поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 11 Июль
  • Алмаз Монасыйпов (1925-2008) - композитор
  • Данил Мостафин - дәүләт эшлеклесе
  • Хазбулат Шәмсетдинов - нәшир
  • Дилә Булгакова - шагыйрә
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
14.11.2008 Җәмгыять

КАЗАНСУНЫҢ УҢ ЯК ЯРЫ НИНДИ БУЛАЧАК

Казансу елгасының уң як ярында, әле җәй көне генә пляж булган урында гөрләп эш бара. Нәшрият бинасы тәрәзәсеннән яхшы күренә: иртәдән кичкә кадәр биредә грунт юдырталар. Универсиадага биредә яңа шәһәрчек калкып чыгарга тиеш.

Казансу елгасының сул як яры башкала тарихын чагылдыручы урын булып калса, уң яр киләчәкне сыендыра. Проектта каралган биналар, торак йортлар, күперләрне төзеп бетергәнче әле шактый вакыт узачак.

 

Төзелеш эшен мегапроект дип атасак та, аттыру булмас. Американың NBBJ компаниясе төзегән проект шактый күләмле. 2007 елның декабрендә америкалылар проект белән республика җитәкчелеген таныштырды. Казансу ярында урнашачак шәһәр күренешеннән барысы да канәгать калды.

 

Казансу ярының киләчәген Америка компаниясе тапшыруның да сәбәбе бар. Төп сәбәп, әлбәттә, аның махсус оештырылган архитектура бәйгесен җиңеп чыгуында. NBBJ инде 60 елдан артык дөньяның эре илләре белән эшли. Алар Кливлендта – футбол стадионы һәм дөньядагы иң зур йөрәк клиникасы, Пекинда – эшлекле үзәк, Кувейтта – банк һәм зур сырхауханә, Нью-Йоркта  күпкатлы торак комплексы проектларын төзегән. 2001 елдан бирле компания Мәскәүдә дә эшли.

 

Проектны Казанның “Миллениум Зилант-Сити” оешмасы тормышка ашыра. Алар аның заказчысы да. Төзелеш эшләрен исә берничә төзелеш компаниясе башкарачак.

 

Хуш, елга яры үз куенына нәрсәләрне сыендырачак соң? Ходай кушса, без Ленин дамбасасыннан Миллиениум күперенә кадәр  җәяүле күпердән йөриячәкбез. Ә янәшәдәге күпердән машиналар җилдерәчәк. Ни өчен нәкъ шул аранымы? Чөнки төзелеш эшләре әлегә нәкъ шунда барачак. (Америкалылар елга ярын өч өлешкә: Киров дамбасы–Ленин дамбасы; Ленин дамбасы – Миллениум күпере; Миллениум күпере – өченче транспорт чишелеше аралыгына бүлергә тәкъдим иткән. Төзелеш эшләре исә урталыкта башланды.) Ленин дамбасы сүтеләчәк, аның урынына “Х” хәрефен хәтерләткән, уртада тоташучы икеле күпер салыначак. Нәшрият янындагы пляж башка урынга күчереләчәк. Кая икәнлеген әлегә беркем дә белми. Ә яр буенда биек (хәтта 50 шәр катлы) йортлар, күңел ачу, сәүдә үзәкләре, спорт-сәламәтләндерү корылмалары, бизнес-үзәкләр калкып чыгачак. Шулай ук биредә  конөерт залы, заманча сәнгать галереясе, театр, планетарий, мульти-медиа үзәге дә булырга тиеш. Проект буенча участокны яшелләндерү, сквер, бульварлар, сулыклар ясау каралган. “Уң як яр” (проект “Правый берег” дип атала) шәһәрчегендә “бөке”ләр булмаска тиеш дип ышандыралар, чөнки, имеш, биредәге транспорт чишелешләре бик уңайлы итеп корылачак. Әлеге юллар, гомумән, шәһәр эчендәге машиналар хәрәкәтен җиңеләйтергә тиеш. Әйтик, яр буеннан узучы “боҗра”ның бер өлеше, Чистай урамына параллель салынып, Декабристлар һәм Әмирхан урамын тоташтырачак. Машиналарны кая туры килсә, шунда ташлап калдыру очраклары да кимергә тиеш: биредә җир асты парковкалары һәм  берничә катлы парковка комплекслары төзеләчәк. Сүзләргә һәм рәсемнәргә ышанганда, проект бик матур. Йортлар Кремльгә, ягъни тарихка (Кремль Казансуның сул ягында урнашкан)  карап торачак.

 

Комлык өстендә шәһәр төзү идеясе куркыныч кебек тоелса да, “Миллениум Зилант-Сити”да бу киресенчә ышанычлы төзелеше дип ышандырдылар. Елга комы тыгыз, бертөрле һәм яхшы фильтрация үзлегенә ия, шуңа күрә ул иң яхшы нигез булып тора. Ә тагын да ышанычлырак булсын өчен яр буен 18 метрлы тимер-бетон шпунт белән ныгытачаклар. Проект бөтен тиешле экспертизаларны узган.

 

Нәшрият тәрәзәсеннән грунт юдыртуны көн буе күзәтеп утырырга була. Эш берничә этаптан тора һәм комсуыргыч белән башкарыла. Техник куркынычсызлык шартларын Голландия белгечләре тикшереп тора, аларның бу өлкәдә тәҗрибәләре зур: Голландиянең 40 проценты юдырылган мәйданда урнашкан.

 

Бу хакта сөйләргә иртәрәк булса да, әлеге җәннәттә яшәргә теләүчеләргә шактый зур суммалар чыгарып салырга туры киләчәге турында фикерләргә була инде. Казансу ярында урнашкан йортлардагы фатирлар болай да шәһәрдә иң кыйммәтлеләрдән санала. Аларның бер квадрат метры 60-90 мең сумга чаклы җитә. Ә елганың уң як яры инде хәзер үк бик популяр. Үз тәрәзәләреннән Кремль, Колшәриф мәчетен күрергә теләүчеләр саны арта бара. Күз ачып йомганчы сафка баскан “Панорама”, “71 нче квартал”, “Серебряный берег” торак комплекслары шул хакта сөйли.  Тәрәзәдәге күренеш матуррак булган саен фатир бәясе дә кыйммәтрәк. “Уң як яр” комплексы Казансуга да, Кремльгә дә якынрак булачак, димәк, анда яшәү дә кыйммәткәрәк төшәчәк. 

 

Тик болар барысы да – киләчәк эше. Кочагына тулы бер шәһәрчекне сыендырганчы Казансудан шактый сулар агар әле...

  


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 08.11.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы