поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.10.2012 Дин

Гүзәл Галиева “Сәдака Казан” сайты белән дин кардәшләренә ярдәм итмәкче

Бүген интернетның файдасы һәм зыяны турында күп сөйләшәләр. Казанда яшәүче мөселман хатыны Гүзәл Галиева бөтендөнья челтәрен мохтаҗ дин кардәшләренә ярдәм итүдә куллана.

Үзенең дә өч баласы, гаиләсе булуга карамастан, дөнья мәшәкатьләре аңа савап эшләргә комачауламый. Берничә ай элек танышлары көче белән ул “Сәдака Казан” сайтын булдырылган. Проектның социаль челтәрдә төркеме дә бар. Мөселман дөньясы өчен шактый яңа булган шушы проект турында Гүзәлнең үзе белән сөйләштек.

 

- Гүзәл, мондый сайтны булдыру идеясе кайчан туды?

 

- Казанда мохтаҗ мөселман гаиләләре күп булуын истә тотып, инде Рамазанга кадәр үк социаль сайтларның берсендә аларга багышланган махсус төркем оештыру теләге бар иде. Моңарчы гаиләбез андыйларга булышлык күрсәтеп килде. Тормыш иптәшем холкы буенча киң күңелле, ярдәмчел кеше, шуңа төркем оешканчы ук ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрне кире какмадык. Сайт исә ярдәм күрсәтүне бер системага салды, ягъни ул мохтаҗ һәм ярдәм итә алган кешеләрне уртак мәйданга җыйды.

 

- Сез “Сәдака Казан” проекты эшчәнлегеннән канәгатьме?

 

- Иң беренче итеп быел Рамазан аенда без социаль сайттагы төркемебезне булдырдык. Чөнки аны ясау зур көч таләп итми. Ул тиз арада таныла башлады - катнашучылары көннән-көн артты. Шул ук вакытта ярдәмгә мохтаҗлар да күбәя торды. Мөселманнар өчен изге айда төркемдә утыручылар мохтаҗ дини гаиләләргә акчалата, ризыклата булышлык күрсәтте. Кайбер гаиләләрдә техник проблемалар хәл ителде. Әйтик, күп балалы тулы булмаган бер мөселман гаиләсендә ремонт ясалды.

 

- Хәзер исә “Сәдака Казан” дигән сайтыгыз да бар. Ул төркем кебек үк популярмы?

 

- Рамазанда бер мөселман егете төркемебезнең аерым сайтын ясап бирергә тәкъдим итте. Хәзер ике ресурста да мәгълүмат биреп барыла. Сайтта аралашу өчен форум да бар. Кызганыч, бүген сайтка керүчеләр азрак, аны таныту юнәлешендә эшләргә теләк белдерсәләр, бик рәхмәтле булыр идек. Моннан тыш форумга модератор эзлибез.

 

- Гүзәл, бүген мөселман гаиләләре нинди төр ярдәмгә мохтаҗ? Моның сәбәбе нидә дип уйлыйсың?

 

- Аллага шөкер, проект шактый уңышлы гына эшләп килә. Дин кардәшләребез дә сайт һәм төркемдәге игъланнарга битараф калмый. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр исә йә үзләре мөрәҗәгать итә, кайберләрен танышлар аша ишетеп табабыз. Мохтаҗларның зур өлеше ялгыз балалар тәрбияләүче аналар. Кызганыч, мөселман өммәтенең проблемасыдыр инде – әлеге хатын-кызларның ирләре йә өйдән чыгып киткән, йә аерылган, балаларын карашмый, гаиләләренә акчалата ярдәм итми Иң беренче нәүбәттә мохтаҗ кешеләргә азык-төлек, акча кирәк. Гаиләләргә кием-салым, йорт җиһазлары белән булышырга тырышабыз. Кемдеңдер фатирын төзәтәсе-карыйсы йә машина белән йөк китертәсе була. Мөселман гаиләләренең мондый авыр хәлдә яшәве ислам өчен ят күренеш. Барысына да мөселманнарның дини гыйлем ягыннан түбән дәрәҗәдә торуы сәбәп. Кабер газабы һәм Кыямәт көненнән курыккан кеше андый адымга бармаска тиеш, дип уйлыйм.

 

- Башка дин вәкилләренә ярдәм каралганмы?

 

- Проектта, нигездә, мөселман кардәшләребез катнаша. Ярдәм күрсәтелгәндә аның диндә булуы исәпкә алына, чөнки без, иң беренче чиратта, аларга битараф калмаска тиеш. Исламда мондый проектлар юк дәрәҗәсендә, шуңа безнең максат – мөселман гаиләләренә булышу. Башка дин вәкилләре өчен махсус фондлар шактый.

 

- Балалар йортлары белән элемтә тотасызмы? Анда тәрбияләнүче нарасыйлар дине, тән төсе буенча бүленми бит...

 

- Әйе, проектыбызда бу юнәлешне дә күз уңыннан ычкындырмаска тырышабыз. Әйтик, хәзерге вакытта Ямашев урамында урнашкан ятим балалар йортына кием-салым, ризык һәм подгузниклар җыябыз. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.с) әйткәнчә: “Ятимгә якынай, аңа мәрхәмәтле бул, аның башыннан сыйпа, үзең ашаган белән сыйла, бу синең йөрәгеңне йомшартыр һәм теләгәнеңне чынга ашырырга ярдәм итәр”. Мөселманнар моны онытмаса иде.

 

- Гарәп илләрендә туганнар ятим балаларны асрамага ала, ярдәм итешү көчле. Безнең илдә дә мөселманнар шактый, елдан-ел иманга кайтучылар арта бара. Ләкин аңа карамастан, игътибарга мохтаҗ дин кардәшләребез дә аз түгел. Бу нәрсәгә бәйле дип уйлыйсыз?

 

- Бүген без шау-шулы тормышта яшибез. Бөтен кеше үз эшенә, проблемасына баткан. Шул исәптән мөселманнар да. Еш кына үз мәшәкатьләребезне кайгыртып, Аллаһ Тәгалә тарафыннан сынауда булган, авыр хәлдә калган кардәшләребезне онытабыз. “Сәдака Казан” проекты мөселманнарга яннарында гына мохтаҗ кешеләр барлыгын искә төшереп торыр өчен булдырылды. Дин кардәшләребезне авыр хәлдәге гаиләләрнең проблемасын хәл итешергә, изгелек кылырга чакырабыз. Кешенең йөрәген ачар өчен, Коръән аятьләре һәм хәдисләр китерелә.

 

Кызганычка каршы, мөселманнар да вакыты-вакыты белән генә актив булып ала. Әйтик, моны Рамазан аенда һәм Корбан бәйрәме көннәрендә генә күзәтергә мөмкин. Ләкин изге аебыз, бәйрәмнәребез үтте дип, тулы булмаган күп балалы мөселман гаиләләренең, ятим сабыйларның проблемасы бетми. Аларга һәрдаим игътибарлы булсак иде.


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 10.10.2012
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»