• 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
Бүген кемнәр туган
  • 26 Октябрь
  • Резидә Галимова - җырчы
  • Раил Өметбаев - журналист
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
 
 

 
Архив
 
16.11.2008 Җәмгыять

АМЕРИКА – КАРШЫЛЫКЛАР ИЛЕ

Быел җәй беренче тапкыр чит илгә – Америкага барып эшләп кайттым. Андагы икътисади кризис та, халыкның үзен-үзе белештермичә симерүе дә куркытмады.

Инде билетлар алынгач, отельдә эшләячәкбез дип күңел ышангач һәм китәргә берничә сәгать калгач, хуҗа буласы кешенең бездән баш тартуын, безгә яңа эш табуларын хәбәр иттеләр. Зур юлга чыгар алдыннан болай да борчулы йөрәк урыныннан кузгалды. Флорида штатында официант булып эшлисе икән. “Беттем болай булгач мин әйтәм. Мине 1-2 көннән үк эштән куачаклар, урамда калачакмын”.

 

Флорида штаты, Кисимми. Юлы өч көнгә сузылды! Башта Казан-Мәскәү поезды – 11 сәгать, Мәскәү-Нью-Йорк самолеты – 10, аннары Нью-Йорк-Вашингтон-Саванна самолеты – 5-6, Саванна-Киссими автобусы – 8 сәгать. “Плүс” аэропорт һәм вокзалда утырулар. Вакыт аермасы – 8 сәгать... Эт булдык кына дию – берни аңлатмый. Барып җитүгә бөтен хыял кайнар мунча белән җылы душ иде.

 

БУШКА ЭШЛӘҮ...

 

Босс безне каршы алу белән “Макдональдс”ка алып кереп сыйлады.

 

– “Макдональдс” – Америка кухнясының визит карточкасы, кызлар, – дип мактанырга тотынды.

 

– Беләбез, безнең илдә дә бар алар, – дидек.

 

– Шулаймыни?! – диде хуҗабыз Лерой, чын-чынлап гаҗәпләнеп.

 

Америка “Макдональдс”ы безнекеннән шактый аерыла. Ризыклар саны күбрәк һәм арзанрак. Начар, зыянлы ризык икәнен белсәләр дә халык биредә дә кырылып бургер ашый, фри бәрәңгесен кимерә, бозлы пепси эчә. Халык өйдә пешеренеп ятуны кулай күрми. Кибетләрдә азык-төлек бездәгедән чүт кенә кыйммәтрәк. Сатудагы һәр нәрсә чистартылган, юылган. Бәрәңге кайда үсә икән: агачтамы, җирдәме, диярсең. Америка кибетләрендә бөтен ипи, туралмаган колбаса белән сыр, юылмаган яшелчә табу мөмкин түгел диярлек. Буфет дигән нәрсә популяр. Ягъни, билгеле сумма түләп керәсең дә, күпме һәм нәрсә телисең – лыкынганчы ашап чыгасың. Салат, кайнар ризыклар, десертка торт яки туңдырма, җиләк-җимеш... Катып беткән, кичәге ризык түгел, ә барысы да “табадан гына төшкән”. Мондый буфетларга керү бәясе – 10-15 доллар. Җайлы да, кыйммәт тә түгел. Бәясен күпсенсәң, бер долларлык макчикен белән тамак ялгый аласың. Төрле милләт вәкилләрен сыйдырган илдә, әлбәттә, әллә нинди милли ризыклар татып карарга мөмкин.

 

Безнең булачак эш урыны – Ямайка рестораны. Ямайкада нигездә негрлар яши. Шуларның бер өлеше Америкага күченеп килеп тамыр җибәргән. Шул исәптән безнең хуҗа да. “Джэм Рок” дип аталган кафе-рестораныбызга да шул килмешәк каралар гына йөри диярлек. Монда эшләү әлеге халыкның холкына төшенергә ярдәм итте.

