поиск новостей
  • 19.06 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 19.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Июнь
  • Хәйдәр Бигичев (1949-1998) - җырчы
  • Марат Әхмәтов - дәүләт эшлеклесе
  • Нияз Сабирҗанов - дин әһеле
  • Айсылу Лерон - журналист
  • Ярлы Кәрим (1901-1937) - шагыйрь
  • Гомәр Гали (1900-1954) - әдәбият галиме, язучы
  • Рифкать Закиров (1938-2007) - шагыйрь
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
Архив
 
13.09.2012 Җәмгыять

Чүплекләр бетә, юллар кайчан төзәлер?

Татарстанда яшәүчеләр “Халык контроле” порталына өметләнә. Порталның 5 ай эшләве дәвамында бирегә 3 мең гариза кабул ителгән. Гаризаларның өчтән бере буенча чара күрелгән инде. Халыкны иң нык борчыган мәсьәлә булып юллар проблемасы кала. Кичә Татарстан Министрлар Кабинетында узган очрашуда шул хакта сөйләделәр.

Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Әнисә Гайнуллина сүзләренә караганда, порталга мөрәҗәгать итү­челәр шикаять юллап кына калмый, ә проблемаларның хәл ителү-ителмәвен дә кү­зәтеп бара. “Әгәр җаваплы оешма чыгарган карар белән килешмәсәләр яки шикаятьне кире борсалар, әлеге мәсь­әлә буенча кабат гариза урнаштыручылар да бар”, – диде ул. Министр урынбасары “Халык контроле”нең оешма­лар эшчәнлегендәге җитешсезлекләрне ачыкларга ярдәм итүен, кайбер закон бозучы түрәләргә карата административ җәза күрелү очраклары барлыгын да әйтте.

 

Порталга юлланган ши­каятьләр арасында беренче урынны һаман да юллар проблемасы алып тора икән. Кабул ителгән барлык гари­заларның 864е Россиядәге төп ике проблеманың берсе турында. Икенче урында – әйләнә-тирәне уңайлы итү. Бу бүлеккә 652 гариза кабул ителгән. Өченче урында юл хәрәкәтен оештыру мәсь­әләсе тора. Сайтка бу мәсь­әләне күтәргән 389 хәбәр урнаштырылган. Халыкның үзә­­­генә үткән юллар мәсь­әләсен алай тиз генә хәл итеп булмый, ахры. Чөнки әлеге мәсь­әләгә кагылышлы хә­бәрләрнең 185е буенча гына чара күрелгән, бу барлык хәбәрләрнең биштән берен тәшкил итә. Хәл ителгән мәсьәләләр арасында беренче урында әйләнә-ти­рәне уңайлы итү тора. Бу бүлеккә кабул ителгән га­ризаларның өчтән бере – 238е буенча чара күрелгән. Шулай ук тиешсез урында пәйда булган чүплекләрне бетерү эше дә шактый оператив бара. Чүплекләр турында 229 хәбәр алынган, 176сы инде юкка да чыгарылган.

 

“Каш ясыйм дип күз чыгарган” очраклар да бар. Мәсәлән, Бөгелмәдән: “Паровозга куелган һәйкәлне асылынып төшкән чыбыклар боза”, – дигән хәбәр урнаштырганнар. Озакка сузмыйча “Гор­свет” оешмасы әлеге чыбыкны юк иткән, әмма һәйкәл яктыртылмый бшлаган. Бу турыда да порталга язганнар. “Горсвет”ка кабат килеп эшне җиренә җиткерергә туры килгән. Гаҗәпкә калдыра торган җаваплар да очрый. Мә­сәлән, Биектау районында яшәүче берәү: “Авылларда балалар бакчасы тәрбияче­ләрен маллар өчен көлтә әзерләргә чыгаралар. Шуның аркасында бу айда балалар бакчасы инде икенче тапкыр эшләмәячәк”, – дип хәбәр ит­кән. Аңа Биектау районы башкарма комитетыннан: “Район оешмалары ел саен районның авыл хуҗалыгы берләшмә­ләре өчен азык һәм дару үләннәре әзерләүдә катнаша. Бу терлекчелек тармагының җитеште­рүчәнле­ген арттырырга, бозауларның баш санын сакларга ярдәм итә. Ял көннәрендә коллектив белән җыелып мондый чараларга бару коллективны бердәмрәк итә, балалар бакчасы һәм башка оешмалар эшчәнлегенә йогынты ясамый”, – диел­гән. Гариза җибәрүченең “ял көне түгел, атна уртасында чыгалар бит”, диюенә исә җавап бирелмәгән. Әлеге мө­рәҗә­гать хәзер “кире ка­гылган”нар исемлегендә тора. Гомумән ал­ганда, порталга килгән ши­каятьләрнең 505е кире кагылган. Әнисә Гайнуллина сүзләренчә, бу бүлектәге хә­бәрләрне “Халык контроле” комиссиясе тикшерә. Кире кагу урынсыз дип табылса, хәбәрне оешмага кабат юллыйлар.

 

Хәзер портал эшен оештыручыларны шикаятьләргә җавап бирүнең вакыты бозылу борчый. “Бүгенгә “каралуда” дигән исемлектә 1227 гариза тора. Шуларның 602се инде 30 көннән артык вакыт бу исемлектә. Ә гаризалар 10 көн дәвамында каралырга тиеш”, – ди министр урынбасары.

 

Очрашуда Татарстан дәү­ләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы турында да сүз булды. Аның аша барлыгы 131 төр хезмәт күрсәтелә. Әлеге система түрәләр янына барып йөрмичә, эшне тиз хәл итәргә мөмкинлек бирә. Әнисә Гайнуллина әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда, аннан файдаланучылар ике тапкырга арткан. Быел портал аша төрле хезмәтләргә 416,5 млн сум акча түләнгән. Әлеге система республика халкын чират тору, дәүләт оешмалары, түрәләр ишек төбен таптаудан коткара. Биредә укучы баланың көндәлеген карап барырга, счет-фактура, автомобиль штрафларын карарга һәм түләргә, социаль ипотека өчен тү­ләүне күзәтеп барырга, чит ил паспорты алу һәм кичәге көннән башлап Россия паспорты эшләтү өчен дә гариза тапшырырга мөмкин. Әлеге хезмәтләрдән файдалану өчен бары uslugi.tatar.ru сайтында теркәлү кирәк.


Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 180 | 12.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы