поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.09.2012 Җәмгыять

Әтиебез үрнәгендә яшәргә тырышабыз

Богырыслан – минем өчен шәһәр исеме генә түгел. Ул минем туган шәһәрем, кече Ватаным. Чит-ят җирләргә баргач, Богырыслан сүзен ишетсәм дә, йөрәк әллә нәрсә эшләп китә.

Беркөнне яшьлек дустымны очраткан идем. Сөйләшеп киттек. Әлбәттә, үзебезнең туган шәһәребез турында да сүз куертып алдык. Күптән түгел Себер якларыннан кайтып, биредә яши башлаган якташым аны мактарга тотынды. Ә мин шәhәребезнең пычрак, тузанлы булуына ишарә иткән идем, бераздан үкенеп куйдым. Хәмзә күз дә ачтырмады: "Нинди генә пычрак, тузанлы булмасын, ул безнең туган шәhәр һәм барыбер дөньяда иң матуры!" - дип, үз сүзендә торды. Дөресе дә шул бит.

 

Минем әти белән әни 1947 елда Богырысланга Пенза өлкәсендәге кечкенә генә Татар Канадие авылыннан күчеп килгәннәр. Без барыбыз да чыгышыбыз белән Пенза татарларының борынгы бер нәселеннән. Арабызда Әстерхан, Казан, Ульян, Себер, Кырым татарлары да бар бит әле.

 

Әтием, Исхак Исмәгыйль улы Сәнҗапов, гомере буена Райпотребсоюзның «Заготконтора”сында хәзерләүче булып эшләде. Әнием, Сара Әхмәтҗан кызы Сәнҗапова - хуҗабикә, безне - ун баласын, тәрбияләүгә бөтен көчен бирде. Моның өчен хөкүмәт аны “Герой Ана” билгесе белән бүләкләде дә инде.

 

Әмма бу мәкаләдә сүз әтием турында булачак. Ул бик дини кеше иде. Безгә дә тормышның төп принципларын ул сеңдерде: олыларны хөрмәтләргә, гаилә кадерен беләргә, яшьтән эшкә өйрәнеп үсәргә, ипигә саклык белән кагылырга... Аның тик торуын беркайчан да күрмәссең. Сугыш елларында әтиебез, хәзерләүче буларак, авылдан-авылга йөреп, фронтка азык-төлек, солдатларга киез итекләр басу һәм бияләйләр бәйләү өчен йон юнәткән. Һәр көнне иртәнге намаздан соң ул тирә-як авылларны әйләнеп чыккан, кайткач, зур гаиләсендә дә аңа күп эш табылган.

 

Богырыслан районының мордвалар яшәгән Коровино авылында әтинең кабул итү пункты бар иде. Тирә-як авылларда яшәүчеләр чалган терлекләренең тиресен, сарык йонын шушында китереп тапшыралар иде. Исемдә әле, мәктәптә укыганда сеңелем Накыя белән әтигә булышырга барып йөри идек. Тире эшкәртү өчен китерелгән тозны бушатабыз, кабул ителгән тиреләргә биркалар ясап тагабыз...

 

Безнең әти вакыты булган саен мәчеткә бара иде. Ә өйдә биш тапкыр намазын укыды, ураза тотты, садакасын бирде, Корбан бәйрәмендә сарык чалды.

 

Богырысланда яңа мәчет салына башлагач (ә ул бик озак төзелде), әти пенсиясеннән даими рәвештә мәчет төзелешенә өлеш чыгарып торды. Ул яңа мәчеткә намазга йөрергә бик теләгән булса да, өлгерми калды. Әтиебез 1992 елда вафат булды, ә мәчет 1993 елда гына ачылды.

 

Минем башка беркайчан да бу хәтле чын күңелдән Аллаһыга ышанган кешеләрне очратканым булмады. Әти русча укымаса да, гарәп әлифбасын яхшы белә иде. Аның өстәл китабы Коръән булды. Ул аны hәрдаим укып, тик Коръән сүрәләре буенча гына яшәде. Бервакыт әти намаз укыганда без, балалар, шаулашып уйнап киткәнбез. Намазны өзәргә ярамаганлыктан, әтинең безгә киез итек белән бәргәне хәтеремдә уелып калган. Шуннан әтигә намаз вакытында комачауларга ярамаганлыгын аңладык та инде.

 

Әти шәhәрдән Коровинога хәтле арбага утырып бара һәм юлда очраган үләнне печәнгә чабып, капчыгына салып алып кайта. Көннәрдән бер көнне шундый вакыйга була: печән чапканда әтинең каршысына зур гына үгез килеп чыга. Әти куркып, белгән догаларын укырга тотына һәм шул хәтле Аллаһыга ышанып укый ки, күз ачып-йомганчы үгез юкка чыга. Ул безгә бу хәлне сөйләгәндә, исебез китеп тыңлаган идек. Менә эчкерсез, изге дога кешегә ничек булыша бит! Әти комган белән намазлыгын беркайчан калдырмый, гел үзе белән йөртте, чөнки намаз вакытын кичектерергә яратмый иде.

 

...Әти вафат булып берничә ел үткән иде инде. Мин ЖЭУдан слесарь-сантехник чакырттым. 45 - 50 яшьләрдәге ир кеше килде. Сөйләшүеннән аның мордва милләтеннән булуын аңладым һәм, сөйләшә торгач, Коровино авылы кешесе булуын ачыкладым. “Ә минем әтине белмисезме, ул бит хәзерләүче булып эшләгән иде”, - дигән идем, сантехник шатланып тезеп китте. "Әйе-әйе, исемдә. Ак сакаллы бабай, ат белән йөри, һәрвакыт дога укый иде бит әле ул! Яхшы кеше иде, мәрхүм, күп кешегә ярдәм итте". Миңа бу сүзләрдән бик рәхәт булып китте: шул хәтле гомер үткәч тә, кешеләрдән әтием турында яхшы сүзләр ишетүе күңелле икән бит.

 

Советлар заманында, илдә атеизм хөкем сөргән чорда да, әтиебез үзе дә диннән аерылмады, башкаларга да сабак биреп торды, күп татарларга үрнәк булып яшәде. Беренче чиратта ул бездә, балаларда, дингә карата хөрмәт тәрбияләде. Әти сүзен дә, доганы да «Аллаһу акбәр» дип башлый иде. Ул: "Мин укып чыгуыгызны,кешелекле булып үсүегезне Аллаһы Тәгаләдән сорыйм. Сез минем унау. Бер-берегезне югалтмыйча, дус, намуслы, гадел булып яшәгез, кешеләргә начарлык эшләмәгез. Ә иң мөһиме - динебез исламны хөрмәт итеп, тыйганнан тыелып, шәригать кушканны үтәп яшәвегезне телим”, - дия иде.

 

Без әтиебезнең бу сүзләрен бүген дә онытмыйбыз.

 

Фотода: Исхак (сулдан уңга), Абдулла һәм Якуб СӘНҖАПОВЛАР (гаилә архивыннан).

 

Богырыслан шәһәре

Оренбург өлкәсе.

 


Дания ӘХМӘТОВА
Бердәмлек
№ 38 | 15.09.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»