|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2012 Спорт
Мөселман яшьләре арасында футбол буенча традицион турнир башланып киттеТүбән Камада мөселман командалары арасында футбол буенча турнир башланып китте. Турнир башка елларда җәй аенда үткәрелеп килсә дә, соңгы еллардагы Рамазан шәриф ае җәйгә туры килгәнгә, бу елда көзгә күчерелгән. Барлыгы алты команда – “Ансарлар”, “Мөслим”, “Шәбаб”, “Фатх”, “Бадр” һәм “Хәбиб” командары катнашкан. Чараны үткәрер өчен махсус футбол кырын арендага алганнар. Агымдагы турнир “Шифалы” шифаханә-профилакториясе янындагы яңа спорт мәйданында үтә. Турнир нәтиҗәләре буенча “Мәчет” футбол командасы оешачак, ул исә шәһәр турнирында катнаша алачак. Мөселман футболының төп максаты – дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру, сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм тыныч тормыш өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт җиткерү.
|
Иң күп укылган
|