спорт төре белән шөгыльләнеп карарга кирәк, диләр. Шулай үзен баскетболда, грек-рим көрәшендә, йөзүдә сынап караган Тимурның йөрәгенә мини-гольф хуш килә. Бу спорт төре турында ялгыш кына игълан күреп алган яшүсмер аны үзенә гомерлеккә сайлап алган. Ә аңа карап, тора-бара әтисе Дамир белән әнисе Наилә дә мини-гольф белән мавыгып китәләр. Шулай бу аларның гаилә спортына әйләнә.

Дүртенче сыйныфтан алып җиденче сыйныфка кадәр мини-гольф белән шөгыльләнгән Тимур тора-бара зур гольфка күчә. “Бу спорт төре нәрсәсе белән шулкадәр ошады соң сиңа?” – дигән соравыма әңгәмәдәшем җитди генә итеп: “Бу тыныч, тик шул ук вакытта бик авыр спорт”, - дип җавап бирде. Чыннан да, гольф читтән караганда гына бик җиңел икән, ә болай ул күпме игътибарлык, сабырлык таләп итә. Чөнки, Тимур сүзләренчә, кыр буйлап тупны озак кына эзләргә дә, 5 сәгать буена клюшкалар салынган 10 килограммлы капчыкны үз өстеңдә өстерәргә дә кирәк.

- Кызганычка, бездә әлегә гольф белән яхшылап шөгыльләнер өчен тиешле уңайлыклар җитеп бетми. Менә Самараның шәһәр читендә гольф-клуб төзи башладылар. Анда Европада иң зур гольф-курорт булуы планлаштырыла. Биредә бу спорт төре өчен кырлар ясала башлаган, 20гә якын өйләр дә төзелгән инде. Без дә анда җир сатып алырга телибез, - дип хыяллары белән уртаклашты Тимур.

Гыйбадуллиннарның фатирына килеп кергәч, киштәдәге бихисап кубок һәм медальләргә исем китте. Алар күп тапкырлар мини һәм зур гольф буенча Самара өлкәсендә узган ярышларда призлы урыннар яулаганнар. Шулай ук Түбән Новгород, Мәскәү, Казан, Сочи, Ростов һәм башка шәһәрләрдә узган ярышларда, Россия чемпионатында халыкара турнирда да катнашканнар.

Тимурның мәктәптә яраткан предметы - ул инглиз теле икән. “Телсез киләчәгебез юк”, - дип саный яшүсмер. Һәм үзен киләчәктә икътисад яисә сәясәт белән бәйле профессиядә күзаллый. Бер югары уку йортын Россиядә, ә икенчесен чит илдә тәмамларга тели ул. Тимур яхшы, тирән белем алып, берәр нинди дөнья компаниясендә эшләргә һәм чит илдә яшәргә хыяллана. Шуңа күрә бик яратып инглиз телен үзләштерә.

Тартуны, хәмерне бер дә хупламаган Тимур үзенә дусларның да яхшыларын гына сайлый. Чын иптәшләр күп булырга тиеш түгел, иң мөһиме – алар ышанычлы булсыннар, дип саный ул.

Гыйбадуллиннарның гаиләсен берничә тапкыр те-левидениегә дә төшергәннәр. Шулай аларны СКАТ каналында баручы “Ваше утро”, ГИС каналындагы “Мир увлечений” тапшыруларында һәм башкаларда күрсәткәннәр.

- Атаклы гольф уйнаучы Тайгер Вудс сыман балачактан ук бу спорт төрендә уникаль сәләт күрсәтеп, профессионалларча шөгыльләнергә җыенмасам да, аны гомерем буена ташламаячакмын - дип калды Тимур минем белән саубуллашканда.

Автор фотосурәте.

Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ --- |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы