поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.09.2012 Медицина

Бушлай дару өчен социаль хезмәт җыелмасын сайларгамы, әллә аннан баш тартып, акча алыргамы?

1 октябрьгә кадәр бушлай дару алу буенча ташламага ия “льготник”лар бик мөһим карар кабул итәргә тиеш: бушлай дару өчен социаль хезмәт җыелмасын сайларгамы, әллә аннан баш тартып, акча алыргамы? Бу хакта газета битләрендә язмалар даими басыла. Тик аның буенча сорау бирүчеләр кимеми. Арада кайсын сайларга белмичә, икеләнеп калучылар да бар. Шул җәһәттән укучыларыбыз сорауларына Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов җавап бирә.

– Киләсе елга социаль пакеттан баш тартсам, аның урынына миңа күпме акча түләнәчәк?

 

– 2013 елның 1 гыйнварыннан ай саен түләнә торган акчаның күләме – 793,88 сум. Шуның 613 сумы дарулар өчен, 94,83 сумы санаторий-курортта дәвалану, 88,05 сумы шәһәр яны тимер юл транспорты һәм шәһәр яны җәмәгать транспортында бушлай йөрү өчен каралган.

 

– Дару өлешен калдырып, санаторий-курорт өле­шеннән баш тарта аламмы?

 

– Әйе, алай эшли аласыз. 1999 елның 17 июлендә чыккан 178 номерлы Федераль закон нигезендә, социаль пакет җыелмасыннан өлешләп тә баш тартырга мөмкин.

 

– Үткән елның сентябрь аенда социаль пакеттан баш тартып гариза язган идем. Быел бик нык авырый башладым, даруларны үзебез сатып алдык. Аның өчен үземнең дә, бала­ларның да шактый акчасы чыкты. Киләсе елга баш тартмам дим инде. Миңа яңадан гариза язарга кирәкме икән?

 

– 2011 елда тапшырган гариза 2012 елда да, башка елларда да үз көчендә кала. Әгәр социаль пакет җыелмасын кире кайтарырга ни­ятләгәнсез икән, яшәү урыны буенча пенсия фонды бүле­генә барып яңадан гариза тапшырыгыз. Моны 1 ок­тябрьгә кадәр эшләргә кирәк.

 

– Мине ике ел элек яман шеш авыруы аяктан екты. Шуның буенча диспансерда исәптә торам. Онкология буенча дару алырга рецептларны да шунда язалар. Үзе­безнең поликлиникада бүтән авырулардан дәвалану өчен дару рецептларын бушлай язарга ти­ешләрме?

 

– Әйе, федераль льготник­ларга дәвалану өчен һәм профилактика максатыннан каралган бүтән даруларны да бушлай алу хокукы бирелә.

 

– Мин, II группа инвалид, аякларым авырта, учас­ток табибына ай саен барып йөрү мең газап. Ташламалы даруга рецептны 2-3 айга бер тапкыр язып бирсәләр җитмимени?

 

– Дарулар билгеләү турындагы норматив документлар нигезендә табиб паци­ентның сәламәтлеген тикшереп, шуның буенча дару билгели. 2-3 ай эчендә хәл үзгәрергә, дару эчүне туктатырга яки аны башкага алыштырырга туры килергә мөмкин. Ә сырхауның хәле тотрыклы икән, сирәк очракта искәрмә дә ясала, ягъни рецептны 2-3 ай алдан язалар.

 

– Санаторийда дәваланганда яисә хастаханәдә ятканда табиб ташламалы рецепт язарга тиешме?

 

– Юк. Шулай ук норматив документлардан чыгып, граж­даннарга хастаханәдә дәва­ланган, санаторий-курортта ял иткән вакытта социаль хезмәт җыелмасы буенча бушлай даруга рецепт бирелми.


Фәния АРСЛАНОВА әзерләде
Ватаным Татарстан
№ 175 | 05.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»