 

Башта хуҗабыз Леройдан да шәбрәк кеше юк төсле иде. Эшне дә, торырга урынны да ул тапты. Шәһәр читендәге өч өенең берсенә кертте бу безне. Дус кызым белән икәү генә болын хәтле өйдә яшибез. Өч бәдрәф, берничә йокы бүлмәсе безгә нигә инде, бер карасаң? Әллә нинди шомлы атмосфера күңелгә һич тынгылык бирми. Җиһаз-фәлән булмавы да шүрләтә. Табак-савыт юу машинасы куйганчы, өстәл белән урындыгы булса иде, ичмасам... Шул ике катлы урындыксыз йорт өчен һәркайсыбыз атнасына 100әр доллар түләп тора башладык. Кыйбатрак, билгеле. Ләкин эштән соң Лерой өйгә кайтара, ял көннәрендә килеп ала. Өйнең бер ягында – зур күл, икенче якта – бассейн. Табигатьнең матурлыгын әйтеп-аңлатып бетерә торган түгел... Ярар инде, мин әйтәм, торыйк шушында. Аннан торак эзләргә вакыт та юк – тәүлегенә 12-15 сәгать эшлибез. Эше беренче карашка ярыйсы гына. “Джэм Рок”та һәм мин белгән башка рестораннарда официантның хезмәт хакы сәгатенә 4 доллар чамасы. Тик моннан тыш Америкада да “чәйлек” дигән нәрсә бар. Ул биредә язылмаган закон кебек. Клиент бөтен заказның ким дигәндә 15 процентын “чәйлек”кә калдыра. Көненә 12-15 сәгать эшләүне исәпкә алсаң, ярыйсы гына хезмәт хакы чыгарга тиеш.

 

“РУСИЯДӘ – КОММУНИЗМ!”

 

... Лерой клиентлар янына махсус барып, “Менә Русия студентлары!” дип безгә төртеп күрсәтергә ярата. Тегеләре экзотик җимеш күргән кебек кылана, ир-атлары күз кыскан була. Танышкан-аралашкан кешеләрнең чуты юк, һәркайсы белән сөйләшкәли торгач, 2-3 атнадан инглизчәм шактый гына чарланды. Ә күпме мәгълүмат! Дөньяда Русия дигән илнең барлыгын да белмәүче әби белән бабайны очратырга насыйп итте. 60-65 яшьләрдәге испаннар. Американлылар, гомумән, география белән дус түгел. Сәясәт белән дә. Сораштырган өч кешенең икесе Русиядә коммунизм, дип саный. Кайберсе Горбачев, Путинны ишетеп белә. Горбачевның идарә итүе турында Америкада документаль фильм күрсәткән булганнар икән. Күбесе шуны әйтте. Бездә коточкыч салкын булуын, мескен халыкның җылыныр өчен гел аракы эчеп, колаклы куян бүрекләре киеп йөрүен дә американнардан ишеттем. “Татар” дигәч аны “Тартар” дигән соус исеменә охшатып, шаркылдап та алдылар. “Татарларның тарихы монголлар белән бәйле бит әле...” – дип күңелне җылытучы нибары бер кеше очрады. Задорнов Америка халкыннан юкка гына көлми, җәмәгать. Монда акча гына саный беләләр. Шәп саныйлар, сүз дә юк.

 

Эшләп, ил белән танышып ята торгач эч поша башлады. Туристик шәһәр булуына карамастан, Ямайка ресторанына кеше аз йөри. “Чәйлек” тә аз тама дигән сүз. Ай ярым эчендә бераз да мая туплап булмады. Өстәвенә, кара хуҗаның минуслары күренә башлады. Эшкә килгәч, ул безнең карточканы ачарга, киткәндә ябарга тиеш. Ягъни, хезмәт хакы түләр өчен компьютерда эш сәгатен теркәргә. Лерой, халык аз йөрүгә сылтап, безнең сәгатенә 4 долларга якын хезмәт хакыбызны да кысу җаен тапты. Карточканы ачмый һәм вәссәлам! “Чәйлеккә” генә эшлибез. “Моннан тизрәк таярга”, – дидем Регинага. Тиздән Казахстан, Украинадан килгән яңа танышларыбыз белән икенче йорт таптык. Ике катлы, эчендә бөтен йорт җиһазлары, уңайлыклары булган өй өчен 4 кыз һәм 1 егеткә аена 1250 доллар (ут белән суга аерым) түлисе. Очсыз хак булгач ике куллап ризалаштык. Берничә йортка бер бассейн, джакузи (кайнар сулы кечкенә бассейн), тренажерлар залы, баскетбол һәм волейбол мәйданчыгы бар. Барысы да бушлай.

 

Инде эш кенә табасы калды. Анысын 2-3 атна буе эзләп, тәмам хәлдән тайдык. Анкета тутырталар да “чылтыратырбыз” дип, елмаеп озаталар. Ниһаять, кайтып китәргә 2 айдан азрак калды дигәндә, яңа урын таптык. Көненә 3-6 сәгать официант эшен башкарасы. Урта гасырлар стилендә ясалган әлеге шоу-ресторанга керү бәясе 70 доллар. Монда күбрәк акчалылар йөри, шуңа “чәйлек”ләр дә ярыйсы чыга. Һәр официантка – 2 өстәл, ягъни берьюлы 20-35 кешене кунак итәсе. Беренче вакытта шул хәтле американ алдында вата-җимерә инглизчә сукалау читен иде. Анысына да ияләштек. Меню ятлап интекмәдек, бар кешегә дә бертөрле ризыкны таратып кына чыгасы. Сыра яки пепси, томат ашы, кыздырган тавык, бәрәңге, дуңгыз кабыргасы, десерт. Соңга калырга да, куаларга да ярамый. Һәр ризыкның үз вакыты. Баштан бу эш физик яктан авыр булуы, тизлек таләп итүе белән куркыткан иде, тора-бара күнектек. Яратып башкардым, әле дә шундагы менеджерларны, хезмәттәшләрне сагынам.

 

БАШКА МЕНТАЛИТЕТ

 

Биредә холык-гадәтләр бүтән. Русия кешесенә американга өйләнеп, я кияүгә чыгып яшәүне күз алдына да китерү кыен. Сүз төрле ризык ярату, төрле дин, тел хакында гына да түгел. Алар тамырдан башка. Мәсәлән, егет кызны ресторанга, кинога чакыра икән, чыгымнарны бүлешәләр. Гафу итегез, әзмәвердәй ирнең “әйдә кинога” дип тинтерәткәннән соң “үзеңә үзең түлә” диюе минем өчен беркайчан да норма булмаячак. Биредә хатын: “Ирем кул күтәрде”, – дип гариза язса, иренең ярык тагарак янында калып, балалары белән мәңге күрешә алмавы мөмкин. Бер-берсе алдында бурычлар тоймыйча, гаиләдә һәркем үзенә-үзе яшәргә ярата. Бала шул исәптән. 17-18 яшьлек нарасые эшләмәсә, ата-анасы “олы күсәк” дип аны өеннән куып чыгарырга да күп сорамый.

 

Миңа биредә негрларны якыннан күзәтергә туры килде. Аларның холкына килгәндә... Сараннар, бәйләнчекләр, тупаслар. Әлбәттә, бөтенесе дә түгел. Кайберләренең белеменә, культура дәрәҗәсенә сокланып, авызыңны ачып тыңлап торасың. “Кара булган өчен болай итәсең”, “Тәнем төсе аркасында гына шундый көнгә калдым” дигән сүзләрне аралашып йөргән негрлардан еш ишетергә туры килде. Мәсәлән, бер очрак. Негр хатыны каядыр эшкә урнашырга теләгән. Алмаганнар. Шуннан ул җәнҗал куптарган. Алай да барып чыкмагач: “Ак тәнле булмаганым өчен эшкә алмыйлар”, – дип оешманы судка биргән... Һәм җиңгән.

 

ЯСАЛМА ТОРМЫШМЫ, ӘЛЛӘ ОҖМАХМЫ?

 

Биредә халык ачык йөзле. Тиктомалдан исәнләшеп, хәл-әхвәл сорау, машинадан күл болгап китү дисеңме... Бу гадәт уңай энергия бирә, кәефне күтәрә икән. Урамда барганда таныш булмаган кеше: “Күлмәгең килешә”, “чәчең матур”, – дип үтеп китә. Берәр кеше каршыңа икенче тапкыр очраса, синең белән күптәнге танышлар кебек кочаклашып күрешергә мөмкин.

 

Эш булмаганда, ресторан каршындагы эскәмиягә чыгып утырырга ярата идем. Үткән-сүткән американнар белән сөйләшергә дип. Кайбер тел бетләре хәл белеп кенә калмый, яныңда 1-2 сәгать сөйләнеп утыра. Кәефең булмаганын күрсәләр, бигрәк тә. Күрше пиццериягә алып кереп ашатып, киңәшләр өеп, телефон номерларын калдырып китүчеләр дә булды. Мондый кайгыртучанлык биредә нормаль күренеш санала. Америкада эшләп кайткан студентлар арасында: “Тыштан кыланалар, барысы да ясалма”, – диючеләре дә бар. Бәлки, чыннан да, шулайдыр, әмма Америка миндә уңай фикер калдырды. Күпмедер дәрәҗәдә аны оҗмах белән чагыштырырга мөмкин. (Һәрхәлдә, Мәскәү аэропортына килеп төшкәч, бу аерма ачык сизелә. Кешеләрнең төксе чырайлары, һәркайда чират, сине төп башына утыртырга атлыгып торучы таксистлар...)

 

Америкада яхшы, ярдәмчел кешеләр белән байтак очрашырга насыйп итте. Мәсәлән, кара тәнле дустыбыз Тод безгә, эшкә йөрергә җайлы булсын дип, ике велосипедын бирде. Беренче тапкыр океанны да ул күрсәтте. Матурлык салонына алып кереп тырнакларыбызны ясатты, Регина белән икебез өчен 80 доллар акча түләде.

 

Бервакыт кибеттә йөргәндә 40-45 яшьләрдәге таныш түгел ир яныма килеп:

 

– Җаның ни тели, шуны ал. Үзем түлим, – дип мөрәҗәгать итте.

 

– Ничек инде, юк... – дидем, аптырашта калып.

 

– Акчам күп, тик күңелгә берни ятмый. Хет сине шатландырыйм...

 

Бер кочак кием-салым 170 долларга төште (анда кием арзанрак – Л.З.). Бу кешенең бернинди мәкерле нияте юк иде. Телефонымны да сорамады. Кибеттән бергә чыктык та, икебез ике якка киттек.

 

Уолд Диснейда булдык. Анда керү бәясе 80 доллар. Ресторанга еш йөрүче бер клиент безнең өчен анысын да бушлай хәл итте. Санасаң күп инде. Мондый ярдәм безнең кешеләрнең башына сыймый, анда исә гадәти күренеш. Башка кайгылары юк, рәхәттә яшиләр, диярсез. Бездә дә бар рәхәттә яшәүчеләр, ләкин... Американнарның үз борчулары һәм мәшәкатьләре җитәрлектер.

 

– Гаиләм белән фатирга аена 800 доллар түләп торабыз. Бу әле арзан! Биллар (ут белән суга түләү) – 250 доллар, бензинның литры –К4 доллар, телефон өчен, машина салымы... Әле яшәргә дә кирәк. Хатын эшләми, көн саен кибеттән чүпрәк-чапрак җыя. Өйдә хатын-кыз алкасыннан да күбрәк нәрсә юк! Ике эштә эшләр идем, улларымның үскәнен күрмичә калачакмын, – дип бергә эшләүче Эрикның зарланганы истә.

 

НИХӘЛ, СТУДЕНТ?

 

Русиядән килгән студентлар биредә төрлечә яши. Кайсына бәхете ничек елмая бит. Һәркем үзенә-үзе хуҗа, җитәкләп йөрүче юк. Безнең халыкны Америкада ничек танып булганын беләсезме? Алар бүлмәгә кергәндә аяк киемнәрен сала. Күпме милләт вәкиле белән аралаштым, бу гадәт бары бездә генә. “Америкадагы урысларга ышанмагыз!” – дип кисәткәннәр иде, дөрес икән. Бер-береңне батырырга, алдап акча эшләргә дисәң, безнекеләргә әйт. Уфадан килгән өч кызның депозитын (фатир өчен алдан түләнгән акча. Берни җимермәсәң, сөйләшенгән вакыттан алда китмәсәң, кайтарылырга тиеш) кайтармадылар. Кем дип уйлыйсыз? Берничә ел Америкада торучы татар егете – Рөстәм. Аның Русиядән килгән студентлардан шулай акча савуын тирә-якта белмәгән кеше юк. Безне үзбәк егете Җамал да шулай алдый язды.

 

Капкан саен калҗа эләкми. Быел Америкага килгән Русия студентлары арасында эш таба алмаучылар буа буарлык иде. Алай гына да түгел, американнар үзләре дә эшкә тилмерде. Таныш-белеш якташларымның күбесе чит илгә бару өчен тоткан 90-100 мең сум акчаларын кире кайтара алмады. Мин алып киткән акчамны кайтардым, Аллага шөкер. Ләкин Американы күрү, анда алган тәэсирләрне акча белән янәшә куя торган түгел. Үзенә бер университет, тормыш тәҗрибәсе, онытылмаслык ял булды ул. Татарча җыр ишеткәч, йөрәкнең дөп-дөп тибүе, урыс кибетендә карабодай күргәч, сабыйларча сөенү, шунда ук бездәге тормыш дәрәҗәсен реаль аңлау, бәя бирү... Әйе, чынбарлыкны чагыштырмыйча аңлап булмый. Ни дисәң дә, анда да сокланырлык, үрнәк алырлык яклар муеннан.

  


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 55 | 06.11.2008
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№13 (15848) / 07.04.2009 13:13:55

Лилиушка, молодец! Американы күреп кайткансың. Бик матур итеп яза белгәнсең. Так держать!

№12 (9230) / 22.11.2008 04:50:32

Daa wigeler keniwne monda stydentlarni.Emma jaxwi gina ewlep kynellere bylip kautip kity4eler de jyk tygel.Doresen gene eutkende,stydentlarnin monda kirilip kilyen xaman anlap betere almiu ele min.Biel meselen,kybese monda xeller mowkel ikenen bele torip bariber kilgenner,kilese elga da kilmi kalmaslar dip yulamium.In jaxwisi oude jatyin

№11 (9126) / 20.11.2008 16:25:08

Безнен студентлармыни? хэ-хэ-хэ

№10 (9124) / 20.11.2008 16:14:41

Саташуларын белмим. Эмма аларны анда акчасыз, 4 стена арасында тотып, кол урынына эшлэткэннэр. Тонлэ генэ качып чыга алганнар.Россиягэ буш кул белэн кайттылар.

№9 (9123) / 20.11.2008 15:53:58

Бер дустым Америкада кургэннэрен сойли. Имеш, анда быел Халлоуин тонендэ никахлашучылар саны арткан икэн. кап-кара киемнэн, нэкъ 12дэ... Романтика дигэн булып, калганнар да кызыга, ди. Э Халлоуиннын тарихын белгэн кеше юк, култык асларына кара мэче дэ кыстырсыннар тагы дип дустым кайгыга баткан.
Ташбаш, психушкада нэрсэ дип саташалар?

№8 (9118) / 20.11.2008 15:22:27

Бер танышым Америкада психбольницада эшлэгэн.Син жэннэттэ яшэгэнсен. Кемгэ ничек туры килэ шул.



Башкорт: килешэм. Без булдырабыз!

№7 (9117) / 20.11.2008 15:03:42

Негр диюне алар узлэре кабул итми итмэвен. Америкада! Ну безнен илдэ ул сузнен нэмэсе бар сон? Расизм дигэн булып... Уф!

№6 (9116) / 20.11.2008 14:52:06

Расизм? Кайда? Ул суздэн куркасызмы? Татарстан студентларын мэсхэрэлэугэ, уз сэясэтегезнен уз студентларыгызга каршы булуына юл куясызмы? Шулай итеп уз Татарстаныгызга мэхэббэт тэрбиялисезме? Негрларнын яшь бала тосле тэннэре ошыймыни? Чыннан да булдырасыз!

№5 (8949) / 18.11.2008 13:15:59

Негрлар тугел, э афро-американнар. за базаром следить надо чыннан да...

№4 (8945) / 18.11.2008 11:47:06

Негрлар - Нормульный егетлэр! Чут-чут наивныйрак кына, эте-бете алдый...Тэннэре нежный аларнын, яшь баланыкы тосле

№3 (8934) / 18.11.2008 11:05:19

Жэмэгать, расизм белэн шогыльлэнэсез. Ачыктан-ачык. За базаром то следите хотя бы чуть-чуть... Кара тэнле егетлэр бэйлэнмесен дисэгез "фак-фак итэрлек" рэвештэ киенеп йормэгез...

№2 (8931) / 18.11.2008 10:55:29

Рецензент,sm13:
Безнен студентлар Америкага кача. Ниужэли шулкадэр ук жэннэт инде, э?!

№1 (8885) / 17.11.2008 20:55:30

"Негрлар саран, бэйлэнчек, тупас..." - шэп язгансын! КДУда укып ятучы негрлар да шундый. Ипи алырга чыккан саен кибеттэ бэйлэнэлэр, исеменне эйтмэсэн, "фэлэн-фэлэн фак" дип сугенэлэр, эле житмэсэ, жэй айларында тоне буе тумба кагып чыктылар... Кстати, аларга тулай торакта тору шартлары да "шикарный" бит, бер дэ саран, тупас дип тормыйлар узлэрен. Татарстан авылларыннан жыелган татар балаларын бер булмэгэ бишэрлэп тутыралар, холодильникларын озэлэр, утуклэрен, "пожар чыгарасыз" дип тартып алалар... э алар жэннэттэ яши. Тамаклары туйгач, безгэ бэйлэнеп, сугенеп, кычкырып йорилэр! Улеш! Аларга да Россиядэ яшэу рэхэтрэктер, узлэрененен Африкасында ачтан, сифилистан хэм СПИДтан кырылып ятканчы!



▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar