|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2012 Җәмгыять
141 тоткын – 141 гыйбрәтМамадыш районының Дегетле авылы ерактан гадәти бер авыл булып күренә. Калай, шифер түбәләр, эреле-ваклы йортлар, озын ак ферма биналары, кыскасы, гадәти авыл инде. Килүчеләрне басу капкасында шлагбаум каршы алуын, монда яшәүчеләрнең көнгә берничә мәртәбә рәтләргә тезелеп тикшерү үтүен, изүләренә номер сугылган кәгазь тагып йөрүләрен санамаганда... “Авыру әниемне карыйсым килә”
Дегетледә 1985 елдан бирле торак-колония (колония-поселение) урнашкан. Авылда кайбер өйләрдә биредә туып үскән кешеләр, махсус төзелгән торак-ларда тоткыннар гомер итә. “Бүгенгә монда 141 иреге чикләнгән ир-ат һәм хатын-кыз яши. Уртача яшьләре – 30. Күбесенең иреген чикләү вакыты 2-5 ел, гаепләре, нигездә, урлау һәм алдакчылык (мошенничество), – ди колониянең башлыгы Рәмзил Кашапов. – Алимент түләмәгән, наркопритон тоткан өчен хөкем ителгәннәр бар. Тоткыннарның 96 проценты эш белән тәэмин ителгән – фермада, басуда, тракторда эшлиләр, үзебезнең тегү цехы бар”. Торак-колониянең 60 гектар бәрәңге, 63 гектар кәбестә җире бар, чөгендер, кишер дә үстерәләр. Сыер, дуңгыз фермалары бар. 186 баш мөгезле эре терлек, 500 тирәсе дуңгыз, казлар, тавыклар асрыйлар.
Хәлимә Шәрипова (исемнәр үзгәртелде) биредә бозаулар карый. “Ашыгам, бозаулар эчертәсем бар”, – диде ул бүлмәгә керүгә. Бүген аның туган көне икән. “51 яшь тулды. Кызлар котладылар инде. Шоколад, оек бүләк иттеләр”. Ул Татарстанның бер авылында туып үскән, Чаллыда яшәгән. Монда ничек эләгүен авырсынып кына сөйләде. “Миңа башта шартлы срок биргәннәр иде. Минем фатирга җыелучылар арасында наркотик кулланучы булган, диделәр. Яла яктылар миңа... Әмма мин ай саен билгеләнергә йөрмәдем. Чаллыда яши идем, туган районыма билгеләнергә кайтырга кирәк, ара да ерак. Аннан соң... эчтем мин. Баш күтәрмичә...” Хәлимә апаның бер кызы бар. Әле кияүдә түгел, Чаллыда яши. “Мин базарда саттым. Үземнең сату ноктасы бар иде. Үзем эшләп өч бүлмәле фатир алдым. Берничә ел элек ирем үлде. Тыны бетүдән. Йортка кеше керттем. Аңа фатир гына кирәк булып чыкты. Пычак белән кизәнеп, кулымны яралады. Шул хәлдән соң Краснодарда яшәгән кызымны чакырттым. Фатирны бер бүлмәле аерым фатирга һәм бер малосемейка бүлмәсенә алмаштырдык. Монда эләгүемә рәхмәтле мин. Алайса, йә үтереп ташлыйлар, йә үзем үлә идем”. Хәзер 51 яшьлек апаның бар борчуы – әнисе. “87 яшьлек әнием урын өстендә. Аны инвалид сеңлем карый. Без – өч кыз. Әти миңа 5 яшь вакытта ук үлгән. Моннан исән-сау чыксам, Чаллыга кайтмыйм. Әни янына төп йортка кайтып, әнине карыйсым килә”. Хәлимә апага калган җәзаны шартлы рәвештә үтәп бетерергә мөмкинлек бирүләре бар. Моны шушы берничә көндә суд хәл итәчәк, диделәр.
“Кызым мине еракта эштә дип уйлый”
Торак-колониядә яшәүче үзенә билгеләнгән срокның өчтән берен үтәгәч, иреккә чыгып, калган җәзаны шартлы рәвештә үтәп бетерә ала. Моның өчен судка үтенеч язарга кирәк. Билгеләнгән срок бер ел гына булса, мондый хатны ярты елдан соң гына язарга ярый. “Күбесе әлеге мөмкинлектән файдалана”, – ди колония башлыгы Рәмзил Кашапов. Тоткыннарның 70 проценты иреккә менә шулай чыга икән. “Әмма монда кабат кайтырга теләгәннәр дә очрый. Иреккә чыгуына ярты ел узганнан соң Зәйдән бер ир кеше килде. Мине үзегездә кышларга калдырыгыз дип. Алабугадан да берәү килгән иде. Әлбәттә, без аларны калдыра алмыйбыз, – ди торак-колония башлыгы. – Моннан тыш биредә яшәүчеләр гадәти киемнән йөри, акча тота ала, туганнары белән күрешү саны да чикләнмәгән”.
Казаннан 26 яшьлек Рузалия Нуруллованың җәзаны шартлы рәвештә үтәп бетерүне сораган үтенечен суд кире каккан. Ул монда пешекче булып эшли. Сорауларыма озак уйлап тормыйча, тиз-тиз генә җавап бирде. “Алдамас өчен сезгә ничек кенә әйтим икән? Мин наркотик куллана идем. Монда урлашкан өчен эләктем”. “Ни өчен наркотик кулландыгыз?” “Минем әтине үтерделәр. Бертуган абыем үлде. Шәхси тормышымда низаглар килеп чыкты. Бу проблемалардан чыгу юлын эзләдем”. Минем һөнәрләрем күп, ди Рузалия, чәчтараш, сатучы һәм тегүче. Тәүлек буе эшләүче кибеттә сатучы булган, ә чәчтараш буларак өйдә кешеләр кабул иткән. Өзек-төзек сөйли, миңа карап: “Сез сорагыз, сорагыз. Мин барысын да сөйлим”, – дип әйтеп куя. “Ә урлау ничек килеп чыкты?” “Компания белән ял иткәндә яңа кешеләр барлыкка килде. Мин аларның берсенең иминлек хезмәтеннән булуын белмәдем. Аннан акча алдым”. “Алдыгыз?!” “Ну, урладым. 150 мең. Өч көннән бу эшнең эзенә төштеләр. Башта – 1,5 ел, аннары – 2, аннары 2 ел да 2 ай шартлы срок бирделәр. Билгеләнергә йөрмәдем, шуңа монда эләктем”. Рузалиянең дүрт яшьлек кызы бар. Ул хәзер әбисе һәм бертуган абыйсы карамагында. Абыйсы Казандагы шактый зур спорт оешмаларының берсендә җаваплы вазыйфа башкара. “Кызымны ул тәэмин итә. Әбисе белән баланың да монда килгәне бар. Ул мине еракта эштә дип уйлый”.
“Торак-колониядә бала табу җиңел булмады”
Колониянең аерым ипи пешерү, тегү, сөт эшкәртү цехы да бар. Биредә көнгә ярты тонна сөтне пакетларга тутыралар, аны Татарстанның башка колонияләренә дә озаталар, көн саен 80-90 ипи пешерәләр. “Бирегә килгәннәр һәркайсы нинди дә булса һөнәргә өйрәнә, – диде безгә территорияне күрсәтеп йөргән торак-колония башлыгы урынбасары Фәрит Сәетгалиев. – Хатын-кызларның күбесе тегүче яки пешекче һөнәрен үзләштерә”. Фәрит Сәетгалиевнең монда эшли башлавына өч еллар тирәсе. Мамадыштан килеп йөри. Торак-колониядә аттестация үткән 39 хезмәткәр исәпләнә, 24 кеше ирекле рәвештә ялланып эшли. “Биредә эшләүчеләргә иң мөһим таләп – дисциплина. Хезмәткәрләр арасында Дегетле авылы кешеләре дә бар, күбесе Мамадыштан килеп йөри”, – ди башлык урынбасары.
Торак-колониядә хатын-кызлар – 43. Алар аерым торакта яшиләр, ашау вакытлары ирләрнекеннән аерым. Эшләре уртак. Торак 8 бүлмәдән тора. Бер бүлмә генә 3 кешелек. Ул авырлылар өчен. Калганнарында ике катлы караватлар. Бүлмә саен 20 кеше. Торакта кухня бар, анда чәй эчеп алырга ярый, әмма ризык әзерләргә рөхсәт ителми. “Хатын-кызлар торагына тикшерү вакытында башта хатын-кыз хезмәткәр генә керә. Тикшерүче ир-ат аннан соң гына кереп карый ала”, – диде Фәрит Сәетгалиев.
Эльвира Лотфуллина торак-колониядә бала көтә. Ул – дүрт бала әнисе, биредә инде ике ел яши. Гомуми срогы – 8 ел. Балаларын әти-әнисе тәрбияли. Олылары – игезәкләр, аларга 9 яшь, уртанчы малаена – 5, кечкенә кызына – яшь ярым. Кызы шушы торак-колониядә туган. Балаларның әтиләре – төрле кешеләр. Эльвира биредә яшәүче башка хатын-кызларга охшамаган. Тышкы кыяфәтеннән аның үзенә бик игътибарлы булуы аңлашыла. Чаллыда төзелеш оешмасында бухгалтер булып эшләгән. Бирегә алдакчылык өчен эләккән. Аның әлеге оешма аша алдау юлы белән миллионнан артык акча үзләштерүе ачык-ланган. Югары уку йортында юрист белгечлеген үзләштергән, укуын тәмамламаган. “Авырлы килеш биредә яшәү кыендыр?” “Әйе, җиңел түгел инде. Әмма мин Мамадышка барып тикшеренү үтеп торам, диета буенча тукланам”. “Биредә бала табу кыен булмадымы?” “Җиңел булмады. Ул вакытта мине бала белән биредәге аерым өйгә урнаштырганнар иде”.
Эльвира авырлы булгач эшләми, моңарчы пешекче булган, тегүче һөнәрен дә үзләштергән. “Бирегә ничек эләктегез?” “Бу турыда искә төшерәсем дә килми. Һәр кеше ялгыша инде”. Җәй көне Эльвира янына дүрт баласы да килеп торган, аерым өйдә яшәгәннәр. Тәртип бозмаганга, аңа күп тапкырлар рәхмәт белдерелгән, берничә мәртәбә атна ахырында ялларда өенә кайтып килү мөмкинлеге дә биргәннәр. “Балаларым мине эштә дип уйлый”, – ди әни кеше. Эльвира иреннән аерылган. “Аның белән 12 яшемнән очрашып йөри башладык. Ул миннән 7 яшькә олы иде. Яши башлагач, холыкларыбыз туры килмәве ачыкланды”. Элекке ире беренче ике баланы үзенә алмакчы булып йөри икән. Эльвира Лотфуллина ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән, шуңа күрә суд әлегә иренең мөрәҗәгатен кире каккан. Авырлы булуы Эльвираның тиздән иреккә чыгуына сәбәп булырга мөмкин. “Бала тапкан анага 14 яшькә кадәр баласын тәрбияләргә мөмкинлек бирелә. Бу вакыт эчендә закон бозмаса, аңа билгеләнгән җәза юкка чыгарыла”, – ди Сәетгәрәев. Озакламый аның баласын кайда табачагы билгеле булачак. Эльвира судка мөрәҗәгать юллаган.
Иреккә чыккач, әҗәт түлисе булачак
Торак-колониядә яшәүчеләр туганнары, дуслары белән аерым өйләрдәге бүлмәләрдә күрешә ала. Аларны безгә биредә җәза үтәүче Лариса Минаева күрсәтеп йөрде. Аның вазыйфасы – әлеге бүлмәләрне тәртиптә тоту һәм тавыклар карау. Кыска вакытлы күрешүгә берничә сәгать вакыт бирелә. Озак вакытка күрешү өчен билгеләнгән өйләрдә тоткын үзе янына килгән кеше белән өч көн бергә яши ала. Монда пешерү өчен электр плитәсе, телевизор, DVD-плеер бар. Һәр бүлмәгә кергән саен Лариса стенадагы рәсемнәрне күрсәтә. Журналлардан киселгән рәсемнәрне бер-берсенә беркетеп рамнарга урнаштырганнар. “Матурмы? – дип сорый. – Мин үзем ясадым. Караваттагы җәймәне дә мин тектем”. Лариса тегәргә монда өйрәнгән. Ул торак-колониядә өч ел яши инде. Бирегә алдакчылык өчен эләккән. “Берничә йөз мең сумлап кешеләрдән акча алган. 1 миллион 300 мең сум әҗәте бар”, – диде торак-колония башлыгы урынбасары Фәрит Сәетгәрәев. Биредә өч ел эшләү дәвамында хезмәт хакыннан тотып калып 50 меңен түләгән. Калганын иреккә чыккач эшләп түлисе булачак.
Дегетледә 141 тоткын белән бергә 141 үкенеч, 141 гыйбрәт, 141 гаеп яши. Әмма гаеплеләр 141 генә микән? Монда эләгүләренә бу кешеләр бер үзләре генә гаеп-ле булганмы? Күбесе шулкадәр көткән ирек бирегә эләккәнче булган ирек кебек булырмы икән? “Элекке тоткын” дигән исемне юып төшерер өчен алар нинди гамәлләр кылырга тиеш? Мондый урыннарга кабат эләкмәүдән аларны нәрсә саклар? Дегетледә җавапсыз сораулар да 141 генә түгел. Ә болай ерактан Мамадыш районының Дегетле авылы гадәти бер авыл булып күренә.
P.S. Язманы газетага тапшырганда Дегетледән Хәлимә Шәрипова һәм Эльвира Лотфуллинаның иреккә чыгуын хәбәр иттеләр. Хәлимә Шәрипова калган срокны шартлы рәвештә үтәячәк, ә Эльвира Лотфуллинаның җәзасы юкка чыгарылырга да мөмкин.
1
2
Юрий Тутов фотолары
Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|