|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2012 Спорт
Казанда мөселман яшьләре арасында дартс ярышы узды2012 елның 7 октябрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте дартс буенча мөселман яшьләре арасында шәһәр ярышлары үткәрде. Ярышларның төп максаты – мөселман яшьләре арасында спортны пропагандалау, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыру. Ярышлар Казан ислам көллиятендә узды. Ярышларда “Ал”, “Гадел”, “Борнай”, “Рамазан”, “Салихҗан”, “Зәңгәр”, “Солтан”, “Мәрҗани”, “Фәрхәд”, “Ризван”, “Өметлеләр” мәчетләреннән һәм КИК, РИУ, Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсә шәкертләре катнашты.
1 урынны Казан ислам көллиятенең 3 курс шәкерте Норов Умар алды, 2 урынга “Мәрҗани” мәчетеннән Моратов Данил лаек дип табылды, 3 урын “Мәрҗани” мәчете шәкерте Йосыпов Сәеткә бирелде. Җиңүчеләргә диплом, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
|
Иң күп укылган
|